Язилә Харис кызы ГАРИПОВА-АБДРӘХИМОВА күп еллар дәвамында Шәле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Аның мәктәп тормышына керткән өлеше бәясез: укытучы 21 китап авторы,
Ләйлә ХӘЙРУЛЛИНА
Язилә Харис кызы ГАРИПОВА-АБДРӘХИМОВА күп еллар дәвамында Шәле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Аның мәктәп тормышына керткән өлеше бәясез: укытучы 21 китап авторы, алар арасында татар теле һәм әдәбият укытучыларына ярдәмгә методик кулланмалар, күнегүләр, иншалар җыентыгы, сценарий китаплары...
Иҗади эшчәнлеге өчен Язилә Харис кызына «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә.
Әмма аның кызыксынулары – бихисап.
Сез күп еллар татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирдегез. Укытучы һөнәренә ничек килдегез, Язилә ханым?
– 1953 елда Питрәч районының Шәле авылында җиде сыйныфны тәмамлап, Казанга, педагогика училищесына укырга киттем. 1957 елда диплом алып, авылда балаларга белем бирә башадым. Соңрак КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Шулай кырык ел мәктәптә эшләдем, шуларнын егерме елы – директор урынбасары. Барлык баскычларны да үттем: укытучы, югары категорияле укытучы, методист укытучы, әйдәп баручы укытучы... 1992 елда «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән исемгә лаек булдым.
Нәселегездә тагын укытучылар бармы?
– Санап карасак, безнең нәсел-ыруыбызның стажы дүрт йөз елга җыела. Әтием Харис Гариф улы – башлангыч сыйныф укытучысы. Энем – физик. Бер сеңлем – география, икенчесе – башлангыч сыйныф укытучысы. Шулай ук әтиемнең ике сеңлесе дә кырык еллар тирәсе башлангыч мәктәптә белем биргәннәр. Туганнар арасында бу һөнәрне сайлаучылар бик күп.
Сез – авыл тарихын өйрәнүне оештыручы да. Белүемчә, мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнгәнсез. Музей ачу теләге кайчан туды?
– Тарих түгәрәге әгъзалары белән киңәшләшеп, әбиләргә йөреп, бик күп материаллар җыйдык. Хәтта туку, сугу станокларына хәтле тапкан идек. Музеебызга гел экскурсияләр оештырылды. Бик күп халык килә иде. Шул музейны төзегән өчен колхоз безне Брест шәһәренә сәяхәткә җибәрде. Анда тугыз укучы белән чыгып киттек. Туган җиребезгә Брест туфрагын һәм сугыш вакытында эрегән пыялалар алып кайтып, музейга шактый материаллар тупладык.
Методик кулланмалар, күнегүләр җыентыгы чыгару фикере кайдан барлыкка килде?
– Шәһәргә якын булгач, безнең мәктәпкә ачык дәресләркә килүчеләр, шулай ук тикшерүчеләр күп булды. Кул астында методик кулланмалар аз булу гел авырлыклар китереп чыгара иде. Шул вакытта мин үзем кебек укытучылар тагын бардыр дип, бәйләнешле сөйләм үстерү турында китап чыгарырга булдым. Шуннан китте инде... Соңрак министрлык үзе куша башлады, укытучылар да кирәксенде. Төрле мәктәпләрдә мине танып алып, рәхмәтләрен җиткерәләр иде. Укытучы, укучыларга ярдәмгә 15 китабым басылды. Барысы бергә 21 китабым чыкты.
Сез шулай ук әдәби китаплар авторы да. Язу эшчәнлегегез ничек башланып китте? Беренче әсәрегез ничек туды?
– Мин җиденче сыйныфта укыганда үзебезнең районыбызда чыга торган «Алга» газетасына мәкаләләр язгалый идем. Педучилищеда безгә татар теленнән Вәли абый Һаҗиев дигән бик оста укытучы белем бирде. Бик оста язуыма ул игътибар итте. Беренче басылып чыккан әсәрем – шигырь булды. Хәзер инде мин аның нәрсә турында икәнен хәтерләмим. Яшәү дәверендә бик күп кешеләр белән очрашырга туры килде: шулар хикәяләремнең геройлары булып киттеләр.
Бер китап язу күпме вакыт ала?
– Китап язу җиңелләрдән түгел. Бер методик кулланма өстендә бер ел утыра идем. Әдәби әсәрләрне исә күңелем кушканча яздым. Күңелдә тулганны кайчагында шулкадәр кәгазьгә төшерәсе килә. Әрләшәм дә әле мин геройлар белән, елап та алам – алар белән бергә яшим. Шулай хикәяләрнең эченә кереп китәм.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә катнашуыгыз турында да берничә фикер әйтеп үтмәссезме?
– Районнан «Хатын-кыз – галимә» номинациясендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Аннан зона турында чыгыш ясадык: без өч район – Арча, Балтач, Питрәч – Кукмарага барып, чыгыш ясадык. Әле анда берничә укытучы танып алдылар. «Методик кулланмаларыгыз буенча эшлибез, рәхмәт сезгә», – диделәр. Конкурста беренчеләрдән биргән сораулары тормыш девизы турында булды. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисләрен укырга бик яратам, шулай ук аның гыйбарәләрен китапларымда да еш кулланам. Минем девиз: «Иң күркәм иман – сабырлык һәм юмартлык». Гомер буе нәкъ шундый булырга тырыштым. Сабыр кеше үрнәге – минем кайнанам Мәүҗидә Фәхретдин кызы. Ундүрт бала тапкан, алардан унысы исән-сау үскән. Иң олысы – минем ирем Габдулла. Кайнанам мине бик күпкә өйрәтте. Тормышта кирәк барлык нәрсәне мин аңардан алдым. Унөченче кеше булып килен булып төштем мин аларга. Юмартлык инде үз әниемнән – Мәрьям Хәбибулла кызыннан килә. Ул Шәледә беренче укымышлы шәфкать туташы булган. Утыз җиденче елда юллама белән Тәтеш шәһәреннән җибәрелә ул бирегә. Сугыш елларында үзенә генә эшләргә туры килә. Халык ач, ялангач. Чүпрәк-чапрак җитмәсә, башыннан яулыгын салып, йә эчке күлмәген салып, ертып, әле туган баланы төрә торган булган. Әйе, бик юмарт иде әни. Бернәрсәсен жәлләми иде. Хәтерлим, берсендә мин инде эшли башлагач, «аз гына акча бирим әле» дип, йөз сум акча тоттырды. Мин бит инде эшлим, үзем бирергә тиеш... «Доктор Мәрьям» дип дәште Шәле халкы әнигә.
Сез Шәле авылы ветераннар оешмасында җитәкче булып та эшләдегез...
– Унбиш ел дәвамында ветераннар рәисе булып эшләдем. Ул вакытта 700–750 тирәсе әби-бабай бар иде авылда. Бер мәртәбә «әти» дип әйтә алмыйча калганнар исемлеген дә җыйдым. Алар белән кызыклы очрашулар, мәҗлесләр оештырдык. 2012 елда компьютер белән эшләргә теләүче «өченче буын» кешеләрен җыеп, компьютер телен өйрәнеп, сертификат алырга булыштым. Үзем дә компьютер белән эш итәргә шул вакытта өйрәндем, хәзерге вакытта ноутбукта язам.
Мәдәният йортында әбиләргә бәйләү түгәрәге дә оештырып җибәрдек. Шәледә бик күп оста бәйләүчеләр, шуларның берсе – Зоя апа Мөхәммәтҗанова. Ул безгә нәрсә генә бәйләргә өйрәтмәде: чуклы шәлләр, бизәкле оекбашлар... Без әле дә элемтәдә, хәлләрне белешеп торалар.
Язу, бәйләүдән тыш тагын хоббиларыгыз бармы?
– Сарык асрыйм. Шәледә иң яхшы сортлы сарыклар миндә. Алдан «Романовский» дигән токымны алган идем. Хәзер «Дорпер» дигән сарыклар асрыйм. Ләкин алар бик кыйммәт йөри, бер бәрәнен генә дә унбиш меңгә сатып алдым.
Хәзерге көндә тел саклау турында бик күп бәхәсләр алып барыла. Туган телебезне саклау, үстерү өчен без нәрсә эшләргә тиеш дип уйлыйсыз?
– Иң беренче чиратта, ул өйдә сакланырга тиеш. Барысы да гаиләдән башлана. Аннары инде – мәктәптә. Дәресләрне кыскарту бер дә дөрес карар түгел дип уйлыйм: бер-ике сәгать эчендә тулы белемне биреп бетереп булмый. Татар телендә аралашырга кирәк. Татар телен белгән кеше тагын унөч телне аңлый. Мин Россия буйлап күп йөрдем, чит кешеләр аларны аңлаганны күреп шаккаталар иде.
Ахырда шундый сорау: язучы булырга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Үз өстеңдә эшләргә, күп укырга кирәк. Мин үзем Әмирхан Еники, Шәриф Камал, Рәфкать Кәрами, Нур Әхмәдиев, Фатих Хөсниләрне чын хикәя осталары дип уйлыйм. Аларны укыйм, алардан өйрәнәм. Язасы килгән кеше язсын. Барлык кешегә дә мөмкинлек бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк