Гыйбрәтләр аласы бар

  
Без күп очракта кайдадыр булган хәлләрне ишетеп тетрәнәбез, бер белмәгән кешеләрнең кылган гамәлләре безне йә сокландыра, йә нәфрәтләндерә. Югыйсә  гыйбрәтне ерактан эзлисе дә юк.
 
Джоджо Мойесның «Синең белән очрашканга кадәр» дигән бәяны  тетрәндерде әле  мине. Мине генә дә түгел. Китапны кулдан-кулга йөртеп укыдык. Әсәрнең каһарманы Луи атлы  сәламәтлеге кеше көнләшерлек егет гомеренең иң уңышлы, иң гайрәтле, киләчәккә ниятләрнең иң кыюларын корган бер чагында автомобиль һәлакәтенә юлыга. Үз гаебе белән дә түгел. Яңгырлы төндә мотоциклда җилдерүче берәү аны абайламый бәрдереп китә. Луиның кара көннәре әнә шул каһәр суккан төннән башлана.

Әсәрне укучы кеше һәр туган көнне Луи белән бергә «яши». Аның газапларын күңеле аша үткәрә, ахыр килеп, егетне соңгы юлга озата. Китапны  төн чыкканчы укып бетереп, ябып куйдым да уйга калдым. Йә, ярый, бу Луи шулай яшәгән, дөресрәге көннәрен берәмтекләп санап, рөхсәт ителгән (эвтаназия турында сүз бара) үлем сәгатен көткән. Аны карау өчен ялланган кызыкай егеттә яшәү дәртен уяту өчен алты ай дәвамында башын ташка гына бәрми инде. Әмма... җиңелә.  Дөнья белән элемтәдә яшәү өчен компьютеры, матди байлыгы, аның һәр ымына сизгер хезмәтчеләре, аның өчен үлеп торган ата-анасы исән  һәм ...инде аны шул хәлендә дә үлеп ярата башлаган Катрина була торып үлемне сайлый. Имеш, бәдән саусызлыгы аңа сайлау мөмкинлеген калдырмый. Күп мәртәбәләр үз-үзенә кул салу омтылышыннан соң алты ай яшәп  торырга ризалашуы да әнисе хакына гына.

Алты ай сыналу! Безнең Фәнис абый! Фәнис Яруллин 53 ел чыдады. Һәм ул бу гомерне чыдау дип түгел, ЯШӘҮ дип раслады. Үзен һәм хатыны Нурсөяне лаеклы яшәтү өчен акчаны үзе эшләп тапты. Аның мирасы булып татар мәдәниятендә   киштә-киштә китаплары калды. Язу машинкасына тиенгәнче, компьютеры гына түгел, җайлы телефоны да юк заманада ике куш йодрык арасына каләм кыстырып язылган китаплар бит ул. Китаплар гынамы? Фәнис Яруллиннан ничә буын яшьләрне тәрбияләү өчен батырлык, чыдамлык үрнәге, ягъни олы гыйбрәт калды.  
Луины Фәнис Яруллин белән чагыштырам да, тагын бер мәртәбә үзебезнең ваемсызлыкка хәйран калып куям. Аның яшәешен җиңеләйтү өчен ни эшләдек соң без? Фәнис абыйның һәр көнен мәгънәле итү мәшәкатен фидакарь Нурсөягә йөкләдек тә тынычландык. Нурсөя Фәнис абыйның каршы диварга эленгән көзгедә генә чагылган  мохитен киңәйтү өчен, аны  очкычларга күтәреп менгерә-төшерә, Урта Азия калаларына кадәр алып барды. Колагы сандугач җырын ишетсен өчен, сазлыклы урында кишәрлек алып, бакча булдырды. Фәнис абыйны шул бакчага йөртү өчен машина  руленә тотынды. Бу икәүнең битарафлык чытырманын ера-ера ничекләр итеп яшәргә тырышуын һичьюгы ишетә белсә, теге Луи тормыштан алай тиз генә туймас иде. Үзен караучылар аны «онытып торган» һәр мизгелне Луи үлемне якынайта торган берәр әмәл эзләүгә сарыф итә. Ә бит гомерең өзелүгә сәбәпләр, эзләмәсәң дә, табылып кына тора. 

Шулай бер вакытны Фәнис Яруллин өйдә ялгыз гына калган чагында плитәдә янып калган уттан янгын чыга. Фәнис абый мең дә бер газап белән караватыннан тәгәрәп төшеп, ишек янына шуышып килә: ишек дөбердәтеп, дөньяга сөрән сала. Ә юлда авариягә тарулары? Әгәр яшәү дәртең булмаса, үл дә куй гына бит. Юк, Фәнис абый көрәшә. Башкаларны да бердәнбер гомер өчен көрәшергә кирәклегенә ышандыра. Исбатлый да. Нәтиҗә: татар дөньясында мәгърур исем калды. Ул безнең кавемнән! Ул минем авылдашым! 

Февраль аенда Фәнис Яруллинның туган көне. Аңа 78 яшь тулган булыр иде.



 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 8 октябрь 2020 - 15:03
    Без имени
    Фәнис абыйның иҗади һәм шәхси батырлыгы алдында баш иям. Көчле шәхес, талантлы әдип, сүз дә юк, тик Нурсөя апа булмаса, Фәнис Яруллин дигән бөек язучы да булмас, иде, минемчә. Илдар Хәйруллин исемле язучыбыз да бар бит әле безнең, Фәнис Яруллин язмышын кабатлаучы. Аны да хатыны Розалия авырыксынмыйча ничә еллар тәрбияли, иҗатына көч биреп тора. Менә шундый гүзәл хатын- кызларыбызны да дөньяга танытасы иде.
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»