Язлар гына кабатлана

«Урта яшьтәгеләр кризисы» дигәнебез «яшь хатын янына чыгып китте», ДИГӘН СҮЗ түгел әле ул. Рамилә дә, без дә аңлыйбыз: әлегә «түгел». Кинәт кенә яшьлегенә кайтырга уйлаган ирдән теләсә нинди адым көтәргә була.
Рамиләнең ире өйдән чыгып китте... Гел дус-тату гына яшәмәсәләр дә (сүзгә бер дә килми торган гаиләләр булмыйдыр инде ул!), аларның аерылышуына барыбыз да шаккаттык. Мондый адымга барыр өчен шактый җитди сәбәп кирәк бит! Читтән караганда бар дөньялары җитеш кебек иде: иркен фатир, икесендә ике машина, уллары үсеп килә... Тагын ни кирәк?! Без генә түгел, Рамилә үзе дә аптырап калган иде шикелле. «Очрашып йөри торган кешесе булса, сизәр идем. Үзем белми калсам, бу хакта кайнанам барыбер берәр ничек белгертер иде. Сөйләшеп торабыз: «Өйгә кунарга кайтмый-ча калганы юк», – дип әйтми». Уллары әтиләре янына барып тора, аралашалар. Рамиләнең әйтүенчә, соңгы вакыт дәү әниләреннән кайткач, гел бер сүзне сөйлиләр икән: «Әни, безнең әтигә нидер булган. Үзгәргән ул. Кич унбердән дә калмыйча йокларга ята. Спортзалга йөри. Кыздырган, майлы ризыклар ашамый, дәү әнигә боткалар гына пешерергә куша».
– Димәк, анда кризис... – дип нәтиҗә ясый Рамилә.
Менә шулай... Балаларның башта өч яшьтә, аннан алтыда, соңрак яшүсмер чорда кичергән кризисларыннан, ниһаять, чыгып, «Аллага шөкер!» – дип, җиңел суларга өлгермисең, иреңнең кризис вакыты килеп җитә. Телевизор бүген бертук-таусыз сөйләп торган кризис кына түгел инде бу (анысы ил белән күтәргәне: кагылса – кагыла сиңа, кагылмаса – читләтеп уза). Яшүсмер улыңның яки кызыңның әледән-әле өйдә давыл куптаруы белән генә дә чагыштырып булмыйдыр. Утыз биш-кырык яшьлек ир-ат бит бу! Монысы – җир тетрәү, өермә, туфан, янартау атуы! Мондый цейтнотка эләккәннәргә Ходай сабырлык бирсен: уйлар өчен вакыт юк дигән сүз, ә менә ниндидер адым ясарга кирәк.
Ирләрдә «урта яшьтәгеләр кризисы» кайчан башлануын төрлечә гоманлыйлар: 35-40 яшьләр арасында дип тә язалар, 37-42 яшьләр тирәсендә дә, диләр. 50 гә кадәр дәвам итә дип тә куркыталар. Көнен-сәгатен, әлбәттә, берәү дә белми. Аннан бер көнне эчтә «будильник» шалтырый. Нигәдер шимбә иртәсендә буладыр кебек тоела бу хәл. Ир иртән уяна. Беркая ашыгасы юк. «Миңа бит инде кырык тула, – дип уйлана башлый ул. – Кырык! Илле ягына чыктыңмы, картлыкка инде бер генә адым кала дигән сүз... Яшәп тә бетердемме икәнни?! Чынлап та, бөтенесе инде артта калдымы?!»
Иртәне мондый уйлар белән башлаган ирнең көндез кәефе ничек буласын күз алдына китерү кыен түгел инде... Алга таба хәлләр тагын да катлаулана. Ир үз эченә бикләнә, өйдәгеләрнең берсе белән дә ачылып сөйләшми башлый: дәшсәләр, ишет-мәмешкә салыша яки усал, төксе итеп кенә җавап кайтара. Ә башында бертуктаусыз уй кайный!
«Ярый, фатир алдым (йорт салдым). Машинам бар. Җәй саен кайдадыр ял итә алам. Хатын да чибәр генә. Балалар да үсә. Эшем дә начар түгел шикелле. Барысына да ирешкәнмен бит инде. Ә алга таба нишләргә? Яшәүнең, бу җиргә килүнең мәгънәсе, гомумән, нәрсәдә икән соң? Мин дөрес яшимме, юкмы?»
Хәтта барысы да әйбәт булганда да аның кәефен төшерерлек мең сәбәп «табыла». Ул бернәрсәдән дә кызык тапмый башлый. Кырык яшь – егерме дә түгел, утыз да. Ир-ат бу яшьтә үткән елларына карап нәтиҗә ясый. Аның өчен тормыш кыйммәтләре үзгәрергә дә мөмкин.
«Әйе, хатын ярыйсы әле... Тик ул бит әллә кайчан үз кешегә әйләнде. Якын бер туган кебек. Әйтик, әни кебек... Яшьлектәге икебезне бәйләп торган хисләр күптән сүнде, без фәкать бер-беребез каршында бурычлы гына. Ә бурыч кешене берничек тә бәхетле итә алмый... Уртак түшәк күптән суынды. Аның белән якынлык егерме ел элеккеге кебек рәхәтлек, ләззәт бирми инде... Бернинди яңалык, бернинди сер юк... Һәм барысына да ул – хатын гаепле!»
Өстәвенә, ирнең сәламәтлеге белән бәйле ниндидер проблемалар туса – кай ара йөрәге чәнчеп куйса, бавыры борчыса, канында холестерины артып киткәне күренсә... Өйдәгеләргә каравыл кычкырасы гына кала! Ә инде аның күңеленә ирлек көче җәһәтеннән шик керсә – дөнья бөтенләй бетә. Монысын ун баллы җир тетрәү белән генә чагыштырырга буладыр. Хатын-кызның целлюлит, җыерчыклар дип борчылуы моның янында чүп кенә...
Гаилә бу шаукымнан исән-имин чыгамы, юкмы — хатын-кыздан тора.
Ярый, гаепле табылды... Аңа хәзер дөньяның бөтен гаебен өяргә була!
Карашы үзенең көзгедәге сурәтенә төшкәндә генә азрак тынычланып кала ул: «Кыяфәт ярыйсы бит әле! Бәлки, юкка хафаланамдыр?! Чынлап та, әле кич җитмәгән бит! Нәрсәнедер үзгәртергә дә мөмкин! Өлгерәм!»
Берәүләре, яшьлеккә кире кайтыр өчен, Рамиләнең ире кебек, сәламәтлеген ныгытырга керешә, спорт белән шөгыльләнә башлый. Диета саклый, спортзалга йөри. Яшьләрчә киенүгә күчә.
Аның поезды әле китмәгән, аның соңгы вагонына бик җиңел генә сикереп утыра алачак ул!
Икенчеләре кинәт кенә эшен алыштыра. Бер танышымның җитәкче булып эшләгән ире (кризис бер ир-атны да урап узмый!) кинәт шундый фикергә килде. Районда алдынгы җитәкчеләрдән санала, бөтен эше көйләнгән, даны-дәрәҗәсе бар иде. «Барысын да ак кәгазьдән башларга телим!» – дип, ерак бер районга ук күчеп китте ул. Хатынын үзе белән чакырмады. («Синен беркайчан да кичтән аяк киемемне сөртеп куйганың юк!» – гомер иткән кешесенә карата иң зур «гаеп» шул булды. Хәер, тагын берсе бар әле: «Машинаңа үзең бензин да сала белмисең!») Ярый, китте... Яңа урында шактый таркалган хуҗалык бирделәр. Аны аякка бастырыр өчен еллар кирәк булачак. Яшьлектәге көч-дәрт кабатланмый, мөмкинлекләр чикле булганда тәҗрибә дә бик ярдәм итми. Монда ике катлы йорты калды, ә анда – кеше почмагында тора. Терсәк якын да бит, тешләп булмый – ничек кенә үкенсәң дә, кирегә инде юл юк.
Өченчеләре... Статистика мәгълүматлары буенча, иң күп аерылышулар шушы чорга туры килә. Әйе, ир-ат, тәвәккәлләп, шундый адым ясарга да мөмкин... Үзенә сокланып, яратып, горурланып карый торган карашларга мохтаҗ ул бу чорда. Яшьлектә кавышкан хатынга нәрсә: «Әйе, булдырдың! – дияргә мөмкин ул. – Ләкин әле менә монысын да эшлисең бар...» Ире ирешкәннәр аңа табигый булып күренүе гаҗәп түгел.
Убырлы карчык... Хатыны бер көн ирнең күзенә шулай күренә башлый. Аның белән бер йортта яшәү төрмәдә яшәү кебек тоела.
Ә кем инде үзе теләп тоткында көн итсен?! Кырык яшьлек хатынын егермешәр яшьлек ике чибәр-гә алыштыра алганда!
Сөяркәсе барлыгын бу чорда кайбер ир-атлар яшерми дә. Сере ачылган очракта: «Нәрсә дип дөнья беткәндәй кыланасың?! – дияргә мөмкин ул хатынына. – Мин бит аңа өйләнергә җыенмыйм! Гаиләдән китәм димим. Аңардан көн саен «смс» килсә, ни булган, шигырь генә яза бит ул!» Уналты-унҗидедә болай сөйләшү килешәдер дә, ә менә кырыкта... Аннан хатын да бит әниең түгел... Ул, әлбәттә, ир турында: «Әллә бераз җиңеләйде, әллә тәмам оятын җуйды», – дип уйлаячак.
«Өр-яңадан башларга» теләп, яшь хатынга китеп баручыларның тормышы беренче мәлдә бал да май кебек тоелырга мөмкин. Беренче мәлдә... Карт хатының белгән кимчелекләреңне ул белергә өлгергәнче. Балалардан «аерылышырга» җыенмаганыңны аңлаганчы. Бу урында картлар йортында ишеткән бер язмыш кинәт искә төште. Сөйлим әле. Хатынын берсеннән-берсе бәләкәй биш (!) бала белән ташлап чыгып китә ул. Яңа мәхәббәте күзен дә, аңын да томалый. Әйе, үзеннән нәкъ егерме яшькә яшьрәк була. Әмма ирдән инде аерылган, ике кечкенә улы бар. Ул малайларны ир үзенекеләрдән артык күреп ярата, бар аталык хисен, җылысын аларга сала. Әллә салып бетерә алмыймы? Чөнки яшь хатыны яман чирдән кинәт үлеп киткәч, үзе тәрбияләп үстергән шушы малайлар аны картлар йортына илтеп куя. Үги әтиләренең икесенә дә йорт салырга булышканы да, машиналы иткәне дә – барысы да онытыла. Инде пенсиягә чыккан, кинәт килгән шушы югалтудан соң сәламәтлеге дә какшаган ирнең берәүгә дә кирәге калмый. Дөрес, беренче хатыны бу хәлне ишеткәч, үткәннәрне онытып, аны кабул итәргә әзер дә була. Әмма әтиле килеш әтисез үскән биш бала биш яктан каршы төшә: ана аларны тыңламый булдыра алмый.
«Урта яшьләр кризисы»н кичергәндә, дөнья тормышыннан тәмам ваз кичеп, баш-аягы белән дингә киткән ир-атлар бар. Шушы яшькә җитеп тә, уңышларга ирешә алмаганнарның канатлары бөтенләй салынырга мөмкин – андыйлар шешә белән дуслаша. Өйдә бикләнеп, компьютерга, виртуаль дөньяга чума. Кемдер үз-үзенә кул сала.
Ә кемдер өйдәгеләре өчен чын «тиран»га әйләнә: хатынын, балаларын үз кубызына биетүдән тәм таба...
Бу чорда гаиләнең бөтенлеге хатын-кыз кулында, диләр. Нишләргә тиеш соң без? Бернәрсә дә эшләмәскә, диләр белгечләр. Сабыр булырга! (Анысы бездә җитәрлек!) Артык сораулар биреп аптыратмас-ка, киңәшләр белән ялыктырмаска. Янында булырга. Аны һаман да яратканыңны, якын иткәнеңне, кадерен белгәнеңне сиздереп торырга. Сүзләр белән түгел, гамәлләрең белән: аның һәр уңышын зур итеп кабул итәргә, мактарга, сокланырга. Горурланганыңны яшермәскә. Көндәлек тормышка гел яңалыклар кертеп торырга: икәү бергә кинога, театрга, йә концертка барырга, бассейнга язылырга, чаңгыда йөрергә... Кырык яшьтә әле дөнья бетмәгәненә инандырырга!
Күз яшьләрен аңа ялгыш та күрсәтергә ярамый, киресенчә, өегездә бар да тәртиптә икәненә ышандырыгыз. «Үзгәрмисең икән, мин синнән китәм» ише сүзләр ялгыш та авызыгыздан чыкмасын: ул, чынлап та, аерылышу турында уйлый башларга мөмкин. Ирегез сезгә дөньяның бар гаебен якса да, үзегезне гаепле санамагыз – аның бүген үзен шулай хис итүендә сезнең гаеп юк.
«Өр-яңадан кирәк башларга», – дип, / Мин кычкырдым кыя-ташларга. / «Табигатьтә генә кайта яз», – дип / Җавап бирде миңа кайтаваз», – дип язган шагыйрь мең кат хаклы. Ирегез моңа бераздан үзе дә ышаныр.
Ирнең әледән-әле кабатлап торган кайбер җөмләләрен, исемлек итеп төзеп, суыткычка магнит белән ябыштыра аласыз. Ачуы купкан саен, яңа «гаеп» уйлап чыгарып азапланмасын әйдә:
- Җүләр сораулар бирмә!
- Минем белән ни булганын барыбер аңламыйсың!
- Синең белән бернәрсә хакында сөйләшеп булмый! Бар белгәнең – өй, балалар, дус кызларың...
- Гомер буе эштән башканы белмәдем. Миңа да үзем өчен яшәргә ярыйдыр бит?!
- Нәрсә дип түзәмдер?! Мин дә бит бер генә тапкыр яшим!
- Син мине бөтенләй аңламыйсың! Мин бу йортта берәүгә дә кирәкмим!
- Хәлеңнән килсә, һава да сулатмас идең! Ни дип бертуктаусыз артымнан күзәтәсең?
- Проблемадан гына торган нинди йорт бу?! Балаларны син шулай тәрбияләдең! Мин гел эштә булдым, акча эшләдем, ә син менә ни белән шөгыльләндең икән, белмим...
- Сезнең бөтенегезгә дә миннән гел нәрсәдер кирәк!
- Спорт белән шөгыльләнер идең, ичмасам, тәмам җәелдең бит инде!
- Итәк кигән ир-ат кебек син. Яныңа ятасы килми!
- Телеңдә – эш тә, яңа күлмәк кенә. Гаиләң барын оныттың!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.