Логотип
Дин

Хәзрәти Адәм галәйһиссәлам

Кешелек тарихындагы иң беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәлам. Кешенең бу дөньяда пәйда булуы да аннан башлана.

Кешелек тарихындагы иң беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәлам. Кешенең бу дөньяда пәйда булуы да аннан башлана. «Ән-Ниса» сүрәсенең 1 нче аятендә болай диелә: «И кешеләр! Сезне бер җаннан (Адәмнән) яралткан, аның бер кисәгеннән (Хәүва исемле) ишен яралткан һәм аларның икесеннән бик күп ирләр белән хатыннарны бар кылып тараткан Раббыгыздан куркыгыз!..»
«Менә Раббың фәрештәләргә: «Һичшиксез, Мин җирдә хәлифә яралтакчакмын», – дип әйткәч, алар: «Әллә җирдә бозыклык кылучыны һәм кан коючыны яралтачаксыңмы. Без бит һәрвакыт Сине мактау белән тәсбих әйтәбез, олылыйбыз», – диделәр. Ул: «Һичшиксез, Мин сез белмәгәннәрне беләм!» – диде. (Әл-Бәкара», 30).
Хәлифлек, вәкиллек кебек вазыйфа – күпмедер дәрәҗәдә вәкаләт бирүчене алыштыру, аның урынын тоту дигәнне аңлата. Монда «хәлиф» сүзе «вәкил» мәгънәсен белдереп, Аллаһның теләк-ихтыярларына җир йөзендә вәкил булып чыгыш ясаучы, Аның кушканнарын үтәүче дигәнне аңлата. 
Аннары Аллаһы Тәгалә дүрт фәрештәне: Җәбраил, Микаил, Исрафил һәм Газраил галәйһис-сәламнәрне бер-бер артлы җир йөзенә җибәрә. Аларга төрле җирләрдән берәр уч туфрак алып килергә куша. Фәрештәләр бу әмерне үтәр өчен җир йөзенә иңгәч, җир: «Сез алачак бу туфрактан кеше яралтылачак һәм ул Аллаһка каршы баш күтәрәчәк, шунлыктан җәһәннәмгә керәчәк. Нәтиҗәдә, минем бер кисәгем җәһәннәмдә яначак», –  дип, туфрагын бирмәскә тели. 
Җәбраил, Микаил, Исрафил җирдән берни дә алмыйча кайта. Бер Газраил галәйһиссәлам генә: «Мин Аллаһ әмерен үтәми кайта алмыйм», –  дип, җирнең төрле урыннарыннан төрле төстәге туфраклар ала. Аларны катнаштырып, Җәнабел-Хакка тапшыра. Шушы үҗәтлеге аркасында аңа җан алу вазыйфасы йөкләнә. 

Туфрактан яралтылганга күрә, кеше туфрак сыйфатларына ия. Язмышы да туфракныкы белән охшаш. Фани гәүдәсе туфрактан яралтылганга күрә, туфрак белән ризыклана һәм ахыр чиктә шул туфракка кайта. Кеше тәне –  туфракның башка төрле формасы, күренеше ул. 
Риваятьтә әйтелгәнчә, Аллаһ Адәм бар ителәчәк туфракны кырык көн изә. (Табәри, «Тәфсир», III, 306).  Адәм яралтылган балчык 40 ел үз хәлендә кала. Билгеле бер калыпта пешә. Өстенә утыз тугыз ел борчу-хәсрәт яңгыры, бер ел шатлык-куаныч яңгыры ява. Шуңа күрә адәм баласының борчулары шатлык-сөенечләреннән күбрәк. Әлбәттә, яңгыр сүзе монда күчерелмә мәгънәдә кулланыла. 
Җәнабел-Хак кешене бер уч туфрактан бар кылганнан соң, аңа мәхлуклар арасында иң югары дәрәҗә биреп, аңа үзеннән бер сер, яшерен нәрсә өрә.  Бу хакта болай диелә: «Мин аны төзек бер хәлгә китергәч һәм рухымнан аның эченә өргәч...» (әл-Хиҗер», 29 нчы аять). 
Җәнабел-Хак, бик күп хикмәтләрне күздә тотып, Адәм галәйһиссәламгә тынычлык һәм рәхәтлек китерәчәк иш яралтырга ниятли. Адәмнең сул кабыргасының сөяген файдаланып, аңа үз төреннән булган Хәзрәти Хәүваны яралта. 
Хәзрәти Хәүва анабызның яралтылуы белән бәйле аятьләрдә Раббыбыз болай дип хәбәр итә: «Ул сезне бер җаннан (Адәмнән) яралтты һәм аның бер кисәгеннән, аңарда тынычлык тапсын, дип ишен яралтты...» («Әл-Әгъраф, 189).
Хәүва анабыз яралтылганнан соң, Җәнабел-Хак: «И, Адәм! Син хатының белән бергә җәннәттә урнаш. Үзегез теләгән урыннан ашагыз, әмма шушы агачка якын килмәгез, юкса икегез дә золым иткән кешеләрдән булырсыз», –  ди. («Әл-Әгъраф», 19). 
 Адәм белән Хәүва җәннәттә бик рәхәт тормыш кичерә. Шайтан аларның зәгыйфь хисләрен һәм мәңгелек тормышка кызыгуларын файдаланып, тыелган агачның җимешен татып каравына сәбәп була. Моның өчен шайтан төрле хәйләләргә бара. Бу хакта Коръәндә болай диелә: «Соңыннан шайтан аңа: «И, Адәм! Мәңгелек агачын һәм бетми торган хакимлекне сиңа күрсәтимме?» –  дип вәсвәсә кылды». («Та-һә», 120). 
«Шайтан: «Ике фәрештә булырсыз яки икегез дә мәңге (җәннәттә) калучылардан булырсыз, дип, Раббыгыз сезгә бу агачны тыйды», – диде һәм аларның капланган гаүрәтләрен үзләренә күрсәтер өчен, икесенә дә вәсвәсә бирде...» («Әл-Әгъраф», 20–22). 
Шайтаннан алданган Адәм белән Хәүва шунда ук иблистән баш тарталар һәм кылган эшләреннән тәүбә итәләр. Җәнабел-Хак аларның тәүбәләрен кабул итә һәм аларның җиргә төшерелүен тели. Әйтте: «Бер-берләрегезгә дошман буларак (җиргә) чыгыгыз. Сезгә яшәү урыны һәм вакытлыча файдалану урыны –  җирдә». Әйтте: «Анда яшәячәксез, анда үләчәксез һәм аннан чыгарылачаксыз». («Әл-Әгъраф», 24–25). 
Аллаһ, тәүбәләрен кабул итеп, Хәзрәти Адәм белән Хәүвага һәм аларның нәселләренә котылу юлын түбәндәгечә аңлатып бирә: «И, Адәм балалары! Без сезгә гаүрәтләрегезне каплар өчен бер кием һәм зиннәт иңдердек. Тәкъвалык киеме моннан яхшырак...» («Әл-Әгъраф», 26). Бу аять гөнаһларны һәм кимчелекләрне каплар өчен тышкы кием генә җитмәгәнен аңлата. 
Җәнабел-Хак бөтен кешеләрнең ата-бабасы булган Адәм галәйһиссәламне җәннәттә яралта. Ләкин тыелган агачка кагылулары нәтиҗәсендә, алар ватаннары булган җәннәттән чыгарылалар һәм сынау галәме булган бу дөньяга җибәреләләр. 
Хәзрәти Адәм фәрештәләр ярдәме белән Һиндстанның көньягындагы Цейлон утравына, ә Хәүва анабыз Кызыл диңгез буена – Җиддә шәһәре урнашкан җиргә төшерелә. Бик күп вакыт алар бер-берләреннән аерылган хәлдә яши. Кушылуларына өмет итеп, бертуктаусыз дога кылалар. Ниһаять аларның догалары кабул була, Аллаһы Тәгалә аларның икесенә дә юлны Мәккә тарафына күрсәтү өчен, бер фәрештәгә йөкләмә бирә. Алар Зөлхиҗҗә аеның тугызында, Гарәфә көненең икенде вакытында Гарәфәттә очрашалар. Хаҗиларның Гарәфә көнне Гарәфәт тавында тәүбә-истигъфар кылуының хикмәте әнә шунда. 

Абдуррауф Абдулкадыр улы Забировның  «Коръән-Кәрим яктысында пәйгамбәрләр тарихы» китабыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар