Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Рәхмәт сиңа...

Иң элек бер кыйсса.
Күкнең җиденче катында яшәүче ике фәрештәнең берсе гел болытлар өстенә ятып ял итә, ә икенчесе, көн-төн дими, Җир белән Күк арасында йөреп тора икән. «Бер дә ял күрмисең, нишләп йөрисең соң?» – дип сораган аннан беренче фәрештә. «Мин кешеләрнең: «Аллаһы Тәгаләм, ярдәм итсәнә...» – дигән ялваруларын ташыйм... – дип җавап биргән ул. – Ә син нигә һаман эшсез ятасың да ятасың?»
– Мин ташырга тиешләре: «Аллаһы Тәгаләм, рәхмәт сиңа!» – дип башланырга тиеш шул...
Без бүген рәхмәт әйтергә өйрәнәбез. Ирләребезгә! Бәйрәм уңаеннан елга бер тапкыр күңелләрен күрү генә түгел бу – моннан соң рәхмәтләрне аларга гел кабатлап торачакбыз. «Без алай төчеләнеп ияләшмәгән...» – дияр кемдер. Ә белгечләр: «Телдән әйтү мәҗбүри дә түгел, рәхмәтләрне күңелдән кабатлап йөрү дә җитә», – диләр. «Ни өчен без аларга рәхмәт укырга тиеш әле?! Үзләре безгә әйтсен!» – дип кабынып ук китәр кемдер.
Чү, сабыр! Рәхмәтләр – зирәк хатынның иң зур коралы, ди белгечләр. Күзгә күренми торган коралы...
Ир-атны артык мактап үсендерәм дип уйлаудан курыкмаска кирәк. Аңа тиеш булганыннан 10 тапкыр арттырып рәхмәт әйтәсең икән, сиңа рәхмәт йөзеннән, бераздан ул аны 100 тапкырга арттырып, үзеңне үк сөенде­рәчәк, диләр.

Бу хакта психолог, хатын-кыз программалары тренеры Зөлфия МАКСУТОВА менә ниләр сөйли:
– Психологиядә «рәхмәтле булу законы» дигән гыйбарә бар. Мин үземә тренингка килгән хатын-кызларның һәркайсына ирләренә 30 рәхмәт язарга кушам. Кемдер аның утызын да бик җиңел яза. Кемдер унга җитә дә туктый. «Башка яза алмыйм. Нәрсә өчен рәхмәт әйтергә соң, белмим», – диләр. (Чын­лыкта, гомер иткән кешеңнең 30 яхшылыгын гына та­барга була, әлбәттә. Күпләр үзләре рәхмәтсез шул: бирергә түгел, кабул итәргә генә күнеккән. Ир-атка ка­рата гына түгел, бөтен тормышка шундый мөнәсәбәт аларда.)
Яза кызлар рәхмәттән генә торган исемлекне. «Ә аннан соң нәрсә була?» – дип сорыйлар. «Ә аннан соң могҗизалар башлана!» – дим. Һәм чыннан да башлана!
...«Ирем белән үпкәләшеп, өч көн сөйләшми идек
инде, – ди кызларның берсе. – Ә миңа «рәхмәтләр»не әзерләргә кирәк – иртәдән бирле уемда шул. Таптым 
30 рәхмәтне! Башта бу миңа ватсаптан язды: «Әйдә, Гөм­рәгә барып кайтабыз», – дип. Кече хаҗ кылу турында хыялланганымны белә ул! Ә кичен өч улыбызны ияртеп, һәммәсе бергә кайтып керделәр. Дүрте­сендә
дә – чәчәкләр! Үпкәм шунда ук онытылды, дуслаштык...
...Тренингка йөргән хатын-кызлардан берсенең ире галим. «Иремне Франциягә конференциягә чакырдылар, – ди ул. – Бу хакта инде ярты ел элек белә идек. Ярты ел буе аңа: «Франциягә мине дә алып бар әле», – дип ялындым... Рәхмәтләрне яздым, тик ниндидер могҗиза булыр дип ышанмадым. Ә ирем шул көнне кайтты да: «Йә, нәрсә, Франциягә билетлар карыйбызмы?» – диде. Ярый әле урындыкта утырып тора идем...
...Ул кыз миңа тренингка районнан килеп йөрде. Ире шактый кырыс кеше, өйдә аңа бер дә булышмый икән. Аерылышу чигенә җиткәннәр иде иде... Кушкач, үпкә­ләрне читкә куеп (без тренингта үпкә-рәнҗүләрдән арынырга да өйрәнәбез), иренә рәхмәтләр яза башлады. «Бер нәрсәгә игътибар иттем, – диде ул. – Язып кына бетерәм, «Берәр нәрсә алып кайтырга кирәкмиме?» – дип шалтырата ирем... Гомердә булмаганны!»
Мондый мисаллар шактый миндә. «Рәхмәтле булу законы» ничек эшли соң? Чынлыкта, барысы да бик гади – могҗизаның эзе дә юк. Физика законнары буенча, безнең һәр уебызның үзенә аерым бер ешлыгы бар. Радиодан билгеле бер дулкынны эзләгән кебек, без үзебез уйлаган кешене «эзләп» табабыз һәм аңа вибра­цияләр җибәрәбез. Һәм ул тирбәлешләр, автомат рә­веш­тә, син уйлаган кешенең вибрацияләре белән бер дулкынга көйләнә. Син җибәрәсең, ә ул шул дулкынны кабул итә һәм җавап бирә. «Дулкының» начар уйлардан, ачу-нәфрәттән тора икән, сиңа таба тәгәрәгән «дул­кын» да ачу ташлары белән кайтачак. Ә рәхмәттән генә торганда, үзең дә «рәхмәт дулкыны»нда коеначак­сың. Иреңә генә түгел, гомумән, бөтен кешегә карата да шулай эшли бу закон.
Ир белән хатын бер-берсенә энергетик канал аша бәйләнгән. Иребезнең кимчелекләренә генә игътибар итәбез икән, ул моны, әлбәттә, сизә һәм аның да күңеле безгә карата начарга гына көйләнә. Кызганыч, без, гомумән, аңарда нигәдер кимчелекләрне ешрак, күбрәк күрәбез шул. Ә өстенлекләрне, уңай якларны «шулай тиеш» дип кенә кабул итәбез. Әйтик, аның тиз генә берәр нәрсә пешереп куюын, командировкадан беркайчан буш кул белән кайтмавын, бәйрәмдә бүләк­сез калдырмавын... Беренче тапкырда сөенәбез, икенче юлы сөенгән кыяфәт ясыйбыз, ә аннан рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Ә күңеле белән ир-ат бездән бу рәхмәтне гел көтә. Хәер, үзебез дә көтәбез бит.
Ә хәзер иң мөһим нәрсәне әйтәм: «рәхмәтле булу законы» рәхмәтләрне бары тик ихлас күңелдән язган очракта гына эшли. Шул чакта гына ул кайтаваз булып кире кайта. Эш тәҗрибәмнән, күзәтүләремнән чыгып әйтәм моны. Тренингка йөрүче бер кыз сөйли: «Дус кызым ире белән ачуланышкан. «Әйдә, утыр да иреңә 30 рәхмәт яз – кичкә үк кайта да, синнән гафу үтенә­чәк», – дидем. Дус кызым рәхмәтләрне язды, тик мог­җи­за булмады... Нигә закон эшләмәде икән?» – ди. «Чөнки чын күңелдән булмаган. Манипуляция өчен генә язганда ул эшләми, бернинди үзгәреш тә булмый», – дидем. «30 рәхмәт»нең кайтавазын тойгач, «ирем тагын менә шуны эшләсен, шуны алсын әле миңа», дип, кызлар кабат рәхмәт язарга утыралар. Яңа күлмәк кию, ялга бару уе белән генә язганда, әйткәнемчә, могҗиза булмый – ихласлык кирәк.
Рәхмәтне кемгәдер түгел, сез үзегезгә әйтәсез.

Иреңә рәхмәтне телдән дә еш әйтергә кирәк. Һәм ул рәхмәт синең үзең аша, сиңа бәйләнеп яңгырарга тиеш. Тренингка йөрүче кызларның берсе сөйли: «Мин «кирәк» дип кабатлый торгач, ниһаять, яңа люстралар алдык. «Алуын алдык, кайчан эләр инде бу боларны?» – дип уйлыйм. Нидер эшләргә авыр кузгала торган иремне, кранны төзәтүен әнә өч айдан бирле сорыйм – исе дә китми. Һаман «иртәгә» ди... Бер көнне кайтсам, люстраларның берсен элеп куйган! Чын күңелдән куандым инде! И-и, мактадым үзен! «Күр, бүлмә ничек яктырып киткән! Нинди матур булган! Миңа шундый ошый!» – дим. Икенче көнне кайтуыма люстраларның барысы да эленгән иде. Шаккаттым!»
Шаккатасы юк – иргә «миңа ошый» дигән сүзләр тәэсир иткән. Хатын-кызны куандырырга, бәхетле итәргә ярата ир-ат: «мин бик канәгать», «мин бәхетле» дигән сүзләрне аңа гел әйтеп торырга кирәк. Алар аңа, әйткәнемчә, шунда ук тәэсир итә.
Кызлар кайчак: «Ир-атларга безнең рәхмәтләр кирәк­ми, аларның моңа исләре дә китми, ишетмиләр дә», – диләр. Ирегезгә рәхмәт әйткәндә, аның йөзендә бер кыл селкенмәсә дә, аптырамагыз – рәхмәтегезне кабул итмәү түгел бу. Беренчедән, рәхмәтләр ишетергә ул ияләшмә­гән. Шуңа күрә оялып, югалып кала, «юк, кирәкми», дип баш тарта. Икенчедән, ир-ат хисләрен бик күрсәтми: эчтән генә куана. Иң мөһиме – әйтегез генә, рәхмәтләре­гез барыбер аңа барып җитәчәк. Гаи­ләне алып баруга керткән өлешен бәяләвегез өчен кү­ңел­ләреннән бик рәхмәтле булачак алар. Үзен бәяләүләрен кем теләми?!

Зөлфия Максутовадан берничә киңәш:

- Мин, гомумән, һәр хатын-кызга «рәхмәт дәфтәре» булдырырга тәкъ­дим итәм. Һәм һәр көнне анда бер­ничә рәхмәт язарга: башта, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә, аннары үзеңә, ан­­нан – якыннарыңа: кайнанаңа, ба­лаларыңа, дус кызларыңа... Күңел­дән башкаларга рәхмәтне күбрәк «юл­лаган» саен, тормышыбызда могҗи­залар күбрәк була: муллык килә, безнең өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

- Тирә-юньдәгеләргә рәхмәтле булу кешегә шундый файдалы – әлеге энергия аның үзенә үк кире кайта. Артып кайта! Ә башкаларга, тормышка карата рәхмәтсез булганда, мондый ресурслар ябыла.

- Рәхмәтне кабул итә белергә дә ки­рәк. Кызганыч, без моңа ияләшмә­гән. Монысының сәбәбе балачакка барып тоташа: безгә рәхмәтне бик аз әйткәннәр. Шуңа да рәхмәт ишеткән саен: «Юк, юк, кирәкми!» – дип, баш тартырга ашыгабыз.

- Ялагайлана дип әйтерләр дип куркасы юк, дәфтәргә рәхмәтләрне җитәкчегезгә дә яза аласыз. Үзе бу хакта белмәсә дә, ул аларны барыбер «укыячак».

- Бик ачу килгәндә, кемдер сине рәнҗеткәндә, үзеңне кулга алып, бераз тынычлангач, аңа рәхмәтләр язсаң, «рәхмәтле булу законы» шунда ук эшли башлый. Рәхмәтнең кайтавазы иң тиз әйләнеп кайткан очрак – шушы.

- Ирешмәгән уңышлар, тапмаган маллар турында уйлап кайгырганчы, бүгенге көнегез өчен рәхмәтне күбрәк әйтегез.

- Рәхмәтле булмаган хатын-кызларны ирләре ешрак ташлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә шуның, шуның өчен дип, әйтеп, нәрсәгә икәнен төгәл күрсәтеп языгыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сонгы арада ирем белэн эт белэн песи кебек яшибез. Сонгы ара диюм 1 айдан артты инде.... гел упкэлэшеп тору нык арытты,, дуслашасы килэ, килеп чыкмый, беребездэ юл куймый. Кинэт коз конерэк укыган щушы мэкалэ искэ килеп тоште. Кочкэ эзлэп таптым, укып чыктым эле. Хазер иремэ рэхмэт язырга утырам. Аллахы бирса. Берэр могжиза булырмы юкмы......

      • аватар Без имени

        0

        0

        Анлап бетермэдем " рэхмэтнен узен генэ язаргамы аны,яисэ рэхмэт сина булышканын эчен,рэхмэт сина.... дипме

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бу язманы укыгач, иремә рәхмәтләрне гел "әйтәм", Сезгә дә Алланың рәхмәте яусын, бәхетле булыгыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Тормышта бик кирэк тема ! Зур рэхмэт.Мотлак кулланырга жыенам.Унышлар сезгэ!

            Хәзер укыйлар