Әйтелгән сүзләр чынга аша, диләр. Хак ул. Әле кешенең күңеленә тиеп, ул, үзе дә уйламыйча, ачуланып бер сүз әйтеп куйса... Минем танышымның да тормышында шундый могҗизага тиң хәл була. «Әле ярый укытучымның ачуын чыгарганмын», – ди ул.
Мин әти-әнием өчен дә, укытучылар өчен дә беркайчан да тыңлаучан һәм уңайлы бала булмадым. Тынгысыз, шау-шулы, өлкәннәр әйткән сүзне дә бик тыңларга яратмый идем. Әмма гел «биш»кә генә укыдым. Шуңа миңа түзәләр иде. Уку кечкенәдән җиңел бирелде. Китап тотып сәгатьләр буе өй эше дә эшләмәдем, әмма бик тиз элдертеп ала идем. Мәктәп олимпиадаларында катнаштым. Минем хакта бер иптәшем дә «ботаник» дип әйтми идем, класстагы иң тәртипсез малайлар белән дус булдым. Бергәләп спорт секцияләренә йөрдек. Волейбол, баскетбол кебек уеннар да яхшы уйный идем. Мәктәпне, аның атмосферасын яраттым. Тәнәфесләрдә мин диңгездәге балык сыман. Нинди дә булса берәр кызык тапмый калмый идек. Ә менә иң яратмаганым – эч пошыргыч дәресләр. Юк, барысы да түгел, әмма арада бар иде. Ул дәресләр вакытында үземне кая куярга да белмим. Үземә кызык булган шөгыль табу җаен карыйм. Йә партадашым белән «диңгез сугышы»нда көрәшәбез йә арттагылар белән сөйләшеп утырам. Укытучылар минем белән нишләргә дә белмиләр. «Биш»легә укып барган үрнәк укучыларның берсе бит мин! Көндәлектә тәртип буенча «ике»леләр күп булды инде. Әмма ул минем билгеләремә һич тә комачау итмәде. Такта янына чыгып дәресен белми торган иптәшләремә булышып, дисциплина бозган өчен химия укытучысы хәтта почмакка бастырып куйган иде.
Чыгарылыш сыйныфлар иде. Тарих укытучысы аңлатып бетерә алмады да, тәнәфескә кыңгырау шалтыраса да, безне җибәрмичә дәрес алып баруын дәвам итте. Тарихны бер дә яратмыйм, ул минем өчен иң ялыктыргыч дәрес. 45 минут тыңлап болай да туйган идем, хәзер менә санаулы гына тәнәфес минутлары әрәм була. Морзе алфавиты буенча бармакларым белән партага суккалап утыра башладым. Үземчә «җитте, җитте» дип хәбәр биреп утырам.
Ә тарих укытучысы Луиза Әкрамовна Морзе алфавитын белә булып чыкты. Берзаман минем яныма килеп басты. Бөтен сыйныф шым булды. Нишләтер моны дип көтеп утыралар инде. «Мәктәптә укытучыны хөрмәт итмәгәнеңне күрсәтү – юньсезлек. Киләчәктә сайлаган ярың да менә шул хөрмәт итмәгәннәр арасыннан булсын иде. Хатының укытучы булсын», – диде тыныч кына. Мин аның әйтүен, билгеле, уенга гына алдым.
Мәктәптән соң институтка инженер һөнәрен үзләштерергә укырга кердем. Безнең студент елларында татар дискотекалары оештыралар иде. Шунда бер чибәр кыз белән таныштым. Аның елмаюы мине үзенә беренче караштан гашыйк иттерде. Ул... укытучы булырга укый булып чыкты. Мин моңа әллә ни игътибар бирмәдем, киресенчә, аның мәктәптә эшләргә теләвенә, балаларга белем бирергә омтылуына чын-чынлап сокландым. Шуны да өстәп әйтәсем килә: ул булачак тарих укытучысы иде. Шундый күп белә. Мәгълүматлы, һәрнәрсәгә үз фикере бар. Без очраша башладык. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, сәгатьләр буе китаплар, караган кинолар турында сөйләшәбез. Институтны тәмамлауга тәкъдим ясадым. Мин – төзелешкә, ул мәктәпкә урнашты.
Матур гына башланып киткән гаилә тормышы берзаман көннән-көн шомландыра башлады. Күрәм: хатыным өйгә китап-дәфтәрләр генә түгел, алҗу, канәгатьсезлек тә алып кайта. Аның телендә һәрвакыт тыңлаусыз укучылары, авыр коллективы, дәресләренә әзерлек... Баштарак хатынымны аңларга тырышып, аны гел юаттым. Укытучы һөнәренең җиңелләрдән түгеллеген аңлыйм. Тик тора-бара аның таләпчәнлеге, укытучы статусы безнең арага да керә башлады. Башта ул вак нәрсәләрдә сизелде. Хатыным алган әйберне урынына куймаганга йә артымнан табак-савытны юып китмәгәнгә кисәтү ясый. Һәрнәрсәдә тиеш була башладым. Һәм чак кына кагыйдә бозасың икән, шелтә аласың. Әлеге шелтәләр тора-бара акыл өйрәтүгә кайтып кала башлады. Үземне укытучысы бастырып әрләгән укучы кебек тоям. Эчпошыргыч акыл өйрәтүләрне кечкенә чагымнан яратмыйм. Тарих укытучым Луиза Әкрамовна сүзләрен исемә төшергәч, бөтенләй шөбһәләндем. Әллә укытучының ләгънәте төштеме?! Мин кабат мәктәп елларыма кайттыммы?! Безнең гаиләдә юмор да, уйламаганда каядыр барып кайту, кунак чакыруларга урын юк. Һәрнәрсә алдан уйланылган булырга тиеш! Дәрес режимында яшибез шулай. Бу кысалар буа. Әледән-әле мондый тормышта бәхетле була алырмынмы дигән уй килде.
Көннән-көн безнең мөнәсәбәтләр киеренкеләнде. Һәрвакыт контроль астында яшәүдән туя башладым. Юк, хатынымны ярата идем. Әмма ул ярату да ниндидер бурычка әйләнеп калды кебек. Болай башка дәвам итә алмаячагын аңладым. Беркөнне кабат укытучылар интонациясе белән миңа акыл өйрәтә башлагач, аерылышырга кирәклеген әйттем.
Хатыным миннән мондый сүзләр бөтенләй көтмәгән иде, ул шок хәлендә калды. Бар да яхшы булачагына ышандырырга кереште. Сөйләшүләр, күз яшьләре... Без аерылыштык. Җиңелләрдән булмады ул. Укытучы хатын-кыз белән тормышымны бәйләмим дип үземә сүз бирдем. Тик язмыш без уйлаганча түгел икән ул...
Берничә ел үткәч, дустымның туган көнендә Лилия белән таныштым. Ул дустым хатынының ике туган сеңлесе булып чыкты. Чая, бетмәс энергияле, юмор хисле... Компаниянең җаны иде ул. Аңа мин килеп керүгә үк игътибар иттем. Без шул көннән үк очраша башладык. Лилия белән шундый рәхәт һәм кызык иде. Бер очрашуда ул сүз арасында гына конференциягә әзерләнүен әйтте. «Нинди конференция?» – дип сорадым кызыксынып. «Укытучылар конференциясе. Мин бит мәктәптә укытам», – диде ул. Конференциядә математика буенча яңа төрле белем бирү алымы турында чыгыш ясарга җыена икән. Мин катып калдым. Шундук Луиза Әкрамовнаның ләгънәтен һәм беренче хатынымны исемә төшердем.
Башта үземдә паника сиздем. «Кабат! Тагын укытучы!» дигән уй сызып үтте. Тик Лилиянең күзләре башкачарак иде. Дөньяга ачык, яңалык яраткан караш. Үз эшен яратканы да сизелеп тора – конференция турында сөйләгәндә күзләре яна. Әнә шуларны күреп һәм уйлап, аралашуны дәвам иттем. Озакка сузмый, өйләнештек.
Уртак тормышның беренче көненнән үк безнең мөнәсәбәтләрнең башкачарак корылганын сиздем. Лилия һәрвакыт аңларга тырыша, өйрәтми, ә теләктәшлек итә. Ул эштәге мәшәкатьләрне өйгә алып кайтмый. Шәхси тормыш белән эшен аера белә. Әйе, мәктәп, укучылары тормышының зур өлешен алып тора, әмма минем янәшәмдә яраткан һәм кайгыртучан назлы хатын-кызга әйләнә дә куя иде.
Әлбәттә, кайчакта аның укытучылыгы калкып чыга. Карар кабул итә алмый торган чакларда киңәшләр бирә. Бу вакытта ул укытучыга әйләнә дә куя. Әмма ул килеп чыккан хәлне башка яктан карарга этәргән зирәк киңәшләр. Мине «укытырга» тырышмый, ә күбрәк юнәлеш күрсәтә, теләктәшлек итә. Беренче хатынымнан аермалы буларак, Лилия башкаларның фикерен хөрмәт итә.
Хәзер Луиза Әкрамовнаның сүзләреннән курыкмыйм инде. Кешенең холкы кайда эшләвенә бөтенләй карамый икән. Укытучымның әйткән сүзләре исемә төшсә, елмаеп куям. Куркыныч булып тоелган ләгънәтләр кайчак рәхмәт әйтерлек фатихага әйләнә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк