Вакытны нәрсә «ашый»?!

Көн шундый озыыын булыр сыман. Мең төрле эш планлаштырам. Үземне өйгә дә, балаларга да, иҗатыма да, тагын бик-бик күп әйберләргә багышлыйсым килә! Берсен, икенчесен генә эшли башлыйсың – көннең яртысы узган, тагы бер-ике зур эш һәм телевизордан инде «Тыныч йокы, нәниләр!» тапшыруы да башланган. Тәүлек сәгатьләре кыскарган дияр идең, тирә-юньдә бик күпкә өлгерүчеләр бар бит!
Көнемне, вакытымны мөмкин кадәр файдалы уздыру минем зур максатларымның берсе. Әлбәттә бу турыда бик күп китаплар укырга да, мәгълүмат табарга да була хәзер. Әмма мин бу сорау белән, вакытны дөрес планлаштыру остасы, бу өлкәне инде җентекләп өйрәнгән, тормыш тәҗрибәсе булган, яшь әни Лиана Шакировагак мөрәҗәгать итәргә булдым. Аның киңәшләре сезгә дә файдалы булыр дип уйлыйм!
Лиана Шакирова:
Бүгенге көндә эшлекле ханымнарга да, яшь әниләргә дә, хәтта әтиләргә дә вакыт җиткерү торган саен авырлаша бара. Әмма вакытны дөрес бүләргә, планлаштырырга өйрәнгәндә күп эшкә өлгереп була. Хәтта кочагыңда нәни балаң булганда да! Беренчедән, һәрвакыт кичтән үк туасы яңа көнне планлаштырып куярга кирәк. Вак һәм зур эшләрнең барсын да язып куегыз. Көнне генә түгел, атнаны, айны, елны да планлаштыру кирәк. Тормышта нинди юнәлеш алып, кая таба барганыңны аңлар өчен кирәк бу. Икенчедән, сезнең вакытыгызны нәрсә «ашый», шуны ачыклагыз әле. Инстаграмга бер кергәч чыга алмый интегәсезме, кирәксез лаеклар куеп утырасызмы, телефоннан артык күп сөйләшәсезме... сәбәпләре күпме төрле булырга мөмкин, һәркемнең үзенеке. Вакытны юкка әрәм итә торган менә шул гадәтләрдән арынырга да кирәк. Өченчедән, үзегезгә тиешле вакытның күпмесен сез башкаларга бүләк итәсез? Вак-төяк сораулар, мәшәкатьләр хәл итәр өчен дим?! Ул вакытны да исәпләп куегыз. Зур максатларга тизрәк ирешер өчен 3-3-3 кагыйдәсе бар. Ул да сезгә ярдәмгә килер. Эшлисе эшләрегез, айлык планнарыгызны суыткыч ишегенә язып элегез. Барысы да күз каршында торганда игътибар читкә юнәлмиячәк. Бүгенге заманның уңай үзгәрешләрен дә үзләштерә барырга кирәк. Көнне, эшләрне дөрес планлаштыру, бернәрсәне дә онытмыйча үз вакытында эшли барырга ярдәм итә торган бик күп төрле кушымталар бар. Аларны да кулланыгыз. Ә иң мөһиме – үзегезгә вакыт табарга онытмагыз! Шул җәһәттән сезгә берничә киңәшем бар:
1.Көн тәртибен планлаштырып, үзегезгә җайлы булганча үзгәртә барыгыз!
2. Көн саен кибеткә йөреп вакыт сарыф итмәү өчен, атнага бер тапкыр бөтен кирәк-яракны алып кайтырга кирәк.
3. Нәрсәне эшлисең – шуны эшлә: эштә булсаң андагы эшләрне кара, балалар белән уйнаганда уйларың белән дә алар янында бул һ.б.
4. Юк-бар эш белән шөгыльләнгәндә шуны аңларга тырыш: нишләп әле син тиешле эшеңне эшләмичә бу эш белән шөгыльләнәсең?
5. Баланың режимы – синең бәхетең. Үзегезгә дә вакыт калсын өчен баланы кечкенәдән режимга өйрәтегез.
6. Маникюр, педикюр, массаж... өйдә дә үз-үзеңне тәрбияләргә онытма!
Уңышлар телим! Вакытыңны юкка әрәм итмә!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.