Җәй үтеп тә китә. Аның каравы, җәйге җылы көннәрне сагынганда татлы карбыз ашап рәхәтләнү мөмкинлеге калды.
1 кг карбыз кабыгы өчен бер кило ярым шикәр, 2 г лимон кислотасы кирәк булыр. Карбызның өске кабыгы әрчелә, фәкать яшел кабыгы гына калдырыла. Шуны шакмаклап турап, кайнап торган суда ике минут пешерәсе. Ике стакан суда шикәр эретелә. Шуның өстенә пешереп алынган карбыз кабыгы салына, һәм ул үтә күренмәле булганчы пешерелә, өстенә лимон кислотасы сибелә. Зөбәрҗәт төсендәге кайнатма хасил була.
Карбыз йомшагын һәм пломбирны шакмаклап турыйбыз, кура җиләге белән аралаштырабыз, шикәр комы сибәбез. Матур савытка салып, өстенә чикләвек ваклап сибәбез.
Карбыз кабыгын шакмаклап турыйбыз. Шуны кайнар суда пешереп алабыз. Аннары 10 сәгатькә шикәр ширбәтенә салып куябыз (бер кило ярым шикәргә 4 стакан су), тагын бер кат пешерәбез. Пешеп җиткәндә, бер чәй кашыгы лимон кислотасын һәм пычак очы белән генә алынган ванилинны өстибез. Кайнар карбыз кабыкларын киң савытка бушатабыз, ширбәте агып беткәнне көтәбез. Аннары өстенә шикәр оны сибәбез.
Болгатабыз да кибәргә калдырабыз. Әзер цукатларны пыяла банкада яки кәгазь пакетларда саклыйбыз.
Карбыз сутын күләме биш тапкырга кимегәнче кайнатабыз. Шуннан соң карбыз балы хасил булыр. Суыткычта саклыйсы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Карбыз кабыгыннан менә дигән кайнатма ясап була. Кабыгының йомшак җирен шакмаклап турап, кайнап чыккан сиропка салып, 20 минут чамасы кайнатырга. Суыгач, вак банкаларга тутырырга. 1 кг карбыз кабыгына 700 г шикәр комы кирәк.
0
0