Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Соңгы чик

Адәм баласын кире кайтарып булмаслык, төзәтә алмаслык хәтәр адымнарга барырга ни этәрә, нәрсә мәҗбүр итә соң? Көн саен бер яңалыгы белән аптырашта калдырган бу дөнья аннан башка да катлаулы, ә гомерләр санаулы гына бит безнең.


Адәм баласын кире кайтарып булмаслык, төзәтә алмаслык хәтәр адымнарга барырга ни этәрә, нәрсә мәҗбүр итә соң? Көн саен бер яңалыгы белән аптырашта калдырган бу дөнья аннан башка да катлаулы, ә гомерләр санаулы гына бит безнең.
Көн тудымы, бер яңалык, җан тетрәткеч бер вакыйга... Атыш-үтерешләрне телевизор экраныннан гына күрмибез инде, ул безнең күз алдына чынбарлык булып килеп баса хәзер. Кызганыч, Оренбург шәһәрендә булган хәлләргә дә гайре табигый хәл дип карый алмыйбыз. Чөнки бу мәхшәр ике көннең берсендә кабатланып тора. Ир кеше эштән кайтып килүче хатынын (аерып җибәргән хатынын) подъезд төбендә көтеп алып, җиргә егып сала да, берничә мәртәбә пычак белән кадый. Тавышка йөгереп чыккан 20 яшьлек улларының: “Әти, зинһар!” дип өзгәләнүе дә туктатып кала алмый дилбегәсеннән ычкынган залимне. Кеше гомерен кисәрлек нинди сәбәпләр булырга мөмкин? Моны берни белән дә аклап та, аңлатып та булмый. Хәтта бала хакына да... Алай дисәң... Моннан дистә еллар элек булган вакыйгага әйләнеп кайтам да, мәңге онытылмас ул көннәрне янә баштан кичерә башлыйм.


...Табигатьнең көзгә авышкан чагы. Күңелләрне сары сагышка салып, агачлардан акрын гына сары яфрак коела. Чәнечкеле чыбыклар белән әйләндереп алынган биек киртә, тимер капка төбенә килеп җиткәнчегә кадәр табигатьнең соңгы бүләге булып күзләрне куандырган шул гүзәллеккә сокланып бардык. Безне китергән җиңел машина туктап калуга, йөрәкне курку биләп ала.
Кат-кат йозакка бикләнгән авыр ишекләр ачыла да, без эчкә үтәбез. Биредә – икенче дөнья. Биредә яфрак әсәре дә күренми. Кояш та, койманың теге ягындагы шикелле яктыртмый сыман. Тормышның бөтен яме дә, борчу-хәсрәте дә шушы дүрт стена арасында.    


           “Икенче елын инде...” - дип, зәңгәр күкне тимер рәшәткәле тәрәзәләр аша күзәткән әңгәмәдәшем шул чагында монда эләгү сәбәбен: “Баланы буа башлаган иде инде”, - дип аңлата. Юкка гына да тавыш чыгара, кизәнерга ярата торган ир, бу юлы да хатынын тиктомалдан кыйный башлый. Шул вакыт мәктәптән 14 яшьлек уллары кайтып керә. Кухняда кан эчендә яткан әнисен коткарырга азаплана. Әти кеше малаен да идәнгә алып ыргыта. Өстенә атланып, баланы буа башлый. “Күземә берни күренмәде. Нәрсә эшләгәнемне белмәдем. Уйлап торырга вакыт юк иде. Югыйсә бала бетә. Өстәлдә яткан пычакны алдым да...” дип аңлатыр соңыннан хатын.


         Козловкада урнашкан хатын-кызлар колониясендә күп андый хатыннар. “Үземне үзем белештермичә” чигенә илтеп җиткергән ситуациядән югалтуларсыз чыгу, килеп туган фаҗигане булдырмый калу өчен гаиләне саклардай, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне, бу ничек кенә мәзәк яңгырамасын, закон кысаларында тотардай җитди чаралар кирәк безгә. Әледән-әле булып торган куңелсез хәлләр шул турыда сөйли. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, кыйнау-җәберләүләр белән бәйле булган барлык җинаятьләрнең 80 проценты өйдә кылына. Димәк, бер эләккән капкынга кат-кат килеп эләгәбез. Бәлкем, моңа хатын-кызның тозактагы хәле белән килешеп яшәве сәбәпчедер. Аның берни үзгәртәсе, тормышын икенче юнәлешкә борасы килми. Димәк, үзебез гаепле. Бу хакта инде без күп яздык, күп кисәттек. Бүген изелеп яшәгән әниләр өчен төрле кризис үзәкләре, хәйрия фонды каршында уңышлы гына эшләп килгән оешмалар турында да сөйләдек. Ләкин шулай да гаиләдә җәбер-золымны туктату өчен, чит илләрдәге кебек, берсеннән-берсе җитди законнар кирәклеге бәхәссез.


           Уйлану өчен мисаллар җитәрлек. Бертуктаусыз кабатланып торган “канлы якшәмбе”ләрне куреп үскән бала еш кына залим әтисенең кыланмышларын кабатлый. Соңгы вакытта интернет челтәренә куелган хәбәрдән бөтен дөнья шау килде. Башкортстанның Белорецк районында яшәүче 47 яшьлек хатынны кыйныйлар. Кыйнаучысы кем дисез? Газиз баласы: 27 яшьлек егет. Имеш, әнисе белән сүзгә килгәннәр. Сугып, әнисенең баш сөяген сындыру өчен әнә шул да җиткән аңа. Җан тетрәткеч шундый хәлләр турында ишетәсең дә куркыныч булып китә. “Таянычым, ышанычым”, дип үстергән балаң көннәрдән бер көнне сине җәзалаучыга әверелсен әле? Тиран белән килешеп, аның җәберләвенә түзеп яшәүнең хатын-кыз өчен генә түгел, иң элек балалары өчен һәлакәт булуын аңларга кирәк. Югыйсә менә шундый хәлләргә юлыгуыңны көт тә тор.


      Җәберләүгә хирыслык “ тумыштан килә торган сыйфат. Аны үзгәртеп булмый. Залимне тәрбияләргә түгел, ә бәлки, куркытырга, әлеге дә баягы законнар белән “бастырып” торырга гына була. Башкача берничек тә... Инде күрүебезчә, хәтта соңгы чик тә туктатып кала алмый аларны.
         
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар