Логотип
Бала

Кит компьютер яныннан!

Балалар үз психикасына тәэсир иткән йогынтыны, төрле алымнарны аңламый да кала. Борчылырлык сәбәпләрне ничек күреп алырга, нәрсәгә игътибар итәргә? Нинди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин бу? 


Кич белән эш көнен тәмамлап өйгә кайтуга бераз булса да тынычлап торырга, ашарга пешерергә, үз уйларыңа бирелеп алырга теләп, еш кына баланың телефон йә компьютерда утырганына күз йомабыз. Аннары, ачуланып, тыя башлыйбыз. «Зыянлы», «күзең чыга», «ничә сәгать утырасың» дигән сүзләр һәр гаиләдә көн саен диярлек яңгырыйдыр. Зыянлы, дибез дә, шуның белән тагын күз йомабыз... Таныш ситуацияме? 

Ә менә кайчан күз йоммаска кирәк? Еш кына балалар психикага тәэсир иткән йогынтыны, төрле алымнарны аңламый да кала. Борчылырлык сәбәпләрне ничек күреп алырга, нәрсәгә игътибар итәргә? Нинди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин бу? 

1. Бала вакытның исәбен югалта. Бала компьютерга «ябышып» диярлек утыра башласа, укуы аксаса, яшьтәшләре белән аралашудан баш тартса, чарасын күрергә вакыт дигән сүз. Гаджетларны бөтенләй алып кую, кырысрак булу – иң үтемле чара дияргә ашыкмагыз (дөресен әйткәндә, аларсыз көндәлек тормыш катлаулана, алар белән үзебезгә дә уңайлырак бит). Балага реаль тормыш нигә кызыксыз, нигә виртуаль дөнья аны ныграк җәлеп иткәнен аңларга тырышыгыз. Бәлки ул буш вакытын ничек уздырырга белмидер. Берәр хобби тәкъдим итеп карагыз. Шулай ук вакыт чикләү практикасын да кертегез. Килешенгән, рөхсәт ителгән вакытны бала үзе контрольдә тотсын, исәп алып барсын.

2. Бала башка берни белән дә кызыкмый. Без, кайвакыт, бала берни белән дә кызыксынмый дип уйлыйбыз. Уеннар гына аның башында, имеш... Инде кызыклы спорт төре, түгәрәк тә сайлап бирдек, ә ул гел компьютер дип кенә тора. Беренчедән, сезгә ошаган шөгыль, спорт төре балага да ошый дигән сүз түгел, ә бала сезгә бу хакта ачыктан-ачык әйтергә курка, сезнең алда начар буласы килми. Икенчедән, бәлки, аны компьютер техника буларак, инструмент буларак та мавыктырадыр. Цифрлы технологияләр өлкәсендә шөгыль табып карагыз. Мәсәлән, программалаштыру мәктәбенә яздырыгыз.

3. Баланың реаль тормышта аралашу белән бәйле проблемалары бар. Чыннан да, чынбарлыкта аралашу күпкә катлаулырак. Компьютер уенындагы персонаж артына качып, ике чыгу юлының берсен сайлау гына түгел бу. Виртуаль тормышка качучы баланы ачулануда мәгънә юк. Аңа чынбарлыкта уңышка ирешергә ярдәм итегез. Иң гади әйбер – сөйләшүдән башлагыз. Балагызны тыңлагыз, аның эмоцияләренә игътибар итегез. 

4. Баланың нервлары какшый. Бала болай да үз эмоцияләрен кулда тота белмәсә, азартлы уеннар аның психикасын тагын да какшатачак. Башка уенчылар белән конфликтка кереп, уңышсызлыкка очрап, ул үз хәлен тагын да катлауландырачак. Бала бер кызып алгач та, тынычлана алмыйча, тагын да күбрәк уйнарга, нәрсәдер исбат итәргә тырыша, өйдәгеләр белән конфликтка керә, йоклап китә алмый икән, димәк, бу уеннар аның психикасына тирән йогынты ясый. Уенга бәйлелектән арындырырга вакыт. 

Уеннарга бәйле булу нәрсә белән куркыныч? Уен – мавыгу гына түгел, чын бәйлелеккә китерә. Бу инде шәхес буларак формалашуга да, чын тормышта үзен табуда да проблемалар булачак дигәнне аңлата. Ягъни тормыш алып бару өчен беренчел булмаган мәнфәгать аркасында бик мөһим әйберләрдән, мөнәсәбәтләрдән дә баш тартырга риза була ул. 

Күп һәм еш уйнаса да, уен белән мавыккан һәр бала да уенчы дигән сүз түгел. Уеннарда катнашып акча эшләүче профессиональ геймерлар да бар. Ләкин алар өчен бу бәйлелек түгел, гап-гади эш. Алар уеннар спортында бик яхшы карьера эшлиләр хәтта. Шуңа күрә уеннарның бала психикасына зыяны гына бар дигән фикер дөрес булмас. 

Фото: https://ru.freepik.com/

Ә менә чын бәйлелекне ничек аерырга? Үз яшенә туры килгән мавыгуларга караганда, уеннарга өстенлек бирсә, дуслары белән беркая да йөрмәсә, көне буе ашарга да онытып утырса, агрессив булса, уйланырлык җирлек бар. Бәйлелек барлыкка килүгә бер сәбәп кенә түгел, сәбәпләр комплексы йогынты ясый. Аларны инде әти-әниләр белгеч ярдәменнән башка җиңә дә алмаска мөмкин. Психолог кирәк булачак. 

Балага гаиләдә игътибар, аның белән аралашу никадәр күбрәк булса, уеннар белән проблемалар да шулкадәр кимрәк булачак. Баланың үз-үзен тотышында негатив билгеләр уеннардан түгел, еш кына реаль тормыштагы проблемалардан була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар