Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Тәнкыйть – түгел кәнфит

Без барыбыз да тәнкыйтьләргә яратабыз. Беләбезме-юкмы, кирәкме-юкмы — анысын уйлап торыш юк. Барысына да эләгә...

Без барыбыз да тәнкыйтьләргә яратабыз. Беләбезме-юкмы, кирәкме-юкмы — анысын уйлап торыш юк. Барысына да эләгә: кул астында эшләүче хезмәткәрләргә дә, ире юньсез күрше хатынга да, өй эше эшлисе урынга телефонына кереп чумып, вакыт чамасын оныткан кыз йә улыбызга да, өйдә диван белән телевизордан башканы белмәгән иргә дә... Тәнкыйтьлибез, сүгәбез, өстәп, үзебездә булмаган акылны да өйрәтәбез әле. 
Ә үзебезне тәнкыйтьләсәләр? Гаилә учагын җылы тотучы, тормышны җигелеп тартучы, балаларны табып, багып, төн йокыларын йокламый үстерүче, шунда ук эшкә дә өлгерүче, концерт-тамашаларны да онытып бетермәүче (тормыштан артта калырга ярамый!), туганнарны җыеп торучы, һ.б. мең төрле вазыйфа башкарып та, хатын-кыз булып калучы без – нәфис затларны тәнкыйтьләсәләр?! Тәнкыйть түгел, хәтта чак кына кыек сүз әйтсәләр дә, шундук дөнья караңгылана, яшәү яме бетә, ачу чыга, эчтән булса да, йодрык йомарлана! Кемдер тәнкыйть сүзен ишетүгә шундук «шиңә», кечерәеп кала, бөрешеп килә. Кемдер, әтәчләнеп, үзен яклый башлый, дәлилләр китерә. Кемдер көннәр буе эченнән үзен тәнкыйть утында тотучылар белән әрләшә, сөйләшә. Кемдер рәхмәт әйтә, елмая, ә эчтән ләгънәт укый. Кемдер битараф кала. Тыштан. Ә эчтән барысының да күңелендә буран уйный башлый.
Алай гына түгел, тәнкыйть хатын-кызны эчтән кимереп кенә калмый, үзбәясен төшерә, үзенә булган ышанычны юкка чыгара. Тышкы кыяфәте турында булсынмы ул, холкындагы йә эшендәге берәр кимчелекме – барыбер. 
Нишләргә соң? Хаталарына төртеп күрсәтми генә кешене ничек кирәкле нәтиҗәгә китерергә? Тәнкыйтьләми генә, үзең теләгәнчә үзгәртеп, кешедәге кайбер кимчелекләрен бетереп буламы? Әлбәттә! Мактап. Хуплап. Үсендереп.
Иң гади бер мисал: симез хатынын ире нәфис, зифа гәүдәле итеп күрергә тели. Ә тегесенең исе дә китми, бар байлыгым үзем белән, дип, гамьсез яшәвен дәвам итә. Фитнес-залга абонемент алып бирү дә, зифа буйлы кызларга демонстратив рәвештә күз төшергәләү дә, эштәге хатын-кызлар турында сөйләп котырту да нәтиҗә бирми. Яки хатыны берара, чынлап та, диетага утырып, күнегүләр эшләп ала да, ташлый. Нишләргә? Иң дөрес юл – мактау. «Карале, хатынкаем, соңгы вакытта зифаланып киткәнсең түгелме соң? Бу күлмәгең дә бигрәк килешә үзеңә!» – менә шундый бер җөмлә могҗизалар тудырырга сәләтле. Хатын чөнки үзенең матурлана башлавына ышанды. Иренең үзенә нинди игътибарлы булуын тойды. Күңелендә үз көченә, булдыра аласына ышаныч туды. Теләк уянды. Бетте, ирнең эше шушы урында тәмам, әледән-әле шундый мактау, комплиментлар белән үсендереп торасы гына калды. 
Үз дөньясында гына яшәүче яшүсмер белән дә шушы ук алым үзен аклый. Усал кайнана белән дә, тиран җитәкче, үзен әллә кемгә куючы хезмәттәш, ызгышырга яраткан күрше белән дә...
Тәнкыйть – кәнфит түгел, ә мактаганны, үз эшен күргәнне һәркем ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар