Әбием һәм әниемнекеннән минем сандык кечерәк. Әмма фатирыбыз өч бүлмәле булса да, тыныч кына бер урында «утыра» алмый. Сандыккаем, сүз дә юк, урының түр башында синең. Бигрәк тә күпме күргән шатлык-михнәтләреңнән соң. Тик...
Әни, бу сандыкны минем бүлмәдән алсагыз иде инде! Подъездга булса да чыгарып куегыз!» – диде улым, эштән кайтып керүемә. Беренче генә әйтүе түгел, әмма сизәм, бу юлы коры вәгъдәләр белән генә котылып булмас, ахрысы...
Сандык, сандык! Күпме хатирәләр, истәлекләр сиңа бәйле... Дәү әни, ерак әбиләрем сандык белән кияүгә чыккан, әле нинди сандыклар иде алар! Кечкенә генә йозаклары чылтырый баш-лауга йөгереп килеп янына тезләнәбез. Капкачы ачылу белән аннан тәмле булып алма, җимеш, хушбуй, сабын исе өйгә тарала... Бергә яшәгәнлектән, дәү әни сандыгы тирәсендә еш урала идек. Безне кибеткә җибәрәсе булса, шул сандыктан акча янчыгы чыга, чәй эчәргә утыра башласак, хөрмә-җимеше алына, йә өр-яңа кызыл эчле галошыннан бөдрә башлы сабый рәсеме төшкән хуш исле сабынын алып, ләгән-комган тирәсенә куя...
Әнинең сандыгы бераз кечерәк иде. Шәһәргә күченгәч тә ул аны үзеннән калдырмады, бер бүлмәле фатирда да урын табылды. Сиксәненче елларда сандык белән кияүгә чыгу ул кадәр үк модада түгел иде түгелен. Ә мин сандыксыз кияүгә чыгуны күз алдыма да китерә алмадым. Туйда ул сандыкны кияү буласы кешегә ничек итеп ике бәясенә сатканнарын күрсәгез?! Эче тулы бүләк, өй кирәк-яраклары иде кайнана бусагасын атлап кергәндә.
Ә анда тагын ике сандык булып чыкты, бу йорт кызлары сандыкларын алып китеп тормаганнар. Шунлыктан, минекенә урын верандада булды. Әйбәт иде урыны. Тик бервакыт авылга кунакка кайтып килгән тутам:
– Кыз, ишеттеңме, синең сандыгың анда кияүгә киткән! – дигәч, телсез калдым. Бактың исә, туганыбызның кызын да сандык белән кияүгә бирәселәре килгән. Кайнанам үзенекен тәкъдим иткән итүен, тик кая ул, калайлары ялтырап торган зәңгәр буяулы, агач исләре дә таралып өлгермәгән яңа сандык булганда... «Сандыгыңны китерерләр», – диде кайнанам, үзен гаепле санагандай, без кунакка кайткач. Икенче елны да шул сүз булды. «Быел сандыгымны күрми китмим», – дидем иремә. Кайнанам да борчыла. Беркөн иртән торышка верандада җиңелчә генә ыгы-зыгы сизәм. Чыксам, сандык чистарталар! Йа Раббым, калайлары каралган, ялтыравыгының эзе дә калмаган, буявы уңган... Ә эче, рәхмәт төшкере, шул килеш – сап-сары такталары, әйтерсең лә, менә кабат очраштык, дип көлеп тора. Әллә кызганудан, әллә шатлыктан тулган күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, ишегалдына атладым. Кайнанам: «Утынлыкта торган, аннан телевизор астына кертеп куйганнар куюын», – дип, мине юаткандай сөйләнә калды. Сандыгым кайтуга барыбер бик шат идем! Ул елны да алып китеп булмады үзен. Инде бүтән тотынучы булмас дип, тыныч күңел белән калдырып киттем. Янәдән ялга, озакка булмагач хәбәр итми генә кайтып төштек. Верандага атлау белән күзләрем... сандыгымны тапмады. Ә бусагада безне күргән кайнанам дулкынланып китте. «Бөтен җирне тычкан басты, мәлгуньнәр!
Ике капчык онны, инде анда керәлмәсләр, дип, шунда тутырып куйган идем...» Онлы сандыгым келәттә утыра иде. Ул көн он бушатып, сандык чистартып үтте.
– Алып кит инде бу сандыгыңны, – ди әни, ялваргандай. Бу юлы да утырып калды әле ул. Яңадан килен төшәсе юк, мин бишенчесе, аннан, сандык белән килгәне дә мин генә бит әле, үз кадереңне үзең белмәсәң! – дидем дә сандыгымны алгы өйгә, түр башына кертеп куйдым. Шактый еллар үткәч, яшәү урыныбызны башкалага алыштырдык. Күченеп килгәндә, юл уңаенда, сандыкны да үзебез белән алдык. Инде, дус-туганнар елмаеп караса да, безнең белән яңа фатирга да күченде ул. Эче тулы байлык: яңасы дисеңме; әни-әбиемнәрнең ядкарьләре булып калган ашъяулык белән кызыл башлы сөлгеме, ефәк шәл, күкрәкчә, аннан әнинең үз куллары белән чиккән, авыл яшьләре театр уйнаганда алып торгалаган канатлы алъяпкычы... Кызымның тәпи йөреп киткәч тә кигән учка сыеп бетәрдәй өрфия күлмәге, улымның башлыгы... һәркайсы – үзе бер хатирә. Уйласаң уелып китәрлек!
– ...Әни, дим, аласыңмы сандыгыңны? Залга, сезнең якка кертеп куям, алайса... – диде улым, уйларымны йомгаклагандай. Тагын ниләр генә күрәсе бар икән сандыккаемның?!
Комментарийлар
0
0
Минем инәйнең кыз бирнәсе ике сандык булган. Зууур сандыйкнң ике ягында шүрлек сыман диимме, кесә дип әйтимме, шундый нәрсәсе дә бар иде. Зур сандыкта - савыт-саба, өр-яңа комган һәм ләгән. Ә кечерәгендә - сөлге, урын-җир зйберләре, тәрәз челтәрләре, ашъяулык- өстәл япмасы, андагы чигелгән әйберләрне күрсәң!.. Хәзер сеңелем белән икебезгә бүлеп алдык аларны. Анда нинди генә матур әйберләр юк!. Инәй 1961 нче елны кияүгә чыккан. Үсмер кыз бала кулы белән чигелгән бу әйберләрнең хәзер дә ныклы, сыйфатлы булуына сокланырсың. Элеккеге киҗе-мамык тукымалар нинди яхшы булган. Ә чигешләре! Инәйнең сандыгы авылда яши. Үткән ел веранданы сүтеп яңаны салган идем, шунда сандыкны өйнең түренә кертеп куйгач барысы да шаккатты. "Нишләп бу монда, түрдә үк тора?" - диештеләр. Хәзер яңа аеранданың түрендә тора. Шундый ук зәңгәрле-аклы буяуга буяган идек инәй белән өй салган елны - 1978 нчы елны, ягъни моннан кырык ел элек. Шул буяу әле дә матур көе, купмый. Рәхмәт авторган матур хатирәләре өчен.
0
0