Балаларыбызны үзебездән дә яхшырак белүчеләр юк дип яшибез. Әмма психологлар моның киресен сөйли. Янәсе, алар сезгә ачылып бетми, ә менә белгечләр бала күңелен ача ала. Мәктәп-балалар бакчасында дистәләгән бала белән аерым сөйләшеп утыру өчен әллә никадәр психолог кирәк булыр иде, ә ул, гадәттә, штатта берәү генә була. Аның шуның кадәр бала белән аерым-аерым утырырга вакыты да юк, билгеле. Ә менә бөтенесен бергә җыеп, психологик тест уздыра. Менә шул тестлар аркасында кайчак бала һәм әти-әнигә карата сораулар туа. Шундый бер хәлгә танышым да тарыды.
– Кызым Адиләгә биш яшь минем, – дип сөйләп китте үз тарихын танышым. – Көтеп алган балабыз ул. Бик озак Аллаһы Тәгалә безгә бала бирми торды. Дүрт ел буе хастаханә бусагасын таптадык, тик табиблар төгәл генә сәбәбен аңлата алмады. Аптырагач имче әбигә бардык. «Булыр, борчылмагыз, әмма бер югалтудан соң гына килер», – дип, безнең йөрәккә тагын да шом салды. Аның бу сүзләрен дә, анда баруны да тизрәк онытырга теләдек. Уйлаштык та, түләүле клиникада ЭКО ясаттык. Барысы да яхшы килеп чыкканына сөенеп яши генә башлаган идек, яралгы үсүдән туктады. Ул көннәрне искә дә аласы килми. Инде барысына да кул селтәп, әти-әни булу бәхете белән хушлашырга кирәк дигән фикергә килдем. Әмма әбинең сүзләре хак булып чыкты бит. Минем өчен бик фаҗигале бу хәлдән дүрт ай узуга, авырлы икәнемне аңладым. Сөенечемнән утырып еладым. Шул минутта ук кара бөдрә чәчле кыз бала табасымны белдем.
Әнә шулай табылган бала ул безнең кара бөдрә чәчле Адилә. Яратуымның никадәр чиксез икәнен аңлатыр өчен сөйлим боларның барысын да. Өч яшь тулганчы өйдә утыргач, кызымны балалар бакчасына биреп эшкә чыктым. Эш булгач төрле вакыт була, шуны уйладык та, иремнең әнисе фатирын сатып безнең күрше подъезддан фатир алды. Баланы балалар бакчасыннан һәрвакыт әни алды. Алар юл буе сөйләшеп, уйный-уйный, иркенләп кайталар шулай. Кызыбыз хәрәкәтчән уеннар уйнарга яратам. Өстәл артына утырып рәсем ясап, пластилиннан керпе әвәли торган бала түгел. Ул эшләрне яратмый да. Яратмагач, без аны артык ирексезләмибез дә. Бөтен балага да рәсем ясарга димәгән бит инде. Безнеке менә шундый дип кабул иттек, аның һәр балада да булган һөнәрне яратмавын.
Менә шулай матур гына яшәгән бер көнне, әбәт вакытында балалар бакчасыннан шалтыраттылар. Кызымны алырга иртәрәк килергә куштылар. Йөрәгем жу итеп китте.
– Ни булды Адиләгә, – дип, утырган җиремнән торып ук бастым. Күз алдыма әллә ниләр килде.
– Юк, юк, кызыгыз белән бар да яхшы. Безгә сезнең белән сөйләшеп кенә алырга кирәк иде.
Тәрбияченең тавышында ниндидер бер салкынлык, гаепләү чаткылары ишетелеп киткән кебек булды. Уемда баламны бакчага нинди күлмәктән китергәнемне, хәтта эчке киемнәрен барлап чыктым. Нәкъ менә бүген үзе белән нинди уенчык алганын бик озак исемә төшерә алмый утырдым, чөнки иртән әле берсен алып, әле икенчесен тотып, кайсысын алып барырга белми йөдәде. Бернинди шикләнерлек нәрсә тапмадым.
Эш кайгысы бетте инде. Уем – бары балалар бакчасында гына. Йокы сәгатьләре тәмамлануын көч хәл белән көтеп җиткердем дә, эштән сорап бакчага йөгердем.
Шулай иртә килеп кергәнемә тәрбиячебез бераз гаҗәпләнде дә кебек.
– Сезнең бит гел әбиегез ала. Шуңа үзегез килсәгез иде дип кенә шалтыраткан идем. Болай ук иртә дә кирәкми иде.
– Нәрсә булды соң? – дим, инде түземлелегем бетеп.
– Әйдәгез, мин сезне психолог бүлмәсенә озатып куйыйм әле. Ул барысын да аңлатыр.
Психолог?! Ничә ел балалар бакчасына йөреп, беренче тапкыр шул бүлмәгә юнәләм. Дөресен генә әйткәндә, балалар бакчасында психолог бардыр дип уйлаганым да булмаган икән.
Бүлмәсен шакып ачтым да, кем әнисе булганымны әйттем. Япь-яшь кенә кыз. Бу бала әле студент кына ахрысы дип уйлап куйдым. Ул миңа утырырга кушты да кәгазьләр арасыннан нидер эзли башлады. Бер көлтә балалар рәсеме тартып чыгарды. Шулар арасыннан минем кызныкын эзли ахрысы, дип уйлап куйдым.
– Без балалар арасында психологик тест уздырдык. Сез үз балагызга мондый тестлар уздырырга ризалык биргән идегез, хәтерләсәгез. (Биргәнмендер, имзалар күп куйдык инде ел башында.) Без балаларга үз гаиләләренең рәсемен ясарга куштык. Бөтен бала да кемнәр белән яши, шуларны ясаган. Хәтта мәчеләренә, аквариумдагы балыкларына кадәр ясаучылар да булды. Ә сезнең кызыгыз менә мондый рәсем ясаган.
Психолог миңа рәсем сузды. Рәсем ясарга яратмаган кызым өчен бик җиңел эш булмаган инде бу. Сызган-бозган, сызган-бозган. Ахырда кул-аягы таякчыклардан торган өч кеше сурәте килеп чыккан. Кызыбыз рәсем ясарга яратмаса да, хәрефләрне белә, «әни» «әти» кебек сүзләрне дә яза инде. (Әбисенә рәхмәт!) Рәсем астына язган сүзләрдән генә кайсы ир, кайсы хатын икәнен аерып була. Әти, әби, мин дип язылган. Алдарак бер рәсем ясый башлаган. Әмма анысын бозган, сызган да бөтенләй үк бетереп ташлаган.
– Күрдегезме, – ди психолог, тавышына укытучылар сөйләшкән төсмер биреп. – Кызыгыз сезнең гаиләне ничек итеп ясаган.
Мин әле барысын да аңлап бетермим. «Әйе, күрәм, рәсем ясарга бик яратмый инде ул», – дип, акланырга керешәм.
Әмма эш анда түгел булып чыкты.
– Игътибар итегез, сез бит анда юк. Бу – бала тормышында сез юк дигән сүзне аңлата. Әти, бар, әби бар, ә сез юк. Аңлыйм, бөтен кеше дә хәзер эш, эш дип яши. Кичләрен бала белән 20 минут булса да бергәләп уйнап алырга, сөйләшеп алырга кирәк...
Психолог миңа 15 минутлап менә шул хакта сөйләде дә сөйләде, ә мин нәрсә әйтергә белми аптырап утырдым. Аннан соң кемгәдер нәрсәдер расларга яратмыйм. Беләм бит: кызыбыз белән бер-беребезне бик яратабыз. Әмма шулай да рәсемдә булмавыма, бераз кызыма үпкәләдем дә, аптырадым да.
Адиләне алдым да, кайтырга чыктык. Кызым сөйли дә сөйли. Үзем аны тыңлыйм, үзем һаман психолог сүзләрен уйлыйм. Кайда хата җибәрдем икән дигән уй башымны боргычлый. Түзмәдем, Адиләдән сорадым:
– Кызым, син бүген безнең гаиләне ясагансың, әйеме?
– Әйе, әни ясадык. Мин әтине, әбине ясадым, – ди Адилә, сикерә-сикерә.
– Ә мине ник ясамадың? – дип сорыйм җайлап кына.
– Мин сине ясадым, әни, матур килеп чыкмады да, мин аны бетердем. Син бит минем шундый матур! Мин матур итеп рәсем ясарга өйрәнгәч, сине ясармын, яме.
Кызымны кочаклап күтәреп алдым. Ана белән бала арасындагы чиксез мәхәббәтне барыбер рәсем буенча гына аңлатып бетереп буламы соң?! Рәсем рәсем генә ул, ә безнең арадагы ярату – галәмгә сыярлык түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк