Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Синнән була, улым!»

Режиссер, продюсер Илшат РӘХИМБАЙның әтисе Рәфкат РӘХИМОВ: «Бу малай йә бик зур кеше, йә бандит булыр дип көлделәр иде дуслар.»


Уңыш формуласы ниләрдән гыйбарәт? Сәләт, тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык таләп итә ул. Бу исемлекне уңышка ирешкән һәр кеше үзенчә дәвам итәр иде. Ләкин тагын бер мөһим әйберне билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу шәхес артында кем тәрбиясе тора? Кемнең үгет-нәсыйхәте, изге теләге, үрнәге белән уңышка ирешкән? Кем баласы ул? Бу проектта шул сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.

Рәфкать Рәхимов – теш технигы, хәзер лаеклы ялда.

Улы ИЛШАТ РӘХИМБАЙ – продюсер, режиссер. «Гастарбайтер», «Күз алдыңа китер», «Әпипә» фильмнары, «Микулай» этно-триллеры режиссеры.


Рәфкать абый, улыгыз Илшат Рәхимбай – бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, илкүләм танылырга өлгергән режиссер, продюсер. Моңа кадәр төшергән фильмнары белән уңыш яуласа, бүген инде Россиянең 109 кинотеатрында аның «Микулай» этно-триллеры прокатта бара. Талантлы татар егетенең тамырлары кайсы яктан?
– Мин үзем Арча районы Мирҗәм авылыннан. Армия­дән кайтканда Балтачта бер кибеткә тукталган идем. Шун­да сатучы кыз белән шаяртып сөйләшеп алдык. Булачак хатыным Сәрия иде ул. Бераздан Балтачка килеп, хастаха­нәгә шофер булып урнаштым. Сәрия белән өйләнештек, Балтачта төпләндек. Беренче кызыбыз Гөлназ тугач, Казан медицина училищесына укырга кердем. Миңа ул чакта 25 яшь иде! Менә 40 елдан артык инде мин теш технигы. Хатыным Сәрия сәүдә өлкәсендә эшләде.

Ике кызыгыз Гөлназ белән Гөлшаттан соң көтеп алган улыгыз туган. Илшат кечкенәдән шундый сәләтле идеме?
– Илшат игътибар үзәгендә үсте. Үзе дә гел елмаеп-көлеп кенә торды, сөйкемле бала булды. Туганнар арасында да аны яратмаган кеше юк иде. Тапкырлыгы да, шаянлыгы да бар: сүз эзләп кесәгә керми, диләр бит... Күрше абзыйларны да аптыратып бетерә иде. «Бу малай йә бик зур кеше, йә бандит булыр», – дип көлделәр. Яшь ярым – ике яшьләр тирәсендә хәреф танып укый башлады. Бакчада балаларга китаплар укып утыра торган булган. Дөнья мәшәкатьләре күп булса да, балалар белән бик күп аралаша идек без. Бакчада эшләгәндә дә, җиләккә, гөмбәгә барганда да, су коенганда да. Җиләкне бик тиз җыя Илшат! Бармаклары уйнаклап кына тора.

Бәләкәй Илшатта музыкага сәләт бик иртә ачылган. Беренче кем сизеп алды шуны?
– 4 яшендә музыка укытучысы бакчада курай уйнарга өйрәткән аны. Концертларда чыгыш ясый башлады. Бул­дырганын күреп, башкалардан бер ел алдан – 6 яшендә үк музыка мәктәбенә алдылар. Башта курай классында, аннары фортепьяно буенча укыды. Бакчада йокы вакытында алып йә мин илтеп куям, йә укытучысы барып ала, йә тәрбияче озатып куя. Мондый бала меңгә бер генә була дип үсендереп тордылар. Фортепьяноны көйләргә Кировтан бер яһүд музыкант килгән иде. «Сезгә Аллаһ алтын бир­гән, саклагыз аны. Безнең халыктан булса, аннан әлләкем ясарлар иде», – диде. Шуңа күрә бер еллык хезмәт хакыбыз бәясенә бурычка булса да фортепьяно сатып алдык. Авылда нәрсәгә бу инструмент, машина бәясе бит дип, бездән көлүчеләр дә булды. Ә Илшат төрле бәйгеләрдә катнаша, урыннар яулый. Музыка профессорлары күреп, консерватория каршындагы махсус мәктәпкә чакыра башладылар. Без баланы ул яшьтән үк үзебездән аерырга теләмәдек. Кинокамера да алган идек. Илшат аның белән мавыгып китте: төрле әйберләр төшерә, ракурслар эзли, экспериментлар ясый... Нәрсәнең чишмә башы булганын хәзер генә аңлыйбыз.

Бәйгеләргә күп йөрергә туры килгән алайса сезгә. Укуына өлгерә идеме соң?
– Мәктәптә бик яхшы укыды Илшат. Олимпиадаларга еш йөрде. 9 нчы сыйныфта татар теле буенча Республика олимпиадасында җиңде. Кайтып кергәне булмады диярлек: йә олимпиадада, йә музыка бәйгесендә. Авыл җирендә дә теләгән кешегә баланың сәләтен үстерергә мөмкинлекләр бар. Илшатның юлында гел яхшы укытучылар, остазлар очрап торды. Зуррак классларда КВН белән мавыгып китте. Команда оештырып, республикада җиңү яулап Кара диңгезгә ял итәргә бардылар. Кырымда узган «Сөембикә варислары» фестивалендә катнашып, лауреат булып кайтты. 2004 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев талантлы балалар белән очрашты. Илшатны да чакырдылар анда. Минтимер Шәрипович Илшатны аерым чакырып фотога төшкән иде. «Инде Путин белән генә очрашасыгыз калды», – дип шаярталар иде эштәге коллегаларым. Шунда телефон шалтырады да, Илшатны Мәс­кәүгә, Президент белән очрашуга чакырдылар. Менә көлдек инде! 

Илшат «Сәләт»тә үскән бала да бит әле. Шул уңыш-ларыннан соң кереп киттеме ул әлеге хәрәкәткә?
– Менә шул олимпиадада җиңгәч чакырдылар. Бер киткәч, шул «Сәләт»тән кайтып кермәде диярлек. Бик күп нәрсәләргә өйрәттеләр аларны. Җәүдәт Сөләймановка әле дә рәхмәтле без. Икенче әтисе булды дияргә була. Бөтен дөньяны күрсәттеләр: Италия, Канада, Чехия, Австралия...

Югары уку йортын сайлаганда сез инде Илшатның кем булачагын төгәл белгәнсездер?
– Талантлы музыкант булачак дип уйладык. Нәҗип Җиһанов исемендәге бәйгедә беренче урынны алгач, Рөстәм Абязов җитәкчелегендә «La Primavera» оркестры белән чы-
гыш ясау мөмкинлеге бирделәр. Рояльдә уйнап җибәрде Илшат. «Артист бит син! Артист булырга тугансың!» – дип шаккатты Рөстәм Абязов. Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесына барды. Тыңлап карадылар да, Илшатны бүлә башладылар. Барысына да кирәк! Ләкин яшәр өчен тулай торагы булмагач, педагогика университетының музыка факультетын сайлады. Мәктәпне медальгә тәмамлаган иде ул. Уйнатып карадылар да имтихансыз кабул иттеләр. Югары стипендия алып укыды һәм... өченче курста укырга телә-мәвен әйтте, кинорежиссер буласым килә дип шалтыратты.

Бик яшьли башлаганга музыкадан туйды микән? Нигә алай кире уйлады Илшат?
– Музыка дөньясы аның өчен тар тоела башлады. Тирәнрәк фикерли торган кеше булып формалашкан иде инде ул. Кинорежиссер булырга теләвен әйтте. Андый эш тә бардыр дип уйлаганым да юк иде... Чыннан да, бу һөнәр үз эченә башка бик күп һөнәрләрне туплаган булып чыкты. Бу кадәргә ничекләр башы җитә икән дип гаҗәп-ләнәм әле дә. «Улым, анда укытырга мөмкинлегебез юк», – дигәч, борчылма, әти, үзем керәм, дип, барысын да үзе хәл итте. Музыка факультетын да читтән торып укып бетерде, дипломны безгә алып кайтып бирде.

Беренче фильмнарын кайчан төшерә башлады?
– «Сәләт»тә үк. «Җисем» исемле кинопроект иде ул. Беркайчан да тегеләй эшлә, болай эшлә дип өйрәтмәдек, үзе белеп эшләде. «Гастарбайтер» фильмы аның диплом эше иде. Мөселман киносы фестивалендә күрсәт­теләр аны. Премьерадан соң сөйгәне Язгөлгә тәкъдим ясады. Шунда Минтимер Шәймиев тә булган, икесен дә кочаклап, яңа тормышка хәер-фатыйхасын бирде. Илшат­ның Прези­дент белән өченче тапкыр очрашуы иде инде бу. Без Илшат белән бик күп сөйләшәбез. Фәлсәфә, дөнья хәлләре, кешеләр турында... Бервакыт поплар, муллалар турында сүз чыкты да, Илшатта идея туды. Соңрак ул кыскаметражлы «Пред­ставь» фильмы булып дөньяга чыкты. Съемка урыннарын бергә эзләдек, үзебез дә, туганнар да актер рольлә-рендә булдык. Ул фильм өчен беренче премиясен алды. Үз көчебез белән төшергән фильм өчен бик зур бәя булды ул.

Хәзер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмын бөтен Россия буйлап карыйлар. Анда бик саллы, федераль дәрәҗәдәге артистлар да төшкән. Сез нәрсә белән ярдәм итә алдыгыз Илшатка?
– Әкренләп без үзебез дә кино дөньясы белән җенләнә башладык. «Микулай»ның сценариен Илшат безгә дә укытты. Тирән эчтәлекле әсәр икәнен аңладым. Ләкин ул фильмны акчасыз төшерү чын фантастика булачак, дидем. Яшерен мәгънәләр күп ул фильмда... Сценарийларны раслаткач, артистлар җыелгач, төшерү процессы башланды. Акча ышандырган кешеләр дә баш тартты, артистларга түләргә дә акча юк иде. Дөресен әйтим, без дә, туганнар да акчалата булыштык. Үзебез барып чыгасына ышанмасак та, аңа: «Синнән була, улым!» – дип үсендереп тордык. Хәзер аңлыйм, башкалар күптән кул селтәгән булыр иде, Илшат кына башкарып чыга торган эш булган. Прокатка чыгарыр вакыт җиткәч кенә махсус хәрби операция башланды, күрсәтергә рөхсәт булмас дип борчылдык. Солдат­лар белән бәйле эпизодлар да бар бит фильмда. Гомерем буе сөймәгән кәгазь эшенә дә өйрәнеп беттем инде, дип көлде Илшат, башкарып чыккач.

Авылда ял итәргә яратам дип сөйли Илшат. Сезнең янга кайтырга вакытлары каламы?
– Әйе, киленебез Язгөл, оныкларыбыз Җәннәт, Сәгадәт белән кайталар. Кызлар җәйләрен бездә дә тора. Илшат үзе Каракүлдә җәен дә, кышын да су коенырга ярата. Җиде оныгыбызны да җыеп урманга алып чыгып китә. Сәяхәткә балаларын да алып йөриләр, аларсыз ял итүнең мәгънәсе юк, диләр. Оныклар турында аерым сөйләрлек! Җидесе бергә җыелсалар, безгә концертлар куялар. Кайсы пианинода, кайсы саксофонда, курайда уйный, бер оныгыбыз шахмат буенча Россия чемпионы. Балалар, оныклар белән мәш килеп яшәп ятабыз шулай.

Фото: Анна Арахамия. Видео: Дмитрий Цумарев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар