Логотип
Бала

«Чәй эчәргә Фил килсен!»

Уенчыкның фәлсәфи нигезе дә шунда: ул баланы олы тормышка әзерләргә, үскәч, социаль рольләрен башкару өчен күнекмәләр тәрбияләргә булышырга тиеш. Әгәр балага күңелсез икән, димәк, әлеге уенчыкларның файдасы да шулкадәр генә булып чыга?!

Озын ял көннәре туры килде дә Зөлфия өч көн буена бакчага бармыйча өйдә утырды. Өченче көнне: «Миңа күңелсез!» – дип, ямансулап, безгә аркасын куеп караватына менеп яткач, йөрәгем «жу» итеп китте. Күңелгә шундук шөбһә йөгерде: Куприн хикәясендәге кебек, чәй эчәргә филне чакырыгыз, дип әйтмәсә генә ярый инде.

Филе бер хәл, 4 яшьлек бала күңелсезлекнең ни икәнен белсен әле?! Чәчелеп яткан уенчыклар өстенә басмаска тырышып, бала янына киләм. Пультка басып, телевизордан мультфильмны сүндерәм. Баланың көй-сезләнүе генәме бу, әллә бала тәрбияләүдәге хаталары­бызның чираттагысы, төзәтүне сорап, чаң кагамы?
– Нәрсә булды? – дим кызымның аркасыннан сөеп.
– Миңа күңелсез, – ди.

Бераз үгетләгәч, күңелсезләнүенең сәбәбе дә ачыклана: кибеткә барып берәр яңа уенчык сайлап аласы килә икән. Караватка менеп ятуы көйсезләнү генә булган икән әле аның, менә баланың яңа уенчык алу теләге – хәзерге заман әти-әниләренең тәрбиясендәге бер хата дияр идем.
Кайсыдыр бер психолог-педагог уенчыкларның күләме әти-әнинең балага биргән наз-игътибары күләменә пропорциональ дигән. Ягъни әти-әни баласына биреп бетермәгән игътибарны уенчыклар белән компенсацияләргә омтыла, ди ул. Монда хаклык бар барын, әмма һәр кагыйдәдән чыгармалар булган кебек, аның да үз нечкәлекләре.

Мәсәлән, бездәге бер олау уенчык ничек җыелды соң? Барысы да компенсация акты түгел, әлбәттә. Дөрес, кайберләрен шулай дияргә дә була: менә бу раковинасы, плитәсе булган өстәлне Зөлфиягә әтисе Һиндстанга китәр алдыннан алып бирде, янәсе, үзе югында күңелсезләнмәсен. Калганнары туган көн, Яңа ел, 8 Март бәйрәмнәре бүләкләре. Бер өлеше – дәү әни, дәү әти, әби-бабай, абый-апалар, туганнар, дусларның «ярату билгеләре». Баксаң, өйдә очраклы гына килеп кергән бер уенчык та юк, һәркайсының «үз тарихы» бар икән. Ләкин балага барыбер күңелсез бит әле монда – менә хикмәт нидә. Димәк, кайдадыр хата бар. 
Үзем әни кеше буларак, уенчыкларны бала үсешенә файдалы булсын дип алырга тырышам. Уенчык кибетендә үземне берәр күзәтү органының инспекторы кебегрәк тотам, имеш, уенчыкның бер бәйләнер җире дә булмасын. «Made in China» дигән язулысын шунда ук бракка чыгарам – инглиз телен белмәгәндә дә әле бу сүзләр безнең баш миенә «түбән сыйфатлы» дигән стереотип булып уелып калган. Ягъни мондый тамгалы уенчыклар сасы исле, димәк, формальдегид, фенол кебек бала сәламәтлеге өчен зарарлы матдәләр бүлеп чыгаралар. Икенчедән, алар бер көнлек. Хәер, хәзер уенчык сатучылар да моны аңлый, кибетләрдә зарарлы булырдай уенчыклар бик сирәк очрый.

Зөлфия, үсә төшкәч, уенчыкларны үзе сорап ала башлады. Реклама да үз хасиятен башкара: телевизорда күргән берен алдыра бара. Соңгы вакытта агачтан эшләнгән уенчыклар күп сатыла. Без дә мавыгып алдык. Һәртөрле конструкторлар, «Лего»лар да җәлеп итте аны. Ләкин фанат дәрәҗәсенә җитмәдек. Андыйлар да бар икән: мәсәлән, «Лего» белән «җенләнүчеләр» туган көненә дә, бәйрәмнәргә дә бары тик шуны гына сорый, коллекция туплый. Хәтта ки «лего»лы кызлар-малайлар белән генә дуслаша. Ә андый «фирменный» уенчыклар бик кыйммәт тора. Кемгә ничектер,  әмма мин моны маркетологларның чынга ашкан хыялы дип саныйм. Баланы кармакларына эләктерделәр дә шуның белән эшләре хутта аларның. Үзләре дә балалыктан чыгып бетмәгән әти-әниләре дә алар тозагында. Уенчык тарт-масына киләсе модельнең рекламасын салырга да онытмыйлар, акча җыя торыгыз, янәсе. Шөкер, безне әлегә «My little Pony», «Лего» һәм һәртөрле трансформерлар, роботлар, монстр курчаклар урап узды.



Уйнарга чыккач, яшь әниләрнең чираттагы коллекция белән мактануын эчтән генә елмаеп тыңлыйм: кулланучылар җәмгыятенең кечкенәдән сукырайтылган кулланучылары үсеп килә бит. Ә балалар өчен чыннан да файдалы һәм алар яратып уйный торган уенчыклар, мавыгулар кыйммәт түгел. Болар – кәгазь-каләмнәр, төсле буяулар, рәсемле китап-лар, шул ук шакмаклар һәм пирамидалар. Болар бала-ның фантазиясен дә баета, вак моторикасын да камил-ләштерә, интеллектын да үстерә. 
Шулай да уенчыклар алгандагы хаталарыбызны танымый булдыра алмыйм.

Беренчедән, уенчык кибетендә без үзебез дә бала икән ләбаса! Зөлфия әле бала арбасында утырган чакта ук без аңа үзебез кызыккан уенчыкларны алып бирергә тырыштык. Мәсәлән, әтисе идарә ителә торган кәттә машина сатып алды. Алганчы күпме бәхәсләштек.
Ул машина ди, мин – Барби. «Зөлфия яратып уйнаячак! Шофер кызы ул», – дип хәл итте ул вакытта әтисе.
Кич буена ул машинаны алга-артка, уңга-сулга йөртеп күрсәтеп, баланың игътибарын җәлеп итәргә тырышты. «Кыз бала ул, аңа курчак кирәк», – дип каршы төштем, кулымдагы Барбины селкетеп. Ләкин балабызга болар кирәкмәде никтер. Машиналар белән кызыксына торган кызлар бар ул, ләкин Зөлфия андыйлардан түгел. Аның каравы, хәзер Адилә яратып уйный ул машина белән.
«Без кечкенә чакта мондыйлар юк иде», – дидем мин, Барбины күкрәгемә кысып. Барбилар сатуга чыкканда, без инде курчаклы уйнау яшен узган идек. Ләкин безнең Настя, Ира, Зина кебек курчаклардан бик нык аерылган Барбиларга кызыгу калган иде. Шуңа да үземнекен иттем – Зөлфиягә дигән булып, Барби алдым. Әле дә өр-яңа килеш көзге алдында тора балерина Барбием. Ә Зөлфиягә «baby born» кызык булды: ашый-эчә, кече йомышын йомышлый, күз яшьләре чыгарып елый белә. Аңа «памперс»лар алабыз, караваты, кашык-тәлинкәләре, чүлмәге, тартып йөрергә арбасы бар.
Икенче хатабыз: безнеке булмады, аныкы булсын, дигән принцип. Безнең өйдә шулай итеп «Икеа»ның кара тактасы, самокат кебек Зөлфия әлегә кызыксынмый торган әйберләр барлыкка килде. Яше җиткәч, үзе сорап алачак икән ул аны. Әгәр кызыксынса.

Йомшак уенчыклар
Ниндие генә юк ул йомшак уенчыкларның? Кибеттә күргән саен аласы, кочып-кочып уйныйсы килә үзлә­рен. Әлеге дә баягы балачак кайтавазы, дип аңлыйм мин йомшак уенчыкларга тартылуны. Безнең буын классик йомшак аюдан башканы күреп үсмәсә дә, йомшаккайларыбыз күп иде: авылда эт-песи асрамаган гаилә аз була иде. Кыш көннәрендә сарыклар бәрән­ләсә, өшемәсен дип яңа туган бәтиләрне төнгә өйгә кертәләр. Өлкәннәр өчен мал ул, ә безнең өчен – тере уенчык. Мәш киләбез шулар белән. Сөт исе килеп торган шул юеш борыннар үзләре йомшак, үзләре җылы... Яз җитүгә карават астында йомырка басып утырган казларның бәбкәләре борынлый. Тилгәннән кем саклый ул нәни, йомшак йомгакларны? Әлбәттә, әбиләр һәм бәбиләр инде. Җәй башына печәнлектә тавыклар качып утырган җирләреннән сап-сары йомгакларын ияртеп чыгалар. Алар янына тагын дистәләрчә инкубатор чебие өстәлә. Авыл баласының йомшак уенчыклары әнә шулай күп була. Әле сыер бозаулый, әле бия колынлый. Боларның берсе дә кызыксынучан бала игътибарыннан читтә калмый – ул көннәр буе шулар янында кайнаша. Санитария-гигиена кагыйдәләре дип тормый әти-әни – рөхсәт итә, аллергия кебек чирләр дә юк әле ул вакытта... Хәзерге заманда йомшак уенчыклар әнә шулар урынына барлыкка килгәндер дип саныйм мин.

Яраткан уенчык
Баланың яраткан уенчыгы булырга тиеш, ди психологлар. Ләкин юк бит ул. Менә шул бер олау уенчык арасында иң яратканы юк аның. Аның каравы, кунакка килгән берәр яшьтәшенә кайсы да булса берсе ошап, бүләк ит, дисәң, Зөлфия мал кортына әйләнә.
Яраткан уенчык дигәннән, баланың ватылган уен-чыкларына мөнәсәбәте дә күп нәрсә турында сөйли. Мәсәлән, җигүле аты бар иде аның. Шуның тәртәләре сынган. Моны күргәч, Зөлфиянең әллә ни исе китмәде. «Икенчесен алырбыз, яме», – диде. «Ә монысын нишләтәбез?» – дим. «Ташлыйбыз», – ди. Аның мондый мөнәсәбәте борчыды, әлбәттә. «Ташласаң, ул елый бит. Аны башка кыз яки малай табып, өенә алып кайта, төзәтә, аннан соң ат ул кызны яки малайны ярата башлый», – дигәч кенә, бала уйга калды. Ә бераздан карасам: ул нәкъ менә шушы атына игътибарлырак була башлаган, миннән тәртәсен дә төзәттереп алды. Шул рәвешле Зөлфия кадерләүнең ни икәненә төшенде.

Уенчык күпме булырга тиеш, дигән сорау минем өчен әле дә ачык кала. Төгәл генә җавапны берәү дә бирә алмыйдыр. Өй буйлап чәчелгән уенчыкларны бергәләшеп (баладан уенчык җыйдыру – бала тәр­бияләүнең югары ноктасы, дип уйлыйм) яки инде бала тәмам арып йокыга талгач, үзең генә җыйганда, бу кадәр уенчык кирәкми, дигән фикергә киләсең. Уен­чыклар кибетендә йөргәндә, баламның мондые юк бит әле, дип кызыгып карап торасың да капма-каршысын уйлыйсың. Һәм бүгенге муллык заманында: «мөгаен, мулдан булырга тиештер», дигән нәтиҗә ясап куясың.


* * * 
Эльвира КЫЯМОВА-КӘЛИМУЛЛИНА, Динә исемле кызчыкның әнисе:
– Бездә дә уенчыклар бик күп. Аларны күбрәк безгә бүләк итәләр. Барысы да диярлек баланың үсешенә булыша торганнар. Үзебез күбрәк китапларга, пазлларга өстенлек бирәбез. Бармак белән рәсем ясарга, трафарет ярдәмендә сурәт төшерергә яратабыз. Вак моторика өчен файдалы, диләр. Ә менә йомшак уенчыклар, курчаклар ни өчендер кызыксындырмый.
Уенчыклар күп булса да, аларны чиратлаштырырга кирәк. Бер көнне пирамида, бер көнне шакмаклар, бер көнне формалы уенчыклар...

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА, Илһам белән Ильяс исемле малайлар әнисе:
– Уенчыкларны балаларның кызыксынуына карап алам. Мәсәлән, олы улым машиналар белән уйнамый, аңа китап, язу-сызу әйберләре кызыклырак. Кече улым исә стандарт «малайларча» уенчыкларны үз итә. Шунысы кызык: ишегалдында берәр бала таяк белән уйнап йөри икән, калган барысына да шул таяк кирәк! Заманча, интерактив, күпфункцияле уенчыклар читтә ятып калырга да мөмкин. Ә менә планшет, телефон ише нәрсәләрдән урамга, саф һавага йөрергә алып чыгып китеп кенә аерып була балаларны. Әлегә...

фото: Ландыш Әбүдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар