«Кунакчыл йорт» – соңгы тукталыш…

Татарстанда бер-ике елдан яман шеш авырулы балалар өчен хоспислар эшли башлаячак.
Күргәннәребезне, мөлдерәмә кичерешләребезне, кызгану-чарасызлыктан гаҗиз булган халәтебезне йөзебезгә чыгармаска тырышып, Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге буйлап атлыйбыз. Бүлек мөдире, күренекле табиб Рафаэль Шаммасовның шәкерте – үзе дә инде озак еллар эшләп, зур тәҗрибә тупларга өлгергән югары категорияле табиб Илсия Вагыйзов-на Осипова безне озатып йөри. Коридорда балаларын кайсы җитәкләп, кайсы күкрәгенә кысып йөргән әниләргә сүз куша-куша, туктап, хәлләрен белештереп бара торгач, безне каршыбызга очраган ханым белән таныштырасы итте ул. үзе исә, «мин хәзер», диде дә, шундук янәшәдәге палатага кереп, күздән югалды.
«Әни, мин кайчан үләм?»
Яшь кенә әле ул үзе. Ә инде күргәннәре... Ул сөйли-сөйли дә: «Мондый хәлләрне дошманыңа да күрсәтмәсен», – дип куя. Балык Бистәсе районының Мәмли Казаклар Чаллысы авылында яшәүче Гарифуллиннар гаиләсенә килгән бу хәсрәтне бөтен авыл бергәләшеп күтәрә. Нидән генә башланды соң әле ул?! Малай үзе сау-таза туа. Бер дә менә шулай авырып китәр сыман түгел. Башка малайлар шикелле ул да шук-тиктормас, «җырла» дисәң, моңлы итеп җырлап та җибәрер, уйна дисәң, уенчык гитарасын чиертеп алырга да күп сорап тормас.– Шундый иде, – дип сөйли Алсу, бик еракта калган кебек тоелган ул чакларны исенә төшереп. – Соңыннан, «күзләр генә тидеме икән әллә сиңа?» дип еладым. – Нәрсәдән башландымы? – ди ул сорауга сорау белән. – Башта, тик торганнан, «колак авырта», дип зарлана башлады. Без аны әтисе белән шушы хастаханәгә алып килдек. Ул чагында Рәмискә өч кенә яшь иде әле. Табиблар карады да: «Колагында гөмбә», диделәр. Дәвалагач, хәле җиңеләйгәндәй булды. Әмма күп тә үтмәде, бала тагы елый, «авырта», ди. Янә хастаханәгә киттек. Бу юлы инде колагында шеш таптылар. Тагын дәваланып кайтып киттек. Тора-бара колагы ишетмәс булды, хәлсезләнә башлады. җитди чир турында уйлаган да юк инде. Нәселдә булмаганны... Бала рәтләнмәгәч, әйдә әле, анализлар тапшырып карыйк, дидек.
Кандагы лейкоцитларның нормадан егерме тапкыр артып китүен күргәч, табиблар өнсез кала: «Ничек бу бала поликлиникага үз аягы белән килә алды?» – ди алар, Алсуны бу хәбәр белән аяктан егып. Баланы шундук ашыгыч ярдәм машинасында Казанга алып киләләр. «Бу – 2009 елның 30 октябре иде. Минем үлеп терелгән көнем. Тормыш кадерен, аның џәр көнен яшәү белән үлем арасында калгач кына аңлыйсың икән. Баламда яман чир икәнен белгән көннән башлап, тормышым икегә бүленде. Башымда улымны терелтү уеннан башка берни дә калмады. Көн-төн Аллаһы Тәгаләдән coрыйм, атлаган саен «Раббым, ярдәм ит», дип ялварам».
Малайда яман сыйфатлы кан авыруы табыла. Сабый гомере өчен ике ай дәвамында барган аяусыз көрәш көткән нәтиҗәне бирми. Химиотерапиядән соң аның чәче, керфекләре коела, үзе күтәрәмгә кала.
– Рәмисне аңсыз килеш беренче катка реанимациягә алып төшеп киттеләр, – дип сөйли Алсу. – Мин көн-төн елыйм. Реанимация ишеге төбеннән китмим. Баскычтан белгән догаларымны укып төшәм, укып менәм. Инде табиблар да кисәтеп куйды: «Хәле бик авыр, әзер булыгыз». Балаңның үлеменә ничек әзер торырга, яши дә башламаган гомернең өзелүе белән ничек итеп килешергә? әйтәм ич, дошманыңа да күрсәтмәсен бу хәлләрне...
Таң аткан саен, күзеңне ачып җибәргән саен балаң турында «үлсә нишләрмен?» дип уйлаудан да газаплысы, ачысы юк. Ә күпме иртәләр аттырган ул шулай, күпме йокысыз төннәр үткәргән сабыйның бер аягы белән гүрдә булган гәүдәсе янында?
Ниһаять, табиблар баланың чиренә киртә куярлык ачкыч эзләп таба. Улының әкренләп савыга башлавын әнисе «могҗиза» дип атый. «Нинди генә авыр чагымда да өметемне өзмәдем, терелер дип үз-үземне юаттым», – ди ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә. Малай җиденче көнендә күзләрен ача. әнисе аны өр-яңа баштан ашарга, йөрергә өйрәтә. Хаҗдан кайткан суларны эчертә.
Чирне дәвалап була, димәк, балалар үлмәскә тиеш. Нәкъ менә кан анализы күрсәтә дә инде сәламәтлек торышын.
Химиотерапия курсларының нинди хәтәр сынау булуын сәламәт кеше күз алдына да китерә алмый. Атна дәвамында, тәүлек буена химия препаратлы капельница астында ятып, бөтен организм агулана – температура күтәрелә, күз күреме начарлана, көчле баш авыртулар башлана. Боларның барысы да хәзер куркыныч төш шикелле артта калган. Без килгәндә, Рәмис дәвалауның икенче курсын үтә иде. Ул инде елмая, сөйләшә. «Бик сорасагыз, шигырь дә сөйләп бирә әле ул сезгә», – дип елмая әнисе. Рәмис яткан ике кешелек палата кечкенә генә булса да, якты, чиста. Биредә һәркайсының үз дөньясы – үз уенчыклары, ашыйсы килгән ризыклары, киясе килгән киемнәре. Чөнки аларны дәвалау елларга сузыла. Арада гомерләре өзелеп калганнары да бар.
– Нинди уенчык яратасың, акыллым? – дим, Рәмисне сөйләштерергә керешеп.
– Кран, – ди күп сөйләшергә яратмаган малай.
– Әйбәт ашыйсыңмы соң, тәмле пешерәләрме?
– Мин балык яратам, – дип куя малай, бу соравыбызга да бер җөмлә белән генә җавап биреп.
– Балык Бистәсеннән булганга балык яратасың инде син, – дип шаяртабыз.
Рәмис белән бер палатада яткан кызчыкның тумбочкасында да нинди генә уенчыклар юк. Һәм бик матур кыз сурәте төшерелгән ике фото.
– Бу чибәр кыз кем була инде? – дим, чәче үкчәсенә кадәр төшкән шул кыз бала рәсемнәренең берсенә ишарәләп.
Бала йөрәкне өздереп алырдай зур моңсу күзләрен миңа текәп тора да: «Мин», – ди. «Терел генә, чәчең тагын шулай озын булып үсәр», – дип юатам кызчыкны. «Хәлем бик авыр шул минем, апа!» – ди бала, олыларча көрсенеп.
Яман чирнең килеп чыгу сәбәпләрен белгән очракта, аны дәвалау да проблемага әйләнмәгән булыр иде.
– Хастаханәдә ята башлаганнан соң биш ай үткәч, беренче мәртәбә өйгә кайтып килдек, – дип сөйләвен дәвам итә Алсу. – Балалар Рәмисне башта чит итте, танымады. Озак күрешмичә торгач, бер-берсеннән ятсындылар димме... Безнең бит алар өчәү: олысы – Ниязга 12 яшь, кечесе – Азалиягә әле өч кенә яшь. Ә Рәмис – уртанчысы. Аннан ияләш-теләр тагы. Олы улым барын да аңлый. Кире хаста-ханәгә киткәч, Яңа ел алдыннан безне котлап хат язган, хәлләребезне сораган. «Кызганыч, минем наныем чирли, тик ул терелер, мин аңа ышанам», дигән. Реанимациядә озак яткач, балам өч ай әтисе белән күрешмичә торды... Шулай бервакыт хәлен белешергә әтисе килгән. Малайны кулыннан җитәкләп беренче катка алып төштем. Әтисе аны күтәреп алды да, и-и үбешәләр, и-и кочаклашалар. Бала әтисенең битен исни, шулкадәр сагынышканнар менә. Аннары Рәмис: «Әтием, миңа яраткан уенчыгымны алып бир әле», – диде. Әтисе шундук аңа уенчык машина сатып алды.
Рәмис, хәле авырайган чакларында: «Әни, мин кайчан үләм?» – дип сорый торган булган. Ә әнисе аңа: «Үлмисең, яшисең!» дигән. Бүген инде ул андый сораулар бирми. Хәзер инде ул әнисен: «Өйгә кайчан кайтабыз?» – дип тилмертә.
– Тагын бер курс калды, аннан кайтарып җибәрергә дә була, – ди дәвалаучы табиб. – Әмма бу әле шуның белән – шул дигән сүз түгел. Бездә дәваланган баланың һәркайсы унсигез яшькәчә та-библар күзәтүе астында тора. Чир, үзегез беләсез, бик мәкерле. Аның кайчан янә баш калкытасын бер Аллаџы Тәгалә генә белә.
– Улыма егерме мәртәбә кан салдылар. Кан бирүче Шакировларга мин чиксез рәхмәтлемен, – ди Алсу Гарифуллина. – Гомумән, кешенең кемлеге кайгы-хәсрәт килгәндә беленә. Соңгы елларда бөтен авыл, хәтта район безнең борчу-хәсрәт белән яшәде. Кайсы ничек булыша: акча күчерүчеләр дә күп, бигрәк тә Айнур исемле эшмәкәргә рәхмәт. Кайчак хәтта исемнәрен әйтмичә булышалар. Ихластан кылынган игелек шундый була ул.
Ә хәзергә хоспис ул — Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге.
– Малайның хәле әйбәт күренә, – дибез, әни кешенең сүзләрен куәтләп.
– Шөкер, хәзер әйбәт инде. Тик курку калды. Инде моннан ары безнең гаилә аның өчен гел кыл өстендә торыр. Аңа хәзер кояш ярамый, мунча ярамый. Без ул үсеп җиткәнче шушы бүлеккә кендегебез белән береккән. Шуннан үзегез аңлыйсыз инде...
Канны тикшертеп торырга
Яман шеш һәм кан авырулары табибы Илсия Вагыйзовна Осипова биредә эшләү дәверендә күпне күргән, күпне кичергән. Шуңа да аның без биргән сорауларга җаваплары, беренче карашка, кырыс, рәхимсез тоелса да, гадел яңгырый.
«Берничек тә кисәтеп булмыймыни соң ул афәтне?» – дибез. ә ул: «Берничек тә, – ди, кистереп. – Яман чирнең килеп чыгу сәбәпләрен белгән очракта, аны дәвалау да проблемага әйләнмәгән булыр иде.
Ел саен балаларның барысына да тикшерү уздырып торган очракта, бәлкем, яман чир белән авыру куркынычы күпкә кимер дә иде. Тик безнең илдә андый мөмкинлекләр юк. Хатын-кыз йөкле вакытта карындагы хәлләрне күрергә, шеш тапканда яисә шикле күре-нешкә юлыкканда, әни кешегә баласын төшертүне тәкъдим итәргә була анысы. Ләкин моңа әниләребез-нең бик сирәге бара. Чөнки алар, џәркайсыбыз шикелле, барысы да әйбәт булачагына өметләнә».
Онкогематология бүлеге кырык урынга исәпләнгән. Әйткәнебезчә, палаталар кечкенә булса да, аларның һәркайсы сабыйның үз бүлмәсен хәтерләтә. Яннарында – яраткан уенчыклары, шушы хәлдә бердәнбер якыны булган газиз әниләре. Айлар, еллар буе әниләр шушында – сабыйлары янында. Бүлектә дүрт кер юу машинасы тора. Ул көн-төн әйләнә. Кухняда – берничә суыткыч. Әниләр балалары ашарга теләгән ризыкның барын да шунда тота. Химиотерапия алган балалар ашауга бик нәзберек. Хастаханә ризыгын бик сирәге генә теләп ашый. Шуңа да әниләр кухняда: пешеренә, чистарта, юа...
Монда әти-әнисе эчкече булган сабыйлар да бар. Аларны медицина персоналы, йә булмаса, волонтерлар карый икән.
– Бүлектә мондый авыруларны дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләр бар, – дип сүзгә кушыла хастаханәнең медицина эшләре буенча баш табиб урынбасары Дамира Садыйковна Галиева. – Ул 1995 елда ачылды, 2006 елда хастаханәдә башланган үзгәртеп коруларга шушы бүлектән керештек. Яңа, камил җиһазлар кайтарттык, тулысынча Европа стандартларына җавап бирердәй итеп дәвалый да беләбез. ә болай, чиренә карап, авыруның – 70, ә кайчак 90 проценты аягына басып кайтып китә. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Ә инде гомерләре санаулы гына калган сабыйлар өчен тиздән чит илләрдәге кебек хоспислар оештырылачак. (Хоспис – приют, инглиз сүзеннән. Өметсез авырулар өчен дәвалау учреждениесе.) Тумыштан каты авырулы, хәтта ки үзе мөстәкыйль сулыш ала алмаган балалар да бар бит. Аларны башта безнең бүлектә дәвалап карыйлар. Инде киләчәктә дә файдасы тимәсә, әлеге мин әйткән дәүләт учреждениеләренә озатачаклар.
Көннәр санаулы калганда…
Яман чирдән котыла алмаган бала соңгы сулышына чаклы хосписта, башкача әйтсәк, «кунакчыл өйдә» яши. Бу – дәвалау учреждениесе түгел. ә бәлки каты сызлану, авыртуларны вакытлыча оныттырып тору, азга гына булса да тормышының соңгы көннәрен җиңеләйтү, өметсез авыруларга медицина, социаль џәм психологик ярдәм күрсәтү бурычын үтәүче соңгы тукталыш.
– Хоспислар – безнең өчен зур яңалык, – ди Анжела Вавилова фонды рәисе урынбасары Ольга Мишутина. – Немецлар Бөек Ватан сугышында миллионлаган халык корбан булуда үзләрен әлеге көнгәчә гаепле хис итә. Күрәсең, шушы тойгы аларны үзләрендә генә түгел, бездә џәм башка илләрдә дә көннәре санаулы калган авыруларның хәлен җиңеләйтү йортлары салу уена этәргәндер.
Бавариянең Кызыл Хаҗ җәмгыяте инициативасы белән башланган бу эшкә әлеге фонд һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы да кушылган. Бүгенге көндә аның урыны да билгеләнгән. Хоспис егерме кешегә исәпләнгән, анда һәркем аерым яшәячәк. Авыруга ул үзе яшәгән фатирны, йортны хәтерләтәчәк. Хәтта авырган балага үзенең яраткан эте-мәчесе белән дә яшәргә рөхсәт итәчәкләр. Төзелешкә 300 миллион сум тотылыр, дип көтелә. Чыгымнарның яртысыннан күбрәген немецлар бирергә вәгъдә итә.
– Ә хәзергә хоспис ул – Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге. Без бүген кирәкле дарулар, медицина җиџазлары кайтарту хәстәре белән йөрибез, – ди Ольга Мишутина. – Бүлектә еш булабыз. Атнага бер концерт оештырабыз. Елмайган бала тиз савыга ул. Соңгы тапкыр бирегә артист Дмитрий Дюжев, абыйлы-энеле дрессировщик Запашныйлар килгән иде. Бирегә үзебезнең баскетболчылар да бик еш йөри. Волонтерлар, аниматорлар килә...
Фонд хезмәткәрләре яман шеш авырулы баланың гаилә өчен нинди олы фаҗига булуын кеше сөйләве аша гына белми. Вавилов турында ишеткәнегез бармы?! Аның эшчәнлеге – Татарстан өчен уникаль күренеш.
Фонд рәисе Владимир Вавилов – кайчандыр үзенең биш яшьлек кызчыгын, шушы чирдән алып кала алмыйча, җир куенына салган кеше. Баласы өчен ике ел ярым дәвамында барган көрәш аны күп нәpcәгә инандыра: чирне дәвалап була, димәк, балалар үлмәскә тиеш.
Табибның: «Әниләр безгә балаларын йөри алмас хәлгә төшкәч кенә алып килә», дигәнен хәтерлим. Кызганыч, баланың канын тикшертүгә без әлләни игътибар бирмибез. Ә бик кирәк! Нәкъ менә кан анализы күрсәтә дә инде сәламәтлек торышын. Сабыйның зарына колак салу бик зур күңелсезлекләрне, ә бәлкем, фаҗигане дә читләтеп үтәргә ярдәм итәр иде.
Тарихтан:
Яман шеш авырулары өчен беренче хоспис Мәскәүдә 1903 елның 8 ноябрендә Мәскәү дәүләт университеты профессоры, онколог Л. Левшин инициативасы буенча ачыла. 1897 елны Левшин шушы максатларда Мәскәү хәйриячеләреннән акча җыя. 1898 елның 12 февралендә бу проектны хуплыйлар. Ул вакытка Морозовлар фондка 150 мең сум акча күчерә. Шуңа күрә хәтта совет чорында да – егерменче еллар уртасына кадәр – учреждение Морозов исемен йөртә.
1903 елда Мәскәүнең Погодин урамында салынган дүрт катлы корпус, башта бер-ике урынлы палаталардан гыйбарәт булып, 65 кешегә исәпләнә. Биредә 1903 елда галим Мария Склодовская-Кюридан алынган радий препаратлары сынала. Погодин урамындагы онкология институты 1920 елда, хоспис функциясен үтәүдән туктап, дәвалау џәм тикшеренү клиникасына әверелә. Бүген ул П. А. Герцен исемендәге Мәскәү фәнни-тикшеренү онкология институты дип атала.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.