Бер хикмәтле хикәят сөйлим әле сезгә. Аны ишеткәннән бирле үзем дә инде ничәнче көн уйланып йөрим. Нәтиҗәләрне алданрак ясый белсәк иде ул!
Бер хикмәтле хикәят сөйлим әле сезгә. Аны ишеткәннән бирле үзем дә инде ничәнче көн уйланып йөрим. Нәтиҗәләрне алданрак ясый белсәк иде ул!
...Моннан күп еллар элек бер бик тырыш Төзүче яшәгән. Ул гомер буе матур йортлар төзегән, һөнәренә тугры булган. Әмма беркөнне үзенең картая баруын сизеп алган һәм лаеклы ялга китәргә уйлаган.
– Күп эшләдем, мин инде китәм, – дигән ул җитәкчесенә. Әмма җитәкчесенең тәҗрибәле Төзүчене бер генә дә җибәрәсе килми икән. Озак уйлаганнан соң, Төзүчегә шундый тәкъдим ясаган:
– Тагын бер генә өй сал! Аннан соң мин сиңа зур премия бирермен һәм без саубуллашырбыз, – дигән ул.
Төзүче ризалашкан. Килешү буенча, ул кечкенә генә бер гаиләгә бик уңайлы йорт төзеп бирергә тиеш була.
Төзелеш өчен кирәкле әйберләр килүгә, ул ашыгып эшкә керешә. Лаеклы ялга чыккач, рәхәтләнеп яшисе бәхетле көннәре күз алдына килә аның. Шул хыялларга бирелеп, эшен, үзенә хас булмаганча, җавапсыз гына башкара. Каядыр ком җитеп бетми, йортның кайбер урыннарын да эшләп җиткерми, түбәсен дә начар яба. Эшен тырышып башкармаганын ул үзе дә сизеп тора инде, әмма гомер буе тырышып эшләдем, ахыргы эшемнән генә әллә ни үзгәрмәс әле, дип үзен гел юата килә.
Эшләре тәмамлангач, йортны карарга үзенең җитәкчесен чакыра.
– Беләсеңме, күп еллык хезмәтең өчен, бу йорт – бездән сиңа бүләк! – ди Төзүчесен шатландырырга теләгән җитәкче. – Менә ачкычы, кер дә рәхәтләнеп яши башла. Үзең төзегән өйдә яшәргә лаеклы син! – дип сүзен тәмамлый ул.
Шул вакытта төзүченең ниләр кичергәнен күз алдына китерсәгез икән! Тирә-юньдәгеләр аны зур бүләк алудан уңайсызлана дип уйлый. Ә чынлыкта ул үзенең эшләгән эшеннән оялып, кызарып басып тора. Төзелештә җибәргән хаталарын, йортның тиешенчә ясалып бетмәгән урыннарын күз алдына китерә. Аңа бит хәзер калган гомерен биредә уздырырга, түземсезләнеп көткән лаеклы ялын бу йортка багышларга, хаталарын төзәтергә күпме көч сарыф итәргә яки түзеп яшәргә туры киләчәк...
Ә бит чыннан да, без һәрберебез – төзүчеләр. Лаеклы ялга җыенган төзүче сыман, кайвакыт ваемсыз гына, ә кайвакыт зур тырышлык белән һәр көнне үзебезнең киләчәгебезне төзибез. Кайчак артыгын тырышасы да килми, узган көннәрнең нәтиҗәсен дә уйлап тормый гомер кичерәбез. Ә аннан соң, күпме гомер узгач, үзебез «төзегән» өйдә «яшәвебезне» аңлыйбыз.
Йә, шулай түгелме?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк