Логотип
Бала

Замана Джейн Эйры

(Бала караучы көндәлеге)
 
Минем бер танышым бар. Шактый гына еллар институтта студентлар укыткан иде ул. Көннәрдән бер көнне тотты да, институтны калдырып, бер бай гаиләгә бала караучы булып китте. Тотты да, дип җиңел генә әйттем дә бит, аңа ул вакытта бер дә җиңел булмагандыр. Тормыш кайнап торган интеллектуаль даирәне калдырып китүенең төп сәбәбе – акчасызлык. Аның үзенең дә балалары бар, әнә шуларны бер ялгызы аякка бастыру өчен, кеше баласын тәрбияләргә мәҗбүр ул.

Җитеш тормышлы гаиләләрдә балалар ничек тәрбияләнә? Аларны нәрсә борчый, нәрсә кызыксындыра? Бөтен теләгәннәре яңа уенчык һәм тәмле ризык кынамы?


Җәһәннәмдә өч ай

«Боларда өч ай буе ничек эшли алдым икән?» – дип уйлыйм хәзер. Ул чакта башка чарам булмады, шуңа күрә тешемне кысып түздем. Искиткеч зур, яхшы фатир, киң коридор. Шул киң коридорда аяк басар да урын юк – бөтен җиргә тауар өелгән. Атлап йөрергә бер сукмак кына. Ул тартмаларга кагылырга, урыннарыннан кузгатырга ярамый. Шушы иркен фатирда ике балалы гаилә яши. Ирнең Казанда үз кибетләре бар. Хуҗабикә бер җирдә дә эшләми. Беренче тапкыр өйләренә килеп кергәч, мин куркып калдым. Өстенә йомарланып беткән затлы ефәк халат кигән хуҗабикәнең чәче-башы тузган. Авырый иде бугай ул. Көне буена йокы бүлмәсендә – болындай киң караватта аунап ята. Фатирның һәр почмагында камералар. Ул, кырын ятып, монитордан безнең нишләгәнне күзәтә. Без дигәнем, мин һәм өй җыештыручы.

Мин – гувернантка. Вазыйфам – алты яшьлек кече малайларын тәрбияләү, ягъни мәктәпкә әзерләү, инглиз теленә өйрәтү, вакытында ашатып-эчертү, вакытында уйнату, вакытында йоклату. Эш сәгатем иртәнге сигезенче яртыдан кичке сигезгә кадәр. Акчаны сәгатьләп түләргә килештек. Үзем тәрбия-ләргә тиешле малай белән танышканда ук аның миңа булган нәфрәтенә шаккаттым. «Йа Аллам! Ничек җаен табарга соң моның? Кирелектән башканы белми түгелме соң бу бала?!»

Мин килгәндә бала әнисе белән әтисе янында йоклап ята иде. Тиз генә ботка пешерергә куйдым. Ул бары тик арпа ярмасыннан гына булырга тиеш. Суда пешкән, тозсыз-майсыз, кашык басып торырдай куе ботка. «Сөт кушыйм әле бераз, бигрәк тәмсез бит», – дип әйтеп караган идем дә, «Юк! – дигән катгый җавап яңгырады. – Бернинди сөт, май, шикәр салырга ярамый!» Ярар соң, ярамый икән ярамый. Малайның ашказаны сәламәт түгел, ахрысы. Ботка пешкәч, ишек шакып кына, аны уятып алып чыктым. Чөнки мин режимны бозарга тиеш түгел. Тәмсез ботканы кайсы баланың ашыйсы килсен инде?
Әле тәмлесен дә бик ашыйсылары килми аларның. Әлбәттә, бу да ашар-ашамас кына чемченеп утыра. Шулчак, колакны ярып, дәһшәтле тавыш яңгырады: «Сана!» Аңламадым, нәрсәне санарга? Ул арада аш бүлмәсенә атылып әни кеше килеп керде. Килә-килеш-кә малайның кулыннан кашыкны йолкып та алды, чүмәләмә тулы ботка чумырып, баланың авызына китереп тә тыкты. Егерме минутта ашап бетерергә тиеш икән ул аны. Әнә шул минутларның агышын кычкырып саныйсы, ди. «Ә мәктәптә аны кем ашатачак. Анда бит ул үзе ашарга тиеш», – дим, баланың боткага тып-тып тамган күз яшьләреннән карашымны алмый гына. «Сез миңа үзегезнекен сөйләмәгез, әйткәнне эшләгез!» Күз алдына китерегез: чын чия агачыннан гына эшләнгән җиһазлар белән тулы матур аш бүлмәсе. Зур түгәрәк өстәл, өстәл уртасында ваза. Анда нинди генә җиләк-җимеш юк: чияләр, виноградлар, өрекләр... Һәм балага боларның берсен дә ашарга ярамый. Ашатуның бик зур проблемага әвереләсен әле мин алдарак беләчәкмен.

...Бүген аны жәлләп, ботканы сыеграк итеп пешердем, аз гына шикәр комы да куштым. Бала шундук шәрран ярды: ул боткага шикәр салды! Ну эләкте дә соң миңа әнисеннән. Ә мин аңа яхшылык эшләмәкче идем...

Баланың игътибарын көч-хәл белән үземә туплап, аның нәрсәләр белүен тикшерәм. Кайсыбер хәрефләр-не таныса да, безнең әле монда эш шактый күренә. Ә мәктәпкә барырга нибары бер ай вакыт калган. Хәзер бит мәктәпкә кергәндә балалардан хәреф тану гына түгел, иҗекләп укый, саный белү дә сорала. «Ирексезләмичә генә укытырсыз», – дип кисәтте әни кеше. Моның кадәр уенчык арасында «А»лар, «Б»лар укып утырасы килми шул. Бала бүлмәсе уенчыклар складын хәтерләтә. Карават белән кечкенә өстәлдән кала, киштәләр, идән, тәрәзә төпләре тулы уенчык. Казанда сатылучы уенчыкның яртысы боларда, диярсең. Иң гаҗәпләндергәне: алты яшенә җитеп, ул бер генә әкият, бер генә шигырь дә белми. Миңа кадәр аны ай саен дигәндәй бер хатын караган. Артыгына түзәлмаганнар. Белмим, әллә бер дә китап укымадылар микән аңа? Әнисенең бала белән шөгыльләнеп утырасы килми. Мин сезгә акча түлимме, түлим! Сез шуның өчен аңа барысын да бирегез. Бу «барысын да» дигәнгә тәрбия, аң-белем бирү генә түгел, аны ярату да, аны тормышка өйрәтү дә, әни бирергә тиешле наз да, җан җылысы да, тагын әллә нәрсәләр дә керергә тиеш. Мин баланы беренче көннән үк яратырмын, аны аңлармын, ике арада дуслык урнашыр дип уйлап, бик беркатлы булганмын икән. Алты яшьлек бала хакында болай әйтү килешмәсә дә, холкы бик яман иде аның. Мин белгән бала-чага олылар белән азмы-күпме санлаша торган иде. Бу берәүне дә хөрмәт итми. Аты-юлы белән сүгенә. «Сине моннан бик тиз куып чыгарачаклар, менә күрерсең. Мин сине үтерәм!» Сүгенеп утыруы тәмам гайрәтемне чигергәч, әнисенә әйттем. «Миңа зарланмагыз. Ошамаган нәрсәләрне иремә әйтерсез». Гаилә башлыгы Грециядә туып-үскән кеше. Аның эштән кайтканын көтеп тордым да, малайның тәртибе хакында сүз кузгаттым: «Сезнең илдә укытучылар, олылар белән сүгенеп сөйләш­миләрдер бит? Улыгыз үзен бик тәртипсез тота».
Балалар бүтән хәзер. Олыларга хөрмәт дигәнне белмиләр.

«Мин аның белән сөйләшермен әле», – дип башлаган гына иде, улы йөгереп килеп, күршедәге кибеткә бик матур журнал китергәннәрен, эчендә кылычы барлыгын, тагын әллә нәрсәләренең әллә ниндилеген сөйләп, акча сорый башлады. Әле генә улы белән ныклап сөйләшергә җыенган ата кеше кесәсеннән бер меңлекне чыгарды да балага сонды: «Мә, иртәгә алырсыз. Мине борчыма». Менә сиңа ныклап сөйләшү! Менә сиңа тәрбия! Үзенең беркайчан да бернинди җәза алмасын белгән бала нишләп укытучы белән исәпләшеп торсын, ди, инде.

Минем аны театрга, концертка алып барасым килә, музейлар күрсәтәсем... Әнисеннән рөхсәт юк. Акчалары да җитәрлек бит инде югыйсә. Минем моның кадәр байлыгым булсамы?.. Балаларыма күрсәтмәгән җир калмас, бассейнга, төрле түгәрәкләргә йөртер идем. Ә бу баланы ни берәр спорт төренә, ни берәр түгәрәккә йөртмиләр. Бала нәрсә беләндер мәшгуль булырга тиештер бит инде ул? Ара-тирә күрше малайлары кергәли. Алар керсә, без мәктәп-мәктәп уйныйбыз. «Кара әле, синең дустың бу хәрефне белә микән? Син үзеңнең белгәнеңне күрсәт әле, шаккатсын әле», – дигән булам. Бала бит, үзен күрсәтәсе, мактатасы килә. Башка вакытта аны өстәл артына утыртырмын димә. Уен белән мавыктырып, кызыксындырып кына укытам. Шулай тырыша торгач, әлифбаны азмы-күпме өйрәнә алдык.
Иң курыкканым – малайны урамга уйнарга алып чыгу. Безгә ишегалдыннан чыгарга ярамый. Ә анда балалар уйный торган мәйдан кечкенә генә.

Бу яшьтәге малайлар йөгерергә, сикерергә ярата. Монда йөгерергә урын да, уйнарга иптәш тә юк. Үзеннән зуррак күрше малае бар барын да, тик аларның никтер «борчаклары пешми». Ул берәр яңа уенчыгын алып чыга да, маймылны үртәгән кебек, безнекен үрти башлый. Тегесе, башын-күзен тондырып, аны куа китә. Берсендә шулай чабышып йөргәндә чак кына машинага тапталмый калды.
Иң соң мизгелдә эләктереп өлгердем.
Дөньяда башка төрле тормыш барлыгын белми дә бугай алар.

Мин күңелемнән аны ярата идем. Кызганыч та иде ул миңа. Беркем дә аны алдына утыртып сөйми, башыннан сыйпап юатыйм дими. Холкы белән бәйле проблемалар да әнә шул ярату җитмәүдәндер дип уйлыйм. Әтисенең эше муеннан. Әнисенең теләге юк. Ана кешенең үз баласына булган мондый битарафлыгы хакында кайта-кайта уйлап йөрдем. Ире белән бик яратышып тормыйлар иде алар. Тегесе йә төн уртасында кайтып керә, йә бөтенләй кайтып тормый.

Аңа үч итеп, хатыны баланы чит кешедән карата: «Син мине яратмасаң, мин дә синең балаларыңны яратмыйм», янәсе. Грек өчен иң яманы шушы иде.
Авыр иде аларда эшләү. Тик никадәр генә авыр булса да, түзәсе идем. Бала белән араларыбыз да җылына башлаган иде. Булмады! Тик торганда хуҗабикә ирен көнли башлады. «Нигә дип сез бала янына бизәнеп киләсез. Сез бит монда үзегезне күрсәтергә йөрмисез!» Китми чарам калмады.


Принцессалар сараенда

Бу гаиләгә мин кадрлар агентлыгы аша урнаштым. Минем карамакта бишенче сыйныфта укучы кыз бала. Аның үзен дә, япь-яшь кенә әнисен дә бер күрүдән ошаттым. Тормышлары искиткеч иде аларның. Казан янындагы коттеджда яшиләр. Әкияттәге хан сарае иде ул. Кыз яшәгән бүлмә исә чып-чын принцессалар бүлмәсе. Йоклаганнары ефәктә. Ашаганнары көмештән. Ул пәрдәләр, ул кәнәфиләр! Тормышлары җитеш булса да, әни кеше акчаны уңга-сулга туздыручылардан түгел. Үзе чамасын белеп кенә бизәнә, зәвык белән генә киенә. Мин аларда торып эшләргә тиеш булдым.
Бала Казандагы иң яхшы мәктәпләрнең берсендә укый. Иртән уятып, ашатып-эчертәм дә ванна бүл­мәсенә чәч юарга керәбез. О-о, ул чәч! Чәч кенә түгел, алтынсу ефәк! Аны юып, киптереп, тарап үрү өчен бер генә сәгать җитми. Көн дә яңа прическа ясыйбыз. Мин аларда торганда тәмам парикмахерга әйләндем. Мәктәпкә таксида гына барабыз. Аны илткәч, кире өйгә кайтып, көндезгә аш пешерергә тотынам. Боларда аш пешерү – рәхәтнең рәхәте. Ике ишекле зур суыткыч ризык белән шыгрым тулы. Бездәге кебек, токмач пешерим микән, әллә бәрәңгеме дип, нәрсә пешерергә белми аптырап торасы юк. Аш пешкәч, баланы мәктәптән алырга китәм. Кайтканда тагын такси чакыртабыз. «Минем баламны фәкать таксида гына йөртәсе! Автобуска утыртмагыз аны», – диде әнисе.

Бик матур кояшлы, җылы көнне, әйдә, быел көзне дә күргәнең юк, дип, баланы парк аша җәяү генә алып киттем. Гөлҗимеш куагын сарган тоҗымнарны карап, җылыга куанышкан кошчыкларны күзәтеп, акрын гына атладык та атладык. Янымда шатланып кайткан кызым, кайтып кергәч: «Ул мине җәяү йөртте, ардырып бетерде», – дип, әнисенә «чәчте» дә салды. Беренче шелтә шул көнне эләкте. Югыйсә бала белән дуслар идек без. Миңа серләрен сөйли, проблемалары белән бүлешә торган иде.

Атнаның дүрт көнендә ул бию белән шөгыльләнә. Әллә ни теләге дә юк, шулай да бер дәресне дә калдырмый йөри үзе. Әлбәттә, бары тик таксида гына. Кайткач, мин кичке ашка тотынам, бала ял итә.
Кич белән дәресләр әзерлибез. Менә монысы белән кыенрак. Кызның һич кенә дә дәресләрен әзерлисе килми. Хәер, дәрес әзерлисе килгән бала дөньяда бар микән соң ул? Диванга аркылы яткан да, түшәм күзәтә: «Отстань! Надоела!» Үз балаңны ачуланып була, оялтып. Бу бит кеше баласы. Аңа каты бәрелә, кулыннан җилтерәтеп өстәл артына утырта алмыйсың. Тәрбия алымнары бик уйланылган, әйтеләсе сүз мең кат үлчәнгән булырга тиеш.

Ял көннәрен аны матурлык салонында көтеп уздыра торган идем. Унбер яшьлек балага нигә кирәк инде ул салон дип аптырарсыз. Кечкенәдән үзен карап-тәрбияләп торырга өйрәнсен өчен кирәк икән ул. Карап-тәрбияләп тору кадәресе белән мин дә килешәм. Әнисе генә аяктан екты әле беркөнне: «Карагыз, минем кызым нинди сексуаль!» Унбер яшьлек кызмы?!

Баштарак күзгә ташланмаса да, тора-бара баланың сәерлекләре күренә башлады. Аларның читтән кайтартылган бик кыйммәтле песи баласы бар иде. Җәфалапмы-җәфалый шуны: куркыта, суга батырып уйный. Беркөнне мыекларын кисеп ташлаган. Песи, бичара, куркуыннан керер тишек тапмый. «Күрсәт әле миңа үзеңнең йодрыгыңны. Менә, күрәсеңме, синең йөрәгең шуның кадәр зурлыкта. Ә хәзер песинекен кара. Аның йөрәге әнә шуның кадәр генә». Тәки йөрәге ярылып үлде ул песи. Котылды, ичмасам, дидем. Барыбер дә көн күрсәтмәс иде бу бала аңа. Дөньяның бер авырлыгын күрми үскән кызның бичара җан иясенә күрсәткән миһербансызлыгы тетрәндерде мине. Бу аның үзенә игътибар таләп итүе, шул рәвешле дөньядан үч алуы иде инде. Әнисе аны яратмый иде дип әйтә алмыйм. Ярата, әмма ул өйдә сирәк була торган иде.

Тора-бара кызның тиктомалдан елый торган гадәте барлыкка килде. Кич җиткәч, йокларга ятарга курка. «Табибка күрсәтергә кирәк», – дип, күпме тукыдым мин аларга. «Минем кызымның бер проблемасы да юк. Әллә нәрсәләр уйлап чыгармагыз!» Гомумән, проблема дигәнне яратмый иде ул яшь ханым. Аның барысы да яхшы, ул дөньядагы иң гүзәл хатын, аның кызы дөньядагы иң камил бала. Аларга эшкә урнашканда ук кат-кат кисәттеләр: «Нинди генә проблемаларыгыз булса да, берүк аларга сиздермәгез!»

Ике гаиләдә эшләп, чагыштырып, бер нәрсәне чамаладым мин: боларда көчсезләрне, яклауга мохтаҗларны, мескеннәрне кызгану хисе юк. Кешенең хезмәтен дә бәяләмиләр. Бер генә мисал: бала белән урамнан барабыз. Алдыбызда эш киемнәре кигән эшчеләр бара. «Күрәлмыйм шушыларны!» – дип, теш аралаш ысылдады кызым. Имәнеп киттем. «Бөтен кеше матур гына киенеп йөрсә, эшне кем эшләр соң? Кем юллар салыр, кем йортлар төзер?» – «Алар бит аны акча өчен генә эшли! Аннан соң: «Акча бир! Акча бир!» – дип йөриләр». – «Аларга акчаны эшләгән өчен түлиләр. Ә кем бушка эшләргә риза? Менә син риза булыр идеңме?» – дим. Уйга кала. Кайчагында үземне битәрли дә торган идем. Ник тырышам, ник болай борчылам, ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кертеп буламы? Минем вазыйфам нәрсә? Баланы вакытында ашату, мәктәпкә илтү, түгәрәкләргә алып бару. Кайткач, дәресләрен әзерләтү, матур әдәбият уку, бер минут та аның ялгызын гына калдырмау. Ә мин нишлим? Аннан соң яхшылап уйлыйм да, үземне акларлык сәбәпләр эзлим. Дөньяда авырлык барын, бөтен кешенең дә аның кебек рәхәт кенә яшәмәвен, һәрбер баланың да әти-әнисе ул теләгән уенчыкларны ала алмавын аңа мин дә сөйләмәсәм, тагын кем сөйләр соң? Ул бит шушы үзенең җитеш һәм камил дөньясыннан башканы бөтенләй дә белми. Аралашкан дуслары да үзе кебек бай гаилә балалары.
Мөнәсәбәтләр кай тирәдә чатнаганын хәзер хәтерләмим дә. Баштан ук башлангандыр инде ул. Мин ашарга пешерәм дә, барысын да табынга чакырам. Үзем дә алар янына утырып ашыйм. Бу гамәлем аларның бик нык ачуын чыгарган. Әйтми түзгәннәр генә. Биек үкчәле түфлиләрдән, яхшы күлмәкләрдән йөрмәвем дә гаеп булган. Шундый затлы кызның шундый гади нәнкәсе буламы инде, йә?


Кулымда дүрт айлык сабый

Болар мин бала карарга ялланган өченче гаилә. Мин дүрт айлык кыз баланы тәрбиялим. Әнисе тугыз яшьлек олы уллары белән мәшгуль. Бала караучы яллауга баштарак ире бик каршы торган. «Ничек инде безнең баланы чит кеше үстерсен? Үзең карыйсың!» Әмма хатынының җитешә алмавын күреп, ризалашкан. Мин аларга көн саен килмим, кирәк булганда гына чакырталар. Акчаны сәгатьләп түлиләр. Бу гаилә белән дуслашып, тәмам үз кешеләр булып киттек. Баланы да үземнекедәй күреп, яратып карыйм. Мин килгәндә бик кечкенә иде бит әле ул. Беренче адымнарын минем күз алдымда ясады, беренче сүзләрен мин ишеттем. Хәзер инде икенче яше белән бара.

Кеше баласын карау бер дә рәхәт эш түгел, әлбәттә. Бик зур җаваплылык ул. Мин кызчыкны бер генә мизгелгә дә күз уңымнан ычкындырмыйм. Бәрелә-сугыла күрмәсен, авызына кирәкмәгәнне капмасын! Тугыз яшьлек абыйсыннан да саклап кына торырга кирәк. Тегесе хәзер «менеп төшү» җаен карый. Аны да аңлыйм. Кулына берәр нәрсәне алуы була, бәләкәч үрмәләп килә дә, шуны сорап елый башлый. «Сеңлең кечкенә бит, бир!» – диләр дә, кулыннан тартып алып, кызга тоттыралар. Үртәлмәс җиреңнән үртәлерсең. Мин аны сеңлесенең яклаучысы булырга өйрәтәм. Кайгыртучан абый чыгачак аннан.
Кешеләр никадәр рәхәтрәк яшәсәләр, бүтәннәрдә гамьнәре дә шулкадәр азрак була икән

Хуҗабикә – чисталык дип нишләргә белмәүче хатын: «Бала өйне пычратмасын, карап кына торыгыз!» Бу сүзне һәр килгәнемдә әйтми калмый. Тагын бер кыенлык баланы ашату-эчертү белән бәйле. Бала-чага никадәр күп ашаса, шулкадәр яхшырак дигән фикердә торучылар алар. Мин балага үзенә тиешлесен, яшенә туры килгәнен пешерәм, ә ның үзенекен түгел, әтисе белән әнисе алдындагысын ашыйсы килә. Ашаганда авызыңа карап тора торган песиләр була бит әле, бу да шундый. «Теләсә нәрсә бирмәгез, эче авырта бит аннан соң», – дим. Гаиләләре белән ашарга утырганда, баланы күрше бүлмәдә уйната торган булдым. Ничектер, бер сүз чыгып, хуҗабикә бала караучыларның балаларны кыерсытуларын, әти-әниләре күрмәгәндә аларны төрлечә җәберләүләрен сөйли башлады. Күзеңә карап, синнән яклау көткән нарасыйга ни җаның белән кул күтәреп булсын икән? Мин үзем андыйны кабул итә алмыйм. Әле әти-әнисе катырак кычкырып әйтсә дә, кызчыгым өчен котым алынып тора.

Болар минем балаларны театр-концертларга йөртү идеясен биш куллап күтәреп алды. Куандым алар өчен. Кешенең кесәсе генә түгел, рухы да бай булырга тиеш.
Хәзер кечкенәне балалар бакчасына бирергә җыеналар. Без аның белән чүлмәккә утырырга, киенергә, түкми-чәчми ашарга өйрәндек инде.

Үз яшендә белергә тиешленең барысын да белә ул. Җанымда урын алган бу нарасыйдан ничек аерыласы менә? Һәм... мин тәрбиялисе баланың дүртенчесе нинди булыр? Чит-ят гаиләгә килеп кереп, аларның гадәтләренә, холыкларына ияләнү бик авыр. Кемнәр белән очраштырыр мине язмыш? Үз балаларым миңа иң мохтаҗ вакытта күңел җылымны читләргә тагын күпме гомер өләшергә туры килер?

фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тетрәндерә торган язма. Әйтерсең лә,автор бүгенге замананың яман шешен ярып күрсәтә. Чыннан да, адым саен балаларын шулай имгәтүче "әти-әниләр" . Бу мәкалә чаң суга: "Әти-әниләр, туктагыз, ичмасам, үзегезнең картлык турында уйлагыз. Мондый шартларда үскән баладан үзегез дә мәрхәмәт көтә алмассыз!"

    • аватар Без имени

      0

      0

      чЫНБАРЛЫКТАН АЛЫП ЯЗЫЛГАНМЫ, ӘЛЛӘ УЙЛАП ЧЫГАРЫЛГАНМЫ - НИЧЕК КЕНӘ БУЛМАСЫН, МОНЫ БИК ЯХШЫ ПСИХОЛОГ, КЕШЕЛӘР КҮҢЕЛЕН ТИРӘН АҢЛАУЧЫ ХАНЫМ ЯЗГАН. бАРЛЫК БӘХЕТСЕЗЛЕКЛӘРНЕҢ ҖИНАЯТЬЛӘРНЕҢ СӘБӘБЕ - БАЛАЛЫКТАН БАШЛАНА, ДИП ЮККА ГЫНА ӘЙТМИЛӘРДЕР.

      Хәзер укыйлар