В.И.Суриков исемендәге Мәскәү академик сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, фатир алып башкалада яши, эшли башлаган яшь рәссамны әти-әнисе туган якка кайтырга күндермәгән булса, Илнур Сираҗиев бәлкем шунда төпләнеп тә калган булыр иде. Кем белә, ул чагында бүген рәссам иҗатында калку бирелгән, тәмләп язылган авыл темасы да булмас иде... Шулай итеп, өч еллап башкала рухы белән яшәп алган рәссам Казанга кайтып урнаша. Моңа Лаеш районы Габишев бистәсендә яшәүче әти-әнисе башы-күге белән сөенсә дә, туган якта аны колач җәеп каршы алырга җыенучы күренми. Ни эш, ни остаханә дигәндәй. Бер еллап өйдә утырырга туры килә егеткә. Бераздан Сәнгать академиясенә аспирантурага (Харис Якупов остаханәсенә) укырга керә, бер ел дәвамында Рәссамнар берлегендә җаваплы сәркатип булып эшли. 2003 елда ул инде Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. «Арт-Сити» иҗат студиясе оештырып, дистә елга якын шуның сәнгать җитәкчесе булып тора. Озакламый студияне егетләргә калдырып, янәдән үз стихиясенә, баштан-аяк рәсем сәнгатенә чума. Иҗат белән беррәттән Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казан филиалында 2011 елдан алып ул ябылганчыга кадәр студентларга рәсем, живопись, композиция дәресләре биргән Илнур Сираҗиев ул елларда Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе каршындагы яшь рәссамнар төркемен җитәкләүче лидер буларак та, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсендә беренче урынбасар буларак та абруй казана.
Кайчандыр: “Мине бу тормыштагы бертөрлелектән киндер генә коткара”- дип йөргән Илнур Ильбрус улы җилкәсендә бүген инде Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе буларак мең төрле мәшәкать. Шулай да беләбез: Аллаһы Тагалә адәм баласына күтәрә алмаслык йөк йөкләми...
- Ул архи җаваплы, архи тәрбияле, архи үзтәнкыйтьле» - Илнур Сираҗиевны якыннан белгән рәссамнар да әнә шулай ди.
Рәссамның эшләрендә авыл темасы ярылып ятуын абайлавы кыен түген. Баксаң, балачагы, нигездә, Актаныш районының Яңа Әлем авылында Мөзәлия әбисе белән Ханнан бабасы янында үткән икән булачак рәссамның. Башкача җай булмагандыр шул, чөнки бу вакытта әнисе Рәйсә ханым, Алабуга пединститутының физмат бүлегендә укый, ә әтисе чирәм җирдә була (әтисе Ильбрус Хаҗи улы Татарстанның атказанган төзүчесе, хезмәт юлын прорабтан башлап, СМУ җитәкчесенә кадәр күтәрелгән кеше). Шулай итеп, өч яшькә кадәр гел авылда үскән бала мәктәпкә кергәч тә, каникулларын гел шунда уздыра.
- Бабам 1943 елда Сталинград янында барган сугышларда каты яраланып, бер кулсыз кайта. Башта колхоз рәисе була, аннан атлар карый. Без аның белән печәнгә, ә авыл малайлары белән Сөнгә, Агыйделгә чыгып йөри торган идек. Чират көтүенә чыгулар үзе бер маҗара булыр иде. Минем гомумән лагерьга йөргән булмады. Шул ук вакытта әтиемнең туган ягына - Әтнә районы Күәм авылына да кайтып йөрдек, - ди рәссам, истәлекләргә бирелеп. - Мин бит авылны күз белән күреп кенә түгел, ә аның исенең нинди икәнен дә беләм. Әйтик, күн исе, мунча исе, яңа бәйләнгән себерке, яңа сауган сөт исе... Язганда менә шул һәр нечкәлекне тоясың... Агач идәннең ничек шыгырдавы да хәтергә уелган хәтта... Әбинең мичтән яңа гына чыккан ипиенә ягылган сөт өсте, мәтрүшкә, урманнан җыелган үләннәр салып пешергән такта чәй... Көтү кайтыр вакыт җитсә, әби матур оекбашларын, чиста галошларын киеп капка төбенә чыга торган иде. Бабай да шулай. Менә шуларның бөтенесе әлегәчә күңелдә саклана, - ди ул.
Рәссам булмаса, мөгаен, төзүче яки архитектор булган булыр иде. Очучы булырга хыялланган чаклары да булмый түгел аның. Соңгысы шулай ук буш урында тумаган.
1986 елдан парашют спорты белән дә шөгыльләнә. Училищеда укыганда өч ел ВДВ инструкторы булып эшли. Парашют буенча беренче разрядлы спортчы, дзюдо буенча спорт остасына кандидат та әле ул җитмәсә. Бәлкем шуңадыр да, кайчагында аның кылкаләме шәһәр ыгы-зыгысына да орынып ала. Юк-юк та киндерендә портретлар да «борынлый».
Портрет геройларын да читтән эзләми. Иңгә-иң бер иҗат остаханәсендә кайнаган рәссамнарга юнәлтә ул игътибарын. Портретлар галереясы елның-елында Алабугада узучы халыкара арт-симпозиумга чит илләрдән килүче сәнгать әһелләре - төрле милләт рәссамнарының портретлары хисабына да байый бара. Әлеге симпозиумда алты ел дәвамында катнашу нәтиҗәсендә инде алары да үзе бер күргәзмәгә дәгъвә белдерерлек булып тупланган.
Кешелеккә яшәеш бүләк итүче хатын-кыз - аналар темасы исә авторның бөтен композицияләрендә дә чагылыш таба диярлек. Заманча Сөембикә белән тарихи Сөемкәне янәшә куясы килү теләге дә юк түгел. Берсе икенчесенең үкчәсенә басып диярлек чиратка баскан җаваплы күргәзмәләрне оештыру, башка төрле оештыру мәшәкатьләре белән йөргәндә үз иҗатыңа вакыт җиткерү бәлкем авырдыр да, әмма рәссам Илнур Сираҗиевның мольбертында эш өзелеп тормый. Һәркайсы “үз эше белән мәшгуль” әбиләре - Фирая апа, Рәмзия апалар чират көтә булыр. Әле дә ике эш берчә төгәлләнеп килә. Монда да үзе якыннан белгән кешеләр. Әнә кулы-кулга йокмаган Маһинур әби шәл бәйләргә утырган. Үзе бер бәйрәм төсен алган “Каз өмәсе” дә озак көттәрмәс кебек... Һәммәсендә милли йолаларны саклап, авыл тормышы белән җай гына көн күрүче занандашларыбыз үзәктә.
Комментарий юк