Логотип
Бала

Сак белән Сок кебек...

Күзләремне йомам. Өйдә тынлык. Ике балам тату гына дәрес әзерләп утыра. Сеңлесе белмәгәнне абыйсы әйтеп җибәрә, абыйсы сораганны сеңлесе китереп бирә. Дәресләрен тәмамлап, бергә уйнарга чыгып китәләр... Чырылдап кычкырган тавышка сискәнеп күзләремне ачам. Күңелемдәге идиллия шунда ук юкка чыга. Аһ, бу бит үзем күрергә теләгән хыялым гына булган. Нинди дуслык, нинди татулык?! Алар әнә тагын нидер бүлешә алмый чәкәләшә.

Бер гаиләдә үскән балалар үзара дус булып, бер-берсенә ярдәмлә-шеп яшәргә тиеш дип уйларга гадәтләнгән без. Якын туганыңнан да газизрәк тагын кем бар бу дөньяда? Авыр чакта үз туганыңа барып сыенасың, шатлыгыңны аның белән уртаклашасың... Улыбызга сеңелкәш алып кайткач, без дә шулай уйладык. Гомер буе абыйлы булырга кызыккан мин кызым өчен сөенеп бетә алмадым. Абыйсы яклар, саклар, ярдәмчесе, таянычы булыр, дидем... Яшь аралары биш ел. Баштарак мәлләрдә улым сеңлесенең яныннан да китмәде. Тирбәтте, уйнатты... Ләкин бик тиз туйды ул бу вазыйфадан. Бәлки, киләчәктә тамырын тирән җибәреп, ябалдашларын киң җәячәк, үзара дошманлык ук димим, бәлки, көндәшлек хисе нәкъ менә әнә шул чакта башлангандыр? «Син инде абый, сеңлеңне кайгыртырга тиеш», дигән сүзләребез үзе дә сабый булган улыбыз күңеленә авыр йөк, башкара алмаслык йөкләмә булып ятты микән? Әнине инде башка берәү белән бүлешәсе, ул хәзер мине генә түгел, бәбине дә ярата, дигән уйдан җанында көнләшү хисе яралдымы?

Бер мизгелне мәңге онытасым юк. Бәләкәй ваннада кызымны коендырып алдым да җылы суга улымны утырттым. «Сеңлеңне кертеп салам да яныңа чыгам», – дисәм дә, елак бәби яныннан тиз генә китеп булмады. «Әнигә мин түгел, бәби кадерлерәк», дигән уй улымның күңелендә бәлки шул вакытта тугандыр?

Мин балаларымны үзара дус итеп үстерергә хыялландым. Сеңлем белән үзем кебек! «Куш чикләвек», дип атый иде әни безне. Кигәнебез дә, капканыбыз да уртак булды. Бер конфет бирсәләр дә, тизрәк туганым белән бүлешергә ашыктым. Ул да шулай. Урамда балалар белән качышлы уйнаганда, миннән ике яшькә бәләкәйрәк сеңлем өчен үзем кизү торам. Мәктәптә укый башлагач, үз биштәрем өстенә сеңлемнеке дә җилкәмә эленде. Әни кушмады аны, сеңлем әле кечкенә, аңа авыр булмасын дип, үзем шулай теләдем. Мәктәптә каен бөресе җыеп алып килергә кушкач (элек шундый йөкләмә бирелә иде бит), көндез уйнарга чыккан җиреннән тәрбиячесеннән яшереп, тополь бөресе җыеп алып кайткан иде сеңлем. Бакча баласы каен белән топольне аерып тормаган инде. Шөкер, балачактагы дуслыгыбыз бүген дә дәвам итә, бер-беребезгә ярдәмләшеп, борчылып, беребез өчен беребез ихластан сөенеп яшибез. Минем күзаллавымча, туганнар нәкъ шундый булырга тиеш тә. Тик...

Үзара килешә алмауның беренче билгеләре улыбыз укырга кергәч башланды ахрысы. Кызыбызга бу вакытта ике яшь, иң тиктормас чаклары... Абыйсы тоткан китап аңа да кирәк, ул язган дәфтәргә аның да сызгалыйсы килә. Улыма дәрес әзерләргә комачауламасын дип, киреләнгән кызымны башка бүлмәгә алып чыгып китәм. «Китмә, янымда утыр, миңа булыш», – дип елый иде улым. Бу урында укучыда «ник әтиләре булышмый» дигән сорау туачак. Әтиләр күбрәк эштә була шул...

Аларның беркайчан да дип әйтерлек үзара матур гына итеп уйнаганнары булмады бугай. Мин хәтерләмим. Уенга керешсәләр дә, елаш-кычкырыш белән тәмамланыр иде. Сеңлесеннән күпкә олырак абыйсы хәрәмләшә, аның хәрәмләшкәнен тоеп алган кызым йә елап безгә килә, йә йодрыкларын эшкә җигеп, гаделлек урнаштырмакчы була. Бер кило мандаринны, бер савыт конфетны да әрләшмичә бүлешергә өйрәнә алмадылар.

Әти белән әни аларга кечкенәдән туганлык турында сөйләргә тиеш иде, диярсез. Килешәм. Без дә гел: «Сез бертуганнар. Бер-берегезгә терәк булырга тиеш», – дип әйтә тордык. Ләкин аңа карап кына абый белән сеңел арасында дуслык, аңлашу, бер-берең турында кайгырту кебек күркәм сыйфатлар барлыкка килмәде. Әлбәттә, мин күбрәк үземне гаепләдем. «Кайда хата җибәрдек? Нәрсәне дөрес эшләп бетермәдек соң?» – шушы сораулар күңелне гел бимазалап торды. Безнеке кебек яшьтәге балалары булган әниләрне очратсам, әлеге теманы кузгатмый калмый идем бугай.

Әлфия Юсупова белән кызларыбыз бер мәктәптә, параллель классларда укыды. Улларыбыз да бер яшьтә. Мине борчыган проблема аңа да бик таныш.

– Кечкенә вакытта алар күпмедер дуслар иде әле, – ди ул абыйлы-сеңелле балалары турында. – Бер-берсеннән читләшүләре улым яшүсмер вакытта башланды. Кечерәк вакытында кызымны абыйсы белән калдыргаларга туры килде. Ул вакытта ниндидер каршылык булмады шикелле. Тик үскәч, улымның – сеңлесенә: «Син минем бөтен балачагымны боздың», – дигәнен берничә тапкыр ишетергә туры килде. Бергә уйныйлар иде алар анысы. Ләкин, уйнасалар да, абыйсы сеңлесен хәйләли, хәтта куркыта да торган булган. Анысын кызым соңыннан гына әйтте. «Мин абый белән генә калырга курка идем», – диде. Үсә төшкәч, аларның бер-берсе белән аралашулары бөтенләй тукталды. Улым бер мәктәптә укый, кызым – икенчедә. Иртән берсе бер якка, икенчесе икенче якка чыгып китә. Мин үзем алар үзара аралашырлык ситуация тудырмаганмындыр, дим. Бер-берсеннән нәрсәдер сорыйсы булса, алар миңа шалтыраталар: «Аңа әйт әле!» «Күрше бүлмәдә генә бит, кер дә үзең әйт!» – дим. Кызыбыз инс-титутка имтиханнар тапшыра. Абыйсын, әлбәттә инде, аның уңышлары кызыксындырмый. Бер-берсенең яңалыкларын һичьюгында белеп булса да тор-сыннар дип, барыбыз бергә җыелышкач, үзем бу хакта сүз кузгатам, хәбәрләрне җиткерәм.

 

Зәринә Нәфиева, Зарина Нафеева 

Зәринә НӘФИЕВА, психолог, психотерапевт:
«Гаиләдә балалар үзара дус булып үссеннәр өчен уртак мавыгулар кирәк. Уртак шөгыль, фикерләшер өчен уртак темаларны булдыру – әти белән әни вазыйфасы».

Төрле яшьтәге, төрле җенестән булган балаларны берләштерү өчен уртак мавыгуларның булмавы киләчәктә аларның үзара дуслыгына начар йогынты ясау мөмкинлеген әңгәмәдәшем – психотерапевт Зәринә Нәфиева да раслый:
– Балаларның, бигрәк тә яшь аермалары зур булып, икесе ике җенестән булсалар, уртак мавыгулары, берләштерә торган уртак ситуацияләре булмый. Аларның бер-берсен яхшылап белер өчен җитәрлек вакытлары да юк. Иртән һәркем үз юлына чыгып китә, кич кайткач та аралашу эләкми. Аннары кайчак шундый хәл дә күзәтелә: гаиләдә балалар гендер принцибы буенча икегә бүленә: малайлар – әти белән, кызлар – әни янында. Аларның тормышы әйтерсең бер-берсенә параллель төстә бара, беркайда кисешми диярлек.
Аның сүзләре белән килешми булмый: дөрестән дә балаларыбыз икесе ике мәктәптә укыды. Яраткан шөгыльләре дә төрле булды. Укыган китаплары, тыңлаган җырлары да бер-берсенекеннән үзгә. Сөйләшер, фикерләшер өчен уртак темалары булмады аларның. Бу, әлбәттә, безнең – әти-әнинең хатасы. Психолог фикеренчә, гаиләдә уртак традицияләрнең булуы бик мөһим. Атнага бер яки ике атнага бер «гаилә кичәләре» уздыру да балаларны берләштерү, дуслаштыруда зур роль уйный. Ул кичне бергә җыелып ниндидер тәмле ризык әзерләргә, өстәл уеннары уйнарга, бергә кинога яки паркка барырга була. Бергә уздырган мондый вакытлар балалар өчен бик кадерле. Үскәч, күңелләрендә җылы хатирә булып сакланачак ул «гаилә кичәләре».

Кайчагында балаларны берләштерер өчен аларның уртак «дошман»га каршы тору зарурлыгын булдырырга киңәш итәләр. Гадәттә ул «дошман» усал әти яки әни була.
– Әлеге алым яшүсмерлек чорында яхшы «эшли», – ди психолог. – Бу вакытта әти-әнидән яшерен серләр барлыкка килә. Кич аларга сиздерми генә чыгып керәсе, каядыр барасы... Теләсәң, теләмәсәң дә, туганыңнан ярдәм сорыйсың, мине эзләсәләр, «классташы янына дәрес әзерләргә китте», дип әйт, дисең, икең бер сүздә буласың.

Бер гаиләдә үскән балаларның үзара көндәшлеген гайре табигый хәл итеп карамаска киңәш итә Зәринә Нәфиева.
– Әни ул – бала өчен ресурс. Бу хәтта хайваннар дөньясында да шулай. Гаиләдә икенче баланың тууы – әлегә кадәр синеке генә булган ресурска керүче икенче берәүнең барлыкка килүе. Аның белән әнине генә түгел, башка бик күп нәрсәләрне бүлешергә туры киләчәк – игътибарны, вакытны, уенчыкларны, бүлмәне... Балалар, хәер, күп кенә олылар да, башкаларның шәхси чиген саклый белми. Кемдер синең шәхси чигеңне боза икән, нишлисең? Әлбәттә, аны саклар өчен көрәшәсең. Үз балачагымнан бер хатирә: безгә туганнарыбыз кайтты. Моңа кадәр үземнеке генә булган бүлмәне тагын бер кыз белән бүлешергә туры килде. Ниләр генә кыланмадык без ул вакытта: акбур белән идәнгә һәркемнең чиген билгеләп чыктык. Хәтта өстәлне дә акбур белән урталай бүлдек. Беребез икенчесенең ягына бармак очы белән генә басып карасын! Ә бит бөтен кешенең дә һәр балага аерым бүлмә бирү мөмкинлеге юк. Күп гаиләләрдә балалар гына түгел, өлкәннәр дә бер бүлмәдә гомер итә. Балалар кечкенә булганда бу проблема, бәлки, алай калку да булып тоелмас, ләкин яшүсмерлек чорында ул тормышны шактый катлауландырырга мөмкин, аеруча кыз белән малай бергә үссәләр, – ди психолог. Проблеманы хәл итү юлын ул балаларны кечкенәдән бер-берсенең әйберләренә рөхсәт сорап кына кагылырга өйрәтүдә күрә.

Әти-әниләрнең балаларны үзара чагыштыруы да аларның дуслыгын ныгытмый. Ә бит без, тәрбия алымы санап, әлеге хатаны еш кабатлыйбыз. Башкаларны үзенә үрнәк итеп куйганда бала күп төрле хисләр кичерә. Бу – ачу килү дә, көнләшү дә, үпкә хисе дә, үз-үзеннән күңеле кайту да булырга мөмкин. Ни генә булса да, балаларны чагыштырмаска кирәклеген искәртә белгеч.

– Син мине яратасыңмы? – дип сорый кызым. «Бик яратам», – дим. Ышанмый. «Абыйны ныграк яратасың», – дип, авызын турсайта. Икесен дә бик нык, тик аны – кызым итеп, абыйсын улым итеп төрлечә яратуыма аны берничек тә ышандыра алмыйм. Психолог моның нигә шулай килеп чыгуын болай аңлата:
– Балалар әти-әнисеннән еш кына, кемне күбрәк яратасың, дип сорый. «Икегезне дә бертөсле яратам», – дигән җавап аларны канәгатьләндерми. Ярату бертөсле була алмый. Балалар моны үзләре дә белә. Әйтик, савыт-сабаны юмаганы өчен баярак кына кызыгызны ачуланган идегез. Ә шул ук эшне башкармаган улыгызга бер сүз дә әйтмәдегез: «Малай бит инде, аннан ни көтәсең», янәсе. Кызыгыз моны хәтерендә калдырачак: аны ачуланмадылар, мине ачуландылар, димәк, мине азрак яраталар, дигән уй туа аның күңелендә, – ди ул. Димәк, әти-әнидән балаларга карата гаделлек тә таләп ителә. Бер үк гамәл өчен берсен ачуланып, икенчесенә сүз әйтмичә, без үзебез үк аларда бер-берсенә карата көнләшү уятабыз булып чыга.

Гадәттә, авылда балалар үзара тату булып үсә, чөнки алар кечкенәдән бергә эшли, ә авылда һәркемгә эш җитә, уртак проблемаларны бергә хәл итә. Уртак эш аларны берләштерә дә.

Педагог, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, өч бала әнисе Әлфия Төхфәтуллина фикере нәкъ менә шуны раслый да.
– Без үзебез дә гаиләдә өч бала үстек. Абый белән араларыбыз 7 яшь булса, сеңлем миннән 9 яшькә кече. Әти белән әни безне үзара дус булырлык итеп тәрбияли алган. Абыйның мине җитәкләп йөргәнен әле дә хәтерлим. Сеңлем тугач, аны мин карап үстердем, кая барсам да үземнән калдырмадым. Бер-беребезне кайгыртып, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеге күңелгә балачактан ук сеңеп калды. Бу хәзер дә дәвам итә. Үзебезне якын дуслар дип әйтә алмыйм, ләкин без бер-беребезгә терәк. Көн саен телефоннан сөйләшеп утырмасак та, ярдәм кирәккәндә һәрчак булышырга әзер торабыз, – ди ул үзләренең туганлык мөнәсәбәтләре турында. – Ачуланышып, сөйләшми йөргәнебез юк. Сүзгә килсәк тә, ул минутлык кына күренеш. Талашып утырсак, әни нәрсә әйтер? Аны рәнҗетүдән бик куркабыз.

Үз балаларымның да яшь аермалары шактый – 7 һәм 13 яшь. Аларның бер-берсе белән дус булуларын күреп, күңелем сөенә. Апаларының Казаннан кайтканын көтеп кенә торалар. Һәрберсенең аңа җиткерәсе яңалыгы була. Тәмле әйберләр дә бергә җыелгач кына табынга куела. Кечкенәдән нәрсә бар – барысын да бүлешергә күнекте алар. Апалары унберенче классны тәмамлагач, ул китә дип, сеңлесе каникул буе елаган иде. Улыбыз төпчек булгач, иркәрәк бераз. Кайвакыт икенче апасы белән сүзгә дә килгәлиләр. Андый вакытта гаепнең кемдә булуына карамыйм, икесен дә ачуланам. Әтиләреннән дә икесенә дә эләгергә мөмкин. Минем ачуым суынганчы ук инде дуслашкан булалар.

Әлфия ханымның өч баласы да бер үк мәктәптә укый, өчесе дә бию белән шөгыльләнә. Психологның, балалар үзара дус булсын өчен уртак мавыгулар кирәк, дигән фикеренә дәлил бу.
– Бер үк шөгыль белән кызыксынулары балаларны берләштерә, – ди Әлфия Төхфәтуллина. – Аларның сөйләшер өчен уртак темалары бар, бер-берсеннән киңәш сорыйлар. Апаларына уку яки эш буенча видеосюжетлар эшләргә туры килә. Алар моны өчесе бергә башкара. Олы кызыбыз сеңлесе белән энесе өчен авторитет.

Әлфия ханым фикеренчә, татарларда абый, апа, энем, сеңлем дип эндәшү үзе дә туганлыкларны ныгытырга ярдәм итә.
– Без дә бер-беребезгә исем белән эндәшмәдек, балаларыбызны да апа-сеңлем дип әйтергә өйрәттек, – ди ул. – Игезәк балалары булган гаилә дусларыбыз бар, алар да бер-берсенә апа, энем дип эндәшә.
Балаларның дус-тату булмавында әти-әни үзен гаепли. Тик Зәринә Нәфиева үзеңне гаепләргә кирәкмәвен әйтә. Аның фикеренчә, идеаль әти-әни булырга беркем дә өйрәтми. Идеаль булып булмый да. Балагызны кыйнамыйсыз, ашатасыз-эчертәсез, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртасыз, тиешлесен бирергә тырышасыз икән, димәк, сез – әйбәт әни.

– Без – төрле, – ди ул. – Хәтта бер үк әти-әнидән туган балаларның да холыклары, интеллектлары, темпераментлары, кызыксынулары үзгә. Дусларны без җаныбызга туры килү принцибы белән сайласак, туганнарны алай сайлый алмыйбыз. Әгәр бертуганнар булмасалар, бу кешеләр гомердә дә бер-берләре белән дус булу түгел, аралашмаслар да иде, мөгаен. Бала чакларында дус булмаган бертуганнар гомер буе бер-берсе белән кызыксынмыйча яшәрләр дип уйларга кирәкми. Үскәндә дус булмасалар да, олыгая-олыгая барыбер туганлык хисләре тумый калмый. Тормыш тәҗрибәсе белән килә ул.

Психологның әлеге фикерен раслап, әңгәмәдәшем Әлфия Юсупова мисалга апасы белән үзенең мөнәсәбәтләрен китерә.
– Бала вакытта без дә дус түгел идек. Бер-беребез белән бик аз аралаштык. Аның тормышы – миңа, минеке аңа кызык түгел иде. Апам белән араларыбыз икебез дә гаилә корып, балалар үстерә башлагач җылынды. Әти-әни олыгайды, аларга ярдәм итәргә кирәк булды. Менә шул вакытта бертуганымның булуы нинди бәхет икәнен аңладым. Хәзер барлык проблемаларны да бергәләп хәл итәбез, бер-беребезгә булышабыз, еш аралашабыз. Балачактагы үзара «дош-манлыкны» искә алып рәхәтләнеп көлешәбез.

Татар халкында «Сак-Сок бәете» бар. Тимер ук өчен сугышкан ике улын әниләре, каргап, кош итеп далага очыра. Бик теләсәләр дә, ике туган кабат кавыша алмый. Тәҗрибәле педагог Әлфия ханым Төхфәтуллина шул бәетне балаларга ешрак укырга киңәш итә.

– Бер гаиләдә үскән балаларның үзара тату булмавы элек тә күзәтелгән, – ди Әлфия ханым. – Әлеге бәеттә шушы тема күтәрелә дә. Мин аны үз балаларыма да, студентларыма да еш укыйм. Бергәләп анализлыйбыз. Минемчә, әлеге бәетнең тәрбия көче бик зур.

...Яңарак кына улыбызны хәрби хезмәткә озаттык. Моңарчы аның белән бер бүлмәне тыныч кына бүлешә алмаган кызыбыз хәзер ямансулап йөри. Берүзенә бер бүлмә, әти-әнинең бар игътибары аңа гына булса да, янәшәсендә абыйсы җитми, аны сагына... Без күрергә хыялланган туганлык хисләренең әкренләп уянуыдыр бу бәлки?

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар