Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Көнчеләр репликасы

Егет һәм кыз, ир белән хатын арасындагы көнчелек турында түгел сүзебез. Көндәлек тормышта хезмәттәшләр, дуслар, танышлар, туганнар, күршеләр... гомумән, үзара килеп чыга торган көнчелек турында. 

Егет һәм кыз, ир белән хатын арасындагы көнчелек турында түгел сүзебез. Көндәлек тормышта хезмәттәшләр, дуслар, танышлар, туганнар, күршеләр... гомумән, үзара килеп чыга торган көнчелек турында. 
Бәйрәмгә бик тә матур, бик тә килешле, бик тә зәвыклы күлмәк киеп килдегез. Кунаклар күп түгел, барысы да якыннан аралашкан, еш күрешә торган дуслар, туганнар. Арадан кемдер чын күңелдән сокланып, сезне һәм күлмәкне мактый. Кемдер, аның сүзләреннән соң, уянып киткәндәй булып, кушылып, бер-ике мактау сүзе әйтеп куя. Кемдер ишетмәмешкә салышып, читкәрәк китеп бара. «Көнчелегенә чыдый алмый», диләр безнең халыкта андыйлар турында. 
«Башканың рәхәтенә карап күңел газабы кичерү» дип билгеләмә биргәннәр көнләшү төшенчәсенә борынгы Грециядә. 
Теләгең булып та, аны чынга ашыру өчен мөмкинлегең булмаганда барлыкка килә торган хис ул көнчелек. Ул һәркемгә дә хас сыйфат, бөтенләй көнләшә белмим, дигән кешедә дә ул вакыт-вакыт яшен тизлегендә булса да кабынып алырга мөмкин. Ләкин кабына да сүнә, ягъни үзеңә, якыннарыңа һәм көнләшү объекты булган кешегә зыяны юк икән, ул хәтта файдалы да була ала. Әйтик, танышың яки дустыңның фатир сатып алуын ишеттең, ди; ә икенче дустыгыз чит илгә ялга җыена, туганыгызның баласы престижлы уку йортына бюджет бүлегенә укырга кергән. Күңелне шундук бераз тырнап ала, шулай бит? Ни өчен? Чөнки сездә бу матур үзгәрешләрнең берсе дә көтелми. Ә  файдасы нәрсәдә? Мотивациядә. Алар булдырганны сез дә булдыра аласыз, ничек итеп аңа ирешергә икәнлеген уйларга, һәм тырышырга кирәк. Шул гына. 
Ә бар шушы көнләшү хисеннән ләззәт алып, үзен ашап, дөньяны күралмас чиккә җитеп яшәүчеләр. Тормышта андыйлар да очрый. Көнләшүен эченә йотып, кара көеп яшәүче бар, эчендәгесен ипләп кенә тышка чыгаручысы бар... Кемнеңдер ул сарказм аша сытылып чыга. «Күлмәгең бигрәк килешле, тазарганыңны ифрат оста яшерә», –  ди ул кеше, мактавын-хурлавын шул бер җөмлә аша бергә бирә. Чуарлап бизәкләп тормый гына, бөтен негативны турыдан бәреп әйтүче көнчеләр бар. Кешенең кимчелеген кычкырып әйтергә ярата гына түгел, шуңа хокуклары бар кебек тота алар үзләрен. Мондый дорфалыкның тамыры шул ук көнчелеккә барып тоташа. Күңел кайтаргыч ягымлылык астына яшеренгән көнчелек бар. Шундый ачык, шундый ихлас, шундый ярдәмчел күренгән кеше эшеңә таяк кыстыра башлый. Әйтик, балаң чирләп торганны белеп, сине эштән иртәрәк кайтып китәргә кыстый, җитәкчелеккә әйтеп тормасаң да була, дип өстәп, тынычландырып җибәрә. Ә икенче көнне җитәкчең сине кабинетына чакырта. «Ярдәмчел, ихлас көнче күбәләк», сез китү белән, җитәкчегә җайлы гына итеп ситуацияне ирештергән икән. 
Ачу киләме? Әлбәттә! Нишләргә соң? Ачыктан-ачык сөйләшергә була, бөтенләй дәшми калу, күз йому да мөмкин. Нәрсәдән көнләшүен ачыклап, шул «авырткан җиренә» кабат-кабат басарга, тагын да котыртырга, шартлар чиккә җиткерергә була. Ләкин ул вакытта аның тискәре хисләренә җавап бирергә әзер бул! 
Көнчелек – безнең тормышта бик киң таралган күренеш. Ул кеше язмышын да үзгәртергә сәләтле. Бу темага кабат-кабат әйләнеп кайтырбыз әле. Көнчеләргә сез ничек җавап бирәсез, хөрмәтле укучылар? Сездән көнләшүчеләр бармы? Ә бәлки үзегез көнче күбәләктер? Җавапларыгызны көтеп калам.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар