Әни кешенең улы сайлаган кызны кабул итмәскә хакы бармы? Ислам динендә килен белән кайнана арасын җайларлык ниндидер кагыйдәләр бармы?.. Сорауларга Казан шәһәренең «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җаваб бирә.
Әни кешенең улы сайлаган кызны кабул итмәскә хакы бармы?
– Кешегә кагылган һәр мәсьәлә кебек үк, килен-кайнана мөнәсәбәтләре дә бик четерекле. Өстәвенә, ике хатын-кыз мөнәсәбәте бит әле ул, шуңа күрә аеруча авыр булырга мөмкин. Иң беренче чиратта, килен белән кайнана арасында проблема килеп чыкмасын өчен, үзеңә хатын сайлаганда әти-әниең белән киңәшләшергә һәм әниеңә ошаган кызны сайларга тырышырга кирәк. Иң беренче кагыйдә – шул. Әгәр дә әни кеше кызны кабул итми, «Ул безгә туры килми, ризалык бирә алмыйбыз, аңа өйләнмә», – ди икән, бу очракта ул кыздан баш тартуың хәерлерәк. Без, яшьләр, кайчакта: «Хатыным белән әнигә түгел, миңа торасы бит», – дип уйлыйбыз. Әмма ләкин яши башлагач, тормышка әни дә килеп керә, һәм проблемалар туа башлый.
Әйе, әни кеше син сайлаган кызны кабул итмәскә мөмкин – аның моңа хакы бар. Син яшьлегең белән кемнең кем икәнен аңлап бетермәвең дә ихти-мал. Ә әти-әниләр бу яктан тәҗрибәлерәк: алар кызның нәсел-нәсәбен дә карыйлар, һәм дөресрәк фикергә дә киләләр. Һәрхәлдә, килен әниеңә ошаса, тормыш итү күпкә җайлырак булачак.
Ислам динендә килен белән кайнана арасын җайларлык ниндидер кагыйдәләр бармы?
– Иң беренче чиратта, әлбәттә, килен тәрбияле булырга тиеш – олы кешене ихтирам итсен. Монда бит егетнең әнисе – олы кеше, шуңа күрә ул ихтирамга лаек. Пәйгамбәребез: «Әти-әниегезне сүкмәгез!» – ди. Сәхабәләр: «Без әти-әнине ничек сүгик инде?» – дип аптырап калалар. Пәйгамбәребез: «Башкаларның әти-әниләрен ихтирам итмисез, сүгәсез икән, үзегезнең әти-әниегезне мыскыл иткән кебек килеп чыга», – ди. Шуңа күрә иреңнең әти-әнисен ихтирам итү – ул үз әти-әниеңне ихтирам итүгә тиң санала.
Шул ук вакытта сабыр булырга кирәк. Ике якка да. Бер түбә астында хәзер ике хуҗабикә барлыкка килә бит: алар бер кухняны бүлә башлыйлар. Һәм олы кешегә мондый очракта юл куя белергә кирәк. Кайвакыт кайнаналарның: «Мин аны тәртипкә утыртам, өйрәтәм әле», – дип, артык кырысланып киткән чаклары да була. Шуңа күрә кайнана азрак телен тешләсен һәм, әйткәнемчә, яшьләргә юл куя белсен. Әгәр дә килен ниндидер хата җибәрсә, аны матур гына, җай гына төзәтеп җибәрергә мөмкин. Ә киңәшне ул үзе сорап килгәндә генә бирсәң яхшы – болай эшләгәндә яшь килен үзен чын мәгънәсендә хуҗабикә итеп тоячак.
Яшь гаиләдә туган барлык бәхәс-ләргә, аңлашылмаучылыкларга да катнашуның кирәге юк: сезнең аларга файдага караганда, күбрәк зыян салуыгыз бар. Кыенлыкларны үзләре җиңәргә өйрәнүләре дә мөһим бит.
Кайбер кайнаналар яшьләрне: «Акча тота белмисез», – дип ачулана – авыш күп вакыт шуның аркасында чыга. Әгәр бу чынлап та шулай икән, әни кеше гаепне иң элек үзен-нән эзләргә тиештер – улын акча тотарга, сакчыл булырга ул өйрәтмәгән.
Сүзгә килгән чакларда, беренче булып кайнана сөйләшә башларга тиештер: ул – өлкәнрәк, акыллырак, ә акыллы кеше юл куя. Хәтта үзеңнең хаклы икәнеңне белгән очракта да, гаиләдәге тынычлык хакына бу адымга барырга буладыр.
Киленне мактаудан да курыкмаска кирәк: ул берәр эшне сездән яхшырак эшли икән, нигә аңардан өйрәнмәскә? Бер нәрсәне онытмаска кирәк: берәүне дә усаллык белән җиңеп булмый, ә менә яхшылыкка яхшылык белән җавап бирми калучылар сирәктер.
Әгәр тормышта шундый очрак килеп чыга икән, ир кем ягына басарга тиеш: хатыны ягынамы, әллә әнисеме?
– Әгәр инде тавыш чыккан икән, ир, әлбәттә, әнисен сайлый. Һәрхәлдә, дин буенча ир кеше үзенең әти-әнисен сайларга тиеш. Ә кыз бала – ире ягына басарга тиешле. Шуңа күрә кызларны ирен ихтирам итә торган итеп тәрбияләргә кирәк. Ул ирен ихтирам итсә, аны тыңласа, кайнана да бу киленне яратачак. Менә ни өчен егет хатын итеп үзен ихтирам итә белә торган итагатьле кызны сайларга тиеш. Сине ихтирам итсә, ул әти-әниеңне дә зурлаячак – алар арасында бернинди аңлашылмаучылык чыкмаячак. Шул ук вакытта, ир кеше хатыны алдында әнисенә тавыш күтәрергә тиеш түгел. Ул, гомумән, аңа тавыш күтәрергә тиеш түгел. Һәм шулай ук үз әнисе янында аңа хатынын кимсетергә, аны җәберләргә ярамый. Андый ихтыяҗ бар икән – аерым әйтергә кирәк.
Мондый низаг чыккан чакта, ир кешегә иң авыры – ул ике ут арасында кала. Аңа әнисе дә якын, шул ук вакытта хатынын да үпкә-ләтәсе килми. Хатын кеше ирен: «Йә мин, йә әниең!» – дип сайларга мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Әйе, ул сезнең икегезне дә ярата, ләкин бу мәхәббәтләр бертөрле түгел, алар – икесе ике үлчәүдә. Ирегез әнисен сайлый икән – гаилә таркалачак. Сезнең якка баса икән – әнисенең рәнҗүе бар. Ә ул рәнҗүнең кайчанда да булса кире әйләнеп кайту ихтималы да юк түгел – барыбыз да картаячак.
Хәзер бу проблемалар, минемчә, бетеп бара, чөнки яшьләр өйләнешүгә өйдән чыгып китә. Әмма бергә торсалар, ир кеше хатыны өчен өйдә аерым бүлмә булдырырга тырышырга тиеш, бу – проблемаларны күпкә киметер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк