Аллаһ Коръәндә «Әнгам» сүрәсенең 84 нче аятендә: «Ибраһимга Исхакны үә аның угълы Ягъкубны бирдек, һәрберсен һидәяткә салдык үә Ибраһимнан элек Сөләйманны, Әйүбне, Йосыфны, Мусаны, Һарунны һидәяткә салдык үә чын иманлы, изге гамәлле инсаннарны әнә шулай һидәяткә салачакбыз», – дигән.
Аллаһ Коръәндә «Әнгам» сүрәсенең 84 нче аятендә: «Ибраһимга Исхакны үә аның угълы Ягъкубны бирдек, һәрберсен һидәяткә салдык үә Ибраһимнан элек Сөләйманны, Әйүбне, Йосыфны, Мусаны, Һарунны һидәяткә салдык үә чын иманлы, изге гамәлле инсаннарны әнә шулай һидәяткә салачакбыз», – дигән.
Әйүб галәйһиссәлләм Ибраһим галәйһиссәлләм нәселеннән. Әйүб галәйһиссәлләмне Аллаһ Тәгалә байлык һәм балалар белән нигъмәтли. Әйүб галәйһиссәлләм шушы нигъмәтләргә шөкер итеп, һәрвакытта да Аллаһка гыйбадәт кыла. Булган байлыгыннан фәкыйрьләргә сәдакалар өләшеп тора. Аның саен пәйгамбәрнең мал-мөлкәте артып тора.
Әмма, бу дөньяда инсанның бик яман дошманы бар, ул – шәйтан. Иблис мәлгунь Әйүб галәйһиссәлләмнең күркәм холкыннан, бәхетеннән, аның һәрвакыт гыйбадәттә булуыннан бик нык көнләшә. Бервакыт, иблис ләгыйнь Әйүбнең бәхетеннән көнләшеп, Аллаһ Тәгалә шикаять кылып болай ди: «Ул Әйүбкә байлык, нигъмәт, җан тынычлыгы бирдең. Шул сәбәпле генә ул Сиңа гыйбадәт кыла. Әгәр дә бу кадәр маллары (байлыгы) үә нигъмәтләре булмаса, Сиңа гыйбадәт тә кылмас иде».
Бәс, Аллаһ Тәгалә әйтте: «Ий, мәлгунь! Син ялган сөйлисең, Мин Үз колым Әйүбне яхшы беләм: нинди генә бәла-каза күрсә дә, ул Миңа гыйбадәт кылудан туктамас. Һаман сабыр итеп, шөкрана кылыр! Әй, мәлгунь! Әйүбнең җаныннан башка, һәммәсенә сине ирекле кылдым, сынап кара: Әйүбнең Минем гыйбадәтемә иҗтиһадын (тырышлыгын) белерсең, дөнья малы өчен кайгырмыйча, сабыр итә белүен күрерсең», – диде.
Иблис мәлгунь үзенең гаскәренә: «Аллаһ Тәгалә миңа Әйүбне сынап карарга ирек куйды. Әйүбне гыйбадәтеннән туктатырга ярдәм итегез», – диде.
Шәйтаннар тиз генә таралышып, Әйүб галәйһиссәлләмнең барча мал-туарларын: куйларын, дөяләрен, сыерларын һәм игенлекләрен ут төртеп яндырдылар. Әйүб галәйһиссәлләмнең алты кызы үә сигез улы бар иде. Алар бергә җыелышып ашап утырганда, өйне ишеп, җир белән тигезләп, Әйүб галәйһиссәлләмнең балаларын һәлак иттеләр.
Әйүб пәйгамбәр бу бәхетсезлекләр килгән вакытта һичнәрсәдән хәбәрдар булмыйча, тыныч бер урында намаз укып утыра иде. Иблис мәлгуньнең шатлыгы эченә сыймыйча, тиз үк Әйүб галәйһиссәлләм янына килеп җитте һәм: «Ий, Әйүб! Синең Аллаһың күктән ут җибәреп барча малларыңны, игенлекләреңне яндырды һәм дә аш өендә бергәләшеп ашап утыручы балаларыңны һәлак итте. Сиңа шулкадәр зарар китергән Аллаһка гыйбадәт кыласыңмы? Ахмак икәнсең!» – диде.
Әйүб галәйһиссәлләм һич тә кабаланмыйча намазын тәмам итте.
Шуннан ул иблискә: «Бел, ий мәлгунь! Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ Тәгалә ул мал-мөлкәтне, игеннәрне үә балаларның һәммәсен дә Үзе бирде үә Үзе алган. Бу мал-мөлкәтләр үә бала-чага һәммәсе дә ирләргә һәм хатыннарга бер фетнәдер. Инде калган гомеремдә Аллаһ Тәгалә кушкан гыйбадәтләрне тагын да тырышыбрак, тынычлык белән кылырмын», – диде.
Иблис мәлгунь яман вәсвәсәсенең Әйүб галәйһиссәлләмгә һич тә тәэсир итмәвен күреп, бик яман ачуы килеп, зәһәрләнеп үзенең гаскәре тарафына – шәйтаннары янына кайтып китте. Мәлгуньнәр җыелышып киңәштеләр. Иблис мәлгунь кабат Әйүб галәйһиссәлләм янына килде һәм пәйгамбәр намаз укыганда, сәҗдәдә чагында аның борынына һәм авызына әшәке сулышын өрде.
Иблиснең яман сулышыннан соң, Әйүб галәйһиссәлләмнең бөтен тәнен бетчә басты һәм ул эренләп, сасы суга әйләнеп тәне кортлады.
Бу хәлләрне күреп торган дус-ишләре һәм кордашлары аның белән аралашмадылар. Әйүб галәйһиссәлләмнең өч хатыны бар иде. Икесе талак сорадылар.
Өченчесе – Рәхимә исемлесе Йосыф галәйһиссәлләм нәселеннән иде. Рәхимә көне-төне ирен тәрбияләде. Бервакыт шәһәр халкы Рәхимәгә: «Әй, Рәхимә! Әйүбне моннан кая да булса алып кит. Аның чире балаларыбызга йогар дип куркабыз. Яхшылык белән алып китмәсәң, көч кулланып куарбыз», – диделәр.
Рәхимә, Аллаһ аннан разый булсын, Әйүб галәйһиссәлләмне аркасына салып, елый-елый шәһәр читендәге ташландык йортка барып урнашты. Шәһәр халкы аларны моннан да куды.
Рәхимә, радыйаллаһу ганһә, ирен күтәреп, сахрага чыгып бер юл чатына куйды һәм шалаш ясап, печән салып, шунда Әйүб галәйһиссәлләмне яткырды.
Рәхимә көн саен шәһәргә барып, кер юып, өй җыештырып, ягъни кешеләргә хезмәтче булып, иренә бер сынык ипи алып кайта торган иде. Шәһәр халкы аның Әйүб галәйһиссәлләм хатыны булуын белгәч: «Әй, хатын! Без синнән җирәнәбез. Шәһәргә килмә!» – диделәр.
Беркөнне Рәхимә яшеренеп кенә шәһәргә керде һәм икмәк пешерүче таныш хатын янына кереп: «Ий, дустым! Мин сиңа хезмәт итәрмен. Минем ирем Әйүб ач ята. Бер сынык икмәк бирсәнә!» – диде. Икмәкче хатын тирә-ягына каранып: «Ирем күрмәсен. Миннән ерак бул. Алай да, бер толым чәчеңне кисеп бирсәң, сиңа тулы бер икмәк бирермен», – диде.
Рәхимәнең чәче унике толымга үрелеп, алар бик күркәм булып, аяк йөзенә кадәр сузылып төшкәннәр иде. Матурлыкта Рәхимә бабасы Йосыф галәйһиссәлләмгә охшаган иде. Әйүб галәйһиссәлләмнең тамагын туйдырыр өчен бер толымын кисеп бирде үә бөтен икмәкне алды.
Ире янына кайткач, Әйүб галәйһиссәлләм тулы икмәкне күрде һәм ялгышлык белән: «Рәхимә үзен сатып, тулы бер икмәк алып кайткандыр. Әгәр сәламәтләнсәм, йөз мәртәбә сугармын!» – дип, эченнән генә ант итте. Рәхимә иренә булган хәлне сөйләп бирде.
Аллаһның сынавы шулкадәр каты иде ки, Әйүб галәйһиссәлләмнең тәнендәге итен кортлар ашап коры сөяккә генә калды. Хатынының йөрәге әрнеде һәм иренә: «Ий, Әйүб! Син – Аллаһның сөекле пәйгамбәре. Әгәр дә ки дога кылсаң, догаң кабул булып сәламәтләнерсең», – диде.
Әйүб галәйһиссәлләм әйтте: «Без синең белән сиксән ел рәхәт гомер кичердек, унсигез ел авырып ятам. Аллаһ Тәгаләдән сәламәтлек сорап дога кылырга оялам», – диде.
Инде чире шул дәрәҗәгә җитте ки, тәнендәге кортлар бер-берсен ашап бетерделәр һәм ике корт калды. Берсе теленә ябышты, икенчесе йөрәген тешләде. Шуннан Әйүб галәйһиссәлләм Аллаһка болай дип дога кылды: «Йә, Раббым! Күңелем шөкер берлә Сине сөймәклектә даим булган мөддәттә, телем сине зикер кыйлу берлә даим булган мөддәттә, һәр бәлагә сабыр кылырмын. Әгәр инде бу ике корт йөрәгем белән телемне ашасалар, Сине ничек зикер кылырмын?!»
Аллаһ Тәгалә бу ике кортның берсен суга төшерде – сөлек булды, инсаннарга файда өчен. Икенчесен сәхрага төшерде – бал корты булды, инсаннарга балы шифа булсын өчен.
Аллаһ Тәгалә Әйүб галәйһиссәлләмнең догасын кабул итте. Аллаһ Коръәндә «Сад» сүрәсенең 42 нче аятендә болай ди: «Ий, Әйүб! Аягың илә җиргә тип!» – дип әйтелде. Типкәннән соң салкын үә җылы чишмә чыкты. Җылы чишмәдә юынды, госелләнде. Салкын чишмәнең суын эчеп, шунда ук сәламәтләнде, әүвәлге куәтен тапты».
Шуннан соң Әйүб галәйһиссәлләм Аллаһ Тәгаләгә шөкраналар кылды һәм калку бер җиргә менеп утырды.
Рәхимә бер сынык ипи белән кайтты, әмма ирен шалашта тапмады. Канлы күз яшьләре белән елый башлады. Әйүб галәйһиссәлләм зарилык кылып елаган хатынын күрде һәм:
– Ник елыйсың? – дип сорады.
Рәхимә яшь, матур ирне танымады һәм:
– Менә бу шалашта авыруым бар иде. Бүре ашадымы икән? Кайда китте икән? Шул кайгыдан елыйм, – диде.
Әйүб галәйһиссәлләм:
– Авыруың нинди кеше иде? – дип сорады.
Рәхимә:
– Сәламәт вакытында сиңа охшаган иде, – диде.
Әйүб галәйһиссәлләм серне ачып:
– Әй, Рәхимә! Авыру ирең Әйүб – мин. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте ирешеп сихәтләндем, – дип кыйссаны сөйләде.
Икесе дә бик шат булдылар, Аллаһка шөкерләр иттеләр, сәҗдә кылдылар.
Шул вакыт Аллаһтан Әйүб галәйһиссәлләмгә вәхи килде: «Әй, Әйүб! «Сәламәтләнсәм, Рәхимәгә йөз мәртәбә сугармын» дип ант иткән идең. Бер уч салам алып, бер мәртәбә сук! Антыңда торган булырсың үә гөнаһтан котылырсың».
Аллаһ Тәгалә «Сад» сүрәсенең 44 нче аятендә бу хакта бәян итеп болай ди: «Ий, Әйүб, бер уч салам алып хатыныңа сук, Аллаһ исеме илә әйткән антыңны үтәмичә гөнаһлы булып калма. «сырхау вакытында үзен караучы Рәхимә хакында хаталык белән, бозык эшне эшләүче дип зан кылып, «ҮәАллаһи, терелсәм йөз мәртәбә сугармын!» дип, ант иткән иде. Соңра Рәхимәнең бозык эше юклыгы мәгълүм булгач, шул бер уч салам белән сугып, йөз мәртәбә суккан хөкемендә булды». Без Әйүбне бәла-каза үә сырхауга сабыр итүче итеп таптык. Ул Әйүб ни хуш бәндәдер, үә ул Аллаһ Тәгаләгә нык ышанып кайтучыдыр».
Аллаһ Тәгалә, сабырлыгы өчен, Әйүб галәйһиссәлләмне терелтте, шифаландырды һәм барча балаларын һәм малларын икеләтә кайтарды. Аллаһ Тәгалә әүәлге балаларын тергезде һәм тагын шулкадәр үк балалар бирде. Ягъни алты кыз һәм сигез малае туды.
Бу хакта Аллаһ Коръәндә «Әнбия» сүрәсенең 84 нче аятендә болай ди: «Без аның догасын кабул иттек үә аңарда булган сырхау үә бәлане җибәрдек һәм аңар өй әһелләрен кайтарып бирдек, үә балаларын, малларын ике өлеш арттырып бирдек, Үз хозурыбыздан рәхмәт йөзеннән, үә Аллаһ колларына үрнәк (гыйбрәт) булсын өчен».
Аллаһ пәйгамбәрләрнең авыр язмышы, аларның сабырлыгы хакында инсанга үрнәк алу өчен, үзләрен тәрбияләү өчен бәян итә.
Пәйгамбәрләр тарихын өйрәник һәм сабак алыйк, Аллаһ ике дөнья нигъмәтенә ирештерер, ин шәә Аллаһ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк