Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Йөргән аякка җим иярә

ТЕАТРДА «СӘХНӘ АРТЫ» ДИГӘН ТӨШЕНЧӘ БАР. АРТИСТЛАР ТОРМЫШЫНЫҢ ТАМАШАЧЫ КҮЗЕ ТӨШМӘГӘН ЯГЫДЫР УЛ - СӘХНӘ АРТЫ.


Репетицияләр, грим бүлмәләре, сәхнәгә чыгарга чират көткәндә үзара сөйләшүләр анда - пәрдәнең теге ягында... Бездә дә бар ул «сәхнә арты». Язма геройларын ничек табулар, аның белән әңгәмәгә әзерләнүләр, командировкада күргәннәр...


Димәк, иртәгә юлга... Безнең таң белән кузгаласыбызны барасы җиребездә беләләр, диктофонның батарейкасы тикшерелгән, кирәге чыкса дип, блокнот белән каләм әзерләнгән... Барысы да булды кебек... Әгәр мин ир-ат журналист булсам, «әйе» дияр идем. Тик хатын-кыз өчен әле эшнең яртысы гына башкарылды дисәң дә ярый.

Авыры алда - өйдәгеләрне көйлисе бар

Минем авыздан: «Бүген командировкага китәм», - дигән сүз чыкса, балалар икесе берьюлы: «Кайчан кайтасың?» - дип сорыйлар. «Бүген», - дисәм, шунда ук тынычланалар.

Аларны аңлыйм, озагракка китсәм, өй эчендә үз көе белән аккан тормыш эзеннән чыга. Үземнең кечкенә вакытымны, әнинең әллә нигә бер туган авылына кунакка киткән чагын искә төшерәм: ансыз өй буш, җансыз була иде бит, минекеләргә дә шулайдыр...

Ә Ринат... «Синең иреңә һәйкәл куярлык. Кечкенә балаң бар килеш, сине гел юлда йөрттек», - диде бервакыт элеккеге баш мөхәрриребез Фирая Бәдретдинова сөйләшкәндә. Аның сүзендә, әлбәттә, хаклык бар.

Димәк, иртәгә юлга...


* * *

Юл газабы - гүр газабы, диләр. «И-и, күрәләр дә икән болар газапны», - дип укырсыз, бәлки, язганнарымны. Без аларны газап түгел, кызык итеп искә төшерәбез.

...Фирая Равилевна белән Төмәннән кайтып киләбез. Татар авылларында булып, милләттәшләребез белән очрашып йөрдек. «Себер салкыннарын күрдек», дигән идек, баксаң, котып суыклары безне алда көткән икән... Соңга кала язып вагонга килеп кердек тә, өсләребезне сала башладык. Купедагылар шунда ук: «Ашыкмагыз әле, монда бик җылы түгел», - дип туктаттылар. Урамнан кергәнгә генә сизелмәгән - вагон, гомумән, ягылмаган икән. Ә тышта 38 градус суык!

Кая ул чишенү: кайта торгач, шарфларны башка ук бәйләп, кулга бияләйләрне үк кидек. Ятыр вакыт җитте. Саласы килмәсә дә, тун белән ятып булмый: салып, өскә ябындык, ике җиңгә ике кулны тыктык... Су каткан - иртән торгач, теш чистарту, бит юуулар да булмады. Төш вакытында проводница кайсыдыр вагоннан чәйнек белән кайнар су алып кайтты, эчкә җылы чәй керде. Юл буе күрше купеда кечкенә бала елады. Салкын тияр инде дип курыксак та, кайткач, ни гаҗәп, авырмадык, ул сабый гына менә нишләгәндер?


* * *

Бу юлы сәфәребез - Әстерханга. Юл шактый озын. Билетлар өчебезнеке бер купега, фотохәбәрчебез Газинурныкы гына аерым. Урыннарны алыштырырбыз, дигән идек тә, барып чыкмады, юлдашыбыз: «Мин - солдат, Чечняга китеп барам, миңа күчәргә ярамый», - диде. Ярамый икән, ярамый. Дүрт янына бер сыяр - Газинур барыбер күбрәк безнең янда булачак. Солдат егет Дөбъяз ягыннан икән, яраланып госпитальдә ятканнан соң, өенә ялга кайткан булган, ул күп сөйләшми, безнең сорауларга «әйе» яки «юк» дип кенә җавап биреп бара. Бик моңсу. Сугыш эченә барган кеше елмаеп торсынмыни?! Юлга ризык күп алган идек - Алмазны сыйлыйбыз. Әнисеннән ким тырышмадык.

- Алмаз, әниеңә хат язганда, «Сөембикә» кызлары белән бардым диярсең, яме, - ди Илсөяр (шагыйрә Илсөяр Ихсанова - ред.). Егетебез сүзсез генә баш кага. Бераз баргач, Илсөяр нидер исенә төшереп, Алмаздан:

- Ә синең әниең ничәнче елгы? - дип сорап куйды.
 Илсөяребез белән бер елгы булып чыкты ул! Үзебезне «Сөембикә» кызлары» дип әйтүебездән калган юлны көлдек тә көлдек...

Алмаз Әстерхан вокзалында бер кич кунганнан соң, Грозныйга китәргә тиеш иде. «Кунакханәгә ник үзебез белән чакырмадык?» - дип, табын артына утырган саен ул көнне Алмазны уйладык. Тамакка ризык үтмәде.

«Әйләнеп кайткач, мин исән-сау, дип шалтыратырсың, көтеп торырбыз», - дигән идек, хәбәре булмады, оныткандыр, күрәсең, ә без аны әле һаман да искә төшерәбез...


* * *

Мин инде бик күптән: «Бөтен нәрсәнең башы булган кебек, ахыры да бар», - дип яшим. Моны аңлауның җаныма җиңеллек биргән чаклары шактый. Ләкин менә Чиләбегә барганда ул сүземнән ваз кичә яздым.



Уралда «Татар кызы» бәйгесен беренче тапкыр моннан өч ел элек уздырдылар. Без дә чакырулы идек. Татар конгрессыныкылар «ГАЗель» машинасында барасын белгәч, хезмәттәшем Рәмзия Кашапова белән икәү аларга кушылдык. Юлга иртәнге алтыда ук кузгалдык.

Машинаның яртысына китап төягәннәр - Татарстан Президентының Чиләбе татарларына бүләге. Конгресстан баручы юлдашыбыз Марс Тукаев белән күптән таныш - юлны кыскартырдай сүзләр табылып кына тора.



Актаныш районының Пучы авылы янындагы ДАИ постына җиткәндә көндезге унике тула иде.

Туктаттылар. Нәрсә турындадыр өчәү бик кызып сөйләшә идек, һаман да кузгалмавыбызга бераздан гына игътибар иттек: «Әллә берәр нәрсә булганмы?»

Булган икән шул - шоферыбыз юлга документсыз чыккан! Тәртип сакчылары безнең машинаны штраф стоянкасына куярга җыена! Марсның: «Президент бүләген алып барабыз», - диюе анысыннан коткарды коткаруын. Тик алга таба нишләргә? Кире борылыр идек, документсыз юлга чыгармыйлар: кыскасы, кайта да алмыйбыз, бара да алмыйбыз... Шофер Казанга, кулалмашына шалтыратып хәлне аңлата, документларны китертү юлларын эзли калды, без Рәмзия белән Пучыга барып чәй эчеп булса да килергә уйладык.

Монда күпме торасыбызны кем белгән? Якын танышым журналист Әнзия Ханнанова - Пучы кызы, «әниләр өйдә, керегез», дип телефоннан әле генә үзе әйтте.

Монда гына кебек тоелган авылга юл шактый әйләнгеч булып чыкты. Көзге көн салкынча, җиле дә бар. Култыклаштык та әкрен генә атлыйбыз - ашыгасы җиребез юк лабаса. Трассадан узучы машиналарның кайберләре безгә нигәдер сәлам биреп, кычкыртып китә. (Авылдан зур юлга кире чыккач кына моның сәбәбен аңладык - юл читеннән ашыкмый гына баручы ике ханым турында бик үк матур, дөрес уйламый бит болар!)

Эзләп таптык Әнзияләрнең өен, чәйләр эчтек, бераз сөйләшеп утырдык, аннан кире кузгалдык: җан тыныч түгел, барыйк әле, белик - документларны китерү җаен таптылармы, юкмы? ДАИ постына әйләнеп кайтсак, безнең эшләр әле урыныннан да кузгалмаган: «Рейс автобусы артыннан биреп җибәрергә җыеналар...»

Без Актанышка кадәр алты сәгать килдек, автобус аннан да озакласа?! Рәмзия белән редакция номерын җыябыз... Безнекеләр ярты сәгать эчендә җыенып, юлга чыкты. Телефоннан сөйләшеп торабыз: «Актанышта Ландышларда кунып калырбыз, иртәгә барыбер Әлмәткә командировкага, аннан исә кул сузымы гына», - диләр. (Редакциябез шоферы Илдарның нәкъ ярты елдан Карт авылына Ландышның кияве булып кайтып керәчәген әле беребез дә (ул үзе дә!) белми!)

Алар килеп җиткәндә кичке тугызынчы ярты иде... Машинадан Эльмира Закирова да төште: «Авылга кадәр туры кайткач, эштәгеләр мине дә утыртып җибәрделәр. Әнигә шалтыраттым, ул аш куям диде, хәзер сезнең белән Байсарга керәбез...»

Эльмираның әнисендә ашаган ул шулпаның тәме әле дә истә. Җылы, чиста өе, ап-ак идән сайгаклары...

(Кире кайтканда без аларда тагын туктадык. Эльмираның «смс»касы Чиләбегә үк килеп каршылады: «Көтәбез, бәлеш салабыз!») Алар безне икәүләп капка төбенә чыгып озатып калдылар: барасы юлыбызның чиреген узган идекме икән әле?

Ул төн куркыныч төш кебек булды. Берничә тапкыр туктап, шофер черем итеп алды. Юлда, ул йоклап китмәсен дип, Марс белән чиратлап кизү торабыз, ара-тирә дәшкәләп, сөйләштереп барабыз. Үз чиратымда бервакыт йокыга талганмын... Сизмәдем дә! Чәчрәп уяндым. Руль артындагы кеше дә шулай изрәп китсә?!.


Урал тауларының биеклеге, матурлыгы нигәдер күзгә күренмәде. Яктыргач та бик озак бардык әле без. «Бу юлның ахыры юк!» Чынлап та шулай тоелды.

Тик чәбәләнеп, вәсвәсәләнеп кенә араны якынайта аласыңмыни?! Кыскасы, Казан белән Чиләбе арасын 28 сәгать машинада уздык. Бәйрәмгә кадәр ял итәргә вакыт калмаган да иде инде. Кичен «Трактор» спорт сараенда узган тамаша вакытында биш мең халык алдына чыгып, җиңүче кызларның берсенә «Сөембикә» исеменнән бүләк тапшырдык.

Р. S. Барып җиткәнче дә, кайтканда да безне башка беркайда ДАИ туктатмавын әйтмәгәнмен икән әле...


* * *

«Йөргән аякка җим иярә» дияргә яратабыз без. Чынлап та, бер язма артыннан барганда, икенчесен дә табып кайткан чаклар еш була. Ә бу юлы...

Ульян өлкәсендәге әлеге авылга яз ахырында бардык. Эшебез кичке якта гына төгәлләнде. Газинур без кергән соңгы йорт хуҗаларын фотога төшерә калды, мин безне озатып йөргән авыл җирлеге башлыгы белән капка төбенә чыктым. Урам тып-тын, һавада пион чәчәкләре исе. Шул вакыт күзем каршы йортка төште. «Әллә буш инде?» - дим. Хәзер һәр авылда хуҗасыз нигезләр адым саен очраса да, таштан салынган бу яңа зур йорт тәрәзләрендә ут янмавы барыбер сәер иде. Чынлап та тормыйлар икән...

Берничә ел элек колхоз рәисе төзеткән булган бу йортны. Булдыклы, кулыннан эш килә торган кеше булган. Тик... салырга яраткан. Аек вакытыннан исерек көннәре ешайган бер мәлне, «белая горячка» башланып, ул кулына мылтык алган. Алган да хатынына төбәгән. Әмма ике арага унсигез яшьлек кызлары кереп басарга өлгергән... Табиблар килеп җиткәнче кыз, әлбәттә, үлгән - ике пуляның икесе дә башына эләккән. Ата кешене кулга алалар. Аңа суд булганчы ук, хатыны улы белән авылдан чыгып китә...

- Хәзер кайларда икән алар? - дим әңгәмәдәшемә.

- Шәһәрдә яшиләр. Ире төрмәдән чыкты инде, күпкә утыртмадылар. Бергә торалар. «Шул көннән бирле авызыма бер тамчы аракы капканым юк», - ди...

Теләсәм, мин бу кешеләрне эзләп табып, әлеге тарихны аларның үз авызыннан да сөйләтә алыр идем. Башкаларга гыйбрәт булсын дип, бәлки, ризалашырлар да иде. Тик язмага тотынырга, аларның ачы яраларына кагылырга җөрьәт итмәдем. Әмма бу тарих миңа әле дә тынгы бирми.


* * *

Газинурның тышлыкны ничек эшләгәнен читтән генә видеога төшерәсе килгән чаклар бик еш була миндә. Аны карап кемдер көләр, кемдер елар иде... Яныбызда стилист, визажистлар бөтерелеп йөрми, бөтен шартлар тудырылган студиядә утырмыйбыз. Героиняларыбыз да, фотограф ни кушса, шуны берсүзсез үтәргә өйрәнгән модельләр түгел.

Пенза дәүләт педагогика университеты укытучысы Наилә ханым Нагаеваны төшерәбез. «Табигате матур», - дип, безне Лермонтовлар утарына - Тарханга җибәрделәр. Музей-утар алдындагы кырда тукталдык. Аяк басар урын юк - җиләк! Илдар белән туйганчы ашадык та җиләкне, сабагы белән дә җыйдык, берәмтекләп тә... Ә Газинур һаман төшерә! Күреп, сизеп торам - эше бармый. Наилә ханым ул кушканча утырмый, башын бормый, елмаймый... Нигәдер көйсезләнә. Башка вакыт Газинурның: «Тышлык килеп чыкмаса, мине яңадан җибәрәләр, тагын шулкадәр юл узыйкмыни?!» - диюе булыша иде, бу юлы әлеге дәлил дә ярдәм итмәде. Ике сәгатьтән соң, тәмам үпкәләшеп, туктадылар. Наилә ханым белән машина эченә кереп утырдык, аның күзендә яшь: «Кешене моның кадәр газаплыйлармыни?!» - ди. «Ул сез матур чыксын өчен тырыша. «Сөембикә» тышлыгына эләгү зур вакыйга, гомергә бер генә була, түзегез инде, без һәркем белән шулай эшлибез», - дим. Көчкә тынычландырдым.

Ә тышлык менә дигән килеп чыкты. Хәтерлисездер, ул санны: артта җил тегермәне, алда кыр чәчәкләре тоткан Наилә ханым, йөзендә - сөйкемле елмаю...


* * *

Тышлыкның берсе дә җиңел эшләнми дисәм...

Ютазы элеваторы директоры Гөлүсә Дәүләтшинаны төшерәбез. Безнең республикада элеватор кадәр элеватор җитәкләгән бердәнбер хатын-кыз ул! Журналның эчендә, язма янында барасы барлык рәсемнәр дә әзер. «Тышлыкны, бәлки, табигатьтә төшерербез», - ди Газинур. Тау башына менеп киттек. Без менеп җитүгә, иртәдән бирле сүрән торган көн кинәт ачылып, ялтырап кояш чыкты. Агачларның яфраклары алтынсу-сары төскә кергән чак - Гөлүсә ханымга бер кочак яфрак җыеп бирдем дә, машинага кереп утырдым. Китап укый торсам да була - Газинур әле тиз генә бушамаячак. Илдар, телефон тотып, әрле-бирле йөренә: аңа әле генә Ландышны бала табу йортына илттек дип хәбәр иттеләр. Борчыла...

Ике-өч бит укыдыммы-юкмы, Газинур килеп ишекне ачты: «Булды». Шаярта дисәм, юк, чыннан да, булган! «Кояш нәкъ 20 минут чыгып торды, әмма без өлгердек», - ди ул, куанып. Куанмыйча, кояш ул көнне башка күренмәде. Хәтта икенче көнне дә.

Гөлүсә Исмәгыйлевна белән әңгәмәбез яртысына җиткәндә кунакханәдәге Илдардан «смс»ка килеп төште: «Мин әти булдым! Кызым бар!» Сабыйларының дөньяга килгәнен редакциябез белән көтә идек инде. Нәни Зөлфиягә иң беренче бүләкне дә Ютазыдан алып кайттык: иртән иртүк Гөлүсә Исмәгыйлевна яшь әтигә бала юрганы тоттырды. Әйтерсең, алдан әзерләнеп торган!



Бәхет йогучан бит ул: Илдарга карап Газинур белән минем дә авыз гел ерылырга тора. Командировка, гомумән, уңышлы булды: 20 минутта тышлык төшердек. Өстәвенә, берәүләр монда әти булып кайтып килә!..


* * *

«Санта-Барбарага барсам, аптырамам, анда бөтен кешене дә беләм», - дигән ди берәү... Теләче районы Сауш авылына кайтырга туры килсә, мин дә югалып калмамдыр кебек. Авылдашлары турындагы хикәяләр белән Газинур безнең күпме юлыбызны кыскарта?! Юлда барганда безгә беркайчан да йокларга ярамый.

Ат гына күзеңне йомып алганыңны, артка борылып карамыйча да, Илдар ничектер сизә. «Аннары мине дә йокы баса», - ди ул. Йокыны качыруның иң яхшы ысулы - сөйләшү. Шуңа да Газинурны тыңлыйбыз.

Биш сәгать барсак - биш сәгать, унны барсак - ун сәгать... Иң кызыгы - күпме тыңласак та арымыйбыз! Юлда ничә ел бергә - бер сөйләгәнен бик сирәк ике гапкыр кабатлый Газинур. Синең алда ачылып китә алмаган әңгәмәдәшеңне сөйләштерү өчен булышкан чаклары да шактый. Авызыннан сүз алып булмаган сеше - журналист өчен бәла. Андый чакта бер генә юл кала - үзеңнекен сөйлисең. Үз гаиләңне, үз тормышыңны, үз тарихыңны... Күңелләргә сукмак шулай салына. Икенче бәла - кеше, ниһаять, ачылып китеп сөйләгәнне... язып чыгарырга рөхсәт алу.

И-их, язманы җанландырып, тагын да укылышлырак итә торган ул кызыклы детальләрне инде әзер тексттан алып ташлаулар! һәркайсыбызның тормышы башкаларга гыйбрәт булырлык вакыйгалардан, кичерешләрдән тора югыйсә. Әмма героиняларыбызның сүзе - безнең өчен закон: нәрсәнедер ил-көн алдына чыгарасы килми икән, ризалашмый хәлебез юк. Шәп материал язам дип, кешене кыен хәлгә куеп булмый. Сүз - кеше үтерә, дигәннәрен уйлыйсың да...

Читкәрәк киттем. «Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшырак булсын», - диләр. Бергә эшләгән еллар сынаган инде - безнекеләр белән теләсә кая разведкага барырга була!


* * *

- Элек журналистларны район чигенә килеп каршы алалар иде...

Мәдинә апа Авзалова «Социалистик Татарстан» газетасында эшләгән чакларын искә төшерә.

Әйе, башка заман, башка мөнәсәбәт, башка караш булган. 

Умырып акчаң булмагач (ә безнең керем абунәчеләр түләгән язылу бәясенең почта чыгымнарыннан калган өлешеннән һәм татар басмаларына керергә теләгән рекламадан гына гыйбарәт), йөрмә генә дә бит, юк, ярамый - безне укучыларыбыз көтә! Аларның рәхмәтен ишетү - дәрәҗә дә безгә, абруй да, горурлык та. Ихластан, эчкерсез итеп, чын күңелдән әйткәндә аз да, кечкенә дә була алмый ул рәхмәт!

...Редакция журналның яңа санын ул халыкка барып җиткәнче берничә көн алдан ала. Тышлыгына Динә Галиева (Казан моторлар төзү берләшмәсе ашханәсендә производство җитәкчесе) чыккан санны абыйсы бездән буявы да кипмәгән килеш алып китте. Динә апа берничә көннән соң гына шалтыратты:

- Өйдә дә, эштә дә берәүгә дә күрсәтмәдем.

Бикләнәм дә укыйм, бикләнәм дә карыйм... «Халык ни дияр?» - дип, ут йоттым... Бүген журнал килгән.

Бөтен завод «Сөембикә» эзли! Телефоным иртәдән туктамый! Сез мине Казанның иң бөек ноктасына күтәрдегез! Гап-гади хезмәтем өчен зурладыгыз!

Рәхмәт!

Язмышның катлаулы сынауларын кичкән гаиләсе турында язгач, Фәрхәд Госман улы Хөснетдинов (ул чакта Татарстан Президенты эшләре идарәчесе):

- Ничә ел җаваплы, дәрәҗәле эштә эшләп тә, бу кадәр игътибар күргәнем юк иде әле, - дип көлгән иде. - Язманы кем генә укымаган - очрашкан берсе искә төшерә! Рәхмәт! - анысын бик җитди, ихлас итеп әйтте.

«Рәхмәт»нең безне бераз соңлабрак эзләп тапкан чаклары да бар.


...«Оя» кушымтасы тышлыгына яңа өйләнешүче пар төшерәбез. Наилә һәм Илдар Хисаметдиновларны сайладык. Илдар - табиб-онколог, Наилә - булачак юрист. Икесе дә шәһәрдә үскән, әмма ул көнне загста бары тик аларны гына «сез хәзер ир белән хатын», дип, татарча игълан иттеләр. Язылышып чыккач, ишек төбендә яшьләрне мендәргә бастырдык (мамык мендәр -редакциянең ул чактагы җаваплы секретаре Филисә Хәкимованыкы). Илдарның Самара өлкәсендә яшәүче әбисе җибәргән бавырсак күзгә чалынган иде - аны да журнал укучыларга күрсәтәсебез килә. Туй машиналары артыннан иярдек. Артларыннан ресторанга да кердек! Газинур төшерә дә төшерә... Яшь кияүгә кәләшен кочаклатты да, кулына да күтәртте... Табын артына утырган берничә яшь егет түзмәделәр, торып яныбызга килделәр: «Хәзер үк чыгып китмисез икән, үзебез озатабыз!»... Шаярмыйлар!
Хисаметдиновлар белән нәкъ ике елдан соң күрештек. Бер яше тулган кызлары Мәдинәне «Бишек» кушымтасы тышлыгына төшердек.
- Рәхмәт сезгә! - диделәр Илдар белән Наилә, беравыздан. - Туебызның иң матур фотосурәтләре - сез төшергәне!



* * *
Самарага барырга таң сызылганда ук кузгалган идек. Юл кешесенең юлда булуы хәерле - кире әйләнеп кайтасы да бар. Тик барыбер караңгыга калдык! Әйләнгечтән яхшырак юл барын белмичә, ул төбәккә Әлки аша йөргән чак әле. Күзгә төртсәң, күренмәслек караңгы. Юл читендәге язуларны искәреп өлгермәсәң, адашуың бик тиз. Авылның исеме инде онытылды -без аның иң соңгы йорты янына җитеп туктадык. Машина тавышынадыр инде тәрәзләрдә гөлт итеп ут кабынды. Ландыш «Россия автомобиль юллары» картасыннан авыл исемен эзли. Тапты һәм... «Юл бетте!» -диде. Илдар белән икебез беравыздан: «Ничек бетте?» - дибез. Асфальт юл беткән, алда - кыр икән... Көлеп аргач, редакторның телефонына: «Навигатор кирәк!» - дигән «смс» җибәрдек тә, кузгалдык:
Казан борылышын узганбыз, димәк.
Кая гына чыгып китсәк тә, редактор безнең белән гел элемтәдә. Хәлләребезне сорап, шалты ратып, кайда, кемнәр белән очратканыбызны белеп тора. Ул озаграк дәшмәсә, үзебез үк аны юксынабыз. «Гел роуминг дисез бит, шуңа шалтыратмадым», - ди ул. Кыскасы, машина тулы булса да, без юлга Ләйсән Рәфиковнасыз «чыкмыйбыз»!



«Навигатор кирәк!» - дигән хәбәрне укыгач, адашканыбызны аңлаган редактор. Шунда ук шалтыратырга тотынган. Ә безнең телефон инде «не доступен»!
Татарстан чиген узгач кына элемтәгә кердек. «Нәрсә генә уйлап бетермәдем?!» - ди.
Навигаторыбыз бар хәзер. Әмма андагы «апа»ның өйрәткәненә дә гел ышана торган түгел: олы юлдан «чыгасы килмичә», Кулатканы йөз чакрымга ерагайтты да куйды әнә!



* * *
Төркиянең Анталья шәһәренә халыкара конференциягә баруым. Көне буе Истанбулда булдык, кичен Ак диңгез ярына очачакбыз. Аэропортка барышлый, юл читенә чыгып туктадык - кемдер акча алыштыра, кемдер мәчеткә намазга йөгерде. Без янәшәдәге балалар киемнәре кибетенә кердек. Нигә артыма борылып каравымны хәтерләмим - татарча сөйләшкәннәрен ишеткәнгәме икән? Борылсам - Флорина басып тора! Бездә аның турында язма чыккан иде - бер-беребезне күптән беләбез. Кочаклашып күрештек. Кызы төректә кияүдә аның, бәби үстерешергә килгән икән.
15 миллион халык яшәгән Истанбулда танышыңны очрату могҗиза бит! Иң кызыгы шунда - без Казанда аңа кадәр дә, аннан соң да очраклы гына күрешкәнебез юк!



* * *
«Кытайга җәяү чыгып китә алмыйм...» Бүгенге эшне иртәгәгә берничек тә калдыра алмаганда әйтәм бу сүзне. Аның - үз тарихы.
«Кытайда генерал татар хатыны бар, - бу турыда безгә аннан сәфәрдән кайткач Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи әйткән иде. - Аның турында «Сөембикә»гә язарга җыенам». Ул язын барды, ә җәй көне Рәгънә ханым Акмуллина Татарстанга үзе килде. Аның әле Казанда көзгә кадәр торырга җыенганын Гөлназ аша белә идем. Ләйсән Рәфиковна: «Разил абый шалтырата, Югары Советта генерал ханым белән очрашу була, барасыңмы?» - дигәч, мин баш тарттым. Урамда түзалмаслык эссе (2011 ел бу!) аннан ул ханым турында Гөлназ язам диде. Кыскасы, бармадым. Көзгә кадәр рәсемгә төшерергә дә өлгерербез әле дип уйладым...
Иренә йөрәк өянәге булып, Рәгънә ханымның Кытайга кире кайтып китүен редакторга мин бик озак әйтми йөрдем. Тик безне капчыкта озак саклап торып буламы? Язма журналга керер чак барыбер җитте.
Кая ул төшереп калдыру, редактор өзми дә куймый, «кирәк» ди. Рәгънә ханымның фотосын нинди юллар белән юллап алуымны үзем генә беләм... Мин ул чакта, чынлап та, Кытайга җәяү чыгып китәргә әзер идем!
* * *
Командировкадан ничек кенә арып кайтып керсәм дә, иң беренче эш итеп әнигә шалтыратам. Бу - язылмаган кагыйдә. «Мин - өйдә, мин - исән-сау!» Әни догалары озатып йөргәнгә ерак аралар якыная төшә, авырлыклар чигенә, юлда гел яхшы кешеләр генә очрап тора!

фото: https://pixabay.com/
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик охшады, яратып онытылып укыдым. Рахмат

    Хәзер укыйлар