Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Зурлар уены

– Әни, мин бала көтәм...

Соңгы вакытта нигәдер гел боегып йөргән, сулып-сулыгып калган яшүсмер кызыгыз өстәл янына ашарга килеп утырган җирдән кинәт шундый хәбәр җиткерсә? Бик азга гына шушы хәлне һәм бу яңалыкны ишеткән мизгелдә үзегезнең ниләр кичерүегезне күз алдына китереп карагыз әле. (Ә сез, малай үстерүче әниләр: «Ярый әле, кызым юк!» – дип уйларга ашыкмагыз. Туачак бала сезгә дә онык лабаса!) Аптырау, югалып калу, аңламау, аңларга теләмәү, ышанмау, ачу, ярсу, нәфрәт, күралмау, үпкә, рәнҗү, чарасызлык... Исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкиндер. Күз яшьләре, тал чыбыгы, каеш... Туктагыз, туктагыз, ә хәзер боларның барысын онытып, үзегезне каршыгызда утырган кызыгыз урынына куегыз. Ул нинди утларда яна икән? «Бала көтәм» дип сезне өнсез калдырса да, ул бит әле үзе дә бала гына! 



Ялгышы язмышка әйләнгән яшь әни кем ул? Аны тормышта нинди сынаулар көтә? Кайдан ярдәм өмет итәргә, кемнәргә таянырга аңа? Без бүген бу хакта Кайбыч районының социаль яклау бүлеге башлыгы Чулпан КАМАЛИЕВА белән сөйләшәбез. Балигълык яшенә җитмәгән яшь әниләр аларда күп булганга түгел, Кайбыч – кечкенә район, монда һәр гаилә күз уңында. 


Кадерсез балалар... Нигә алар бар, нигә ул исемлек гел өстәлеп тора? Безгә, шушы өлкәдә эшләүчеләргә, бу сорауның тынгылык бирмәве табигый. Кызларның 16-17 яшьтә үк әни булуы – әлеге күренешнең бер сәбәбе. Бер елны без аларны түгәрәк өстәлгә җыйдык. Иртә әни булган кызлар, гадәттә, балаларын тәрбияләү­не әти-әниләренә тапшыра: очрашуга шундый оныкларын үстерүче дәү әни-дәү әтиләрне дә чакырдык. Һәммә­се дә бик теләп килде дия алмыйм. Мондый хәлне гаиләләрнең күбесе, бигрәк тә авыл җирендә, оят, хурлык дип кабул итә һәм, баланы кулга алгач, капканы ачып урам якка мөмкин булган кадәр сирәгрәк чыгарга тырыша, үз эченә бикләнә. «Дөнья моның белән бетми, яшәргә кирәк» – безнең иң беренче киңәшебез шул аларга. (Үземнең танышым гаиләсендә нәкъ шундый хәл булган иде. Беренче курста укыган кызлары, кышкы каникулдан китүгә бала тапты. Өйдә киң халаттан йөргән кызында әнисе бернинди үзгәреш сизмәде ул чакта. Классташлары җыелып тудыру йортыннан барып алган, бәбигә беренче бирнәне юнәткән, яшь әтине чакырткан... Моңарчы яшәгән фатирны бушатырга кирәк булгач кына сер чишелде. «Яңа кеше туу – хәсрәт була алмый. Кабул итмәсәң, икесен дә югалтасың. Кызың турында уйла, ул да бит әле бала гына», – дип тынычландырдык без япь-яшь дәү әнине. Шул оныгын яратып туймый ул бүген!)

Кызлар бу хәбәрне әниләренә ничек җиткергән? Кемдер үзе әйткән, кемдер берәр туганы аша иреште­ргән. Яшереп йөрдем, төшертергә җыендым, үҗәтлегем белән генә саклап калдым, баланы үзем генә үстерәчә­гемне белдем диючеләр булды. (Әмма берсе дә тапканына үкенү белгертмәде!) Кичә генә курчагына күлмәк тегеп уйнаган кызыңнан шундый хәбәр ишетү... Аңла­шу булган гаиләләрдә, әни белән кызның сере килеш­кән очракларда сынауны җиңелрәк кабул иткәннәр. Әмма әниләрнең берсе дә туачак оныкларына әти эзләп кемнеңдер өенә барып йөрмәгән. Беренчедән, ул «әти»ләр күп очракта тормышка әзер булмаган шундый ук балалар. Икенчедән, кызлары белән булган бу хәлне әниләрнең күбесе үз гаепләре дип тә кабул итә. 

Балаларын карында килеш юк итмичә, дөньяга китерүләре өчен рәхмәт әйттек башта кызларга. Шундый зур сынау алдында япа-ялгыз калган кыз баланың хәлен аңлау авыр түгел. Әйе, ул ялгышты... Әмма ул бит болай булыр дип күз алдына китермәгән иде! Янындагы егете шунда ук юкка чыга. Димәк, ярату, мәхәббәт дигәннәре дә чын түгел?! Боларга тиздән, көмәне беленә башлауга, классташлары, укытучыларының кырын каравы өстәләчәк. Инде нишләргә? Баланы табаргамы, юкмы – ул моны бары тик берүзе һәм бик тиз хәл итәргә тиеш. Аннан аборт ясатудан ул әле бала табудан да күбрәк курка. Яшерен серен әнисе белгән очракта да җиңел түгел бит кызга. «Табасың, бергә үстерербез», – дип шунда ук кайсы әйтә? Беренчесен төшерсә, кабат балага уза алмас дигән курку-шикләнү генә туктата кайбер әниләрне. 
Газизләрдән-газиз кешеләре – үз әниләре дә кабул итеп бетермәгән «бала-әни»ләргә җәмгыятьнең кырын каравы аңлашыла: алар бит бөтен кешегә комачаулык кына тудыра...



– Кызларның күбесе социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә үскән балалар. Шуңа күрә азгынлык димәс идем бу адымнарын. Эчкече әти-әни янында җылылык җитми аларга. Читтән кемнәндер якын итү, игътибар күрүгә, алар шуңа сыена һәм... алдана. 

Әйе, мәктәпләр ак алъяпкыч астында инде җан кергән баласы булган укучыдан тизрәк котылу ягында. Аларны гаепләргә теләмим. Аннан, уку кайгысы калмаган кыз үзе дә мәктәпкә барырга бик атлыгып тормый. Бу минутта киләчәк турында уйламый әле ул: 9 нчысыйныфны да тәмамламыйча мәктәптән китә дә бара. Менә бер мисал. Алиянең (исемнәр үзгәртелде. – Ред.) бала көткәне уку елы башлангач беленде. Октябрь ахырында ул инде бәбиләде. Әнисенә: «Оныгыңны яздыр үзеңә, аны барыбер син карыйсы, Алияң укысын әле», – дип әйтеп карадым. Ризалашмады. Кызы инде үсте, балалар бакчасына китте – Алиянең алдагы көне турында уйларга кирәк. Күбесе, әйткәнемчә, мәктәпне тәмам­ларга өлгерми, шуңа күрә «бала-әни»ләр югары белем турында хыяллана да алмый. Берәр һөнәр алыгыз, дип, бу кызларны, гадәттә, Апас һөнәр училищесына урнаштырырга тырышабыз. 
«Бала-әни»ләр өчен җаваплы­лык­ны җәмгыять үз өстенә алырга, ниндидер чыгымнарга барырга бик ашкынып тормаса да, бүген алар проблемалары белән япа-ялгыз түгел. Ярый, баланы тапты, ди, ул. Инде аны багасы бар бит: ашатасы, коендырасы, йоклатасы...



Ә кызлар әле үзләре бала... Нәни төенчеген күтәреп: «Бүген ничек баш төзәтим икән?» – дип хәсрәтләнүдән башканы белмәгән әти-әнисе янына да кайтып керсә... Балага туу турындагы таныклыкны кайдан алырга икәнен дә күз алдына китерми ул. Үзенә пособие тиеш икәнлектән дә хәбәрдар түгел. Сөт кухнясына юлны да белми. «Өмет» үзәгенең Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге (җитәкчесе – Гүзәл Галиуллина) хезмәткәрләре кызлар өчен боларның барысын да үзләре эшли. Балигълык яшенә җитмәгән әниләргә Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге филиалы
2016 елның гыйнварыннан башлап, бала туган көннән алып аңа яшь ярым булганчы 2 мең 908 сум күләмендә пособие түли хәзер. (Чагыштыру өчен: Европаның бик күп илләрендә мондый әниләр ай саен 600 евро күләмендә пособие ала. – Ред.) Балалар бакчасы өчен түләүдә бернинди дә ташламалар юк. Ә мәктәптә, район Башкарма комитетының карары белән, алар­ның балалары да бушлай ашый. 

Яшь әни белән әти бергә булган очракта, бу гаилә яшәп китсен, аякка бассын өчен барыбыз бер­гәләп тырышабыз. Тик тырышлык­ның җилгә очкан чаклары да бар. Менә Лена белән Ирек. Лена тәр­биягә алган гаиләдә, тырыш, тәр­типле әти-әни янында үсте. Үз әнисе эчкече. Кызның 15 яшьтә балага узганы билгеле булды. Аннан 2 яшькә генә олы Ирек – социаль яктан тотрыксыз гаиләдән. (Районның икесе ике читендәге авылда, ике җирдә яшәп яткан шундый балаларның бер-берсен ничек эзләп табуы миңа һәрвакыт табышмак. Язмыш кыерсыткан җаннар бер-берсенә тартыламы соң шулай?! Табышалар, кавышалар һәм... дөньяга үзләре кебек үк бәхетсез балалар тудыралар. Ике арада мәхәббәт бөтенләй юк, дия алмыйм, ләкин ул, гадәттә, җитлек­мәгән мәхәббәт була.) Ленаны тәрбиягә алган гаилә яшьләргә никах укытты, үзләренә сыендырды. Бераздан район җитәкчелеге аларга бүлмә бирде, Ирекне эшкә урнаштырды. Кызларына 2 яшь булганда, ниһаять, Лена да үсеп җитте! Чибәр, ир-атның күзе төшәрлек булып. Чыгып китеп югала, баланы бакчадан алмый, өйдә үзен генә калдыра башлады... Хатынын бик яратса да, Ирек тә аны үз янында тотып кала алмады – кызларын бүген Ленаны тәрбиягә алган әти-әни үстерә. Геннарны гаепләргә генә кала... 

Әйе, яшүсмер өчен балага узу һәлакәткә тиң: еш кына аның үз язмышы да, туачак сабыеныкы да җимерелә.

– Әйбәт кенә гаиләләргә килен булып төшеп, яшәп киткән кызлар бар. Алсуны менә кайнаналары якын итеп кабул итте: оныкны алар карады, яшь әни укыды. Чыгып югалып йөрүенә дә түзделәр, аннан Алсу да басылды шикелле. 
Тик мондыйлар сирәк шул. Бала кулдан төшүгә, 18-19 яшьтә, кызлар ялгышларын төзәтергә ашыга (үз-үзләренә, тирә-юньдәгеләргә: «Мин гаилә корып та яши алам!» – дип исбатларга теләү бугай бу), һәм... күбесе кабат ялгыша. Мондый очракта инде алар тормышка ышанычларын да югалта. Икенче тапкыр әтисез бала тапканнар да бар. Ныгымаган, сынауларга каршы торырга көчсез әле алар. Тагын бер мисал китерәм. Гөлназлар гаиләдә дүрт бала, ул – олысы. Әти-әнисе айнымый эчә. Мин үземнең кызга 18 тулганын да, Гөлназның балигъ булганын көткән кадәр көтмәдем... Шушы гаиләгә бала алып кайтты ул. «Улыңны «Балалар йорты»на илтеп торыйк, тернәкләнсен. Син укуыңны тәмамла, эшкә урнаш, монда бала үстерә алмыйсың», – дидем. «Юк», – дип баш тартты. Атна саен барып йөрдек, балага кирәкле кием-салымны табыштырдык. (Безнең хезмәткәрләрнең бала киемнәре шкафында гел тәртип: артык, кечерәйгән кием-салым юк. Мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга кирәк күлмәк-чалбар аларда гел табыла. Балаларны лагерьга, санаторийга җыйганда – бигрәк тә.) Никадәр ярдәм итәргә тырышсак та, кызганыч, Гөлназ үзе дә эчүгә сабышты: алты айдан соң улын алырга туры килде. 
Күп вакыт баланы 2-3 яшькә кадәр үстергәч, яшь әни, сабыен туган нигездә калдырып китеп бара.

Дәү әни-дәү әти янында начар түгел оныкка: аны яраталар, кимсенмәсен дип, ни теләсә, шуны алып бирә-ләр. Тик дәү әни барыбер әни түгел... Мондый баланың күңеле гел китек. Әнисе кияүгә чыккан очракта, ул аның яңа гаиләсенә сыямы әле? Бик сирәк гаиләдә генә баланың иярчен икәнен белмисең. 

Сабыйлыктан чыгып җитмәгән кызның әни булуы, әлбәттә, дөрес түгел. Әмма һәлакәт тә түгел. Балаларыбызда әдәп-әхлак, сафлык кимеп баруга без – өлкәннәр гаепле икәнен аңламасак, менә шул чакта һәлакәтнең тагын да зуррагы килер. 


комментарийлар:

Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы.

Үзбәкстан, Тажикстан якларында кызларның 14-16 яшьтә әни булуы гадәти күренеш санала. Әгәр ул сабыен никах укытып, кияүгә чыгып дөньяга китерә икән, моны дөрес түгел дип әйтә алмыйбыз. Әмма бездә бу балалар, гадәттә, зинадан, уйнаштан туа. Ә бу – бик зур гөнаһ. Һәм бу гөнаһ иртә әни булган кызларның үзләренә генә түгел, балаларына да төшәчәк, аларның тәрбиясенә, сәла­мәт­легенә тәэсир итәчәк. Әти-әни өстендә дә җаваплылык зур: кызлары зина кыла, димәк, алар дөрес тәрбия бирмәгән. Балалары кылган бу гөнаһ әти-әнигә дә төшәчәк.
Чынлыкта, проблема монда тагын да тирәнрәк. Без хәзер күбрәк бу яшьтә бала табарга иртә, дип кенә сөйлибез, ә дөреслектә, яшүсмерләргә никахсыз җенси мөнәсәбәтләргә керергә ярамаганы турында аңлатырга тиешбез.



____________________________________________________________________________________

Наилә ГАЙНАНОВА, ТР Сәла­мәтлек саклау министрлы­гының баш белгече, акушер-гинеколог.

Тугыз ай буе бала күтәрү, бала табу хатын-кыз өчен зур сынау. Ә яшүсмер организмы өчен – бигрәк тә. 14-16 яшьлек кызларының бала көткәнен, гадәттә, әти-әни шактый соң белә. Бу вакытта баланы төшерү, аборт ясату кыз бала организмы өчен шактый катлаулы операция санала. Без, табиблар, баланы тудырырга киңәш итәбез. Әмма яшүсмернең гәүдәсе, тәне бала тудырырга әле әзер түгел, шуңа күрә аның үзе өчен дә, баласы өчен дә ахыры бик күңелсез тәмамланырга мөмкин булган авыр процесс ул. Әни яшьрәк булган саен, баласының үле туу ихтималы да арта. 16 яшьтән дә яшьрәк әниләрдә бала тапканнан соң кан китүләр, депрессияләр, психик тайпылышлар ешрак күзәтелә. Аларның балалары вакытыннан алда, кечкенә булып туа, сулыш алу органнары белән бәйле проблемалар күбрәк очрый. 


_____________________________________________________________________________________


Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, социология фәннәре докторы.

Балигъ булмаган кыз баланың йөккә узуы гаиләдә бик авыр кабул ителә, тавыш-гауга чыга, хәтта көч куллануга кадәр барып җитәләр… Иң беренче киңәшем – җәнжал кузгатмагыз: хәл бит инде орышудан узган! Эшне утырып сөйләшүдән башларга киңәш итәр идем: ни сәбәпле килеп чыккан бу хәл? Бәлки, кыз бала көчләү яки куркыту корбаныдыр? Әгәр инде ул җенси якынлыкка үз теләге белән барган икән – сәбәбе нидә? Нәрсә эзләгән ул әлеге якынлыктан: гаиләдә ала алмаган ярату хисенме, яклау эзләп сыенганмы, ә бәлки бу әхлак, тәрбия җитенкерәмәү нәтиҗәседер? Боларны белү әти-әнигә дә киләчәктә үзенең тәрбия юнәлешен дөресләү өчен бик мөһим. Сөйләшү вакытында кичерешлә­регезне яшермәгез, шул ук вакытта гаепләү тактикасы да сайламагыз – ул балагызның тагын да үз эченә бикләнүенә китерәчәк. Ситуацияне анализлап, кызыгызның кайда ялгыш адым ясавын, аның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен күзаллагыз. Алга таба ничек яшәү, булачак бала турында, аны үстереп, кеше итүнең никадәрле җаваплы һәм әһәмиятле булуы турында искәртегез. Шул ук вакытта бу сөйләшүне артык озынга сузарга ярамый: адым саен кызыгызны битәрләп торуның да файдасы юк.

Киресенчә, балагызга, бәлки, моңа кадәр биреп җиткермәгән мәхәббәтегезне бирер­гә, аны аңларга, гафу итәргә сәләтле икәнлегегезне күрсәтергә тырышыгыз. Бер ялгыш адым – гомерлеккә сугылган тамга түгел бит әле ул. Бу ялгышны балагызның җавап­лылык хисен арттыру өчен кулланыгыз, шул ук вакытта ярдәмгә әзер икәнегезне сиздереп торыгыз. Баланы тәрбияләүдә әни кешенең роле нидән гыйбарәт булачак? Әлбәттә, монда булачак әнинең үзенә ничә яшь булуы, аның йорт эшләрен алып бару, балалар белән аралашу күнекмәләре булу-булмавы әһәмиятле. Бала туу сәбәпле, мәктәптә укуга зыян килү куркынычы барлыкка килә – уку белән бала тәрбияләүне бергә алып бару мөмкинлекләрен уйларга кирәк. Яшь әнине тормышка җайлаштыру шулай ук әти-әни өстендә кала – мөмкин булганча, аңа укуын дәвам итү өчен мөмкин­лекләр тудырырга, профессия үзләштерергә ярдәм итәргә кирәк. Туачак баласына карата кызыгызда җылылык, ярату хисләре тәрбияләргә тырышыгыз: нәкъ менә әни мәхәббәтенең бик тә кирәк икәнен аңлатыгыз. Аның шәхси тормышын да бөтенләе белән сызып ташлау дөрес түгел. Тик хәзер инде тагын ялгышларны кабатламау, дус һәм партнер сайлауда талымлырак булырга кирәклеген искәртеп тору да комачауламас. 

Ничек кенә булса да, туачак бала – сезнең оныгыгыз, дәвамыгыз. Шуны аңлап эш итсәгез иде. Ул сабыйны тәрбияләп кеше итү, һичшиксез, сезнең дә бурыч. 



______________________________________________________________________________________

Айгөл ГАБДРАХМАНОВА, «Сәләт» клубы президенты, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары.

Безнең оешма 1994 елда эшли башлады, быел – 23 нче сезоныбыз. Шул вакыт эчендә безнең аша 70 меңнән артык сәлкеш узды. Әниләр кызларын «Сәләт» аланнарына җибәрергә икеләнәдер дип уйламыйм. Бездә мохит башка, сәлкешләрне тирә-юнь тәрбияли. Балаларга сез әйткән мәсьәлә турында сүз дә кузгатканыбыз юк. Берничә төп принцип бар «Сәләт»тә, шуның берсе – без яхшылыкка омтылабыз. Начарның – начар икәнен искә төшермичә, яхшының нинди булырга тиешлеген генә күрсәтәбез.  


________________________________________________________________________________________

дөнья хәле



1939 елны Перуда Лина Медина исемле алты яшь ярымлык кыз 2,7 килограммлы сау-сәламәт бала таба. Әниләре аны табибка: «Эчендә нидер үсә», – дип алып килә. Тикшерә башлагач, кызның җиде айлык корсаклы икәне ачыклана... Гиннесс рекордлар китабына ул «дөнья­дагы иң яшь әни» дип теркәлгән. Баласын ярып алалар. Ничек, кемнән балага узган – Лина бу хакта беркайчан да әйтми. Улы белән алар апалы-энеле кебек үсәләр. Үзе­нең чын әнисе кем икәнен малай 10 яшькә җиткәч кенә белә. 

____________________________________________________________________________________________

«Ромео һәм Джульетта»ларга беркайчан да җиңел түгел. «Пусть говорят» тапшыруында сөйләнгән очрак: Добрянка шәһәрендә яшәүче Даша Юневич 14 яшендә балага уза. Булачак әти – 18 яшьлек Анатолий Шолгин – шунда ук: «Өйләнешәбез!» – ди. Әмма «язылышу турындагы таныклык» урынына егетне «балигъ булмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә кергәне өчен» хөкем итәләр. Артык борчылганнан, суд вакытында Дашаның баласы төшә. Иртә балага узуларның 70 проценты аборт белән төгәлләнә.



15 процент очракта – төрле сәбәпләр аркасында бала төшә. Яшүсмер кызларның 15 проценты гына «баланы табам» дигән карар кабул итә. 

Яшь әнинең көмәненнән котылырга теләве, аборт турында уйлавы, моны эшләмәсә дә, эзсез узмый, диләр. Андый әнидән туган балалар, үскәч, күңел төшенкелеге, депрессиягә ныграк бирешә, үз-үзләренә кул салу очраклары алар  арасында ешрак була. 

 Сораштырулар күрсәткәнчә, Россия халкының 60 проценты әле 20 яшьтә дә бала табарга иртә дип саный. 

 13 яшьләр тирәсендә үк җенси тормыш белән яши башлаган кызларның 53 проценты соңыннан бу адымы өчен үкенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар