Логотип
Дин

Мөселман гаиләсендә ир-хатын мөнәсәбәтләре

Ислам дине гаиләне җәмгыятьнең нигезе буларак таный һәм хөрмәт итә. Гаиләдә сәламәт һәм гармонияле үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур әһәмият бирелә. Бу – үзара мөгамәләдә расланган һәм озын гомер юлында үзен аклаган мөнәсәбәтләр. Әйдәгез, шушы мөнәсәбәтләргә конкретрак тукталыйк.

Бисмилләәһир рахмәәнир рахииим!

Ислам дине гаиләне җәмгыятьнең нигезе буларак таный һәм хөрмәт итә. Гаиләдә сәламәт һәм гармонияле үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур әһәмият бирелә. Бу – үзара мөгамәләдә расланган һәм озын гомер юлында үзен аклаган мөнәсәбәтләр. Әйдәгез, шушы мөнәсәбәтләргә конкретрак тукталыйк.

1. Хатынга карата игелекле булу мөселманнарга тиешле сыйфатларның берсе.

2. Хатын иренең хөрмәтенә, игътибарына лаек. Моның өчен ир вакыт таба. Бу вакытның бергәләп күңел ачып, спорт уеннарында яки ислам динендә тыелмаган башка шөгыльләрдә үтүе мөмкин. Ислам күзлегеннән караганда, акчаны туздыруның иң яхшысы – гаилә өчен тоту.

3. Хатын-кыз өчен өйдәге гыйбадәт мәчеттәгегә караганда өстенрәк. Әмма хатынның мәчеткә барасы килә икән, аңа каршы килергә кирәкми.

4. Ислам башкаларга шәхси тормышың турында, төгәлрәге җенси тормыш турында сөйләүне катгый тыя.

5. Ирнең көнләшүе ике төрле була: нигезсез шикләнү яки сәбәпсез көнләшү. Моннан арынырга, үзеңне йөгәнләргә кирәк. Тормышта дәлилле көнләшү дә булырга мөмкин. Монысы кирәкле санала.

6. Ир белән хатын каршылыкларны бергәләп чишәргә тырышмыйлар икән, аларның тормышы тулы канлы була алмый.

7. Ир хатыныннан булдыра алмастай нәрсәләрне таләп итмәскә, аңа артык күп эш йөкләмәскә тиеш.

8. Хатынның хаталарын гел күрсәтеп тору, эшләренә ризасызлык белдерү һәм битәрләү дә яхшыга илтми. Бу мөнәсәбәтләрнең суынуына китерергә мөмкин һәм никах өчен куркыныч. Шуңарга да динебездә иргә хатынының хаталарына игътибар итмәскә киңәш ителә.

9. Гаиләдә хатынга, балаларга карата битарафлык – ислам кагыйдәләренә һич туры килми. Мөселман ир болай эшләмәс, мондый хатага бармас.

10. Кешеләр алдында, туганнар, балалар, күршеләр янында хатынны ачулану, аның эшләрен тәнкыйтьләп, ризасызлык күрсәтү дорфалык санала. Моны бит икәүдән-икәү калгач та әйтергә мөмкин.

11. Ир хатынына акча табу өчен эшләргә куша алмый. Хатынны яшәү өчен тәэмин итү – ирнең турыдан-туры бурычы.

12. Өйгә кайткач, ир кайтуы хакында гаиләсенә белдермичә өйгә керергә тиеш түгел. Ягъни ул башта кайтуы турында хәбәр бирергә, Аллаһүны олыларга, аннары гаиләсен сәламләргә, ике рәкәгать намаз укырга һәм шуннан соң өйдәгеләрнең хәлләрен сорашырга тиеш, дип яза Мәрван Ибраһим әл-Кайси «Ислам әхлагы һәм гадәтләре» китабында.

 

Мөселман хатынның гаиләдә үзен ничек тоту, иренә дөрес мөнәсәбәттә тору кагыйдәләре дә бик җитди.

1. Яхшы хатын булу бик мөһим. Чөнки ислам динебез күзлегеннән караганда, яхшы хатын булудан да өстенрәк нәрсә юк. Шунлыктан да исламга бирелгән хатын-кыз иң яхшы хатын санала.

Үзара аңлашып яшәү һәм фикер каршылыкларын булдырмас өчен, гомуми нигез булырга тиеш. Бу нигез – исламга тугрылык дип атала.

2. Никахта хатынның роле үтә дә мөһим. Ахыр чиктә аның роле хәлиткеч фактор булып тора. Яхшы хатынның сыйфатлары – әдәпле, оялчан һәм сизгерлек. Бар булганына канәгать булу, ире тапканны сарыф итмәскә тырышу. Юньсез хатын акчаны күп һәм файдасыз, алдын-артын уйламыйча тотар.

3. Ире аннан канәгать булсын өчен хатыны бөтен тырышлыгын куярга тиеш.

4. Күркәм холыклы хатынга 3 сыйфат хас: аңа карап ире канәгатьләнү ала, чөнки ул ире алдына гүзәл кыяфәттә чыгу турында кайгырта; ире нәрсә дә булса кушса, ул аңа карышмый, сораганын үти; ул ире теләгәннәргә каршы килми һәм ире хупламаганны эшләми.

5. Әгәр хатын уразаны ялгызы тотарга тели икән, бу хакта иреннән сорарга һәм аның ризалыгын алырга тиеш.

6. Хатын, әгәр ире теләми икән, аның рөхсәтеннән башка өйгә чит кешене кертми.

7. Хатын ире рөхсәтеннән башка өйдәге милектән бернәрсә дә бирә алмый.

8. Хатын иренең гаилә өчен ничек тырышканын истә тотарга тиеш.

9. Ире эштән кайткач, хатыны аны матур итеп, елмаеп каршы алырга тиеш. (Ирләре эчеп-исереп кайтучыларга ни эшләргә икәнлеге язылмаган. Сүз бит мөселман гаиләләре турында бара.)

10. Хатын ире кайтып керүгә өй мәшәкатьләренә, балалар белән булган проблемаларга зарланырга ашыкмасын. Эштән арып кайткан иргә тынычлык, ял итү кирәк. Өйдәге хәл-әхвәлне аннан соңрак аңлатырга акыллы хатын җаен таба.

11. Ире сөйләгәнне хатын игътибар белән тыңлап торырга тиеш.

12. Ирне еш битәрләү, ризасызлык күрсәтү һәм бәхәсләшүләр, гаеп тагу бер-береңне күрә алмауга китерә, гаилә мөнәсәбәтләрен катлауландыра. Хатын бу гамәлләрдән үзен тоя белергә, үзен контрольдә тотарга тиеш.

13. Ислам буенча ир белән хатын интим мөнәсәбәтләрен кемгә дә сөйләү гөнаһ. Бу бары тик ике арадагы яшерен сер.

14. Хатын ирен яратуын һәм аңа тугрылыгын, хөрмәтен теле белән әйтүдән тартынмасын. Бу иргә бик күңелле булачак һәм үзара мәхәббәтне тагын да арттырачак, гаиләне ныгытачак кына.

15. Гаиләдә ир баш булып санала. Хатынның тигезлек таләп итүе, хуҗа булырга теләве ислам кануннарына каршы килә. Шуңа да ир гаиләдә үзенең җаваплылыгын аңлап эш итәргә, хуҗа булуыннан файдаланып, чикне узмаска, гаилә мөнәсәбәтләренә хилафлык китермәскә бурычлы. Ул хатынына карата аңа тормыш юлдашы буларак сак мөнәсәбәт кылырга, аны яратырга тиеш.

16. Җитди зур сәбәп булмаса, ирдән аерылуны таләп итү тыела.

17. һәр ике як никахның аларга Аллаһү Тәгалә биргән бүләге икәнлеген онытмаска, шушы никах өчен Раббыбыз каршында җавап тотачакларын истән чыгармаска тиешләр. Ә Аллаһү Тәгалә бүләге белән теләсә ничек кыланырга ярамый.

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүүүһ!

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар