Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Хуш килдегез! Мәрхәбә!

Без кемнәргә килдек? Кунак көткәннәрме монда, әллә юк тамы?
 
«Төрек гаиләсенә кунакка барабыз», – дигәч, безне бирегә алып килүчеләрнең танышлары дип уйлаган идек башта, күреп торабыз, алай булып чыкмады – алар да монда беренче тапкыр...

Аяк киемнәребезне подъездда ук салып (астагы каттагыларның шулай эшләвенә баскычтан менгәндә игътибар итәргә өлгергән идек инде), фатир эченә узабыз. Безне хуҗабикә ханым һәм аның буй җиткән кызы каршылый, хуҗа кеше кайтып җитмәгәнме – күренми. «Төрекләрдә кунакка барганда безнең кебек чәй янына берәр нәрсә алып бару гадәте юк, алар моны аңламас», – дисәләр дә, йортлары янына килеп җитә язгач, кире борылып, тәм-томнар сатыла торган кибеткә – пастаханәгә (паста – торт дигән сүз) кердек. Алар безне аңламасалар-аңламас, тик кешегә буш кул белән барып керсәк, без дә үзебезне гафу итмәбез бит! 

Хуҗабикә ханым тортыбызны «тәшшәкүрләр», ягъни рәхмәтләр әйтеп, кулыбыздан алды. Нигәдер югалып, каушап калган кебек тоелды ул.

Әниле-кызлы ашыгып табын әзерләргә керештеләр. Аларга булышырга дип кузгалуыбызны күреп, юлдашларыбыз безне тагын туктатты: «Борчылмагыз, булышырга кирәкми. Сезнең бу теләгегез төрек хатынын уңайсыз хәлгә генә куяр!» 
Һәркайсыбызның йөзендә аптырау. Сүзсез генә бер-беребезгә карашабыз. Нинди хәлгә калуыбызны аңларга тырышабыз бугай. Кемгәдер мәшәкать булудан да авыр нәрсә юк бит ул. «Өндәлмәгән кунак энә өстенә утырыр, чакырылмаган кунак чәнечкегә утырыр», – диләрме әле? Без нәкъ шул халәттә идек. Сораулы карашларыбыз Рәсимгә төбәлгән – Төркиягә аяк басканнан бирле төрекләр белән арадашчы вазыйфасын үтәгән бу юлдашыбызга, үзебез дә сизмичә, «Рәсим бәй», дип эндәшәбез – ул исә елмая гына: серне чишәргә ашыкмый. «Җыенганнар бит, әнә ванна бүлмәсендәге көзгегә кадәр сабынлап юып яталар иде. Әйт инде, кемнәр болар, нигә без монда килдек?» – дип төпченәбез. Ул бирешми: «Кунак килсә, ир-атка рәхәт бит: өй җыела, берәр тәмле нәрсә пешә». Шаярта инде, имеш, хуҗа кеше безне махсус шуның өчен чакырган... 

Зал яклары (аны салон диләр) зур гына. Анда өстәл һәм берничә диваннан башка җиһаз юк. Бүлмәнең бер почмагына күп-күп тартмалар өелгән: тышындагы рәсемнәренә караганда – савыт-саба, урын-җир әйберләре... «Күрә­сең, сәүдә белән шөгыльләнәләр», – дип сөйләшәбез. 
Ул арада кечкенә кызы белән хуҗа кайтып керде. Илле яшьләр тирәсендәге ир-ат, гади генә киенгән. Тиз генә өс-башын алыштырып, ул безнең янга чыкты. «Рабиганы мәктәптән алдым, юлда трафикка эләктек, гафу итегез, соңардым», – диде ул. Истанбулдагы бөкеләрнең нинди икәнен без дә беләбез – торган җиребезгә икешәр сәгать кайткан чаклар булды... 

Табынга чакырдылар. Төрекләр өстәленнән яшелчә бер дә өзелми бугай. Алайга китсә, бу кишер, чөгендер һәм кәбестә бездә дә бар инде. Ашамыйбыз гына. Алар да әллә ни эшләтмәгәннәр: һәрберсен аерым уып, турап кына куйганнар: янында соусы, зәйтүн мае – кем ничек тели, шулай ашый. 
Аш китерделәр. Уңайсызланып кына ризыкларга үреләбез. Үзебезнең бирегә нигә килеп керүебезне, нигә кунак булып утыруыбызны һаман да аңлап җитмибез. Соңыннан ачыкланды – өстәл янында барыбыз да шушы хакта уйлап утырган. Фаразлар төрле булган: безне Төркиягә чакырган оешма төрек гаиләсе белән якыннан таныштыру өчен моны программага махсус керткән, кичке ашның чыгымнарын да алар күтәрә; бу гаилә безнең кебек читтән килүчеләрне өендә кабул итеп акча эшли... 

Табын янында сүз ялганмады, дәшми-тынмый гына диярлек ашадык. Тамактан ризык үтте дә, үтмәде дә. Аш артыннан... тагын аш килде. Монысы фасоль белән сыер ите салып пешерелгән, аннан табын уртасына пылау куйдылар (шунда ук аның кишерсез икәненә игътибар иттек)... Барысы да бик тәмле иде! Бу хакта хуҗабикәгә әйткәч, аның йөзе яктырып китте:
– Без бит өгрәнджиләр – студентлар көткән идек...
 
«Савап җыялар» дигән уй аптыраганнан гына башка килде дә онытылды...


Аның бу сүзе: «Сез киләсен белсәм, тагын да яхшырак әзерләнгән булыр идем», – дигән кебек яңгырады. 

Ниһаять, Рәсим бәй серне ача: «Бер дә таныш булмаган кешеләрне – мосафирларны чәйгә алу гадәте бар төрекләрдә... Савап җыюның бер юлы бу. Читтән килеп укучыларны бик сыйлыйлар. Бигрәк тә Рамазан айларында, ифтарда, хәтта сәхәр ашларына да бик күп кунак кабул итәләр. Бае да, ярлысы да кулыннан килгәнчә әзерләнә. «Кунак ул өйгә бәрәкәт, Аллаһ ризалыгы алып килә», – диләр. Аларның бу гамәлләре «кунак ашы кара-каршы» әйтеменнән бик ерак. «Без аларны сыйладык, инде үзләренә чакырсыннар», – дигән уй аларның башына да керми. Әйткәнемчә, барысын да савап өчен эшлиләр...» Алай икән... Бер мәлгә хәтта югалып та калдык бугай. Үзебезнең тартынып, уңайсызланып утыруыбыз белән хуҗалардагы эчкерсезлекне күрмәгәнбез... 

Инде якыннанрак танышабыз. «Без Татарстаннан», – дигәнне алар да, әлбәттә, «Казакъстаннан», – дип ишетә. Бирегә килгәннән бирле дөресли-дөресли йөдәп беттек инде, янә: «Татарстаннан, – дип кабатлыйбыз. Аннан барыбер аңламый торуларын күргәч, – Россиядән», – дип өстибез. 
– Минем бер туганым Мәскәүдә эшли, – дип шунда ук сөйләп китә хуҗабикә. – Озак кына бер рус кызы белән очрашып йөрделәр. Бергә булуларын бик теләгән идек тә, кызы, нигәдер кияүгә чыгарга ризалашмады.
– Рус кызына өйләнүен теләдегезмени?
– Әйе! Алар бит бик ихласлар, аннан ачык күңелле, эчкерсезләр! 

Табын яныннан диваннарга күчеп утырабыз. Һәркемнең диярлек алдына кечкенә өстәл – сәһпа куела. Нечкә билле юка стаканнарда – бардакта – чәй килә. Төрекләр үзләре аны: «Куян каны төсле», – диләр. Безнең өчен артык куе шул, гел сөт салып эчәсе килә. Чәй эчүнең аларда аерым хикмәте бар: шушы уймак кадәр бардактагы чәйне йота-йота алар сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алалар... Чәйне безгә эштән кайткан олы кызлары чыгара. Айшәнең яңа гына ярәшелгәнен, июнь аенда туйлары булачагын әтисе белән әнисе әйткән иде инде. Фоторәсемнән генә булса да, «кияү-балакай» белән дә танышырга өлгердек.

Инде безнең телләр чишелде – сорау арты сорау яудырабыз.
 
Айшәгә теләгән теләкләребезнең ихласлыгын ничек сизми, күрми калсын ул?! 

Ир белән хатын бер-берсенә кардәш туры килә икән – Төркиядә туганнан туганнарның кушылып гаилә коруы еш очрый торган күренеш диделәр. «Егерме ел кайнанам – әниемнең апасы белән яшәдем, – ди хуҗабикә. – Төрле чаклар булды инде. Гел уртак тел дә табып бетерә алмадык. Башка чыкканга – бу фатирны алганга биш кенә ел әле». Сүз уңаеннан – Айшә дә туган тиешле кешеләренә кияүгә чыга.
– Өч кыз үстерәсез икән..
– Балаларыбыз дүртәү! Улыбыз Фуат Алманиядә яши. Бер инглиз кызы белән йөрделәр. Бергә тордылар да... – хуҗабикә ире ягына карап ала. – Бик әйбәт кыз иде. Шундый яраттым, шундый яраттым... Тик аларның кушылуына әниләре каршы төште – мөселманлыкка күчәр дип курыктылар... 
(Бераз соңрак, ире күрмәгәндә, ул безгә «киленем» дип әйтергә язмаган кызның рәсемен дә күрсәтә: ананың йөрәге юкка янмый – Фуатның инде улы да туарга өлгергән булган икән. Менә шулай – берәүнең дә сандыгы буш түгел...)
– Ә Мәрвә укый гынамы әле?
– Мәрвәгә унсигез тула, ул Коръән-хафиз булырга әзерләнә! 

Тагын шаккатабыз – Коръәнне яттан белгән кызлар­ны моңарчы очратканыбыз, күргәнебез юк иде әле.
– Рабига да Коръәнне бер кат укып чыкты инде, икенче тапкырга тотынды! 
Шушы алты яшьлек иркә бала Рабигамы?! «Мәктәпкә, әзерлек курсларына йөрим, инглиз теле өйрәнәм», – дигән иде үзе. Бала бала инде, бездән башта ятсынып торган иде, аннан уйный ук 
башлады.

Почмактагы тартмалар өеменең дә сере ачыла – Айшәнең бирнәсе – чейезе икән ләбаса алар! Хуҗабикә һәрберсен ачып, туздырып, җәеп безгә күрсәтә башлый... «Монысы караватка җәймә, монысы да... Йокы бүлмәсен җиһазлау да безнең өстә», «Бу – кодагыйга бүләк», «Кунакларга биреп җибәрәсе бүләкләр...», «Савыт-саба үзләренә инде, кухняга ни кирәк – барысын да кәләш ягы әзерли...» Һәр бизәккә, һәр чигешкә сокланабыз, тотып-тотып, сыйпап-сыйпап карыйбыз – әни кешенең сөенече, шатлыгы безгә дә күчә. Хатын-кыз берсе икенчесен аңламыймыни – арада кыз үстерүчеләребез дә бар бит. Кызыңның бирнә сандыгын теләсә кемгә ачып күрсәтеп булмыйдыр. 

Сандык дигәннән. Хуҗабикә ханымның үзе кияүгә чыккандагы чейез сандыгы да бүлмәләрнең берсендә тора булып чыкты! Нәкъ безнең татар әбиләренең бирнә сандыгы! «Без яшь чакта менә шундый гади иде ул, агачтан гына эшләнә иде. Айшәнеке әле әзер түгел, аныкы бик матур булачак, төрле бизәкләр белән бизәләчәк».
Бер карарга тотынгач, сандык капкачы да ачылды – Айшәнең бирнә малының яртысы анда саклана икән. Соңгы бер-ике айда хатын-кыз туган-тумача җыелып, гел чигү чиккәннәр – чигүле сөлге-тастымалларның исәбен-санын югалттык: төргәк-төргәк. И-и ул челтәрләп бәйләнгән сөлге башларының матурлыгы, нәфислеге! Әле берсен кулыбызга алып сокланабыз, әле икенчесен... Боларның күбесе туйга килгән кунакларга бүләк ителәчәк икән. Ә менә бу чиккән җәймәгә кодагыйга дигән бүләкләр төреләчәк...

– Айшә кайнанасы белән бергә яшәячәкме? Кайда торырга җыеналар? – дибез.
– Кайнанасы: «Яшьләр рәхәтләнеп үзләре генә яшәсеннәр, аерым торсыннар», – дигәч, булачак кияү фатир сатып алды. Бездән ерак түгел.
– Ничә бүлмәле? (Кызыксыну көчлерәк, нишләтәсең, хатын-кызга барысын да белергә, төпченергә кирәк!)
– Ике.
Рәсим аңлатып уза: «Өч бүлмәле, димәк, төрекләр залны бүлмә исәбенә кертми». 

Әни кеше баш-башлары чигүле сөлгеләр өеменнән берничәсен ала да безгә суза: «Болары – сезгә!»
– Бирнәне таратырга ярыймыни? Рәхмәт, кирәкмәс! 
Аның ниятеннән кайтырга юклыгын аңлагач, аптырап, Рәсимгә карыйбыз – бу очракта без нишләргә тиеш икән? 
– Бүләген алмау төрек ханымының хәтерен калдырачак!

Миндә – сөлгеләрнең ак җирлеккә бик нәфис ал чәчәкләр төшерелгәне. Күз нурларын түгеп сөлге чиккәндә якыннары Айшәгә нинди теләкләр теләгән булса, мин дә гүзәл бу төрек кызына шуларны телим. Мосафирның теләге кабул була диләр...
Ниһаять, күңелне баядан бирле кытыклап торган сорауны хуҗаларга бирергә җөрьәт итәм:
– Ә сездә мосафирлар еш буламы?
– Атнага ике тапкыр.
Бәрәкалла! Без сигезәү килдек, башка вакытта да кунаклар шуннан ким булмаса? 
Нихәт бәйнең ни белән шөгыльләнүен башта ук сораган идек.
– Зур булмаган бизнесым бар, – дип җавап бирде ул. – Пластик тәрәзә рамнары ясыйбыз. Ләкин мин укытучы булырга теләгән идем! Насыйп булмады! Безнең яшьлек илдәге болгавыр вакытка туры килде. Бер сыйныфта укыган кешеләр кинәт ике якка бүленде. Бик авыр иде! Мин моны дошманыма да теләмим! Ә укытучы җир йөзендәге иң игелекле һөнәр – алар киләчәк кешесен тәрбиялиләр! 

Аннан Нихәт бәй бер елны дуслары белән Азәр­байҗанга барып корбан чалуларын искә төшерде. «Корбан итен таратканда кичергән хисләремне сүз белән генә аңлата алмыйм, – ди ул. – Мин әле бүген дә шул тәэсирләр белән яшим».
Кич утыра торгач, төн уртасы якынлашуын сизми дә калганбыз. Хуҗалар безне кунарга ук кыстый башлады. Куна калсак... куна калсак, мөгаен, алардан иртән җи­­дәү генә киткән булыр идек! Хуҗабикә ханымның күзе арабызда иң яшь булган Рәмзия туташка төште. Егет әнисе бит ул – улларына булачак хатыннарны монда әниләре эзли. Айшәнең туена Алманиядән Фуат та кайтачак икән: бу тантанага һәммәбезне чакырсалар да, Рәмзиягә: «Кил, һич­шиксез, кил!» – дию бөтенләй башкача яңгырады. Без уен-көлкегә борсак та, алар их­лас иде. Айшәнең кына кичәсендә (никах алдыннан кәләш дус кызлары белән үткәрә торган кичә төрек­ләрдә шулай атала) кигән күлмәген – биндаллыны Рәмзиябезгә кидертеп караулары да юкка гына түгел иде бит...

Нихәт бәй автобуска кадәр озата чыкты. Урамда кичке салкын төшкән, ә безнең җаннарга җылы, рәхәт... Күптән тоймаганча рәхәт. «Сез намаздамы?» – димәделәр, «Башыгызга яулык япсагыз, хәерлерәк булыр иде», – дип үгетләмәделәр, бары исламча яшәүнең, савап җыюның, риясыз­лыкның матур үрнәген генә күрсәттеләр. Яр буенда урнашкан кафедан чыгуга, һич көтмәгәндә Босфор өстендә уйнаган дельфиннарга (төрекчәсе – юныс балык) тап булгач, «Истанбул – могҗизаларга бай шәһәр», дигәннәр иде, бу кич шул могҗизалар­ның берсе иде бугай. 

Кинәт кылт итеп искә төште: без бит Нихәт бәйнең хатынының исемен дә белми китеп барабыз! Башта отып калмадык, аннан, кич буе сөйләшкәннән соң, кабат сорарга уңайсыз булды... 
– Мөнәввәр...

Хәер, исемен истә калдыру-калдырмаудамыни хикмәт! Вакыт узу белән табынга куйган ашлары, ул ашларның тәмнәре дә онытылыр. Ә менә безгә биргән күңел җылысы якты хатирә булып сакланыр да сакланыр... Юк, мосафирларны ризык-тәгам җыярга гына китерми бугай алар...
 
 
Безне кабул иткән хуҗабикә.

Казан – Истанбул – Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар