Каян алдың?

Бала әти-әнисенең акчасын урлый. Нишләргә? әти-әнигә үзен ничек тотарга?
«Карак» дигән мөһер сугарга ашыкмагыз. Акчагыз югалса, кем алганын ачыклагыз. Балагыз барында бертуктаусыз акчасызлык хакында зарланмагыз.
Бала бакчадан ят уенчык алып кайта, әти-әнисенең акчасын урлый. Бу — катлаулы ситуацияләрнең берсе. Мондый очракта әти-әнигә нишләргә, үзен ничек тотарга? Иң элек, эмоцияләргә бирешмәскә, ярсып-кызып китмәскә, ә килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләргә киңәш итәр идем. Өч яшькә кадәр балалар «үземнеке», «чит кешенеке» дигәнне бигүк аңлап бетермиләр. Шуңа да кунактан уенчык «кыстырып» кайтуны алар бернигә санамый. Ә менә әти-әни моны һич тә игътибарсыз калдырырга тиеш түгел. Әгәр дә ул кыйммәтле уенчык икән, әлбәттә, аны хуҗасына кире кайтарып бирергә кирәк. Машина яисә курчак ише вак-төяк кенә булса, ул чагында балагызга: «Син дә үз уенчыкларыңнан берәрсен бүләк ит», — дип тәкъдим ясап карагыз.
Ә менә дүрт яшьлек бала чит әйберне белә. Бу очракта балагызга тыныч кына, әмма үтемле итеп кеше әйберенә кагылуның ярамаган эш булуын аңлатыгыз. Ни өчен алганын сорагыз. «Гаиләдә моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде» дигән сүзләр белән аны кимсетмәгез, «карак» дигән мөһер сугарга ашыкмагыз.
Акчагыз югалса, башта аны кем алуын ачыклагыз, ашыгып балага ялган бәла якмагыз. Алмаган очракта «миңа ышанмыйлар» дигән нәтиҗәгә киләчәк. Рөхсәтсез алган мәлдә дә акчаның аңа ни өчен кирәк булуы белән кызыксыныгыз. Бәлкем «дуслары» сорыйдыр. Шулай икән, бу хакта, кичекмәстән, аларның әти-әниләренә җиткерегез. Тик бу очракны янә игътибарсыз калдырырга ярамый. Бала бит акчаны сорамыйча алган. Өлкәннәргә ышанмау, борчуларын әти-әни белән бүлешмәү кайчак балагызны күңелсез хәлләргә тарытырга мөмкин. Аның башка бер сәбәбе булуы да бар: Ихтимал, улыгыз яки кызыгызның тәм-томга, үзе кызыккан кечкенә генә бер уенчыкка акчасы җитмидер. Ә иптәшләре янында «хәерче» булып күренәсе килмидер. Балагызга кирәк-яракка аз гына булса да акча биргәләп торыгыз. Өйдә акча җыю өчен ясалган тишекле кечкенә тартма булдырсагыз, тагы да яхшырак.
Урлашуның кайбер бала өчен үз-үзенә игътибар иттерү алымы булуын исегезгә төшерәбез. Еш кына өлкәннәр, акча эшләү белән мавыгып китеп, балалары, аларның ихтыяҗлары хакында оныталар. Бәлкем шуңадыр да, хәтта мул тормышлы гаиләдә дә бала-чага урлаша торган була.
Әгәр дә балагыз бер генә мәртәбә булса да рөхсәтсез чит кеше әйберенә кагыла икән, түбәндәге киңәшләрне үтәргә тырышыгыз:
Балагыз янында эштән нәрсәдер кыстырып кайтуыгыз яисә ниндидер кырын эшләр эшләвегез турында сөйләшмәгез. «Барысы да урлый!» дип, сез урлашуның гадәти эш булуына ишарә ясыйсыз.
Балагыз барында бертуктаусыз акчасызлык хакында зарланмагыз. Ул шомлана калыр. Ә кайбер бала «кара көнгә» дип урлаша да башлар. Иң яхшысы, аңа акчаның кыйммәте турында сөйләгез, кибеткә аның белән барыгыз. Нәрсәнең күпме торуын белсен.
Нәниегезгә «синеке», «безнеке», «уртак» һәм «чит кешенеке» дигән төшенчәләрне яхшылап аңлатыгыз. Ул үзен башкалар урынына куеп карарга өйрәнсен.
«Сөембикә», № 9, 2008.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.