Баланың киреләнүе һәрвакытта да начар тәрбия яки көйсез холыкны күрсәтми. Еш кына аның артында ару, сырхаулау яки психологик проблемалар тора.
Баланың киреләнүе һәрвакытта да начар тәрбия яки көйсез холыкны күрсәтми. Еш кына аның артында ару, сырхаулау яки психологик проблемалар тора.
Балагыз бик еш киреләнеп, сезне чыгырдан чыгара икән, психологлар сабыйны ныклап күзәтергә киңәш итә. Һәр кирелекнең үз сәбәбе бар һәм еш кына ул бик тирән яшеренгән була. Айсберг принцибы бу – «су өстендә» проблеманың 1/3 өлеше генә. Калган ике өлеше «су астында». «Кәнфит бирмәделәр, уенчык алмадылар, кулга күтәрмәделәр» ише кирелек – «су өстендәге» бер өлеш кенә. Ә аны болай киреләнергә мәҗбүр итүче сәбәпләр күбрәк һәм катлаулырак. Иң элек менә шуларны ачыкларга кирәк.
Мәктәпкә (бакчага) барасым килми
Һәр көн бер үк хәл – баланың бакчага бармыйм дип киреләнүе аның үзенең дә, әти-әниләрнең дә кәефен җимерә. Кайчак болай киреләнүнең җитди сәбәпләре була. Баланы каршыгызга утыртып, кызыксыныгыз әле: бакчада дуслары бар микән, аның белән уйныйлармы, тәрбияче апасы белән ничек? Тәрбиячесе белән барып сөйләшергә туры килүе дә мөмкин. Мәктәп укучысы икән, бәлки, аңа укуы авыр биреләдер, аңламыйдыр, өлгермидер. Бу очракта репетитор ялларга туры килә. Ни генә булса да, баланы үз проблемалары белән ялгызын гына калдырмагыз.
Мин ардым, туйдым
Баланың бу сүзенә каршы әти-әниләр: «Нәрсә эшләп туйдың? Эшләгән эшең юк бит әле, хөрәсән ялкавы!» – диючән. Хәзер мәктәпләрдәге нагрузка элеккеге белән чагыштырырлык та түгел, баланың чынлап аруы да бик ихтимал. Аның көндәлек расписаниесен тагын бер кат җентекләп карап чыгыгыз. Дүрт түгәрәкнең берсен генә калдырыргадыр, бәлки?
Ару хисе берәр чирнең башлануын да белдерергә мөмкин. Иммунитет төшсә, витаминнар җитмәсә дә организмда йончу башлана. Аеруча сезон арасында күзәтелә ул.
Нәрсә телим – шуны эшлим!
Балагыз сүз тыңламаска әйләнде кебек тоелмыймы? Сез аңа бертөрле әйтәсез, ул икенче төрлене эшлиме? Шул рәвешле бу аның үзенә игътибар таләп итүе дә булырга мөмкин. Балалар бик начар стратеглар. Җепнең очыннан тартсаң, сүтеләләр дә китәләр.
Бүгенге әти-әниләр күп вакытын эштә уздыра, өйгә арып кайткач, балалар белән уйныйсы, озаклап сөйләшәсе килми шул. Ял көннәрендә дә тормыш-көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итәсе бар. Балагыз үзбелдекләнә башласа, уйланыгыз: әти-әнилек бурычын соңгы вакытта ничек башкарасыз? Бала янына утырыгыз да, хәлләрен сорашыгыз. Нинди яңалыклары бар? Соң, сөйләшергә темалар күп инде анысы, ихласлык кына булсын.
Ул яхшырак!
Күпчелек әти-әниләрнең төп хатасы – баланы башка берәү белән чагыштыру. «Камилдән үрнәк алсаң, син дә бишкә генә укыр идең» ише беренче карашка самими генә тоелган чагыштыру да баланың үз-үзенә куйган бәясен бик түбән төшерергә мөмкин. Бу вакытта аның башында: «Әни Камилне күбрәк ярата, чөнки ул яхшы укый. Ә мине яратмый, мин бит начар укыйм», – дигән уй туа. Шуның нәтиҗәсе буларак – киреләнү, холыксызлану, тупаслану башлана.
Моннан арынырга була. Баланы башка берәү белән чагыштырудан гына туктарга кирәк. Сез бары тик аны үз-үзе белән генә чагыштыра аласыз: «Элек син күбрәк тырыша идең, бу чиректә дә шулай тырышып кара әле!»
Киреләнүнең тагын сәбәбе – аның кечкенә эне-сеңелләре булу. Аларны әти-әни күбрәк яратадыр кебек тоела аңа. Монда инде барысы да сезнең үзегездән тора: һәр балагызга аерым-аерым игътибар күрсәтегез, һәрберсен аерым-аерым мактагыз. Менә шул чагында көнләшү яратуга һәм аңлашуга әйләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк