Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Контактта - Һадиева Эльвира Рафиловна

Казан дәүләт университеты
Шагыйрә
Кияүдә, кызлары Нәсибә Әкинне үстерәләр. 
Тормыш шигаре: «Һәр яңа көннең үз сөенече була»
 

Шәхси 

 Сөендерде: 
Очрашулар ае
Шушы айларда иң нык хәтергә уелып калган вакыйга –  авылга кайтып, ниһаять, укытучым Миләүшә апа Гарифуллина белән очрашу. Бу очрашуның әһәмиятен сүз белән генә аңлатып булмыйдыр ул. Рәхәт, бик җылы иде…  Аннары легендар язучы (язучы гына түгел, җырчы, сәясәтче, композитор, сценарийлар авторы, шагыйрь) Зүлфү Ливанели белән очрашырга насыйп булды. Кыскасы, иң зур сөенечләр очрашуларга кайтып кала.

Көендерде:
Ашыгабыз да кабаланабыз...
 Үз-үземә вакыт таба алмый йөрим. Инде кулга китап алып укымаганга да ике-өч ай бардыр. Тормыш куу, каядыр ашыгу гадәти була бара. Тагын әле әти-әнине ялга алып барасы килә, бу ел да насыйп булмады. Кызганыч! Аллаһ насыйп итсен, исәнлекләреннән аермасын иде.
 

Илдә

 Сөендерде: 
Казанның Казакъстан түгеллеген белделәр
Чемпионат Казанны «тәртипкә салды». Урамнар чистарды, пөхтәләнде, ай буена халыкның кәефе күтәренке булды. Үзем, кайнарланып, футбол өчен җан атучылардан түгел. Яраткан шәһәремнең күзгә күренеп яхшы якка үзгәрүенә сәбәп булды бу чемпионат. Казанны чит илләрдә беләләр хәзер. Казакъстан белән бутамыйлар инде элекке кебек. Парклар, бакчалар, скверлар күп. Күбесендә таш, асфальт, бетон җәелгән. Алар урынына яшел чирәм дә түшәргә өйрәнсәләр…

Көендерде:
Киресенчә булса, дөресрәк түгелме?
 Бу җәй чемпионат белән генә узмады шул. Күңелсез хәбәрләр ишетелеп кенә  тора. Инде сәяси, икътисадый яки социаль өлкәдәге проблемалар турында укымаска тырышам, шулай да колакка чалынмый калмый. Колакка чалыну түгел, шәһәр буйлап барганда ук күзгә бәрелә. Мәсәлән, бензин бәяләре. Җәй башыннан алып, атна саен артып тора. Әйтерсең лә, байларның фонд биржасындагы акцияләре... Ә менә авылда сөт җыю бәяләре төшә икән. Киресенчә булырга тиеш бит. 
 

Дөньяда 

 Сөендерде: 
Эмодзи көне дә бар икән
Элек озын-озын хатлар язганнар, без үскәндә «смс»лар яза идек, хәзер төрле мессенджерлар аша гына хәбәрләр алыша башладык. Ул кыска гына хәбәрләрне күптән инде төрле «смайлик»лар белән бизибез. Баксаң, аның исеме бүтән икән – эмодзи дип атала. «Эмодзи» сүзе японнарның «картина» һәм «символ» сүзләреннән килеп чыккан һәм, билгеле инде, Япониядә барлыкка килгән. Алар күп ягы белән эмотиконга (шул ук «смайлик»лар) охшаган. Эмодзилар эмоция, хис-кичерешләрне генә түгел, предметларны да алыштырып килә. Хәзер сүзне язып тормыйбыз, смартфоннарда эмодзиларга гына басабыз. 
Аларның көне дә бар икән. 17 июльдә Эмодзи көнен бәйрәм итә башлаганнар. Ә иң кызыгы: эмодзиларны яшьләр генә түгел, ә әбекәйләр дә куллана башлаган. Булдыралар диясе генә кала!

Көендерде:
«Канлы якшәмбе»нең җан өшеткеч кайтавазы 
1943 елның 11 июлен Польшада «канлы якшәмбе» дип искә алалар... иде. Волыньда һәм Көнчыгыш Галичинада 75 ел элек булган канлы вакыйгаларны тарихчылар моңа кадәр украин милләтчеләренең поляк крестьяннарына карата геноциды итеп бәялиләр иде. Ул вакытта төрле чыганаклар буенча, 35 меңнән 100 меңгә кадәр Польша кешесе җәзалап үтерелгән. Күптән түгел Польша президенты Анджей Дуда Олыка бистәсе янында зиратта украин милләтчеләре оешмасының һәм Украина повстанция армиясе боевикларының әлеге җинаятен этник чистарту дип бәяләде. Ике ел элек ул аны геноцид дип бәяләгән иде. Мондый сүзләрне җиде кат үлчәп сөйләргә кирәген белмиме әллә? Этник чистарту дигәндә, нәрсәне күздә тота ул? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар