Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Яхшылыкта файда бар

Фирүзә Җамалетдинова «Офык аръягы болытлы» дигән матур хикәя язган. Шагыйрә шул, каләменнән гөл түгелә. Миңа ул хикәя «Сөембикә» журналында килеп иреште. Бер тын алуда укып чыктым. Дөрес, яңалык ачмый, күктән йолдыз да чүпләми. Әкрен генә, җайлап кына җилкәбездәге ике фәрештәбезнең көрәшен, яхшылык белән явызлыкның, матурлык белән ямьсезлекнең, тәкәбберлек белән мәрхәмәтнең капма-каршылыгын күрсәтә. Шуларның уртасында, юллар чатында, бу дөньяның ниндилеген күрергә дә өлгермәгән тәгәрмәчле бишектә ике күкрәк баласы очраша. Тәкәббер хатынның малаенда машина бар. Әй, шуны Кәримнең тотып кына карыйсы килә бит. И, и бәбкәм, тоттырырлар сиңа машина. Тарткалашу китә, күзләргә яшь китерә торган манзара. Машиналы малай икенчесенең йөзенә китереп суга.
Аллаһы Тәгалә бу дөньяга һәр сабыйны иманлы, тигез, бәхетле итеп ярата. Калганын ул үзе сайларга тиеш. Иң башлап, әлбәттә, әти-әни ярдәмендә. Суккан малайны әнисе хуплый. Иманым камил, әти-әниләренә кул күтәрүчеләр бар. Шундыйлардан булып китмәсме? Авторның күңеле яктымы, әллә бу укучыларына уйланырга урын калдырамы? Вакыйга бит автобуста бара, юлчылар да аз түгел. Күбесе бит бу вакыйганы күзәтеп бара, «әһ» дигән тавыш та юк. Югыйсә, әбиләр, әниләр генә булса да кычкырып җибәрергә тиеш иде. Юк, күзләр тәрәзәгә төбәлә. Күзләре яшьләнгән малай гына муенына таккан имезлеген күреп ала да, битенә суккан малайга суза. Ул аның бит иң кадерле, бердәнбер байлыгы. Ә теләк көчлерәк, аның машинаны тотып карыйсы килә. Имезлеген бирмәкче. Шуңа да яшь балаларны гөнаһсыз сабый димиләрдер. Бу каршылыклы көрәш мәйданы булган дөньяда гөнаһсыз кеше булмый диләр бит. Әгәр кеше яши икән, ул гөнаһлы. Котылу юлы – тәүбә генә. Ай-яй кеше дигән җан иясенең холкы иртә, бик иртә формалаша икән бит. Әйтәм бит, бу хикәя миңа бик ошады. Мин аны Әмирхан Еникиның «Матурлыгы» кебек кат-кат укыдым. Хикәя иманлы, һәм ул бүгенге заманныкы, бу чорныкы. Еллар үтәр дә, галимнәр, тәнкыйтьчеләр, тарихны өйрәнүчеләр бу хикәяне укырлар. Һәм безнең 2017 елда яшәүчеләрнең хәлләрен күз алдына китерерләр. Битарафлык, мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек, байлык, хәерчелек, капма-каршы хисләр, тәкәбберлек чәчәк аткан диярләр. Ак-кара көчләрнең көрәше җаннарны әрнетә, күзгә яшь китерә.
Югыйсә, киләчәктә нәкъ шулай булачагын шагыйрь Гәрәй Рәхим моннан 40 ел элек язучыларның партоешма җыелышында Бауман урамындагы Тукай клубында сөйләгән иде. «Азат хатын» журналы белән Язучылар берлеге коммунистлары бер оешмада торалар иде. Гәрәй Рәхим шунда, зур җыелышта, бик борчылып: «Киләчәктә кешеләрдә хис дигән төшенчә калмаячак. Сөенү, көенү, ярату, сагыну халәте кебек хисләр бетәчәк,» – дигән иде. Бу чыгыш әлбәттә, кемнәрнедер көендергән, кемнәрнедер уйлаткан, гаҗәпләндергән иде. Без ул чакта журнал редакциясендә бу турыда күп сөйләшкән идек.
Ул көн килде. Ләкин Аллаһ кына сакласын, ышаныч, өмет исән була күрсен. Автор хикәясенең ахырында «Мәрхәмәт яши! Ә дөньяны мәрхәмәт яшәтә!» – ди. Җанны, хис-тойгыларны актарып ташлый да, матур гына тынычландырып, өметләндереп: «Дөнья барыбер матур», – дип куя. Мин: «Йә, Раббым, шулай була күрсен, сабыйлар бәхетле, әти-әниле булсын. Бергә кеше хәленә кереп, аңлап, булдыра алган, кулдан килгән кадәр ярдәм итешеп, яшәргә язсын иде», – дим.
Бу хикәяне дә оныткан, йә булмаса күңелемнең ерак бер почмагына, онытылмаслык итеп, шагыйрь Рәниф Шәриповның «Җомга» поэмасы янына яшереп куйган булыр идем. Гаҗәп бер әсәр иде ул. Мин аны ятлап алдым, яттан сөйләп байтак кешеләрне елаттым, чистарттым, сафландырдым, уйландырдым. Югыйсә, бик гади ул Закир абый. Чын татар ул һәм мөселман. Аның бер ак күлмәге бар, һәр җомгага ул шуны юып кия. Шул бер ак күлмәк аны гомер буе саклап йөртә. Дөньяны шул бер ак күлмәк белән әйләнеп чыга. Сугышта, төрмәдә, әсирлектә, берсе дә калмый, ә ул татар булып кала. Рәнифкә шул бер гап-гади кешене шундый югарылыкка күтәрә алырга кирәк бит! Мин аны календаремда тулысынча бастырып чыгардым. Шуның өчен күп рәхмәтләр ишеттем, сәламнәр кабул иттем. Рәнифкә бер җылы сүз җиткерә алмадым. Мине генә сокландырмаган бугай, бу әсәрне «Казан утлары» да бастырып чыгарды. Тагын сөендем, күрделәр дип уйладым. Матур сүзләр әйтерләр, елның иң яхшы поэмасы дип атарлар, дип тә көттем. Тукай премиясенә тәкъдим итсәләр иде, дип теләдем. 75 яшьлек шагыйрьләр төркеме тәкъдим итсә, ник бирмәсеннәр соң? Әнә бит элегрәк, Әмирхан абый Еники, Мөхәммәт Мәһдиевләр, үз фикерләрен белдереп, Тукай бүләге комиссиясенә хатлар юллый торган булган. Һәм аларның фикерләре белән санлашканнар. Бүген һәр кеше үзенә сорый. Фәүзия Бәйрәмованы кандидат иткәннәр иде. Айдар Хәлим дә чыкты. Очрашуларда ул: «Бу бүләккә Фәүзия Бәйрәмова лаек», – диде. Шул сүзләрен дәвам итеп, «Шуңа күрә мин үз фамилиямне алам. Аңа тиеш, аңа бирегез», – дисә, билләһи, Фәүзиягә бирерләр иде, дип ышанасым килә. Ә Айдар Хәлим үзе дә лаек бит, Әмирхан абый, Мөхәммәт абый (Аллаһыма рәхмәтләр яусын, исән чакларында миңа алар белән аралашырга, «абый» диеп әйтергә насыйп булды) биеклегенә күтәрелергә насыйп булган булыр иде. Әнә шул сүзләре өчен Тукай бүләген аңа халык, Зөлфәткә алган кебек, даулап, яулап алган булыр иде.
Бер газета редакциясендә шагыйрь Газинур Моратны очратмаган булсам, мин бу мәкаләмне бәлки язып та тормаган булыр идем. Әллә ничек үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Ул китап нәшриятында Фирүзә Җамалетдинова белән бер бүлмәдә утырып эшли. Язучыларның чыгасы китапларын редакциялиләр. Төзәтәләр, шомарталар. Газинурның да чәче ап-ак булган. Үзенә килешеп тора тагын. Сөенешеп күрештек тә: «Фирүзәгә сәлам әйт, бик шәп хикәя язган», – дидем. «Яхшы, яхшы», – диде ул. Кемнәрнедер күреп, сөйләшеп килде дә: «Сүзләреңне җиткерәм, сөенсен әле Фирүзә», – диде. Китте.
Редакция кызларында да кызыксыну уянды. Миңа ошарлык нинди хикәя икән янәсе, чөнки таләпләремнең шактый югары икәнен беләләр. «Сөембикә» журналын кулымнан алып, Гөлнара исемлесе, әй әрсез бикә, башкалар укыргамы, укымаскамы, дип хәл иткәнче, укырга да тотынды. Шул ук вакытта автор белән бәхәскә дә керде. Үзе уйлый, үзе сөйли. Бар бит үткен кешеләр. «Бу Фирүзәнең әллә балалары юкмы?» Үзенең бит дүрт баласы. «Бигрәк балалар психологиясен белми инде». «Укы әле, укып чык!» – дим. Ул аның саен үҗәтләнә: «Бала беркайчан да үзенең имезлеген кешегә бирми. Бала соңгы әйберен беркайчан да бирергә тиеш түгел. Әгәр бирә икән, ул җүләр була», – ди. Бәлки дөрестер Гөлнараның күзәтүләре, ул бит дүрт бала анасы. «Мин үз фикеремдә калам, бу хикәя бик яхшы», – дим. Гөлнара да әллә нишләп китте: 
- Кара әле, минем дә кечкенә малай шундый бит. Нәрсәсе бар, шуны кешегә бирергә генә тора. Кечкенә чагында соңгы конфетын берәр кешегә бирер иде дә, Ибраһимныкы кебек зур авызын бөтен битенә җәеп елмаер иде. Аңа әйткәннәрем, сөйләгәннәрем инде. Юк, үзгәрми, һаман шулай, җүләр кебек.
- Ә башкалары алай түгелме?
- Юк, өчесе нәкъ үзем!
 Эчтән генә, димәк, сараннар, үзеңә ошаганнар икән, димәкче булам да, әйтмим әле, дим. Нигә күңелен кыярга. Ул бит бу хикәяне аңламады. Фәрештәләр бәрелешен дә, әниләрнең мөнәсәбәтен дә, тәкәбберлекнең, явызлыкның анасы икәнен дә күрмәде. Югыйсә, үзендә дә тәкәбберлек җитәрлек. Фирүзәне ничек кимсетмәкче, баласы бармы? Бар шул, тик ул, ирем дә бик яхшы, улым да Америкада белем тауларына үрмәли, дип күкрәк какмый. Шигырьләре, хикәяләре белән дә масаймый. Сүз озайтасым килми. Әдәби әсәрне аны һәр кеше үз каланчасыннан бәяли. Шулай да үз баласын «җүләр кебек» дигән әнигә матур бер сүз әйтеп китәсем килде.
- Синең ул «җүләр кебек» малаең кем исемле әле? Гөлнара, әнә шунысы арада иң бәхетлесе булыр әле!
Ул кызарды һәм ничектер кыенсынып, артыграк кылануын чамалапмы:
- Әйе шул, бөтенесе – туганнары да, тирә-күршеләр дә, әби-бабалары да аны ярата.
Шулай булсын инде, бәхетле булсыннар. Ә безгә – әти-әниләргә, укытучыларга, журналист һәм язучыларга кешеләргә бик кечкенәдән яхшылык белән явызлыкның бертигез булмавын, яхшылыкта файда һәм савап барлыгын, явызлыкта зарар һәм газап барлыгын төшендерергә, аңлатырга кирәк. Хәер, бу турыда «Фуссыйләт» сүрәсендә әйтелгән. Димәк, бәхәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар