Логотип
Дин

Гошер сәдакасы бирер вакыт

Көзге уңыш җыеп алынганнан соң, Аллаһының биргәненә шөкер итеп, аның бер өлеше мохтаҗ, ятимнәргә бүлеп бирелергә тиеш. Күптән түгел генә бу хакта матбугат сөйләшүе дә булып, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та гошер сәдакасы турында сөйләгән иде.

Көзге уңыш җыеп алынганнан соң, Аллаһының биргәненә шөкер итеп, аның бер өлеше мохтаҗ, ятимнәргә бүлеп бирелергә тиеш. Күптән түгел генә бу хакта матбугат сөйләшүе дә булып, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та гошер сәдакасы турында сөйләгән иде.

Алай да, җентекләбрәк кызыксына башлагач, күп кенә сораулар да килеп чыкты. Гошер сәдәкасы бәрәңге, ашлык ише күләмле уңыштан гына биреләме, кишер, суган ише яшелчәләрдән дә бирелергә тиешме? Балдан да биреләме? Аны ел дәвамында бирү дөресме? Туганнарга бирергә буламы? Бәрәңгенең эресеннән генә бирәсеме, вагы да исәпкә алынамы? Шушы сорауларга җавап табу өчен Әлмәт шәһәре имамы Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка шалтыраттык.

«Су сибеп үстергән әйберләрнең егермедән бер өлеше, яңгыр суы белән генә үскәннәренең уннан бер өлеше фәкыйрьләр хакы, аны гошер итеп бирү тиеш», – диде ул.

Бәрәңгенең эресеннән генә гошер түләнәме, дигән сорауга, бар уңыштан чыгып билгеләнә. Әмма гошерне фәкать эре бәрәңге белән генә биррегә дигән сүз юк, уртачасы белән түләсәң дә була, дип җавап бирде. Бәрәңгеләтә бирмәсәң, шуның ничә сум булуын исәпләп, акчалата да бирергә мөмкин.

Бәрәңгедән кала, башка яшелчә яки җиләк-җимешләрдән дә гошер чыгарылырга тиеш. Шулай ук иген игүчеләр дә җыйган игеннәренең уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп бирә.

Гошерне уңыш җыеп алынганнан соң, ел дәвамында бирергә ярый. Алай да бу эшне тизләтсәң яхшырак.

Туганнарга бирергә ярыймы, дигәннән, үзең карап тәрбияләргә бурычлы кешеләр: әти-әни, әби-бабай, балалардан кала, башка мохтаҗ туганнарыңа бирергә ярый. Күпләр мәчеткә тапшыра, алар үзләре мохтаҗларга тарата, калганын шәкертләрне ашату өчен тота.

 

Балның гошере егермедән бер өлеш нисбәтендә бирелә.

 

Гошер һәм башка сәдакалар турында «Гыйбадәте Исламия» китабында менә болай диелә:

73. Яңгыр йә елга суы белән үскән ашлыклардан, җимешләрдән һәм печәннән, шулай ук балдан бирелә торган зәкят гошер дип атала. Шул нигъмәтләргә ия булган кешегә елга бер мәртәбә аның уннан бер өлешен казна хәзинәсенә яки фәкыйрьләргә бирү – фарыз.

74. Гошер малларының нисабы юк: никадәр булса, шулкадәренең уннан бер өлеше гошер итеп бирелә. Игү, уру һәм чәчүлекне карау чыгымнары исәпләнми.

75. Гошер бирү өчен балигъ, акыллы һәм бай булу шарт түгел. Сабый, дивана һәм фәкыйрь кешеләрнең ашлыкларыннан да гошер чыгарылырга тиеш.

76. Утын һәм камыш кебек нәрсәләрдән гошер чыгарылмый.

77. Яңгыр күп яумый торган җирләрдә, чыгыр һәм чиләк белән сугарылган ашлыклардан камил гошер бирелми, бәлки гошернең яртысы гына, ягъни егермедән бер өлеше генә бирелә.

78. Гошер дә зәкят бирелә торган фәкыйрь кешеләргә генә тапшырыла.

Зәкят, гошер, фитыр, фидия һәм кәффарәт сәдакалары фәкыйрьләр хакы булган фарыз һәм ваҗиб сәдакалар булып санала. Аларны мөэмин һәм фәкыйрь булмаган кешегә бирү, яки юл төзәтү, күпер эшләтү, кое һәм чишмәләр ясату, мәчет һәм мәдрәсәләр салдыру кебек бөтен халык файдасы өчен булган гомуми эшләргә тотарга ярамый.

94. Сәдаканы күп бирү гөнаһларның гафу ителүенә, бәла һәм афәтләрдән имин булуга сәбәп була.

97. Мохтаҗ булмаган кешегә сәдака биреп, аны теләнчелеккә гадәтләндерү – мәкруһ.

98. Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:

 

اَللَّهُمَّ احْفَظْ صَاحِبَ هَذِهِ الْصَدَقَةِ عَنِ الْأَفَاتِ وَالْبَلَيَاتِ وَاغْفِرْ ذُنُوبَةً وَأَكِّدْ اِيمَانَهُ وَاَكْثِرْ أَمْوَالَهُ وَوَفِّقْهُ عَلَى خَيْرِ مَقَاصِدِهِ

Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ.

Мәгънәсе: Йә Рабби, ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм аңа хәерле макстатларына ирешергә насыйп ит.

Сорауларыгыз булса, языгыз.

фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар