ХОТТАБЫЧ ӘБИ

Бу араларда Равилә дустым әллә нишләде. Эшен ташлады, өен ташлады, авылын ташлады. Көн саен «Ак бүре» спорт комплексына китә дә югала бу. Футболга ияләште. Үзе генә түгел, бөтен нәсел-нәсәбе, улы, килене, кызы, кияве, тагын җиде оныгы белән. Дөресрәге алты оныгы белән. Чөнки җиденче онык – Самир үзе туп тибә. Уйный торган командасында һөҗүмче санала ул. Равилә ханым, минем дустым, командаларның исемнәрен генә түгел, уенчыларын да әйтеп сөйләшә. Бер көнне гомумән дә тантана булды – 9 яшьлек Самир «дошман» капкасына гол керткән. Ул матчтагы бердәнбер гол аныкы –Равилә ханым оныгыныкы. Өйдәге шатлыкның чиге-чамасы юк инде. Бөтен кавемнәре белән сөенешәләр болар. Иртәгәсен икенче матчта Самир уйнаган команда капкасына җиде гол кергән булып чыкты. Траур!
– И балакайларым елашалар. Жәлләдем шуларны, – дип сөйли дустым. –Кичә теге җиңелгән команданы жәлләгән идем. Елый-елый кочаклашалар, кара-каршы команда малайлары куллар кысышкан булалар. Тәмам рәвешен китерәләр.
«Бала-чага уенында сиңа ни калган инде?» дигәнемә алган җавап кызык булганга күрә генә язам бу футбол уеннары турында. Ярый инде, нәселдән бер малай тормышындагы бу вакыйга олы гаиләне бер йодрыкка тупласын да ди. Соң җаваплы эшләре баштан ашкан дәү әнигә ни калган футбол кырында. Җитмәсә турнир көннәрендә соңарган җәйнең кояшы да чамасыз кыздырды. Дустым көне буена футбол артыннан йөргәннән соң кайта да егыла. «Бармый ярамый. Мин бит менә шушы сары шарфымны болгап, аларга ерактан ук көч биреп торам. Мине күргәч, алар рухланалар. Капкалар тарафына догаларымны җибәрәм. Ике капкага да җиңү телим.«Гол!» дип кычкырам. Чат Хоттабыч карт кебек өйрәтеп, куәт биреп торам.Хәзер инде мин матчка килмәсәм, малайлар даулаша башлыйлар икән: «Самир, кая дәү әниең? Килсен! Алайса без җиңеләбез», – дип. Уен кагыйдәләрен дә белеп бетердем. Талисманга әйләнгән сары шарфымны да бер дә калдырмыйм. Ярар, ашыгам, бүген соңгы уен. Безгә җиңәргә кирәк! Җиңелсәләр, юатасы да бар бит әле. Сау булып тор.»
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.