Венера Шәмиеваның тормыш кагыйдәләре (матбугатта чыккан әңгәмәләрен файдаланып әзерләнде)
Хатын-кызга тупас булырга ярамый, еларга ярый, ә тупас булырга – юк.
«Ир кеше тупас булса, үзең дә шундый буласың инде», – диләр. Ирләр сакал үстерә дип, сакал үстермибез бит. Хатын-кыз һәрвакыт нәфис, нәзакәтле булып калырга тиеш, нинди генә хәл булуына карамастан.
Ирләребез белән мөнәсәбәтләр еллар буе төзелә, бер көндә генә мөнәсәбәтләрне үзгәртәм дип уйлау – җилбәзәклек.
Яхшы хатын булу – ул бик зур хезмәт, ныклы гаилә төзү – хатын-кыз өчен иң текә карьера! Ирләребезнең ризалыгы белән генә эшләнергә тиеш барысы да!
Үзеңчә генә яшәргә теләсәң – кияүгә чыкмасаң да була.
Без күпләребез дөньяви тормышта «кайнап», диндә булган кайбер мөһим нәрсәләргә җиңелрәк карый башлыйбыз. Ислам динендә булган, Коръәндә язылган нәрсәләрне без күпвакыт бәяләп бетермибез, алар безнең өчен түгел, пәйгамбәрләр заманында булган борынгы заман кешеләре өчен язылган төсле тоела. Чынлыкта исә, дини кануннар безнең тормышны катлауландырыр өчен түгел, ә җиңеләйтер өчен язылган бит.
Ир белән хатын-кыз арасындагы аңлашучанлык, тирән ихтирам – күпләребез өчен ерак рәшә.
Без – хатын-кызлар – күп вакыт таләп итәбез, ярсыйбыз, бәхәсләшәбез. Менә боларны эшләргә һич ярамый, бу – эшләми торган, ә бары тик мөнәсәбәтләрне генә җимерә торган «механизм»нар. Ирдән рөхсәтне йомшак кына итеп, «хатын-кызларча» сорагыз. Ирегезнең кәефенә карап, ашыкмыйча.
Минем дә төрле чакларым була, мин дә идеаль түгел.
Минем өчен барысы да чиста чәчтән башлана: чиста уйлар, саф ниятләр, күтәренке кәеф һәм башкалар...
Зөләйханы үстергәндә бик нык психология белән кызыксындым һәм баламны шуңа нигезләнеп тәрбияләргә тырыштым. Бала тәрбияләү тугач та 7 яшькә кадәр, 7 яшьтән 14 яшькә кадәр, 14 яшьтән 21 яшькә кадәр аерыла. Беренче 7 елны балага патшага караган кебек карарга кирәк.
Балага: «Анда барма, сикермә, чапма», – дип әйтергә, орышырга кирәкми. Ул барысын да үзе аңлап эшләргә тиеш. Нәрсәдер ваткан, түккән икән, шундук җыештырып, сөртеп алырга кирәклеген белсен. Әлбәттә, җәмгыять тарафыннан тыелган, ярамаган гомуми кагыйдәләр дә бар. Әйтик, светофорның кызыл утына чыкмаска, хайваннарны рәнҗетмәскә, кешеләргә авыр сүз әйтмәскә.
Иң яраткан хәдисләремнең берсе: «Бойтесь Аллаһа по мере своих возможностей». ⠀
Хатын-кыз бәхете – күңел тынычлыгында.
Җыр – кирәктән түгел, йөрәктән туарга тиеш.
Беренче баланы ирең белән бергә табарга киңәш итмәс идем, алар стресс кичерергә мөмкин.
Балалар күп булган саен, җиңелрәк туа алар.
Кайбер артистлар фигура бозыла дип балага күкрәк сөте дә ашатмый, тик минем өчен беренче чиратта фигура түгел, баланың исәнлеге кадерле!
Иң яраткан укытучым Венера Гәрәева: «Алтыныкы – алтмышта», дияргә ярата иде. Мин дә үземне шулай тоям: алты яшемдә нинди булганмын, хәзер дә шундый кебек.
Дин, әлбәттә, кеше тормышына үзгәрешләр кертә: уйлау тирәнрәк, фикерләр фәлсәфирәк. Синең өчен инде төп бәйрәмнәр – дини бәйрәмнәр була.
Әти-әниемә рәхмәт: ислам дине мине кечкенәдән озата килде.
Ябык ишеккә, автобуска соңга калуга, бөкеләргә эләгүгә, өзелгән мөнәсәбәтләргә, җимерелгән планнарга рәхмәтле булыгыз. Бу – безне безгә тиеш булмаганнардан саклый. Мин аны тормыш девизым дип саныйм.
Мин: «Карале, яулык белән дә ничек матур киенеп була икән бит!» – дигән фикер тудырырлык итеп киенергә тырышам.
Мин шаулатып-гөрләтеп шоулар ясаучы җырчы түгел.
Тормышның мәгънәсе – тигезлектә, балалар үстерүдә, ә җыр минем – яраткан шөгылем.
Җырым белән кешенең тормышын аз гына булса да яхшы якка үзгәртәсем килә.
Калебең чиста булса, дөрес юл сайларга һәрвакыт мөмкинлек бар. Барысы да үзеңнән генә тора.
Балаларны дингә килергә мәҗбүриләмибез, алар дингә күңелләре белән килергә тиеш. Әмма ял көне алар дини мәдрәсәдә белем алырга тиеш. Монысын без ирем белән әти-әнинең бурычы дип саныйбыз.
Мин конфликтларга керергә тырышмыйм: күземне йомып, үз юлым белән китәм, чөнки эчке халәтем минем өчен мөһимрәк. Кем гаепле дигән сорауга җавап эзләү минем эчке халәтемне җимерә.
Мин энергетикамны гел тулыландырырга тырышам: балалар белән аралашып, матурлык салоннарына барып, массаж ясатып, сәяхәт итеп...
Мин салмак музыка яратам. Сүзсез, җырсыз...
(Матбугатта басылган әңгәмәләрен файдаланып әзерләнде.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк