Глютен... диета..

Глютенсыз диета нәрсә ул? Заманча күренеш, яшәү рәвеше йә мәҗбүри чарамы?!
Кызганыч, безнең икенче улыбызга целиакия диагнозы куйдылар. Нәтиҗәдә, Салих гомер буе глютенсыз диета тотарга тиеш. Еш кына туганнарның, дусларның бу диагноз турында белмәүләрен күрәм – бу мине борчый, чөнки ул авыру хәзерге заманда нык үсеш алган. Минемчә, hәрбер әни бу авыру турында хәбәрдәр булырга тиеш. Целиакия – ул эчәктә урнашкан төкчәләрнең бозылуы аркасында килеп чыккан аш кайнату органнарының авыруы. Аны шулай ук «он авыруы» дип йөртәләр («мучная болезнь»). Авыруның төгәл сәбәбен галимнәр әлегә ачыклый алмый. Аны аутоимун авырулар рәтенә кертәләр. Ягъни глютен эчәклектәге төкчәләр аша үзләштерелгән вакытта кешенең иммун системасы аның белән көрәшә башлый, үз чиратында бу эчәклектәге төкчәләрнең юкка чыгу сәбәбе булып тора. Нәтиҗәдә, эчәклекнең атрофиясе башланырга мөмкин, бу исә күп кенә башка авырулар китереп чыгара ала. Соңгы стадиясе - эчәклектә яман шеш авыруы. Икенче бер теориягә караганда, авыру кешедә глютенны таркату, эшкәртү ферменты булмавы сәбәп була ала.
Глютен арыш, бодай, арпа, солы ярмаларында бар, халыкта аны гади генә «клейковина» дип атыйлар. Целиакия турында, әлбәттә, бик күп язылган, фәнни мәкаләләр бар, минем исә үзебезнең гаиләдәге авыру симптомнары, тарихыбыз, нәтиҗәләребез белән уртаклашасым килә.
Икенче улыбыз Салих ике ярым яшькә кадәр ими сөте белән тукланды. Ашау ягында беркайчан да мәшәкать булмады: аппетиты яхшы, алдына куйган ризыкны көйсезләнмичә ашый иде. Имидән аергач, кайбер симптомнар күренә башлады. Вакыты белән улым тышка чыгу белән интекте. Җимешле сулар, турын уты (укроп) суын бирдем. Проктологка да барып карадык - берни табылмады. Сырганак майлары белән сөртү, шулпалы ашлар тәкьдим итте табиб. Шул ук вакытта, кан анализындагы гемоглобин күрсәткечләре бик түбән икәне күренде. Тимер препаратын тиешенчә эчсәк тә, без файдасын күрмәдек.
Әкрен-әкрен улымның аппетиты юкка чыкты, ул фәкать тәмле-татлы әйбер генә сорый башлады. Ашауда гына түгел, төрле иҗат эшләренә, биюгә, гомумән, элек кызык тапкан барлык шөгыльгә Салихның кызыгы бетте. Ул вакытларда без, иремнең эше буенча, Словакиягә күчендек. Бер ел эчендә Салихның бар яктан да хәле начарлана торды: гемоглобины түбән, авырлыгы бөтенләй артмый, тынычсыз, ашауның рәте юк, эче бик нык авырткан чаклары булгалады. Иң зур проблема - тышка чыгу. (Бала хәтта сигез көн тышка чыкмыйча торды.) Болар барысы да зур авыртуларга, истерикаларга китерде. Тышка чыкмас өчен, көне буе ятып торырга да риза булды. Ашаудан баш тарта башлады. Кашыклап шикәр ашады - бөтен ризыгы шул булды. Әмма карабодайга hәрвакытта сөенә иде. Шулай итеп, мин гел карабодай пешерергә булдым. Салихта әлеге әйтеп киткән симптомнар булды. Целиакияның клиник симптомнары гаҗәеп төрле, кайберләре бер-берсенә капма-каршы (эч китү-эч кату). Күп очракта алар башка авыру артында качкан сәбәпле беленмиләр. Аларга бик игьтибар булырга кирәк.
Табиблар белән паразитлардан дәвалап карадык. Яңадан тимер препаратларын эчүнең уңай якка үзгәрешләр булмаулары безнең педиатр аны симптом итеп кабул итте. Салихның кан анализын IgA hәм Ig-G-антитәнчекләргә (ягъни глютенга каршы антитәнчекләр) тикшерергә җибәрде. Антитәнчекләрнең күрсәткече бик югары булганлыгы, ул целиакия авыртуына күрсәтте. Әмма төгәл диагнозны эчәклеккә ясаган биопсия тикшеренүе генә бирә ала. Ике атнадан безгә биопсия ясадылар һәм тагын ике атнадан диагноз расланды. Диагнозны инкарь йә раслар өчен иң беренче чиратта антитәнчекләргә кан анализын бирергә кирәк – ул бик мөһим күрсәткеч. Белгәнемчә, Казанда поликлиникаларда аны ясатмыйлар, фәкать Мәскәү аша эшләнә торган түләүле анализ ясатып була. Шулай ук Санкт-Петербургта Педиатрическая Медицинская Академия ашказанының авыртулары буенча бик зур тәҗрибә туплап килә.
Диагнозны расланганнан бирле гаиләне гастроэнтерологка учетка бастырдылар. Барыбызны да кан анализы буенча антитәнчекләргә hәм генетикага тикшерделәр. Белгеч минем белән ике сәгатькә якын сөйләшеп, целиакиянең күркыныч якларын, дәвалану ысулын аңлатты, тынычландырды. «Сез бик бәхетле, - диде ул, - тагын берничә ай hәм улыгызның мондый хәле эчәклекнең яман шеш авыртуына китерер иде. Әчәклеге артык шома, бернинди файдалы матдәләр үзләштерми хәлендә – эчеклекнең бик нык атрофиясе!».
Целиакияне дарулар, антибиотиклар белән дәвалап булмый. Составында глютен булган ашамлыклардан гомер буе баш тарту чарасы гына. Әйтик, целиакия белән авырган кешегә 100 миллиграмм он да бер ипи ашау чамасында зыян китерә. Эчәклеге бик начар хәлендә булганлыктан, безгә беренче ярты ел сөт, сөт продуктларын да рационга кертмәскә куштылар. Ул вакытта карабодайны интуитив рәвештә организм таләп итүе миңа аңлашылды. Беренче вакытларда шок булды. Ничек? Ипи, токмач, геркулес, кус-кус, манный... берни дә ярамый! Ә нәрсә ашарга?! Баш катты, аптырашта идем беренче атнаны. Соңрак балалар бакчасында минем хәлдә әнине очраттым, ул тәҗрибәсе белән уртаклашты. Глютенсыз оннан кекслар, печенье гына түгел хәтта өлеш, өчпочмак, пилмән ясарга өйрәндем. Коймаклар исә аеруча тәмле. Гаҗәеп күп икән ул ашамлыклар!
Салихны елга ике тапкыр тикшерделәр: антитәнчекләр күрсәткечен, авырлыгын, гемоглобин күрсәткечләрен, физик үзгәрешләрен. Беренче яртыеллыкта нәтиҗәләр сөендерде: Салих 4 см усеп, 6 кг авырлык җыйды. Кәефен, үзенең тотышын әйтеп торасы да юк, бар да рәтләнә торды. Сөт продуктларын 4 айдан ук рационга керттек. Хәзер Салих ике елдан артык диетада, без шуның кадәр ияләндек ки, сизмибез диярлек. Ә улым ныгып, спорт белән мавыгып сәламәт, көчле булып үсә. Дәвалануның нәтиҗәсе диетаны ничек төгәл итеп тотудан тора. Ул диетадан яшәү рәвешенә әйләнергә тиеш.
Әлбәттә, андый диета тоткан кешегә хөкүмәт булышырга тиеш. Мәсәлән, Словакиядә целиакия белән авырткан кешеләргә льготалар бар. Әйтик, глютенсыз ашамлыклар гади оннан, ипидән дүрт тапкыр кыйммәт. Табибтан рецепт алгач, даруханәдә 50% ташлама тиешле. Безнең гаилә өчен бу зур ярдәм булды. Шулай ук, Канадага күченгәч, диета тотуы күпкә җиңел икәнен сизәбез. Беренчедән, ул ашамлыклар hәрбер кибеттә диярлек бар, бәяләре төрле - сайлап була. Иң мөhиме, закон буенча, диета тотарга мәҗбүри булган кешегә гади ашамлыклар белән глютенсыз ашамлыкларның аермасын хөкүмәт кайтара.
Рәсәйдәге бу мәсьәлә белән эшләр хөрти. Беренчедән, ризыкта он, глютен юк дип, беркайчан да инана алмыйсын! Ә бит 100 миллиграмм да мөһим. Бу җәйне без Казанда уздырдык hәм диетаны тотсак та, эч авыртулары булгалады, сәбәпне шуннан гына беләм. Глютенсыз ашамлыклар «Бәхетле» кибетләрендә, зур гипермаркетларда гына табып була. Ассортимент кечкенә. Универсиада вакытында, спортсменнар да күп итеп кулланганлыктан, бөтенләй дә таба алмадык.
Казанда диагнозны рәсмиләштереп карадым. Поликлиникада да, минздравта да безне кабат эндоскопия, биопсия анализларын ясатырга сорадылар. Әмма диетаны тоткан кешедә, бар органнар рәтләнә, ягъни эчәклектәге төкчәләр дә яңадан барлыкка килә, антитәнчекләр дә нормада була, анализ аны расламаячак. Бу ситуациядә нәрсә эшләргә кирәк икәнен әлегә белмибез.
Бар сүземне төгәлләп, шуны әйтәсем килә. Целиакия үзен бик төрлечә итеп күрсәтә ала, гаҗәеп төрле симптомнар күзәтелә! Шуңа күрә, баланың, үзегезнең эч авыртуларына, тышка чыгуына, гемоглобин күрсәткеченә зур игътибар бирегез. Шик бар икән, антитәнчекләргә анализ биреп, ул өлкәдә тәҗрибәле табиблардан консультация алыгыз. Ул куркыныч түгел! Дөрес ашау һәм хөкүмәт ярдәме нормаль тормыш алып бару мөмкинлеген бирә.
«Беләсең димәк, кораллангансың» – мәкален истә тотып, безгә сизгер, игътибарлы калырга гына тора.
Исәнлек-саулык балаларыбызга, үзебезгә дә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.