Үкенү

Сәхифәне югары категорияле укытучы Гүзәл Хөсәенова алып бара
Көндәлектә «икеле» билгесе... Өйгә соңарып кайтты... Телефоннан сыйныф җитәкчесе шылтыратты... Урын-җир җыелмаган... Сәбәпләр төрле-төрле булырга мөмкин, ә финал бер үк: бөтен ачуны баладан аласы килә. «Ачуланмагыз!» диюемне көтәсезме? Алай димим. Тавышыгызны күтәрүдән элгәре, Америка журналисты У. Ливингстон Ларнедның атаклы язучы-психолог Дейл Карнеги җыентыгына кертелгән язмасын укып чыгарга тәкъдим итәм.
«Син мине ишетмисең инде, улым. Син, нәни кулыңны яңагың астына куйгансың да, тирән йокыга талгансың. Аксыл бөдрә чәчләрең дымлы маңгаеңа ябышкан. Мин качып кына синең бүлмәңә кердем. Беләсеңме, ни өчен? Мин синең каршыңда бик-бик гаепле икән бит. Берничә минут элек, китапханәдә газета укып утырганда, башыма кинәт китереп бәргән ачы хакыйкатьтән мин бер мәлгә югалып, хәтта тетрәнеп калдым. Әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык үкенү ачысы иде бу. Һәм мин башымны иеп синең караватың янына килдем.
Улым, мин үземнең кәефсезлегемнең ачуын синнән алганмын икән бит. Мин сине иртән мәктәпкә барырга дип киенгәндә үк, юеш сөлгене битеңә тидереп кенә алдың дип тиргәп аттым. Аннары ботинкаларың чистартылмаган өчен сүктем. Кайсыдыр киемеңне идәнгә куеп торган өчен җикерендем.
Иртәнге аш вакытында да бәйләндем мин сиңа. Син чәеңне түгеп җибәрдең. Ризыкны каударланып йоттың. Терсәкләреңне өстәлгә куйдың. Икмәккә майны артык калын итеп яктың. Аннары инде, син уенга чыгып барганда, ә мин поездга ашыкканда, артыңа борылдың да: «Әти, сау бул!» – дип кул изәдең.
Ә мин, кашларымны җыерып: «Җилкәләреңне турайт!» – дип җавап кайтардым.
Көн ахырында бөтенесе дә яңабаштан башланды. Мин өйгә кайтып килгәндә, син тезләнеп шар тәгәрәтешле уйный идең. Чалбарың тез турысыннан тишелгән иде. Мин сине, үземнән алда атларга мәҗбүр итеп, иптәшләрең алдында хурлыкка калдырдым. Чалбар кыйммәт тора, үз акчаңа сатып алган булсаң, пөхтәләп кияр идең! Йа Хода, башка берәү булса бер хәл иде, бу сүзләрне бит синең әтиең әйтә!
Хәтерлисеңме, мин китапханәдә утырганда, син, әрнүле караш белән, кыяр-кыймас кына минем яныма кердең. Мин, укудан бүленүем өчен ачуым чыгып, газета өстеннән генә боз кебек салкын караш ташлагач, каушап, ишек янында туктап калдың. «Нәрсә кирәк?» Син минем кырыс соравыма җавап бирмәдең, атылып килдең дә, муенымнан кочаклап, үбеп алдың. Нәни йөрәгеңә сыйган, хәтта минем салкын битарафлыгым да сүрелдерә алмаган шулкадәр көчле ярату хисе белән кочтың син мине. Аннары, терек-терек атлап, баскыч буйлап менеп киттең.
Беләсеңме, улым, син чыгып китүгә, газетам кулымнан шуып төште, һәм мине коточкыч, күңел болгаткыч курку хисе биләп алды. Нишләдем мин? Берөзлексез бәйләнчекләнү, пешекләп тору кебек гадәтләремне синең кечкенә малай булуың өчен бүләк рәвешенә әйләндердем түгелме соң? Ә бит, чынлыкта, мин сине яратмыйм түгел, монда эш – синең әле бала гына булуың белән исәпләшмичә, сиңа үз яшемнән чыгып таләпләр куюда.
Ә синең холкың шулкадәр дә ихлас, күркәм, садә. Синең нәни йөрәгең ерактагы калкулыклар өстендә сызылып атучы таң кебек иркен.
Тыныч йокы теләргә кергәч, синең, хисләнеп, муеныма килеп сарылуыңнан чыгып та әйтәм мин моны. Бәс, шулай икән, бүген бит башка бер нәрсәнең дә әһәмияте юк. Мин караңгыда синең караватың янына килдем һәм менә, үз гаебемне үзем аңлап, синең каршыңда тезләндем!
Әлбәттә, бу бик йомшак җәза. Беләм, әгәр мин боларны син йокыңнан уянгач сөйләп бирсәм, син мине аңламас идең. Әмма иртәгә мин чып-чын әти булачакмын! Мин синең белән дус булачакмын, син кайгырганда, синең белән бергә кайгырачакмын, син көлгәндә, синең белән бергә көләчәкмен. Авызымнан тәмсез сүз чыгарга торганда, мин телемне тешләячәкмен. Мин, ант иткән кебек, һәрвакыт: «Ул бит әле малай гына, кечкенә малай гына!» – дип кабатлап торачакмын.
Мин моңарчы күңелемнән сине җитлеккән ир-ат итеп күрергә тырышканмын бугай. Ә менә хәзер, улым, арыган кыяфәттә бөгәрләнеп яткан гәүдәңә карап мин башкача уйлыйм: син әле бала гына. Әле кичә генә син башыңны әниең күкрәгенә төрткән сабый идең. Мин синнән бик күпне, артык күпне таләп иткәнмен шул...»
Сез балагызны әлегә бик кечкенә дип санарга күнеккәнсез. Әмма, ышаныгыз, бу чор бик тиз үтеп китәчәк. Ул гашыйк булачак. Үз гаиләсен корачак. Һәм сезнең яннан китеп барачак. Сез аның көндәлегендәге «икеле»не, соңга калып кайтуын, сыйныф җитәкчесенең шылтыратуын, җыелмаган урын-җирне... сагыначаксыз. Сүзем шул: «Балагызны ачуланмагыз!»
фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.