Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Хыялымда – тарантаслы атта...

«Без шундый идек» дип, тизрәк сөйлисе, мактанып аласы килә. Мактану да түгел инде ул, кадерле сурәт булып күңелгә уелганнарны бары барлау, сагыну гына. Йөрәккә сеңгән ул сагыну, әллә никадәр мизгелләргә бүленеп, күз алдымда фильм булып җанлана. Ә мин хыялымда шул фильмның сценарий авторы да, режиссеры да, герое да. 

Син алган тәрбия, синең дөнья – башкачарак, безнекеннән аерыла, диләр. Бәлки... Без һәркайсыбыз үзенә бертөрле бит: бер-беребезгә охшамаганбыз, беркемне дә кабатламыйбыз... Ул сыйфатлар нәселдән дә киләдер, әти-әнидән дә, укытучыларыңнан да күчәдер, мөгаен. Хәтердә – онытылмас истәлекләр, үткәндә калган матур мизгелләр. «Без шундый идек» дип, тизрәк сөйлисе, мактанып аласы килә. Мактану да түгел инде ул, кадерле сурәт булып күңелгә уелганнарны бары барлау, сагыну гына. Йөрәккә сеңгән ул сагыну, әллә никадәр мизгелләргә бүленеп, күз алдымда фильм булып җанлана. Ә мин хыялымда шул фильмның сценарий авторы да, режиссеры да, герое да. 

Укучылары якын күреп, йомшак итеп һәм шул ук вакытта тәмам татарчалап «Раза апа» дип эндәшә. Үзе дә инде ипле-җайлы, ачулана белми торган укытучы апа. Укучыларын «өч»ле куйса да жәлли торган... Ата-аналар җыелышында һәркайсының баласын мактап, үсендерә белә торган... 

Миңа әнинең плиссировка итәктән, үкчәле ак туфлиләрдән дәрескә кереп, «Guten tag, die schuler!» дип сәламләүләре ошый. Немец теле иң күңелле, иң рәхәт дәрес тоела. Җырга салынган немец алфавитын пластинкадан тыңлыйбыз, төрле товарларны, бәяләрен немецчә әйтеп, «сатучылы» уйныйбыз, диалоглар төзеп сөйләшәбез.

Ә өйдә әни – дөньябызны алып баручы! Бәрәңге бакчасында да – ул, кышын да бәкедә керләр чайкаучы, утын артыннан йөрүче дә – ул... Әни чиккән мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, тәрәз саен ят матур гөлләре, бакча тутырып үскән чәчәкләре, ул бәйләгән носки, кофталар, ул пешергән бәлеш, тәбикмәкләр, ул салган ипиләр...
Сабантуйга әни икебезгә дә күлмәкләр тегә. Бер кызда да юк андый күлмәкләр! Фасоны да, тукымасы да бөтенләй башка. Беркөн шул күлмәктән мәктәп бакчасында практика үтәргә кердем. Ә ул бакча шактый зур: капкасыннан кереп, алмагачлар рәтенә кадәр килсәң, безнең өй чапырыш кына. Ике атлап бер сикерүгә инде син үзебезнең капка төбеңдә! Тәвәккәлләдем: койма аша гына сикерәм дә... Күлмәк билдән югары койма башына эләкте, шул хәлдә бер мизгелгә эленеп калдым да, арттан – арка ягыннан шытырдап умырылып, җиргә мәтәлеп төштем. Кызыл чәчәкле ертык тукыма кисәге флаг урынына җилфердәгән хәлдә өйгә килеп кердем. Сыдырылган арка сулкылдап авыртса да, әни теккән күлмәк бик кызганыч иде. Әни ачуланыр инде дисәм... «Ир балалар кебек, койма башыннан йөрмәсәң...» – дип кенә куйды.

Әти белән әнинең «модный» кызлар итеп күрәселәре, шулай киендерәселәре килгән, күрәмсең. Әти, мәктәп машинасы әрҗәсенә утыртып, чәчләребезне кистерер өчен 60 чакрымдагы Минзәләгә тикле алып баргач соң... Берзаман икебезгә дә көрән тун, бүрек алып кайттылар Казаннан. Шәһәр кызлары шулай киенә, янәсе. Ә төртмә телле кызыйлар: «Карагыз әле, аю белән бүре мәктәпкә бара!» – дип, безне ирештерә башлады. Елап кайттык та: «Юк, бу тунны кимибез. Безнең дә кеше төсле шәл бәйләп, мех якасыз простой пальто киясе килә», – дип бәлалибез. Кинодагы кызлар да шулай киенә бит, дип, чак тынычландырдылар. 

Без йокыдан торуга әни урманнан бер су чиләге җиләкне җыеп та кайткан була инде, сеңлем белән икенче рейска китәләр. Ә мин ялкау: «өй җыештырам, идән юам» дигән хәйлә белән урманга бармау ягын карыйм! «Бер җаең белән җиләкне чөмләп куярсың, фәлән сәгатьтә тавыкларга бодай сибәрсең, фәлән минуттан мичтән ипине чыгарырсың, казлар кайтса, су буена куарсың, фәлән кадәр сәгать узуга, ашка бәрәңге әрчи торырсың» дигән күрсәтмәләр дә яңгырамаса, гел китап кына укып ятар идем дә бит... Иң башта җиләк чөмлим –әни кайту белән пирожкилар пешерәчәк. Җир җиләгеннән! Башка беркем дә аның кебек пешерә белмидер. 
Әнинең һәр эшеннән матурлыкка, камиллеккә омтылу, нечкә бер зәвык бөркелә. Төрле журналлардан җыеп барган атаклы рәссамнарның картина репродукцияләрен китап сыман төпләтте дә бер зур, калын альбом килеп чыкты әнә. Нинди генә картиналар юк! Леонардо да Винчи, Рафаэль Санти, Брюллов, Суриков, Шишкин, Айвазовскийлар... Без, онытылып, шул картиналарны озаклап карыйбыз. Кайсын – сокланып, кайсын – шомланып, кайсын – хыялга бирелеп... Крамскойның «Неизвестная»сын Рита: «Бу – мин! Үскәч шундый булам!» – ди, ә мин Серовның «Девочка с персиками»дагы кызны үзем итеп күрәм: чәчләре минеке төсле, янәсе. Ә Серовның «Девушка освещенная солнцем»ы нәкъ Мәрьям апа кызы Гөлшат инде, дип ачыш ясыйбыз. Картиналардан әнә шулай таныш йөзләр эзлибез. Левитанның «Алтын көз»ен безнең Сөн буе, дип билгеләп үтәбез, Шишкинның нарат урманнары да бик таныш, үзебезнеке тоела. «Алабуга урманнары бит», – дип аңлата әти. Һәм һичшиксез безне Алабугага алып барырга, Шишкин музеен күрсәтергә вәгъдә итә.

* * *
Әти... Ул әнидән дә йомшаграк, нечкә күңеллерәктер. Бераз Вячеслав Тихонов, төгәлрәге, Штирлиц чалымнары да бар аңарда. Ниндидер аристократлык, интеллигентлык... Төз гәүдә, кылыч борын, хәрбиләрчә тәртип-төгәллек... Укучыларның бик яраткан укытучысы. «Безнең Мизхәт абый» дип кенә торалар. Физкультура, башлангыч хәрби әзерлек дәресләре – аныкы. Кительдән, фуражкадан, лейтенант погоннарыннан дәрескә керүен и ярата инде малайлар! Кайберләре хәтта хәрби училищеларга укырга керде! Дәрестә аны «Здравия желаем, товарищ старший лейтенант!» дип сәламләүләр («Здражлаем, товарщстартант» булып яңгырый ул), Калашников автоматын тизлеккә җыю буенча ярышулар, солдат киеменнән КВНда катнашулар, май аенда палаткалар күтәреп, малайларның берничә көнгә хәрби походка чыгып китүләре... Чын патриотлар булып үскәнбез инде! «Нева», «Москва», «Роман-газета» дигән журналлар килә өйгә. Барысын да укып бара әти. Александр Чаковскийның «Блокада» романы «Знамя» журналында кайта башлагач, шуларны җыеп төпләп, башка укытучыларга да укырга биргәнен хәтерлим. Күршедә Хәйдәр бабай корткасында укытучы кызлар – Наҗия белән Рәсимә апа фатирда тора. Әбигә кунак-мазар килсә, алар безгә куна керәләр һәм, әлбәттә, шул журналларга ябырылалар. Әти матур җырлый, гармунда уйный, спектакльләрдә катнаша. Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ы, «Изге әманәт»е, Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»е, Илдар Юзеевның «Таныш моңнар»ы, Мостай Кәримнең «Кыз урлау»лары әти уйнаган рольләре аша да таныш безгә... «Зәңгәр шәл»дә ишан хәзрәт ролен ничек ятлап йөрүләре әле дә күз алдымда. Миңа шундый кызык! Алга таба ниләр буласын беләсем килә. Мин, өченче класс баласы, әтидән качыра-качыра тәки Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен укып чыктым! Рольләрдә кемнәр уйнасын белгәч, тагын да кызыграк. Башлангыч класс укытучылары – җыенысы ишан хатыннары. Күрше Рәсимә апа малай булып уйнаячак икән! Ишан хатыннарын ашка чакырып, «Абыстайлар куера, токмачлар ашка килсен!» – дип, «малай» Рәсимә апа авыл халкын да көлдерә әле. (Телевидениедә эшләгән, «Мәдәни җомга» газетасы журналисты булган Рәсимә Сибгатуллина – Минзәлә педучилищесын тәмамлап, авылыбызда берничә ел укытып киткән шул Рәсимә апа инде!)

Авылда әле телевизорлар сирәк кешеләрдә генә. Булганы да күп вакыт бик тонык шәүләләр генә күрсәтә. Ә безнең хоккей матчын карыйсы бар! СССР җыелма командасы әле чехлар, әле шведлар белән уйный. Ял көннәрендә кич бер төркем фанатлар әти җитәкчелегендә «Учительская»га җыелып, көн аяз булса шатланып (андый кичне телевизор әйбәт күрсәтәчәк!), «Әйдә инде, Мальцев!», «Ура, Харламов, булдырасың!», «Третьяк, мо-ло-дец!» дип үрле-кырлы сикереп, аклы-каралы «Рекорд» телевизорыннан хоккей чемпионатына җан атып утырабыз. Телевизорда сызыклар гына күренә башласа, берәр малай антеннаны борырга чыгып йөгерә: һичьюгы хәрәкәтләре күренсен, тавышын радиодан да кушабыз!

Александра Пахмутова җырлары, Марк Бернес, Владимир Трошин, «Аккорд» ансамбле... Әти кая барса да, шундый пластинкалар алып кайта.

Районның туристлык слётлары безнең урманнарда уза. Палаткалар, төнге учаклар, поход ашлары... Безнең мәктәп командасының җитәкчесе, әлбәттә, әти инде. Кулга карта (безнең урман-кырларны, тауларны самолёттан төшергәннәр!), компас тотып, урында ориентлашу буенча башка мәктәп командалары белән ярышабыз. Без, дус кызым Гөлшат белән агылый белән тагылый, түмгәкләргә абына-сөртенә чабабыз. Төньяк-көнчыгыштагы сазлыкны, тар урман сукмагын, нарат үсентеләрен, чишмәне, урман каравылчысы өен табып, КПда тиз генә билгеләтергә кирәк. Кедалар белән җыелган суларга кереп, ниһаять, сазлыкны табабыз. КПда – бездән ике класска югары укучы, үзе фотограф, үзе спортсмен, үзе физикадан республика олимпиадаларында катнашкан Дамир (Дамир Җәлилов хәзер районның атаклы хуҗалык җитәкчесе, шагыйрә кызлар Эльмира һәм Гөлнара Җәлиловаларның әтисе). Урман сукмагы да, каравылчы өе дә ерак түгел икән. КПда билгеләнеп, йөгерәбез генә финишка! Без – тагын беренчеләр! Әти кырыс судья булса да, үз итеп безне кайгыртып ала: юеш носкиларны корыларына алыштырып киегез, салкын тимәсен, ди. Укытучылар командасы да ярыша шулай. Районда гына түгел, Казанда да җиңеп кайталар. Ул командада, әлбәттә инде, әти дә бар! Республика күләмендә җиңгән команда буларак, бер елны Пушкин эзләреннән сәяхәт итеп кайталар, икенче елны Кавказ тауларында җәяүле походка чыгып китәләр. Авыл мәктәбе укытучылары димәссең дә!  

  * * *
 Директор абый кызы Гүзәлнең «Пионерская правда»да кечкенә бер хәбәре басылып чыккан иде, и ява башлады хатлар! СССРның әллә кайсы республикаларыннан, шәһәрләреннән... Азәрбайҗан, Литва, Үзбәкстаннар... Почтальон Мәшүдә апа мәктәпкә килеп, Гүзәл Басыйровага көн саен 20-30 лап хат калдыра! Ул берүзе берничек тә һәркайсына җавап язып бетерә алмый инде: дусларына, классташларына адреслар өләшә. Дусты буларак, «по блату» сеңлем Ритага Молдавиядә яшәүче Люба Ротарь исемле кызның адресын бирә. Мин исә Гүзәлнең җиңел кулыннан Украинаның Донецк өлкәсе Зугрэс шәһәрендә яшәүче Валя Харьяковага хатлар язам. Көннәрдән бер көнне безгә Кишинёвтан посылка килеп төште. Тартма тулы абрикос, грушалар... Рита өзми дә куймый: без дә чәкчәк пешереп салабыз, ди. Кунак ашы – кара-каршы бит: әни белән чәкчәк пешереп мәш килдек!
 
* * *

Әти белән әни мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң.

Без, укытучы кызлары гына бөтен нечкәлеге белән белә, хәтта көтеп ала торган бер бәйрәм бар – укытучыларның август киңәшмәсе ул! Әти-әниләребез мәктәп машинасына төялеп берничә көнгә Актанышка төшеп китә. Ә безнең үз «тусовка» башлана – аулак өй! Әлбәттә, кич клубка чыгабыз! Магомаев, Бюль-Бюль Оглы, Лариса Мондрус, Пьеха җырларына сикерәбез туйганчы! Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров пластинкаларындагы җырларны бөтен урамга ишетелерлек итеп бар көченә кычкыртып куябыз! «Йорт эшләре» китабыннан карап, печеньелар пешерәбез... Ә хәзергә укытучы апалар күлмәк тектерә, Казан, Уфалардан күлмәк кайтарта, чәчләренә прическалар ясата, биек үкчәле туфлиләрен барлый. Әни чия төсендәге кримплен костюмын, ак бөрчекле ефәк күлмәген әзерләп куйды инде. Ак шпилька туфлиләре дә килешә үзенә! Мәктәп директоры хатыны Гөлсем да апа бик килешле киенә. Коралл төсендәге костюмына да башка авыл укытучылары кызыгып калыр әле! Күрше Флера апа – биология укытучысы – күлмәк бәйрәменә төшәсе бар бит, дип, көлә-көлә бер үлчәмгә зуррак крепдешин күлмәген кыскартырга кергән. Яңа уку елына мәктәпкә килгән яшь укытучы кызлар исә модельләр кебек күренәләр! Без иң элек аларның исемнәрен белешәбез, аннары кайсы әбигә фатирга кергәннәрен, нинди фәннән укытачакларын... Быел бигрәк күп укытучылар килгән безгә! Алина, Сәхия, Әминә, Рәсимә, Наҗия, Нәфисә, Әлфия апалар...

* * *
Йокы аралаш кына ишетәм: безгә кунак килгән. Күңелле гөрелдәп, йә кисәк тәгәрәтеп көлеп җибәреп, йә бераз мактана төшеп, бабкайның Мәчтидән килгән сеңлесе Зәйтүнә апа гына шулай сөйләшә ала. «Сафинага утырып төштем, Алланың рәхмәте! Духтыр үзе кереп алды!» – ди очынып. Кыткылдап көлә-көлә, чәй эчәргә утыра. Мәчти больницасы врачы Сафина апаның исеме чынлыкта – Хәсинә, Сафина – фамилиясе. Ә бездә дәрәҗәлерәк кешеләрнең фамилиясенә «апа», «абый» сүзләрен кушып сөйләшәләр. Басымны да соңгы иҗеккә күчереп, татарчалап, Сафина апа дип йөриләр. Председатель Дәүләтшинның врач хатыны Мәчтигә йөреп эшли шулай. Зәйтүнә апаның өе больница күршесендә генә. Сафина апага кергәләп йөрер өчен аулак тыныч өй. Бүген дә: «Әйдә, Зәйтүнә апа, Байсарга кайтыйк», – дип дәшкәндер. Менә ул утырган тарантаслы ат безнең капка төбенә килеп туктагандыр...   

Торып үзен күрмәсәм дә, сары чәчәкле крепдешин күлмәге, ак батист яулыгы, чигүле татар чүәкләре, бармагында ялтырап киткән рубин кашлы алтын йөзеге шундук күз алдымнан үткәндәй була. Ә ул гөр-гөр килеп, әнигә күршеләрен, Казандагы оныкларын сөйләп утыра, ерак Казакъстанда яшәүче кече улыннан посылка алганын да әйтми калмый. Бабкай, аның шапырынуын килештермичә, тамагын кырыштырып ала. Кунак апаның ахирәтләре белән күрешәсе бар икән. Чыгып китәр алдыннан ул бабкайны юмаларга керешә: «Заһит абзыкай, бу чүлмәкләреңне утыртып, безгә дә килеп чык әле», – дип, кунакка чакыра. Чүлмәкләр – без инде: мин, сеңлем, олы кызы Мөхлисәнең балалары Индус белән Гөлсинә. Бабкай да эреп китә: «Һе! Кунакка дисең инде», – дип, тамагын кыргалап, риза икәнен сиздерә.

Заманында ат караучы булып эшләгән бабкайга басу карау эшен тапшырганнар. Кожанын киеп, үзе яраткан көрән атын җигеп, төнгелеккә басу каравылларга китә. Ә ул көнне иртән биштә төнге эштән кайтып, самавыр чәен эчеп алды да җай гына без – оныкларны утырмага алып барырга әзерләнә башлады. Арба төбенә яшел үлән түшәгән: болын исе, чәчәкләр исе борынны кытыклый. Капка киереп ачылган. Без, «чүлмәкләр», арбага тезелешеп утырдык. Әнинең күчтәнәч итеп биргән чөгендерле катыгы, Мөхлиса апаның мичтән генә чыккан кайнар ипие дә шунда җай гына урнашты. «Андый матур авыл юктыр ул! Күреп кайтыгыз әле», – дип озатып калдылар. Бабкай ипләп кенә дилбегәне тартты: «Әйдә, малкай! Әйдә, уңган бодай камыры!» – дип, йомшак кына атына дәште. Ул гел шулай эндәшә атына: кизәнми дә, куаламый да. Һәм без ерак сәфәргә – биш чакрымдагы Мәчтигә юл алдык. Элекке заманнарда морзалар яшәгән атаклы авыл булган диләр аны. Әниләрнең көлеп: «Мәчтиләр борчакны да чәнечке белән генә ашый», – дигән сүзләре колакка кереп калган. Дворяннар авылы булгач ни!

Мәдинә әбиләр тыкрыгыннан чыгып, амбар алларын үттек, кирпеч заводы да артта калды, авыл зираты да... Бабкай сөйләп бара: «Атаклы Солтановлар Мәчтидә ат заводы тотты. Бия сөтеннән кымыз ясыйлар иде. Дворяннар пароходта Уфадан да, Казаннан да Мәчтигә кымыз эчәргә килә торган иде. Аларны Әҗәкүл пристаненда тарантаслы атлар көтеп тора...» Ә мин хыялымда үземне шул тарантаска утырып баргандай хис итәм. Яшел хәтфә болын, сары, зәңгәр чәчәкләр, күбәләкләр уйнаклап оча, һавада тургайлар җыры ишетелә, көтү утлап йөри... Күңел илаһи бер халәттә... «Ипекәйләр үсеп килә...» – ди бабкай, сөенеп. Безгә кызык: мичтә пешә торган түгәрәк ипи ничек үссен инде, янәсе. Басу юлыннан юыртып барган ат белән сөйләшкәндәй итеп: «Тр-р, малкай, әйдә, ял ит бераз... – дип куя да, – әйдә, Әүлия чишмәсе суын эчеп карагыз әле бер», – дип, безгә дәшә.    

Ул суның салкынлыгы, тәмлелеге!.. Индус: «Юлга чыктык без бергә/ Туган илне күрергә...» – дип җырлап ук җибәрә. Ул арада Мәчти түбәләре дә күренә инде. Авыл урамы тау сыртында икегә бүленә. Тау башындагы наратлардан ылыс исе тарала. Аллеялы паркны хәтерләткән «байлар бакчасы» гына да ни тора бит! XVII–XVIII гасырларда ук нигез салынган бу авылда үзенә бер затлылык, борынгылык саклана. «Солтановларның бабаларының бабалары салган авыл, Бәхти җизнәгез дә шул Солтановлар нәселеннән иде», – дип, бабкай сеңлесе Зәйтүнә апаның ирен искә алып куя. Гаҗәп матур авыл! Балаларын белемле, культуралы итеп үстерергә тырышкан дворяннар яшәгән монда. Татарның беренче рәсми мөфтие Мөхәммәдьяр Солтанов авылы бу.

Еллар узгач, кымыз белән дәваланучылар өчен салынган шифаханә больницага әйләнә. Без менә шул бинага күрше генә йорт янына килеп туктыйбыз. Тыштан такта белән тышланган, буялган, тәрәзәләре дә тыштан капкачлы. «И минем апайларым килгән икән!» – дип, Зәйтүнә апа Казаннан каникулга кайткан оныгы Наилә белән безне каршыларга чыга. Ишек тә ишек! Адашмалы! Йортның эче штукатурланган, түшәмнәргә төрле бизәкләр төшерелгән. Миче дә бит акшарланып кына калмаган, керәч плитәләр белән тышланган. Кухня, кунак бүлмәсе, зал, озын коридор... Залда түгәрәк өстәлгә ак челтәр ашъяулык җәелгән. Аркалы урындыкларга да япма ябылган. Зур фикус гөле, борынгы сәгать, стенада рама эченә төрле фотолар... Без Зәйтүнә апа пешергән гөбәдия, кекс, безелар белән чәй эчәбез дә суы торбадан шаулап агучы чишмә буйларын карарга, Сикия ярыннан җикән камышлары җыярга, кузгалак, юа, кәҗә сакалы белән сыйланырга чыгып чабабыз... Наилә апа башта наратлыкка алып китә. Андагы серлелек, матурлык... Аллеялар буйлап рәт-рәт тезелгән наратлар, сирень, акацияләр белән үрелеп, хуш исле караңгы сихри тоннель хасил итә. Чын әкият дөньясы! Тын сукмак ап-ак сиреньле аланга алып чыга. Аннары Сикиягә йөгерәбез. Елга култыгындагы күлләрдә ак, сары төнбоеклар тирбәлә.    

...Ерак булып тоелган якындагы авылга сәяхәт әнә шулай олы юлның башына әйләнә. Дөнья күрсеннәр, офыклары киңәйсен диптер инде, әти белән әни безне кайларга гына алып бармый! Кукурузникта әле Ижауга очабыз, пароходта дүрт кешелек каютада Уфага, шул ук Әҗәкүл пристаненнан Казанга китеп барабыз...
Сезнең Кама белән Агыйделнең ничек кушылганын күргәнегез бармы? Менә без Казаннан кайтып киләбез. Иделләр артта калды, ярлары күренми торган Каманы да уздык, Алабуга, Чаллы пристаньнары артка шуышкандай булды. Үзебезнең Агыйделле Әҗәкүлгә ашкынабыз. Каракучкыл дулкыннарда айкала-чайкала юлыбызны дәвам итәбез. Диңгез кебек шомлы, дәһшәтле бу Кама. Чү! Карасу дулкыннар кинәт яктырып, зәңгәрсу төсләре белән җемелдәп, ерак ярлар якынаеп китә. Баю ягына авышкан кояшның шәфәкъ кызыллыгы су өстендә тирбәлеп, пароходыбыз җай гына уйнаклап бара башлый. Агыйделгә күчәбез шулай. Яр буенда яшел әрәмәләр дә, җәйләүдәге көтүләр дә, печән чүмәләләре дә шулкадәр матур күренә! Туган якның җилләренә кадәр сагындырган!     

Фотолар: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ии, Эльмира, рэхмэт шушындый матур итеп язуына

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем дэ бэхетле дэ кунелле дэ балачак елларым куз алдымнан утте. Тарантаслы атларда яна чапкан хуш исле печэн остенэ утыртып эти белэн эни 15 чакрым ераклыктагы энинен туган авылына кунакка алып баралар иде. Бик тату гаилэдэ устек без дэ. Рэхмэт авторга.

      Хәзер укыйлар