Балага ничек китап яраттырырга?

Алимә Сәләхетдинова («Сабыйлар» балалар үзәгенә нигез салучыларның берсе, «Бишектән үстерү» дәресләренең методисты, 3 бала әнисе, хәзерге вакытта гаиләсе белән Канадада тора.)
Безнең балалар китап ярата! Кечкенәдән аларга иң кадерле бүләк китап булды. Яңа гына 9 яше тулган улыбызга әтисе электрон китап уку җайланмасы — Kindle алды менә. Аның ничекләр итеп сөенгәнен күрсәгез: төрле телләрдә китап укый алачак бит ул хәзер. Мактануым түгел бу минем. «Улым (яки кызым) китап яратмый, кулына да тотканы юк», — диючеләргә җавап бирүем генә. Безнең гаиләдә өч бала үсә: өчесендә өч төрле холык. Кемнәрнеңдер сүзен кабатлавым түгел, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм — баланың китап яратуы әти-әнидән, аларның китапны ничек укуларыннан тора.
Безгә кунаклар килгән иде. Малайлар бүлмәләрен кунак абыйга биреп, үзләре ул көнне зал ягында йоклады. Икенче көнне бик иртә торсам да, миннән дә алдарак уянган ике улым... китап укып утыра иде инде! Кунакларны уятырга, тавышланырга ярамый бит – китапның ләззәтен тоеп, бер сәгатькә якын утырды алар шулай. Моңа бик сөендем. Аеруча кече улым – Салихым өчен: ул моңарчы китап белән бөтенләй кызыксынмый иде кебек. Шулай тоелган гына икән. Күңелендә китапка карата мәхәббәт уты кабынган икән инде. «Тырышуларым юкка булмаган, файдасы тигән!» – дип уйладым эчемнән.
Балада китапка мәхәббәт уяну – интерактив рәвештә уку нәтиҗәсе дип уйлыйм. Хәзерге вакытта иң популяр алымнарның берсе санала бу. Әмма, баксаң, бу алымны безнең әби-бабаларыбыз әллә кайчан белгән инде! Оныклары белән китап укып утырган өлкәннәрне, мөгаен, сезнең дә күзәткәнегез бардыр. Алар бит мондый вакытта, беренче чиратта, бала белән аралаша. Бертуктаусыз аңа ниндидер сораулар бирәләр яки баланың сорауларына үзләре җавап кайтаралар, рәсемнәрне тасвирлап, төрле авазлар, тавышлар чыгаралар яисә, бүлдермичә, баланы тыңлыйлар...
Бу хакта «Рожденный читать» китабында бик кызыклы итеп язылган. (Табарга, танышырга тырышыгыз әле!) Аны Америка журналисты Джейсон Буг үзенең кызы белән китап уку тәҗрибәсенә нигезләнеп язган. Ахырда, бала туганнан алып 6 яшькә кадәр укырга тиешле китап-лар исемлеге дә китерелгән: минем үземә анысының да ярдәме тиде.
Балага китапны ул әле бишектә ятканда ук укый башларга кирәк. Мин үземнекеләрне алдыма куеп китап укый башлаганда алар әле берничә атналык кына иделәр. Озын әдәби әсәр укымадым, билгеле, рәсемле китап кына алдым. Каралы-аклы зур-зур рәсемле китапны, баладан 20-30 см ераклыкка куеп, тыныч тавыш белән тасвирлап чыгарга берничә минут вакыт җитә иде.
Беренче китаплар аңлаешлы, матур сурәтле булсын дип тырыштым. Балаларым үсә барган саен, китап уку вакыты да, китаплар да арта барды. Китапларның нинди телдә икәнлеге мөһим түгел иде – бары тик матур рәсемле булсын! Чөнки кайсы телдә язылса да, мин аларны барыбер татарчага тәрҗемә итеп укыдым. Укудан бигрәк, сөйләү иде бу. Кечкенә сабый да аңларлык ымлыклар, аваз ияртемнәре кушып сөйләү. Китаптагы рәсемнәрдә булган барлык персонажлар, предметлар, геройлар «телгә» килә, эмоцияләремне кушам, сорауларымны яудырам, җавапларын тыңлыйм яисә үзем үк җавап бирәм (монысы – баланың теле әле ачылмаган чакта)...
Гел китап белән генә утыра алмыйсың, кәефсез чагың да була, арган мәлләрең дә, бала үстергәндә вакыт та бик җитми диярсез. Андый очракларда мин рәсемнәрдә кемнәр, нәрсәләр сурәтләнгәнне санап кына чыга идем: бу да балага кызык, ул да аның игътибарын арттыра.
Малайлар үсә төшкәч, без укыган китапларны... сәхнәләштерә башладык. Үзенә күрә кечкенә генә «өй театры» барлыкка килде. Спектакльдә катнашучы «актерлар» – балаларның яраткан уенчыклары: лего, хайваннар, курчаклар, машиналар... Башта балаларга бик таныш булган, йә алар яраткан әкиятләрне сәхнәләштердем. Өйдәге спектакльләрнең нәтиҗәсен мин шунда ук күрдем: улларым китапларны үзләре мөстәкыйль рәвештә кулга алып, карап утыра яки укый башлады! Бер яшьлек Салихның «Ледяная избушка» әкиятен «укуын» видеога яздырган идек, хәзер карыйбыз да рәхәтләнеп көләбез. Тоташ ымлыклардан гына торса да, шактый «бай» эчтәлекле hәм бик хисле ул: «Аю лап-лап, Куян иии-ииии. Төлке ыыымм уух итте!..»
Соңрак әкият күрсәтүгә балалар үзләре дә тартылды. Белгән әкиятләрен сөйләп чыгу алардан зур осталык таләп итә, сөйләмнәрен, тел байлыкларын үстерә. Дүрт-биш яшьләр тирәсендә без гадәти укуга күчтек: алар инде озын-озын әкиятләрне дә сабырлары җитеп тыңлап тора алалар. Укыганда белмәгән сүзләр очраса, туктатып сорыйлар, китапта язганга кушып, искә төшкән, үзләре белән булган вакыйгаларны да сөйләп китәләр, фикерләрен уртаклашалар...
Дөресен әйткәндә, нәкъ менә шушы мизгелләр безнең арада ниндидер бер якынлык урнаштырды. Алар тормышында ни булганын белеп, тоеп тордым. Мәктәптән (яки балалар бакчасыннан соң) хәлләрен сорасаң, гел бер җавап ишетәсең: «Әйбәт!» Никадәр төпченсәң дә, шуннан ары башка бер сүз ала алмыйсың. Ә менә китап укыганда, үзләре дә оныткан хис-кичерешләрен искә төшерәләр, сөйләүдән тартынмыйлар, киресенчә, уртаклашырга телиләр.
Без әле дә кичләрен китап укыйбыз. Хәзер аларга күбрәк татар теленә тәрҗемә ителгән классик әсәрләрне укырга тырышам. Бу айда, мәсәлән, Даниэль Дефоның «Робинзон Крузо» әсәре белән танышабыз.
Олы улым Йосыф китапларны дүрт телдә (татар, рус, словак һәм инглиз телендә) үзе укый. Йота гына! Салих турында алай әйтә алмыйм, шулай да китапханәдән китаплар алып кайта, күптән түгел менә инглизчә укырга да теләге барлыгын белдерде.
Кечкенәбез – кызыбыз Зифа белән әлегә авыррак. Ул әлегә кадәр китап уку теләген белдермәде: тизрәк битне әйләндерергә, китапны ябарга гына тора иде. Уйлана торгач, моның сәбәбе үземдә икәнен аңладым. Абыйларының мәктәпләре, хоккейлары, драмтүгәрәкләре... аркасында Зифаны интерактив укудан мәхрүм иткәнмен ләбаса. «Гаебемне» аңлагач, бу эшкә дәртләнеп тотындым.
Маргарет Браунның инглиз телендәге «My world» hәм «Good night moon» дигән китапларыннан башладым. (Әйткәнемчә, безгә китапның кайсы телдә язылуы мөһим түгел, әмма олы балаларга бу да тел өйрәнергә бер стимул). Әлеге китаплар баланы искиткеч матур рәсемнәре, күп сюжетлылыгы белән хәйран калдырды. Укыган саен ниндидер яңалык белдек, яңа детальләр ача бардык. Без хәтта андагы персонажлар булып сөйләшә башладык: «Тычкан, анда менмә! Егылырсың! Учак янына якын утырма». Бер ай да үтмәде, Зифаны да китап дөньясы әсир итте. Хәзер кызым да көндез театр күрсәтеп, кичен абыйлары белән бергә зур әсәрләр тыңлый.
Галимнәр сигез төрле тикшеренү үткәреп, кызыклы бер нәтиҗә ясыйлар – интерактив китап уку баланың IQ күрсәткечен алты hәм тагын да күбрәк баллга күтәрә ала. Интерактив уку белән иртәрәк танышкан саен, баланың күрсәткечләре шуның кадәр югарырак була. Әлеге ысул белән китап укуда, шәхсән минем өчен иң кадерлесе, әйткәнемчә, баланың китап белән мавыгуы гына түгел, ә хәзерге тынгысыз заманда аның белән якын мөнәсәбәт урнашу, ихлас аралашу мөмкинлеге туу ул.

Интерактив уку — балаларны сөйләшергә, фикерләрен җиткерергә, әңгәмә корырга, уйланырга өйрәтү ысулы ул.
Галимнәр сигез төрле тикшеренү үткәреп, кызыклы бер нәтиҗә ясыйлар – интерактив китап уку баланың IQ күрсәткечен алты hәм тагын да күбрәк баллга күтәрә ала. Интерактив уку белән иртәрәк танышкан саен, баланың күрсәткечләре шуның кадәр югарырак була. Әлеге ысул белән китап укуда, шәхсән минем өчен иң кадерлесе, әйткәнемчә, баланың китап белән мавыгуы гына түгел, ә хәзерге тынгысыз заманда аның белән якын мөнәсәбәт урнашу, ихлас аралашу мөмкинлеге туу ул.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.