«Иң беренче хезмәт хакыма әнигә матур күлмәк алам!» Мөгаен, болай дип бик күпләр хыяллангандыр. Хәзер балалар башкачарак уйлый инде.
«Иң беренче хезмәт хакыма әнигә матур күлмәк алам!» Мөгаен, болай дип бик күпләр хыяллангандыр. Хәзер балалар башкачарак уйлый инде. Нигә яшерергә, үз кызым да беренче хезмәт хакына үзенә яңа айфон алырга хыялланган иде (үзенең акчасына без биргәнне дә кушып, барыбер теләгенә иреште ул).
Без үскән вакытта акчага мөнәсәбәт башкачарак иде. Акча турында сөйләшү, акча турында хыяллану ниндидер бер оят нәрсә кебек тоела иде. Өйдә акча турында сүз чыкса, дәү әни гел бер сүзне кабатлый: «Акча нәрсәгә хаҗәт соң ул?!» Гомере буена таякка эшләп, кулына акча тотып та карамаган диярлек әби өчен, чынлап та, акча ниндидер бер кирәксез нәрсә булып тоелды микән инде? Ипине сатып алмый, колхоз биргән бодайны тарттырып, үзе пешерә. Ит, сөт тагын үзе үстергәне. Газга түләмибез әле ул вакытта – утын ягабыз. Хәер, аның утынына да түлисе бар барын да... Сигез сум пенсиясен ничек тә шуларга җиткергән инде дәү әни.
Ул вакытта акчага гына түгел, үз-үзеңне яратуга да караш тискәре иде бит. Хәзер генә ул һәр почмактан: үзеңне яратырга кирәк, үзеңне кайгыртырга кирәк, дип кычкырып торалар. Ә совет педагогикасының иң курыкканы – баланың эгоист булып үсүе иде. Рус теленең аңлатмалы сүзлегендә болай диелгән: эгоист – үз-үзен генә яратучы, үзе турында, үзенә файда һәм уңайлылык турында гына уйлаучы кеше. Хәзерге психологлар кешедә менә шушы сыйфатларны уятырга тырыша да инде.
Ә кайда файда – анда акча. Әлбәттә, әле рухи файда дигәне дә бар, ләкин сүз бу хакта түгел.
Безнең әни гомер-гомергә «Работница» һәм «Крестьянка» журналларын алдырды. Без үскәч кирәге чыгар, дип, шундагы кызыклы язмаларны, файдалы киңәшләрне кисеп, папкада җыеп барган иде. Кайчак, кызыксынып, шуларны актаргалыйм. Менә шунда бер язма килеп чыкты. «Работница» журналында бер кызның редакциягә язган хаты басылып чыккан. «Мин быел гына эшли башладым. Хезмәт хакым әллә ни зур түгел. Әти-әнием дә эшләгәч, үз хезмәт хакымны үземә тотармын дип уйлаган идем. Әмма алар үз акчамны үземә тотуга каршы чыга, акчаңны безгә алып кайтып бирергә тиеш син, диләр. Ә мин моны аңламыйм? Ул акча барыбер минем өчен сарыф ителәчәк бит, әти белән әни үзләре дә шулай дип әйтеп тора. Хәзер шуның аркасында өйдә тавыш чыкты. «Эш акчада түгел», – ди әни. Ә нәрсәдә соң? Минем үз акчамны үзем тотып, мөстәкыйль буласым килә».
Шунда ук әлеге хат авторына кыска гына җавап та басылган: «Әйе, синең мөстәкыйль буласың килә. Ләкин гаиләдәге татулык акчаларның ничек сарыф ителүенә бәйле. Гаиләдәге барлык акчаны әни кеше үз кулында тота икән, димәк, аңа хуҗабикә дип, хөрмәт белән карыйлар. Әгәр дә һәркем үз акчасын үзе генә тотса, бу гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт һәм чын-чынлап кайгырту юк дигән сүз. Ә син кинәт кенә өйдәге барлык әйберне «үземнеке»нә һәм «уртак»ка бүлгәнсең. Минем хезмәт хакым – миңа, ә сезнеке – миңа һәм бер өлеше сезгә, булып чыга. Үзеңнең мөстәкыйльлегеңне син үзеңне кайгырту дип кенә аңлыйсың. Өйдә бар да җитеш булганда да нәрсәдер алыр өчен акча җитеп бетмәгән чаклар булырга мөмкин. Син әтиең һәм әниең кебек үк, өйгә акча алып кайтып, алар белән рәттән торып, акчаларны нәрсәгә тотасын хәл итүдән катнаша аласың. Бу вакытта син үзеңне тагын да мөстәкыйльрәк итеп тояр идең. Әтиең белән әниеңнең дә, әллә без эгоист үстердек микән дигән борчуы булмас иде».
Бүгенге тормыш тәҗрибәмнән чыгып, хат авторы нәкъ менә акчаларга таянып, үзен мөстәкыйль хис итә башлагандыр дип уйлыйм. «Мин эшлим – минем хезмәтем бәяләнә – хезмәткәр буларак, минем үз бәям бар». Акча – бәянең реаль гәүдәләнеше бит ул. Бала үскәч, аның әти белән әнидән аерылу процессы башлана. Бәлки, әлеге хат авторы, акчам бар, дип, ресторанга яки кафега чыгып чапмас иде. Җиткән кыз өчен көндәлек вак-төяккә, көндезге ашка, автобуска көн дә әти-әнидән акча соравы да күңелле түгел бит. Фәлән сумны фәләнгә тоттым, дип, хисап бирү дә рәхәт әйбер түгел. Әле сорап та, бирмәскә мөмкиннәр. Үзе эшләгән акчасын үзенә тотарга рөхсәт итсәләр, бу кыз аны юкка-барга туздырмас, үзе өчен кирәкле әйберләр алыр, шул рәвешле гаилә бюджетын экономияләр иде дип уйлыйм.
Кызларының үз хезмәт хакын үзе тотуына әти-әнисе ни өчен каршы чыктылар икән, дигән уй да туа. Кызлары алардан аерылыр дип куркалармы? Бәлки, алар бу акчаны инде планлаштырып куйганнардыр? Ремонт ясарбыз, яңа диван алырбыз, дип уйлаганнармы?
«Бу өйдә синең әле бернәрсәң дә юк», – дигән гаиләләрне беләм. «Менә үзең акча эшли башларсың да, үз фикереңне әйтерсең. Әлегә синнән сораган кеше юк», – ди кайберәүләр. «Без сине үстердек, ашаттык, киендердек. Инде хәзер син безгә тиеш», – дип әйтүчеләр дә бар.
Без, мәсәлән, әти-әниләргә булышырга тиеш, без аларга бурычлы, дип тәрбияләнгән буын. Ә менә үз балаларыбыз башкача фикерли: «Мин табарга кушмадым. Тапкансыз икән, бу – сезнең теләк, мин сезгә берни дә тиеш түгел. Киресенчә, сез миңа тиеш». Әйе, яшермим, үз балаларымнан да еш ишетәм бу сүзләрне. Бу, мөгаен, совет педагогларын куркыткан теге эгоистлыктыр инде.
Минекеләр беренче акчаларын мәктәптә укыганда, җәйге каникулда эшләп тапкан иде. Бик аз, бернәрсәгә дә җитәрлек акча түгел инде ул, дөресен әйткәндә. Ләкин шул акчаларга куанып, үзләренчә, тегене алам, моны алам, дип план корып, шул максатларына ирешү өчен тырышканнарын күрү миңа бик күңелле иде. Без аларның бу акчаларын үзебезгә алмадык, үзләренә үзләре теләгәнчә тотарга ирек бирдек. Туган көннәренә бүләк ителгән акчаларны да кечкенәдән үк үзләренчә тоттылар (әйтергә кирәк, кайчагында тәм-томга әрәм-шәрәм итеп тә бетерделәр). Кайбер таныш гаиләләр андый бүләк акчаларны баладан алып, аңа кышкы кием яки берәр кыйммәтлерәк әйбер алганнарын беләм. Кемнеке дөресрәктер, кем белгән?! Ә сез ничек уйлыйсыз бу турыда? Бала үзе эшләгән акчасын үзе тотсынмы, әти-әнисенә бирсенме – кайсысы дөресрәк?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк