Логотип
Монда үз соравыгызны бирә аласыз

Ялкау ирне үзгәртеп буламы?

Ирем бик ялкау, бер эшкә дә булышмый. Алга таба ничек яшәргә? Ялкау ирне үзгәртеп буламы?

Бу ирләрнең барысы да ялкаумы, әллә мин генә шундый кешегә каптыммы? Өйдәге бер эшемә дә булышмый, кайта да диванга авып, телефонына каплана. Мин иртән эшкә барганда баланы җыеп, бакчага кертеп калдырам, эштән кайтышлый кереп башта баланы алам, аннары аның белән кибеткә кереп, азык-төлек алам, өйгә кайткач, ашарга әзерлим. Ирем исә бары тик эшкә генә бара. Баланы иртән бакчага кертә алмый – иртән китә, ала алмый – соң кайта. Кибеттән азык-төлек ала белми, әллә нинди кирәкмәгән нәрсәләр алып, акча туздыра. Акчаны күп эшлидер, дип кенә әйтә күрмәгез, анысы да минекеннән әллә ни артык түгел. Әле өстәвенә тәмәке тарта, машина кредиты түли. Мин аның акчасын күрмим дә, үземнекен ашарга да тотам, фатирга да түлим. Акча сорасаң, каян килсен миңа, мин банкта эшләмим, дип кенә әйтә. Бераз булыш, дисәң, чүпрәк сыгарга кушасыңмы миңа, ди. Шуны нигездә өйдә тавыш чыга. «Алайса, акча эшлә, мин өйдәгесен карап кына ятармын», – дисәм, ишекне ябып чыгып та китәргә күп сорамый. Атна ахыры җитсә, авылга чаба. Мине бик сирәк алып кайта, өеңдә генә утыр, ди. Дөресен әйткәндә, авылда баланың аллергиясе башлана, шуңа күрә анда кайтырга үзем дә атлыгып тормыйм. Атна уртасында дуслары белән сыра эчә. 
«Икенчесен алып кайтмыйсызмы әле?» – дип сорыйлар. Мондый ялкау ирдән тагын бер бала табасым килми минем. Алга таба яшәргәме моның белән, юкмы? Мондый ялкау кеше белән яшисем килми дә, бала кызганыч. 
 

Теги: гаилә мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    узегез кызганыч тугелме? бэхэтсез ана = бэхэтсез бала...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Балага андый эти бн эйбэт булыр дип уйлыйсызмы?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Узгэрми туганкаем, мэнгегэ шундый булып кала ул.Бер эйбэт ягыда юк бит.Авылга кайтып ата-анасына булыша микэн.Андый ялкау ир, белмим инде.Сине санга сукмый бит.Икенченэ бала тапмаска, дорес бу уегыз.Тэмэке белэн сырага гына ярты акчасы китэ инде анын.Алга таба бер узгэреш булмаячак! Гафу итегез, турысын яздым.Р.S.Берэр йорегэн нэрсэседэ бардыр эле, ул якка унгандыр.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эйе шул, ялкау, булдыксыз ирне тозэтеп булмый! Бокрене кабер генэ тозэтэ, дип юкка гына эйтмэгэннэр!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ялкау кеше узгармай, ул шулай тарбияланган, эшлап усмаган, узгартерга тырышып, ахмаклык, сухой пенёк поливать итеу, бына шулай

            Хәзер укыйлар