Логотип
Бала

Әни, бала һәм гаджет 

Җиңел уенчык бар хәзер. Ничә яшьтәге балага бирсәң дә «шифалы» ул, елаудан да туктата, кирелекләрне дә бетерә, җайлый да, таслый да.

Җиңел уенчык бар хәзер. Ничә яшьтәге балага бирсәң дә «шифалы» ул, елаудан да туктата, кирелекләрне дә бетерә, җайлый да, таслый да. Ул «тылсымлы» уенчык – замана гаджетлары, телефон, планшетлар. Хәзер балалар туганда ук менә шул техника белән идарә итәргә өйрәнеп туа бугай. Әти-әни күрмәгәндә  җайлы гына кабызалар да куялар, уеннар, мультфильмнарны җиңел генә табалар. Бала кулына телефон тоттырсаң – эш җайлана да куя, күпме вакыт бушый әни кешегә! Туктагыз әле, ә шулай да... 

 Ашаганда, транспортта барганда, хәтта кунакта да (!) кечкенә балаларның телефоннар белән мавыкканын күрергә була. Шул ук вакытта IT компания директорларының балалары телефон, планшет күрмичә үсә ди, әнә... Юкка гына түгелдер! Замана техникаларын ничек файдалы һәм дөрес кулланырга соң, аларны балага кайчан бирә башларга ярый? Гомумән, артык күп телефон карау баланың баш миенә ничек тәэсир итә икән соң? Без бу сорауларның барысын да нейропсихолог Нуршат Галимовага бирдек.  

– Ничек уйлыйсыз, балага гаджетларны бирмичә генә яшәп буламы? 

– Без бит мәгарәдә яшәмибез. Бала гаджетлар белән куллана белергә тиеш. Иң мөһиме, бала гаджетны файдалы итеп кулланамы, әллә ни караганын да аңламыйча юкка вакыт һәм көчен генә әрәм итеп утырамы? Менә шуны аңларга кирәк. Тормышын җиңеләйтер өчен мәктәп баласы телефондагы мөмкинлекләрне, социаль челтәрләрне үзенә файдалы итеп куллана белергә тиеш. Әгәр без балаларга телефонны дөрес кулланырга өйрәтәбез икән – куркыныч юк, әгәр бала безгә комачауламасын, эш эшләргә ирек бирсен өчен генә кулына гаджет тоттырабыз икән, менә бу инде  эмоциональ үсеш мәсьәләсендә куркыныч тудырырга мөмкин.  

– Шулай да балага телефонны ничә яшьтән бирергә ярый? 

– Аз-азлап кына өч яшьтән көнгә 10 минут бирергә ярый, дибез инде. Әмма бер телефон күргән бала көнгә 10 минут кына телефонда «утыру» белән канәгать булмый. Минем һөнәрем баш мие эшчәнлеге белән бәйле булгач, телефонның баш миенә ничек тәэсир итүенә карыйм. Без үзебезнең алты яшьлек кызыбызга башны эшләтә торган махсус уеннар бирәбез. Әмма озакка түгел! 10-15 минуттан соң, телефонны урынына куярга килешәбез.  Мультфильмнар да күрсәтергә була. Әмма бала караган мультфильмны бергәләп утырып, анализлап карау хәерле. Нәрсә турында ул? Бу мультфильм безгә нәрсә турында сөйли, нинди тәрбия бирә? Караган әйберен бала аңларга тиеш.  Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, кечкенә экраннарга озак текәлеп карап тору, формалашып бетмәгән бала организмы, күзләр өчен бик зыянлы. Бигрк тә машинада барганда балага телефон бирүдән сакланыгыз! Баланың күзләренә бик тиз зыян килергә мөмкин. Машинада озак барасы икән – сөйләшә торган уеннар уйнап барыгыз. Уйлау, фикерләү сәләтен дә арттыра, мондый уеннар гаиләне дә берләштерә. 

 – Баланың телефон белән артык мавыгуы тагы нинди проблемалар чыгарырга мөмкин? 

– Әниләрдән еш кына мине бала санламый, минем белән сөйләшми, ишетми, уртак тел таба алмыйбыз дигән зарлар ишетергә туры килә. Гаджет биреп баланы кырыйга этәрәбез дә, аннары ниндидер идеаль мөнәсәбәтләр көтәбезме?! Бала белән уйнарга, аралашырга, уртак кызыксынулар булдырырга кирәк. Өйдә бергәләп эшләргә, кул эшләре уйлап табарга, түгәрәкләргә йөрергә... Кечкенәдән телефон караган баланың теле авыр ачыла. Күп телефон уеннары, мультфильмнар караган балалар үзләрен дә шундагы хайваннар, геройлар итеп хис итә башлый. Алар кебек киенәселәре, аларның гамәлләрен кабатлыйсы килә аларның.  Хәтта кайберәүләр мавыгып китеп туалетка барырга да оныта башлый. Андый проблемалар белән килүчеләр дә булгалады. 

– Гаджетларга бәйлелектән баланы ничек коткарырга соң? 

– Кечкенәдән үк, бала белән телефон һәм башка гаджетларның файдасы һәм куркыныч яклары турында сөйләшеп куярга кирәк. Мәсәлән, менә шундый сораулар бирергә була: бу телефон сине акыллырак итәме? Ул сиңа нинди ярдәм бирә? Ул сине нәрсәгә өйрәтә? Бу сорауларга бала үзе уйлап җавап бирсен, нәтиҗәләрне дә үзе ясасын. Инде бала сезнең гел телефон биргәнгә ияләшкән һәм бертуктаусыз аны таләп итә икән, телефонда уйнау вакытын аз-азлап киметегез һәм конкрет вакыт билгеләгез. Бүген 20 минут, иртәгә 15 минут... Ияләшкән әйберне кисәк тартып алырга да ярамый. Әйткән сүзегездә торыгыз, бу бик мөһим! Әлбәттә, елаулар, киреләнүләр башланыр, сабыр булыгыз! Акрынлап кына баланың буш вакытын башка файдалы һәм кызыклы әйберләр белән тутырырга тырышырга, иҗат пространствасы тудыру да бик файдалы. Наркотик – ул әфьюн генә түгел, баш миенең эшчәнлеген тоткарлаучы телефон, планшетлар да. Шуңа күрә, бала белән ешрак аралашыгыз, урамда йөрегез, түгәрәкләргә бирегез, өйдәге эшләрне бергәләп башкарыгыз. Ни өчен кирәк икәнлеген аңлый башлагач кына, балага телефон бирергә мөмкин дигән фикердә мин. Чынлыкта, балага беренче чиратта гаджет түгел, ӘНИ кирәк... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар