Яшүсмер балалары булган әниләр шундыйрак җөмләне еш ишетәдер дип уйлыйм. Бу тискәреләрнең тел катып сүз әйтмәгәне дә, эчтән генә булса да, карыша: «Өйрәтмәгез! Үзем беләм». Әле алай дип кенә калса. Бервакыт йорт ишеге төбендә сөйләшеп торучы кызларның сүзләре колагыма чалынып калды. «Үлсен иде ичмасам минем әни». Күршем Разияның кызы бит бу. Әнисенең кызым димәгән сулышы юк. Бик тәртипле, тәрбияле, белемле, өстәвенә, чибәр хатын. Аш-су остасы. Кызы, әтисенә охшап, төскә-биткә бик килмәгән. Холкы да атасыныкы, ахры. Дуамал, йөгәнсез бу кеше әйбәт кенә урыннар биләгәннән соң акрын-акрын тормыш төбенә тәгәрәп бара. Айнымаган өчен эшеннән дә алганнар икән инде. Аңа кадәр Разия өйдә югында янына килгәләп йөргән хатынга киткән иде. Шул мин-минлекле ата анасын санламаска өйрәтеп киткән күрәсең кызын. Хәер, монысы аерым очрак.
Киңәшкә колак салу зарур икәнлеге хакында сөйләмәкче идем бит мин. Төзәтәлмәслек ялгышлар, үкенечле хаталар ясамас өчен. Акыллы кеше бер ясаган хатасын кабатламый, ә зирәк кеше бүтәннәр ясаган ялгыштан сабак ала белә, дигән сүз бар. Яшьтән үк зирәк була белергә кирәктер ул. Минем үз биографиямдә дә шундый бер зирәклек тәҗрибәсе бар. Беренче курсны тәмамлаган җәйдә төркемебез белән Урал якларына фольклор экспедициясенә киттек. Поездда. Көннәр бик эссе тора иде. Вагон эчендә гомумән дә мунча.
Без - өч кыз, ике егет, поезд барган шәпкә генә, вагон түбәсенә чыгып утырабыз, кире керәбез. Уралга якынлашкан саен табигать матурлана бара. Хозур! Җиләс! Менә шул рәхәтлекне бер усал абый, пассажирлардан берәү, бозды да куйды. Кыскасы, иң үтемле сүзләр белән ул безнең нинди фаҗигагә тару ихтималын төшендерде. Поезд тоннельләргә, күпер асларына кергәндә тәгәрәгән башлар турында тозлап-борычлап хикәяләү колакларны шомрайтырлык иде. Без усал абыйның сүзен тыңладык - шым гына эссе вагонга төшеп утырдык. Моның өчен хәзер дә сөенәм.
Авылга кайткан чакларымда Зиләне очраткан саен сүз тыңлый белүнең никадәр кирәкле шәй булуына ышанам мин. Шомырт чәчәге кебек саф, гүзәл иде Зилә. Медицина училищесына укырга кереп кайткан иде. Шул арада гына күрше малае Әдипкә дә мотоцикл алганнар икән. Капка төбенә җыелышкан күрше кызларын урам әйләндерергә атлыгып кына тора. Кызларга бу гына җитми. «Мин үзем йөртеп карыйм», - ди Алинә дигәне. Руль тотканы бар икән. Икенче әйләнешкә ул пассажир да алмакчы. «Мин!» - дип чәчрәп чыга якын дусты Зилә. «Син нәрсә! Олы урамда юлга таш җәяләр.
Анда мотоцикл белән түгел, җәяү дә үтмәле түгел. Мәтәлерсез», - дип дәррәү кисәтәләр кызларны капка төбенә көтү каршыларга чыккан апалар. Кая ул! Егетләнү комары белән әсәрләнгән Алинә белән Зилә, ни буласын уйлап та тормый, Олы урамга томырыла. Аларның әйләнеп килгәнен көтеп торган кызларга яман хәбәр генә килеп ирешә.
Матайга берни булмаган. Алинәнең дә башы сау. Зилә генә шул көннән бирле, инде егерме елдан артык, хастаханә юлларын таптый. Ул кичергән операцияләр санын туганнары инде санамый да. Мин дә бичара кызның кырык ямаулы башына төшкән тормыш сынауларын, мәсхәрәле хәлләрне исенә төшереп, яраларына тоз сибәсем килми.
Акыллы сүзгә колак салмау аркасында кызның язмышы чәлпәрәмә килде. Шомырт чәчәге сынып төште. Ата-анасы гомерлек хәсрәттән бөгелеп төште.
Мөгаен, юраган юш килә, диючеләр дә табылыр. Хәзер аны яңача әйтәләр - фикер матдиләшә, дип. Бәлки, ул фикер матдиләшердән элек, юраганның ни сәбәпле юш килүе хакында уйланырга, ягъни бүтәннәр ялгышын кабатламаска өйрәнергә кирәктер.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк