Үзебездән тора

И-и, яратабыз инде акчаны без. Яратмый да булмый, өеңнән чыгып кая гына барыйм дисәң дә, акча кирәк. Өеңнән чыкмасаң да кирәк. Һәртөрле квитанция кыяфәтенә кереп талаучылар үзләре килеп җитә. Фатирга, утка, суга... Адәм баласы соңгы ыштанын сала-сала, фәлән хакка фатир сатып ала һәм шул фатирында гомер буе тагын фәлән хәтле акча түләп яши. Кыскасы, акча кирәк. Ансыз булмый...
Без шулай уйлыйбыз.
Бер көн кибеткә чыктым. Кирәкле нәрсәләрне җыйдым инде. Чама белән бер мең тирәсе булырга тиеш. Сатучыга акча сузам. Теге баш чайкый:
– Юк, – ди, бик җитди кыяфәт белән. – Без акча кабул итмибез.
– Ничек инде... Ничек акча алмыйсыз?
– Депутатлар яңа закон чыгарды, – ди бу һаман шул җитди килеш. – Хәзер бөтен нәрсәгә дә елмаю белән түләргә кирәк.
– Елмаю белән? – Минем хәтта тел аңкауга беректе. Сүзне дә әйләндереп әйтеп булмый. – Нинди елмаю?
– Ихлас елмаю, – дип аңлата кыз, мине мәктәп баласына тиңләп. – Сез ихлас итеп елмаясыз. Һәм шул түләүгә исәпләнә. Елмаегыз.
Идәнеңне сепертим! Елмаясы килми. Тамакка төер тыгылды. Сүз дә әйтеп булмый, елмаеп та булмый. Катып тик торам. Артта чират хасил булды. Ашыктыралар.
– Елмай инде, – диләр. – Тормыш авыр чакларда да елмаеп яшәдек бит. Хәзер менә елмай – бәхет килде, акча дип җан кортасы түгел, бөтен нәрсәне елмайганга бирәләр.
Ә елмаеп булмый. Аптырап була, аңгыраеп була. Елмаеп булмый. Һушым китүдән телне көчкә әйләндердем:
– Ә акча гына түләсәң ярамыймы?
– Юк, ярамый, – ди кыз, тынгысызлана башлап. – Югарыдан рөхсәт итмәделәр.
Ә арттагылар шаулаша:
– Нәрсә ул акча? Кәгазь!
– Ә елмаю ул – яктылык. Энергия!
Елмаерга теләп ишеткән-белгән анекдотларны хәтерләргә тырышам. Искә төшми. Авызны ерган булам. Нык итеп ерам. Сатучы куркып артка чигенә:
– Сез нишлисез?! – ди ул, коты алынып. – Бу бит җинаять!
– Нәрсә җинаять?
– Ясалма елмаю. Аның өчен, беләсезме, ничә елга утыртып куярга мөмкиннәр?!
Утырту сүзен ишеткәч, алган әйберләрне калдырып чыгып сызу җаен карыйм. Алла сакласын! Һәм базарга йөгерәм. Хәзер рәхәт бит, кирәкле товар бөтен җирдә бар. Кибеттә якты йөз күрсәтмәсәләр, базарга керәсең, анда да булмаса, тагын башка урынга... Базарга барып кирәкле әйберләрне тутырам да сатучыга теге меңлекне сузам. Ул аптырый:
– Сез нәрсә, күктән төштегезме әллә?!
Хәзер мин аптырыйм:
– Гафу итегез?
– Соң, хәзер бит валюта бүтән төрле.
Минем сизә торган җир җем-җем итеп куя. Ә тел үзенекен итә:
– Елмаюмы?
– Елмаю, – ди сатучы күңеле булып. – Әйдәгез, елмаегыз. Сездән ике ихлас елмаю.
– Ничек ике, – мәйтәм. – Шушының өченме? Монда бит ике кило да юк.
– Яхшы, елмаю ярым.
Ә мин елмая алмыйм. Авыз кибә, тел корый. Болай гына авыз ерсам, утыртып куярлар дип куркам.
– Бәлки, акча гына бирергәдер?
– Ә миңа нигә ул кәгазь? – дип аптырый сатучы. – Кәгазь заманы узды.
Мин, берәр кызыклы хәл юкмы дип, тирә-юньгә караштырам. Юк. Кешеләр элек акчаны ничек сакласа, хәзер елмаюны шулай саклый икән. Бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек. Барысы җитди. Елмаеп булмасмы дип, көчәнеп, тагын бераз басып торам да китәргә ашыгам.
И заманның тизлекләре! Әле кайчан гына акча юк дип зарланып бетә алмый торган идек. Бөтен халык шуның артыннан чаба, шул кәгазь кисәге өчен җанын корбан итәргә, иң кадерле кешеләрен сатарга әзер иде. Һәм менә бер көнне... Әгәр бөтен кеше берьюлы: «Акча түгел, ә елмаю мөһимрәк», – дип уйлый икән, димәк, елмаю тәхеткә менә. Барысы да үзебездән тора. Әгәр без барыбыз бер булып: «Акча түгел, ә матурлык, изгелек, күңел хөрлеге мөһим», – дип уйлыйбыз икән...
Шундый уйлар белән өемә кайтып җиткәнне сизми дә калганмын. Гадәт буенча, почта яшнигенә күз салдым. Ә анда гадәте буенча – квитанцияләр. Акча түләргәдер инде дип өметләнсәм, алай булып чыкмады. «Фатирда яшәгән, ут-газ яндырган өчен, килеп, өч тапкыр елмаеп китегез әле», диелгән...
Әйткәндәй, бу язма да сезгә бушлай түгел. Укыдыгызмы? Сездән – бер елмаю!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.