Берсендә Мәскәүгә командировкага барганда, вагонда аның урыны башкаладан Казанны күрергә килгән өч ханым белән янәшә туры килә. Поездга утырыр алдыннан гына китап кибетендә булганнар икән – барысының да кулында балалар китаплары. Ул би-зәгән китаплар! Түзми: «Гафу итегез, татарча укый алмыйсыз бит, бу китаплар сезгә нәрсәгә?» – дип сорый. «Монда бит рәсемнәр барысын да үзләре сөйли!» – ди Мәскәү ханымнары. – Соңрак: «Мин ясаган рәсемнәр», – дип әйттем әйтүен, әмма ышанмадылар бугай, – дип елмая ул.
Берсендә Мәскәүгә командировкага барганда, вагонда аның урыны башкаладан Казанны күрергә килгән өч ханым белән янәшә туры килә. Поездга утырыр алдыннан гына китап кибетендә булганнар икән – барысының да кулында балалар китаплары. Ул би-зәгән китаплар! Түзми: «Гафу итегез, татарча укый алмыйсыз бит, бу китаплар сезгә нәрсәгә?» – дип сорый. «Монда бит рәсемнәр барысын да үзләре сөйли!» – ди Мәскәү ханымнары.
– Соңрак: «Мин ясаган рәсемнәр», – дип әйттем әйтүен, әмма ышанмадылар бугай, – дип елмая ул.
Әңгәмәдәшем – Татарстанның халык рәссамы Фәридә Шаһимәрдан кызы ХӘСЬЯНОВА. Бакый Урманче исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларының иң беренчеләреннән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе... Хәер, алган мактаулы исемнәрен, дип-ломнарын, катнашкан күргәзмәләренең барысын санап чыга алмам. Бизәгән китапларын да! (Кызык: ул китапларны укып үскән балаларның саны күпме икән?!)
Кемдер өчен иң беренче чиратта ул – фольклор һәм концерт милли костюмы иҗат итүче, ә кемдер өчен – натюрморт остасы... Күпкырлы талант!
ТАМЫРЛАР Әтием – Арча ягыннан минем. Нәсел тамырларым – шуннан, ул минем өчен туганнарым яшәгән җир, кайтып көч алып килә торган урыным... Бабамнар, ерак бабамнар – барысы да тегүчеләр булган. Революциягә кадәр Фатыйх бабам Санкт-Петербург салоннарында фракларга кадәр теккән. Тегү машиналарын алып, зимагурлар кебек кышын читкә чыгып китеп, кешегә туннар тегеп йөргән алар. Ә язын өчәр пар ат җигеп кире кайтканнар. Рәсем ясаганда вак детальләр белән мавыгуыма күпләр шакката менә. Ә мин яратып, бирелеп, тәмләп эшлим – геннарда ул минем. Бабаларым һәр җөйне шулай салгандыр... Роберт Миңнуллинның «Күчтәнәч» китабы форзацында персонажларым әнә 58 әү!
Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабын күз яшьләре белән укыдым. Кайбер урыннарында үксеп елый-елый... Минем бабамнар турында язылган кебек тоелды. Алар да – репрессия корбаннары... Әбием вагонда – бала тапкан вакытта үлә. Ә бабай аннары вагоннан кача. Китапны укыганда бабайның болар хакында миңа сөйләгәннәре кинәт искә төште. «Безнең әби кайда, ул кая китте?» – дип аңардан соравым... Кечкенә идем әле.
Әнием ягыннан тамырларым турында күп белмим. Алар да репрессиягә эләккән. Аның исән калуы исә үзе бер могҗиза! Әтисеме, әллә әнисеме, башка кешеме, Мәскәүнең «Казан» вокзалына килә дә: «Кем Казанга кайта?» – дип сорый һәм... 2 яшьлек әнине берәүләр артыннан биреп җибәрә. Качырып алып кайтып, Яңа бистәдә яшәүче әбисе кулына төнге сәгать өчтә ишек шакып калдырып китәләр... 5 яше тулганчы әнине бөтен кешедән яшерәләр. Әнисенең ирләре сугышта үлгән апалары үстерә аны. Язмыш аларны аерган вакытта 9 яшьлек булган абыйсын соңыннан әни бик озак эзләде, тапмады.
Безнең әти әнине бик яратты – ул дип кенә яшәде. Ишегалдында «Таһир белән Зөһрә» дип йөрттеләр аларны... Әни хәтта үләсе көнне дә: «Мин бик бәхетле булдым. Әтиең белән бер-беребезне яратышып өйләнештек, матур гомер иттек», – дигән сүзләрне әйтте. Әтидән калып, сигез ел ярым яшәде ул. Аны югалту хәсрәте шулкадәр зур булды – бер-бер артлы биш инсульт кына кичерде. Чибәр иде безнең әти! Кара чәч, зәңгәр күз, җемелдәп торган тешләр... Үзе гел елмая! Шигырьләр яза, бик матур рәсем ясый. Укырга туры килми аңа – 17 яшендә фронтка чыгып китә. Сугыш тәмамлангач та биш ел хезмәт итә әле. Бөтен күкрәге тулы орден иде. Танкист булган, биш контузия алган, яраланган – аксап йөри иде. Үземне белә башлаганнан бирле без һәр төнне әтинең кычкырган тавышына уяндык: «Ура-а-а!.. Вперед!... Бей его!..» Гомер буе – бер көн калмыйча төшендә сугыш күрде ул... «Сугыштан соң биш кенә ел яшәсәм дә, иң бәхетле кеше булам», – дип әйткән булган. Шөкер, 75 кә җитте!
Әти белән әни «Радиоприбор» заводында эшләделәр. Бик тыйнак яшәдек. Икесенә 180 сум хезмәт хакы иде аларның. Әнинең гел: «Кызым, акча юк бит», – дигәнен ишетеп үстем. Мин эшли башлагач кына, ни теләсәләр, шуны ала алдылар. Әмма байлыклары булмаса да, алар, әйткәнемчә, үзләрен бик бәхетле санады... Бөтен балачагым әтинең иңбашында үтте – яраткан кызы идем. Әнигә охшаганга күрә дә ярата иде ул мине... Әти кая барса да, муенындагы шарф кебек аңа тагылам. Еллар узгач аңладым: әни моны махсус эшләгән – әтинең нинди чибәр икәнен белгәнгә аны беркая да үзен генә җибәрмәгән. Әтине күргәч, каршыга очраган хатын-кызлар тигез генә барган җирдән абыналар иде бит. Сугыштан соңгы чор: ир-атларның болай да кадерле чагы.
БАЛАЧАК Мин Шамил абыем белән бергә үстем. Ул бер яшь тә өч айга гына зуррак – без яшьтәшләр диярлек. Аңардан бернәрсәдә дә калышырга теләмәдем. Абый уйнарга кая бара – мин дә шунда. Ә ул, әлбәттә, үзе кебек малайлар янында. Бездән ерак түгел иске бер йортның сүтелеп бетмәгән өлеше – бер стенасы бар иде. Ун метр биеклектәге шул стена башына менеп йөгерә идек. Шактый олы яшькә җиткәч, берсендә шул стена буйлап йөгергәнемне төшемдә күрдем. Шундый куркып, шабыр тиргә батып уяндым... Берсендә койма башыннан карга сикереп төшәргә теләдем һәм... пальто итәгем белән коймада эленеп калдым. Ярты сәгать эленеп торганмындыр. Пальтомны ертмыйча ала алмадылар. Елап кайтып кердем. Ә әти... кире ишек төбенә чыгарып бастырды. «Минем кызым болай елап кайтырга тиеш түгел. Елап бетергәч керерсең», – диде. Безне кызганучы булмады... Бераздан авызымны ерып: «Мин кайттым, әтием!» – дип ишекне ачтым. Абыйны да, мине дә кырыс, бик кырыс тәрбияләделәр... Өйдә нәрсәләр эшләргә тиешлегем турында озын бер исемлек бар иде. Ә үзем өч мәктәптә укыйм: гади мәктәптә, рәсем һәм спорт мәктәбендә.
Барысына да өлгерәм: идән юарга да, тузан сөртергә дә, хәтта әниләр эштән кайтышка нәрсәдер пешерергә дә... Холкымдагы төгәллек шул вакытлардан ук килә. Мин менә күбрәк акварель яки гуашь белән ясыйм. Майлы буяу түгел инде болар... Бу буяулар белән эшләгәндә рәсемеңне үзгәртә яки төзәтә алмыйсың: күпкатлылыкны яратмыйлар – бер генә тапкыр ясарга тиешсең. Алар синнән бик нык дисциплиналы булуны һәм үз-үзеңә ышануны таләп итә! Соңгысын үз-үзеңә чамадан тыш ышану белән бутарга кирәкми, ул – еллар белән килгән тәҗрибә... Акварель буяу синнән төгәллек көтә!
Безнең әти кайчандыр рәссам булырга хыялланган, тик сугыш комачаулаган. Башта ул Шамилдән рәссам чыкмасмы дип өметләнде. Ә абый утыра да пистолет, мылтык, танк, самолет рәсеме ясый... Шамил офицер безнең, подполковник – әти аның белән бик горурланды. Үземне белгәннән бирле әти безгә китап укыды. Китапка тотынуга, миңа: «Ә син, кызым, яса», – дия иде. Ул укый, ә мин шул әкиятләрнең сюжетларын ясыйм...
УКУ Абый белән икебез дә яхшы укыдык. Шамил математика, физика буенча шәһәр, республика олимпиадаларында катнашты. Мин дә 11 нче мәктәпне тәмамладым, математиканы тирәнтен өйрәнү классында укыдым. Бөтен укытучыларыбызның да атказанган дигән исеме бар иде. Рус теле укытучыбыз – дворяннар нәселеннән. Революциядән соң ул Истанбулга китә, аннан кире кайта. Бу яктан бәхетле идек: алар үзләре алган тәрбия элементларын безгә дә бирде. Сәнгать мәктәбенә укырга кердем, анда китапханәчебез шулай ук дворяннар гаиләсеннән иде. Рәссамнарда күзәтү сәләте бар: мин дә аларның сөйләшүләрен, үз-үзләрен тотышларын күзәттем. Кеше буларак формалашуыма барысы да тәэсир иткәндер...
Берничә көн авырып бармаган идем, мин юкта сәнгать мәктәбенә Даниянең атаклы рәссамы, карикатурачы Херлуф Бидструп килгән. Җәйге практика рәсемнәрен элгән вакыт иде. Эшләребез аны сокландырган! Аңа аеруча ошаган биш эшнең өчесе минеке булган... Сәнгать мәктәбендә миңа шуннан соң тагын да ныграк игътибар итә башладылар. Укытучыларыбызның 70 проценты Санкт-Петербургта Репин исемендәге институтны тәмамлаганнар иде. Белемлеләр! Бездән дә шуны таләп иттеләр. Константин Васильевич Ларин дигән укытучым, мәсәлән, миңа укырга көн дә әдәбият ташый иде. Остазларымнан нәрсәдер алсам, аның барысын да сәнгать мәктәбендә алдым.
Мәктәптән соң туп-туры Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесына барып кердем. Укытучылар: «Ә без синең белән нишләргә белмибез», – диләр... Тиз эшли идем, шуңа күрә үземә максатлар куярга өйрәндем: монысын Ван-Гог кебек ясыйм, монысын... Беренче «обход» вакытында ук барлык эшләремне урладылар: IV курстан өч-дүрт кыз үзара бүлешкән. Римма Зиннәтова белән бөтен натюрмортларны бергә ясаган идек, шуңа күрә эшләрнең минеке икәнен исбатлау авыр булмады.
Группадашларымның барысы да диярлек җитеш гаиләләрдән. Матур киенәләр! II курста укыган вакытым. «Әни, кызлар Сорочи базарыннан джинсы күлмәк алган-нар. Без дә барып карыйк әле», – дим. Барып таптык. Ә ул күлмәкләр 250 шәр сум! «Кит, кызым! Кайдан алыйк мондый акча?!» – ди әни. Кире борылып кайттык. Күземдә яшь... Ә әтинең бер хезмәттәшенең улы – Ильяс Субаев – Татарстан китап нәшриятында штаттан тыш рәссам булып эшли икән. Идрис абый әтигә: «Синең дә кызың бик матур ясый бит. Нигә барып берәр эш сорамый?» – дигән. Байназар Әлминов баш рәссам иде ул чакта. Без аның янына Зифа Мөхәммәтҗанова белән икәү киттек. Эш алып кайттык! Айга 200–250 шәр сум түләделәр. Зифа да, мин дә киендек... Шулай итеп, 16 яшемнән эшли башладым.
УҢЫШ Беренче шәхси күргәзмәм 1973 елда, училищены тәмамлауга булды. Уңышларыма артык игътибар да итмәдем бугай – һәрхәлдә, алардан башым әйләнмәде. Ничектер, шулай булырга тиеш кебек кабул ителде. Дөрес, кемдер килеп: «Ә бу китапны сез бизәдегезме?» – дип сораса, күңелле иде, әлбәттә. Бакый Идрисович берсендә: «Фәридә, рәссамны алга бер генә нәрсә этәрә – соклану», – дигән иде. Бу сүзләрнең мәгънәсен яши-яши аңладым. Әйе, рәссамны кулына кылкаләм алырга мактаулы исемнәр, дан-дәрәҗә этәрми... Менә әле үземә бүләк иткән пионнар – чалмабашлар бәйләменә сокландым да, утырып натюрморт ясадым...
1979 елны улым Айрат туды. «Зур Идел» күргәзмәсе узды ул елны бездә. Аны бертуган Ткачевлар, Гелий Коржев, Дмитрий Жилинский кебек рәссамнар җитәкләде. Совет сәнгатенең эталоннары! Аларның эшләре хәзер Дәүләт Рус музеенда, Третьяков галереясында тора... Мин бу күргәзмәдә Тукайның балачагы буенча ясаган иллюстрацияләрем белән катнаштым. Күкрәк баламны калдырып, күргәзмәнең ачылышына килә алдым. Гелий Коржев миннән: «Ә сез кайда эшлисез?» – дип сорады. Интерьерны бизәү эшләре белән шөгыльләнә идем – ул чакта дизайн димиләр иде әле. «Нәрсә? – диде ул аптырап. – Сез китап бизәүче рәссам булырга тиеш!» «XX гасырның Леонардо да Винчие» дип йөртәләр иде аны. Һәм шул рәссам миңа шушы сүзләрне әйтә! Әлеге сөйләшү җитте. 500–700 шәр сум хезмәт хакы алып эшли торган эшемне ташлап, Татарстан китап нәшриятына килдем – гади сәнгать редакторы булып. Аннан инде бүлекне җитәкли башладым – нәшриятның баш рәссамы булдым. Китап бизәүче рәссам булып эшләү бик зур җаваплылык ул.
Син яшәгән дәвернең бер истәлеге, дәлиле булып киләчәк буыннарга кала бит ул китап.
Хәзер компьютерда барысын да эшләргә була: рәсемеңдә берәр линия артык икән – алып ташларга яки, киресенчә, өстәргә. Ә без ул чорда бары акварель буяулар белән генә эшләдек. Ясаган рәсемеңнең сыйфаты үзгәрмәсен, оригинал белән оттиск арасында аерма килеп чыкмасын өчен барысын да искә алырга кирәк иде. Валидолга тотынган чаклар да булды... Кайчак зур-зур тиражларны бракка чыгарырга туры килде. Офсет ысулы белән басуны республикага мин керттердем дисәм дә була. Типографиянең ул чактагы производство бүлеге җитәкчесе Дилбәр Хәйруллинадан хәтта моны таләп иттем... Китап графикасы өлкәсенә килүемә – 54 ел. Ул чакта рәсемнәрем белән Абдулла Алишның китабы чыгуга, мине авторлар эзли башлады. Аларның барысын бер күрдем – берәүне дә аермадым. Роберт Миң-нуллинга тугыз китап эшләдем. Шәүкәт Галиевкә, Туфан Миңнуллинга... Ренат Харисның: «Менә бу кулъязмага алынмассызмы?» – дип, беренче тапкыр яныма килүе истә. Булачак «Лап-лап» китабы иде ул. Кулъязманы кулга алып берничә мизгел узуга ук тышлыгын күрдем...
Ул елларда бик күп эшләнде. Еш кына моны башка сәбәп белән дә эшләргә туры килде. Кайбер рәссамнар заказны ала, әмма вакытында китерми. Аларның айныганын көтәргә вакыт юк – китапны тапшырырга кирәк. План яна! Синең бүлек премиясез калырга мөмкин... Харис ага Якупов: «Син бит энә белән кое казыйсың», – дия иде миңа. Сүз уңаеннан, нинди талантлы рәссамнар белән сөйләшү, аралашулар насыйп булды миңа: Бакый Урманче, Виктор Куделькин, Лотфулла Фәттахов, Кәнәфи Нәфыйков, Евгений Зуев... Һәрберсе шәхес! Иң гаҗәпләндергән сыйфатлары тыйнаклык иде. Дөрес, талантлылар бүген дә тыйнак алар. Рөстәм Хуҗин, Диләрә Нәүрүзова, Максим Покалёв, Елена Ермолина, Булат Гыйльвановлар... Безнең республиканы теләсә кайсы халыкара аренада күрсәтә алырлык рәссамнар болар.
Читкә киттем. Китап бизәү турында сөйли идем. Кемдер: «Нәрсәсе бар инде, утырган да ясаган», – дияргә мөмкин. Бер кыллы кылкаләм белән эшләгәнеңне син үзең генә беләсең... Хәер, аңлауны көтәргә кирәкмидер дә. Мин үзем моның өчен түгел, ә эшли алмыйча тора алмаганга эшлим. Кулымнан кылкаләм төшә икән, яшәүдән дә туктыйм. Авырый башлыйм: сәламәтлек белән бәйле әле бер, әле икенче проблема килеп чыга... Рәссам һөнәре монахлык тормышына охшаган: син көндәлек мәшәкатьләрдән китәргә һәм үзеңне эчке дөньяңа багышларга тиешсең. Ул синнән фанат булуыңны таләп итә. Ир-ат рәссамнарга, әлбәттә, җиңелрәк. Без гаилә турында уйларга, үзебезне балаларга, өлкәнәйгән әти-әниләргә дә багышларга тиеш. Хатын-кызның өстендә бурычлар һәрвакыт күбрәк.
МӘХӘББӘТ Минем кебек иҗатка, үз һөнәренә бирелгән кешеләр, гадәттә, шәхси тормышта бигүк уңмыйлар. Аннан кырыс гаиләдә үскән кызлар хулиганрак егетләрне үз итә. Язмыш шулай башка юлга кереп китә. Миңа да «начарлар» күбрәк ошады шул... Иҗат белән мавыгып, янәшәмдәге чиста, ихлас, җылы хисләрне күрмәгәнмен. Бүгенге күзлектән карап моны тагын да ныграк аңлыйм. Мине күбрәк саклый, яклый алучылар булган югыйсә... Әмма үземне хатын-кыз буларак бәхетсез дип санамыйм. Барысы да булды: мин дә яраттым, мине дә яраттылар. Үкенечләрем юк... Үземне ялгыз хис итмим. Менә дигән улым бар. Ике оныгым үсеп килә. Аязга тиздән – 12, Әминәгә 4 яшь тула. Кичә Әминә шалтырата: «Дәү әнием, син тазардыңмы инде? Дәваланырга кирәк, мин бит сине бик сагындым, күрәсем, үз өемә кайтасым килә», – ди. Минем фатирны үз өе дип саный ул. Кодагыйга рәхмәт – оныкларым чип-чиста татарча сөйләшә!
ДУСЛАР Дусларым бик күп минем! Зифа Мөхәммәтҗанова белән училищедан бирле дус булдык. Ул арабыздан киткәнгә кадәр. Зур югалтуларымның берсе ул Зифа... Рәссамнар Алсу Тимергалина, Лилия Золондинова белән дә якын дуслар без. Резедә Ахиярова белән көн дә бер шалтыратышып, хәлләр белешеп алабыз. Әйе, дусларым күп, проблема исә башкада – аларга вакыт бүлеп җиткерә алмыйм кайчак-ларда. Үз яшемә үзем ышанмас яшькә җитсәм дә, гел ниндидер планнар, проектлар белән яшәп яткан көн бит әле. Элек тиз генә эшләп куйган кайбер нәрсәләрне өчләтә озаграк эшләвемне дә сизәм хәзер.
Рәссам буларак, үземә таләпләрем арту белән дә бәйледер бу. Үзем бик ошаткан эшләрем, гомумән, юк: яңадан кулга алырга туры килсә, гадәттә, гел гаепләрен күрә башлыйм. Нинди гадәттер... Әле менә улым бакча йортын сүткәндә чормадан «Әти авылы» дигән картинамны тапкан. Шундый дулкынланган: «Әни, әйдә багетын яңартыйк!» – дип, остаханәмә үк күтәреп килгән. Ә мин карадым да, кинәт үземә оят булып китте. Әллә никадәр кимчелеген күрдем! Нинди генә күргәзмәләргә куелмады ул – ничек берсе дә игътибар итмәгән?! «Юк, улым, болай гына булмый әле», – дим. Яңадан эшли башладым. 95 процентка әзер иде инде ул. Ә аннан остаханәмә су үтте дә, барысын да диярлек юды – су тимәгән бер почмагы гына калды. Шул картинамны кабат торгызу белән шөгыльләнәм. Мин аны хәзер «1983 елның җәе» дип атарга телим.
АКЧА Акча минем өчен бернәрсә дә түгел дип әйтү өчен җүләр булырга кирәктер. Әмма тормышта акчаны иң беренче урынга кую да дөрес түгел. Бәхет акчага берничек тә бәйләнмәгән. Югыйсә дөньяның иң бай кешеләре, аларның балалары арасында үз-үзенә кул салу очраклары булмас иде. Кинәт кенә баеп киткәннәргә дә кызыкмыйм, гадәттә, алар бик тиз тормышның ямен-тәмен, аннан якыннарын югалталар...
Акчага дип тотынсам, ул заказның очына чыга алмый аптырый идем. Үз-үземне шуңа күрә беркайчан ирексезләмәдем – яраткан эшемне генә эшләдем. Теләмәгән эшкә тотынырга мине беркайчан беркем мәҗбүр итә алмады. Бу – бик зур бәхет.
Мин бөтен эшләгән акчамны әниләргә кайтарып бирә идем. Соңгы тиененә кадәр. Үземә кирәк булганда сорап кына ала идем аннары. Беркайчан әнидән: «Минем акчаларны нәрсә алырга тотасың?» – дип сораганым булмады. 50 яшемдә миңа аерым фатир бирделәр. Шунда гына үз акчама үзем хуҗа булдым. Безнең буын шулай тәрбияләнгән иде – мин моны шулай тиеш дип санадым.
БАЛАЛАР Улымны тапканда миңа 26 яшь иде. Әни булуны гел кичектердем: әле бер күргәзмәгә әзерләнәсе бар, әле икенчесенә... Рәссамнар берлегенең яшьләр секциясен җитәклим ул чакта – барысына да үзем үрнәк күрсәтергә тиешмен.
Айратка әни генә түгел, кечкенәдән үк дус та булдым. Ул эшләремнең иң беренче тәнкыйтьчесе дә иде. Мин рәсем ясый торган өстәл белән янәшә аның кечкенә өстәле торды. Сораулар биреп эштән бүлмәсен дип, аңа гел рәссамнар өчен анатомия энциклопедиясен тоттырып куя идем. Утыра да шуны актара. Үзлегеннән укырга өйрәнде! Дүрт-биш яшендә инде ул кайда балтыр сөяге, кайда нинди мускул икәнен белә иде – рәсем янына барысы да ук белән күрсәтелгән бит. Берсендә урамга уйнарга чыккач, дәресен кабатлап утыручы күрше кызының кулында «Анатомия» китабы күргән. Айрат: «Мин беләм, бу шундый сөяк», – ди икән. Аңа бу вакытта – дүрт яшь ярым!
Ул рәсемне бик яхшы ясый, әмма математика белән мавыкты. 131 нче мәктәпкә үзе барып керде, алтын медаль белән аны тәмамлады. Университетта аның дипломы «соңгы ун елдагы иң яхшы диплом» дип бәяләнде. Япония, Испания, Франция, Германия университетларыннан чакыру алды. Докторлык диссертациясен Боннда яклады. КАИда проректор булып эшли. Мин һаман да улымның дусты булып калырга тырышам. Ул бәхетле булса, мин дә бәхетле.
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ Казан сәнгать училищесына укырга кергән елны, әти белән әни миңа Ригага путевка алып бирделәр. Миңа бу вакытта 15 яшь. Беренче тапкыр читкә чыгуым. Кулымнан блокнот белән карандашны төшер-мим – гел туктап рәсем ясыйм. Риганың үзәк мәйданында яныма бер төркем туристлар туктады. «Сез кайдан, нинди милләттән?» – диләр. Аннан, гаҗәпләнеп: «Кем ул татарлар?» – дип сорадылар. Кайткач бу хакта әтигә сөйләдем. «Кызым, менә син хәзер рәссам буласың. Рәсемнәрең аша безне дөньяга танытырсың», – диде ул. Аның бу сүзләре мине гомер буе озатты. Мин – кырмыска, үземне китапларда да гел шулай сурәтләдем. Мондый зур бурычны – йөкне кырмыска гына күтәрә аладыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Искиткеч!
0
0
0
0
Знай наших!
0
0