Алар китап укырга яратмый, дип зарлана укытучылар. Алар – кулланучылар, өй эшләрендә булышмыйлар, телефоннан аерып алырлык түгел, ди әти-әниләр. Хәзерге балалар урамда уйный белми, дип аптырый әби-бабай. Әйе, «Z буыны» балалары шундый, дип тынычландырырга ашыга психологлар.
«Сердәш» балалар һәм яшүсмерләргә психологик- педагогик ярдәм үзәгенең клиник психологы Зәринә НӘФИЕВА: «Бүгенге яшүсмерләр интернетсыз тормышны күз алдына да китерә алмый. Телефоннан мәхрүм итү алар өчен чамадан тыш авыр җәза. Әти-әниләргә бу ысулны кулланмаска киңәш итәм».
Алар китап укырга яратмый, дип зарлана укытучылар. Алар – кулланучылар, өй эшләрендә булышмыйлар, телефоннан аерып алырлык түгел, ди әти-әниләр. Хәзерге балалар урамда уйный белми, дип аптырый әби-бабай. Әйе, «Z буыны» балалары шундый, дип тынычландырырга ашыга психологлар.
Беренче тапкыр әлеге терминны Америка язучылары Уильям Штраус һәм Нил Хоу «Социаль буын» дип аталган уртак хезмәтләрендә тәкъдим итә. Алар теориясе буенча, билгеле бер вакыт узган саен, Җир шарында яңа бер буын барлыкка килә һәм аларның һәрберсе үзенә генә хас сыйфатлары белән аерылып тора. Мәсәлән, 1967–1984 елларда туган «Х буыны» кешеләренә прагматизм, артык җаваплылык, авырлыклардан курыкмау, эшкә бирел-гәнлек хас. Алардан соң туган «Y»лар исә – Россиядә яңадан барлыкка килгән капитализм һәм ирекле базар мөнәсәбәтләре шартларда үскән буын, алар үзләре өчен нәрсәнең кирәкле һәм файдалы булуын тиз күреп алалар, үзгәрешләрдән курыкмыйлар, яңалык яраталар. 2000–2011 елларда туганнарны «Z буыны», «зуммер»лар яки «цифрлы кешеләр» дип атыйлар. «Туганда ук кулларында гаджет булган» дип, нәкъ менә шушы буын хакында әйтәләр инде. Әйе, алар интернеттан башка тормышны күз алдына да китерә алмый, урамда чана шууга караганда, телефонда стратегик уеннар уйнауны кулайрак күрәләр. Кулларыннан җитәкләп алып чыкмасаң, атна, хәтта айлар буена да урамга уйнарга чыкмаска мөмкиннәр. Социаль челтәрләрдә дуслары йөзләп, ә чын тормышта исә ялгызлыкны өстен күрәләр. Бу «зум-мер»лар – безнең – «X буын»ның балалары.
Без мондый түгел идек...
Бала чакта дәү әни, әниләрнең: «Без мондый түгел идек, хәзерге балалар безгә охшамаган», – дип әйткәнен еш ишетергә туры килде. Бүген ул көн үзебезгә дә килеп җитте. Балаларыбызга карыйбыз да: «Без мондый түгел идек», – дибез. Өйдә булышырга теләмиләр, кушканны үтәмиләр, бәхәсләшәләр, күпне таләп итәләр...
– Бала ул кайсы чорда туса да бала инде – төрле холыклы, төрлечә сәләтле, тирә-якны, дөньяны танып белергә омтылучан. Ләкин хәзерге яшүсмерләр тәрбия һәм белем бирү метод-системалаларының үзгәрүе, заманча техникалар йогынтысы аркасында, чынлап та, элеккеге-ләрдән аерылып тора, – ди Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укытучысы Зилия Хаҗиева. – Юк, элеккеге чорныкылар белән чагыштырганда замана балалары начаррак та, яхшырак та түгел, алар бары башка төрле генә. Алар үз-үзләренә ышанучан, кыю, әрсезрәк дисәң дә ярыйдыр. Таләпчәннәр. Монысы бигрәк тә ата-аналарына мөнәсәбәттә сизелә. Бир, ал, тап... Аларга күп һәм тиз кирәк. Үз-үзләрен яратучан, тышкы кыяфәтләренә зур игътибар бирәләр, сәләтлеләр, чөнки мөмкинлекләре елдан-ел үсә бара. Тәнкыйтьне яратмыйлар, киңәшкә колак сала-лар. Яңалыктан, әйләнә-тирәдәге үзгәрешләрдән хәбәрдар, чөнки информация белән җиңел һәм тиз эш итәләр.
«Зуммер»ларга хас иң беренче һәм төп сыйфат – нәкъ менә мәгълүмат белән эшли белү. Алар искиткеч зур мәгълүмат ташкыны тәэсирендә үсә. Үзләренә кирәкле мәгълүматны бик тиз эзләп таба һәм куллана белә.
– Аларны бернәрсәгә дә өйрәтәсе юк, – ди дүрт бала үстерүче журналист Эльмира Сираҗиева. – Улыбыз Арысланга 10 яшь иде. Кайсыдыр бер конкурста катнашу өчен үзең белән таныштыру видеосы ясарга кирәк булды. Кемгә әйтергә дип аптырап торганда: «Әни, үзем эшлим мин аны», – диде Арыслан. Һәм башкарып та чыкты! Шундый зур конкурс өчен бала ясаган бу видео гына ярармы соң, дип укытучысына җибәрдем. Барысын да дөрес итеп, җиренә җиткереп эшләгән булып чыкты. Кирәкле программасын да, видеосын да, музыкасын да тапкан. Үзлегеннән шул программада эшләргә дә өйрәнгән.
– Олы кызыбыз Сөмбеләгә 20 яшь, гаджетлардан башка яши алмый, – ди Актаныштан өч бала әнисе Гөлназ Хөҗҗәтова. – Йокыдан торуга ук телефонга үрелә. Йоклап киткән чагында да кулында телефон була. Менә шундагы тормыш канына сеңгән инде аның. Без моңа каршы башта көрәшеп карадык, әмма файдасыз булуын күреп, туктадык. Ул интернетта теләсә кайсы сайтта түгел, үзенә кызыклыларында гына утыра. Яшүсмер вакыттан ук Корея поп-музыкасы кызыксындыра аны. Анда көчле музыкаль группалар бар. Тормышлары тәүлек әйләнәсе эфирда яктыртылып тора. Сөмбелә дә шул эфирларны карый, фан-клубтагылар белән аралаша. Моның файдалы ягы да булды. Аларның корея телендә сөйләшүләре инглизчә субтитрлар белән бирелеп бара. Кызым шуларны карап, инглизчәсен камилләш-терде, корея телен өйрәнә башлады. Хәзер ул өченче курс студенты, инглизчә камил сөйләшә.
Гөлназ ханым үзе дә психолог булып эшли һәм «Z буыны» балаларының йомшак якларын да, көчле якларын да яхшы белә.
– Алар укырга кирәклеген үзләре дә бик яхшы аңлый, – ди ул. – Бу буын яшүсмерләре арасында ниндидер бер шөгылең яки кызык-сынуың булу абруйлы санала. Акыллы кеше – уңышлы кеше дип уйлый алар. Үзләрен кызыксындырган предметларны бик теләп үзләш-терәләр, дәлиллисе, исбатлап күрсә-тәсе юк. Мәсәлән, өч баламның берсенә дә укыгыз дип тукыганым, өй эшен эшләгез, дип, өсләрендә торганым булмады. Өчесе дә яхшы укыйлар, чөнки укырга кирәклеген аң-лыйлар. Ләкин күп нәрсәнең асылына ук төшенеп тормыйлар, өстәнөстән генә караган әйберләре дә күп. Ә инде үзләренә кирәкле дип саныйлар икән, алларында бернинди киртәләрне дә күрмиләр.
Гөлназның фикерен Зилия Хаҗиева да раслый.
– Элеккеге укучылар мәктәптә дәресләрнең барысын да тиз үзләштерәләр һәм тирәнтен беләләр иде. Ә хәзерге балалар үзләре сайлаган фәннәргә генә зур игътибар бирә. Барысы да югары белем кирәклеген яхшы аңлый. Мәктәпне бетергәч, һәрберсе кайдадыр белем алырга омтыла, – ди 47 еллык педагогик стажы булган укытучы.
Әлеге буынга хас төп сыйфатлардан тагын берсе – алар клиплы фикерли. Замана балалары – визуалистлар, текст укыганда аларга күз алдында картинкалар булуы мөһим. Зур текстларны укырга яратмыйлар. Ярты битне тутырып тасвирланган пейзажлар, архитектура күренешләре алар өчен түгел. Аларга текст кыска, шул ук вакытта эчтәлекле дә булсын.
– Хәзерге балалар арасында китап укучылар бик сирәк. Сөйләм телләре ярлыланды. Элеккеге укучылар туган телдән иншаны бишәр-алтышар бит язса, хәзер көчкә өч биткә җитә, – ди Зилия Галиевна. – Тормыш-ларын телефоннан башка күз алдына да китермиләр, компьютер белән эш итәргә мәктәпкә кергәнче үк өйрә-нәләр. Өй эшләрен дә күбесе интернеттан гына күчереп яза.
Бөтен яшәеш телефонга сыйган!
– Бүгенге яшүсмерләр туганнан ук гаджетларны күреп үскән беренче буын, – ди «Сердәш» балалар һәм яшүсмерләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең клиник психологы Зәринә Нәфиева. – Замана баласының телефонына бөтен яшәеше сыйган дип әйтерлек – дуслары, кирәкле мәгълүматы, расписаниесе, почтасы, хәтта көндәлеге дә... Телефонсыз калу – алар белән дөньяда булырга мөмкин иң куркыныч хәлләрнең берсе. Кайбер әти-әниләр, яшүсмергә җәза бирү максатыннан, аны телефоннан мәхрүм итә. Өй эшен эшләмәгән, сүзне тыңламаган, савыт-сабаны юмаган өчен генә телефонын алу – артык кырыс, гаделсез җәза дип саныйм. Балага интернеттан чынлап та куркыныч янамаса, әти-әниләргә әлеге ысулны кулланмаска киңәш итәм. Нигә яшереп торырга, өйдән телефонсыз чыксак, үзебез дә кире борылып кайтабыз бит. Безнең дә кулыбызда күп вакыт телефон була. Әгәр дә әти-әни белән бала арасында ышанычка корылган мөнәсәбәт, баланың кызыклы мавыгуы, шөгыле бар икән, аның көне буена телефонда утыру ихтыяҗы булмаячак.
«Зуммер»ларның күпчелеге – интровертлар. Шау-шулы зур компанияләргә караганда ялгызлыкны якынрак күрәләр, күзгә-күз аралашырга яратмыйлар. Реаль тормышта дуслары берничә генә, аның каравы, социаль челтәрдәгеләре күп.
– Телефоннан аралашу безнең балаларның өчесе өчен дә күзгә-күз аралашуга караганда җайлырак. Кешенең янына килеп сөйләшергә кыенсыналар. Кайчагында кызым Камилә, дустын сагынып, аның белән уйнап кайтам дип китә дә, алып кайтырга килсәң, өчесе өч почмакта телефонга текәлеп утыралар, бөтен аралашулары менә шул, – дип, әлеге фикерне дәвам итә Гөлназ ханым.
– «Z буыны» балалары аралашу ихтыяҗын интернет аша тулыландыра. Интернеттан аралашкан ул кешене син күрмисең, шуңа да аңа эчеңдәге серләрне сөйләве җайлырак. Поездда беренче һәм соңгы тапкыр күргән юлдашыңа барлык сереңне сөйләп кайткан кебек бу, – дип аңлата моны психолог. – «Дусларың бармы?» – дип сорыйм үземә килгән яшүсмерләрдән. «Класста берәү-икәү генә, интернетта күп», – диләр. «Балабыз аз аралаша, үз эченә йомыла, безгә үз тормышын сөйләми», – ди әти-әниләр. Психолог булып эшләү дәверемдә сөйләшергә яратмаган яшүсмерне очратканым юк әле. Алар аралашырга бик ярата, ләкин үзләрен кызыксындырган темаларга гына. Тик ул темаларны әти-әниләре өчен кызыксыз дип саный һәм бу хакта сөйләми.
Мәктәптә ата-аналар җыелышында чыгыш ясаганда мин еш кына бер сорауны бирәм: «Эштән кайткач баладан ниләр сорыйсыз? Ничәле алдың, ашадыңмы, соңга калмадың-мы, ник башыңа кимәдең, дипме? Әйе, әти-әни өчен бу сораулар да мөһим. Ләкин болар баланың эчке дөньясын ачмый. «Бүген мәктәптә нинди кызыклы хәлләр булды? Тәнәфестә нишләдең? Ниләр турында сөйләштегез?» – дигән сорауны сирәкләр генә бирәдер. Кайбер гаиләләр баласының ниләр белән кызыксынуын да белми. Нинди җырлар тыңлый ул, кумиры кем, нинди блогерларны карый? Ихластан болар белән кызыксынсаң, үзең дә шул блогерларның нәрсә хакында сөйләүләрен белсәң, бала белән аралашу өчен бик күп темалар табарга мөмкин. Яшүсмер өчен әти-әнисенең аны мәктәп укучысы гына итеп түгел, ә шәхес итеп күрүләре бик мөһим.
Бер кыз мөрәҗәгать итте. Чыгарылыш кичәсенә әнисе бик матур күлмәк алган. Кыйммәтле, затлы күлмәк. Кызның үзенә үлчәп теккән кебек, шундый килешә. Ә ул исә күз яшьләре белән елый. Әнисенең аның белән киңәшләшмәгәне, аның фикере белән исәпләшмәгәне, аны әле дә балага санаганы өчен үртәлә. Аның үзе эзләп, үзе киеп карап, дус кызлары белән киңәшләшә-киңәшләшә аласы килгән күлмәкне. Бик аңлыйм бу кызның кичерешләрен. Үз фикерләре белән исәпләшү – һәркем өчен, ә тизрәк олы кеше булырга омтылган яшүсмерләр өчен аеруча әһәмиятле.
Көч түгәсе булмасын...
Сер түгел, әлеге буын көндәлек йорт эшләрен башкаруга караганда, ял итү, күңел ачуны өстен күрә. Әти-әнигә булышу алар өчен арткы планда.
– Бала чактан ук өйдә безнең үз вазыйфаларыбыз бар иде, – дип сөйли Эльмира Сираҗиева. – Идән юу, өй җыештыру, әниләр эштән кайтканчы ашарга әзерләп тору, савыт-сабаны юу – безнең өстә булды. Безгә аны беркем кушмады, үзебез шулай булырга тиеш дип кабул итә идек. Безнең балаларда бу юк. Кызларыбызның берсенә – 19, икенчесенә 17 яшь. Идән юасы булса, бәхәс чыкмый калмый. Алар моны ялт итеп эшләп куя ала, ләкин эшләмәс өчен мең төрле сәбәбе бар: идән әле чиста, минем эчемне пошырмый, теге юлы да мин юган идем... Ахыр чиктә, акча бирсәң, юам дияргә мөмкиннәр.
Замана балалары яшьтән үк акча эшләү юлларын белә. Ләкин әти-әниләреннән аермалы буларак, алар иртәдән кичкә кадәр офиста утыруны күз алдына да китерә алмый. Ирек яратучы әлеге буынга ирекле графиклы, күңелгә ошаган эш булсын, күңел ачу, сәяхәт итү өчен дә вакыт калсын. Карьерага ирешәм дип, 24 сәгать тир түгә торган буын түгел бу.
– Сөмбелә 2 нче курста укыганда ук онлайн-дәресләр биреп акча эшли башлады, – дип, шушы фикерне куәтли Гөлназ Хөҗҗәтова да. – Иртәдән кичкә кадәр эштә утыру аның өчен кабул итми торган әйбер. Эшләвен эшләячәк, әйбәт итеп эшләячәк, ләкин аның өчен эш сәгатьләре ирекле булу кирәк.
Улыбыз Газизнең классташлары инде бүгеннән үк акцияләр сатып алып, биржаларда торып, акча эшлиләр. Ничек акча эшләп була, танылган кешеләрнең машиналары, киемнәре нинди – шулар белән кызыксыналар. Күп көч түкми генә, үзләрен куркыныч астына куймыйча күп акча эшлиселәре, яхшы киенә-селәре, мул яшиселәре килә.
Без – «Z буыны»н үстерүче әти-әниләр – халыкның күпчелеге матди яктан чагыштырмача тигез булган шартларда үстек. Дефицит заманнарын кичердек. Кибетләрдә сайлап алырга әйбер аз иде. Хәзерге балаларныкы кебек мөмкинлекләребез булмады. Булганына канәгатьләнергә өйрәндек. Ә менә балаларыбыз – моның киресе. Аларга күп кирәк, яхшысы, сыйфатлысы кирәк.
«Миңа бу кроссовкалар ошамый. Болар брендлы түгел», – ди аяк киеме сайларга кергәч үземнең дә 17 яшьлек кызым Зилә. Акчаң җи-тәрлекме, башка планнарың юкмы – анысы кызыксындырмый. «Акчаң булмагач, нигә дип бала таптың?» – дияргә дә мөмкин. Безнең кызга гына түгел, аның яшьтәшләренең күбесенә хас бу.
– Без үскәндә бар да тигез иде, барыбыз да «Спартак» теккән сандалидан, өстә абыйдан яки ападан калган күлмәк, барыбыз да ишегалдындагы иң якын мәктәпкә укырга йөрибез... Ә хәзер әти-әниләр үзләре үк балаларына мәктәпнең яхшырагын сайларга тырыша. Гади мәктәп түгел, гимназия яки лицей булсын... Билгеле, андый мәктәптә төрле катлам балалары очраша. Алар бер-берсенекен күрә, чагыштыра. Балаларның үз иерархияләре. Башкалардан аерылып тормау яшүсмер өчен бик мөһим, – дип ачыклык кертә Зәринә Нәфиева. – Балага куллану культурасын сирәк әти-әни өйрәтә. Безне кечкенәдән: «Моны ала алабызмы?» – дип сорарга өйрәттеләр. Әгәр дә балагызга, әлегә мөмкинлек менә шулай, хәзергә менә боларны гына ала алабыз, дип әйтә килгән булсагыз, мондый проблема чыгарга тиеш түгел. Әйтик, ул кыйммәтле айфон сорый. Ни өчен айфон кирәк аңа, башкаларда да булган өчен генәме? Әгәр дә айфондагы функцияләр арзанлырак телефонда да бар икән, бренд өчен генә дип нигә артыгын түләргә? Әлбәттә, бу сүзләрне әти-әни әйтеп, яшүсмер аны кабул итмәячәк. Моны чит кешедән ишетергә тиеш ул. Бу яшьтә балага яшьтәшләренең йә танылган берәр кешенең фикере мөһимрәк. Социаль челтәрләрдә әлеге теманы күтәрүче блогерлар бар. Менә аларны ул тыңлаячак.
Балагызда шәхес күрегез
– Психологик ярдәм сорап килгән әти-әниләр үсмер балаларында укырга мотивация булмаудан еш зарлана. Балалар белән аралаша башлагач: «Нигә кирәк миңа химия йә булмаса география, геометрия?!» – диләр. «Әйе, килешәм, кайбер фәннәрнең тормышта кирәге чыкмаска да мөмкин. Ләкин алга таба бары тик дипломлы белгечләр генә башкара торган һөнәр сайлыйсың икән, сиңа бит укырга кирәк, – дип аңлатам. – Диплом ул – әлеге һөнәр өлкәсенә үтеп керү өчен ачкыч. Ә диплом алу өчен ачкыч – мәктәптә бирелгән аттестат. Аттестат булмаса, диплом да булмый».
Географияне яратмыйм, аның миңа кирәге юк, ди бер кыз. «Сәяхәт итәргә яратасыңмы?» – дип сорыйм. Әлбәттә, ярата. «Ә сәяхәт итәр өчен географияне белү кирәк. Мәсәлән, Таиландка җәй көне барудан файда юк, бу вакытта анда тропик яңгырлар ява. Анда кыш көне бару кулай. Һәр илнең үзенчәлекләрен география дәресендә укыталар», – дигәч, ул бу предметка башкача күзлектән, кызыксыныбрак карый башлады. Бүгенге яшүсмерләр коры сүзгә түгел, дәлилләргә, аргументларга ышана. Бу яхшы, димәк, аларның тәнкыйтьчел фикерләү сәләте бар.
Психолог фикеренчә, нинди генә чорда яшәсәк тә, бала белән әти-әни арасында ышанычка корылган мөнәсәбәтләр булырга тиеш. «Баланың кичерешләреннән көлмәгез, аларга юк нәрсә итеп карамагыз, – ди ул. Кызыгыз: «Илнур миңа игътибар итми», – дип, сезгә килеп сөйли икән, «Андый Илнурлар әле күп булачак, исең китмәсен», – дип, баланың хисен кадерсезләмәгез. Аңа шушы мизгелдә нәкъ менә шушы хистән дә мөһимрәге юктыр кебек тоела. «Әйе, мин сине бик аңлыйм», – дип, хәленә керегез. Әти-әниләр балаларына үзләре турында бик аз сөйли. Балачагы ничек узган, мәктәптә укыганда нинди кызыклы вакыйгалар булган, нинди фәннәрне ярат-кан – болар балаларга бик тә кызык. Бала белән күбрәк сөйләшергә кирәк дип саныйм. Өйдә үзеннән көлмәячәкләрен, ачуланмаячакларын белсә, ул таянычны читтән түгел, нәкъ менә сездән эзләячәк».
«Z буыны» балаларының бер өлеше инде үсмерлектән чыгып, мөстәкыйль тормышка аяк басты. Аларга алмашка яңа буын – «альфа» буыны үсеп килә. Белгечләр фикеренчә, болар – 2011–2015 елдан соң туган балалар. Нинди булыр алар? Безнең балалар тормышларын интернеттан башка күз алдына да китерә алмаган шикелле, алар дөньясы роботлар, ясалма аң белән бәйле булырмы – монысын киләчәк күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк