Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» мюзиклын тәкъдим итте. Ул – «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы. Музыкаль спектакль традицияләребезгә, гаилә кыйммәтләребезгә багышланган. Җиде мәрҗәне булган кеше дөньядагы иң бәхетле кеше. Мюзиклда бу фикер кызыл җеп булып сузыла.
Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында концерт бирүе инде дистә елларга сузылган традиция. Быел ул тугрылыклы тамашачыларын концерт программасы белән генә түгел, этно-мюзикл белән сөендерде. «Җиде мәрҗән» – ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов идеясе белән моннан 17 ел элек куела. «Карт әбиемнең кечкенә чагымда җиде энҗе дип әкиятме, бәетме сөйләгәне хәтеремдә нык уелып калган. Менә шул якты хатирә мюзикл идеясен тудырган иде. Без аны яңартып, тулыландырып күрсәтергә булдык. Тарихыбызга, мирасыбыз аша яшьләргә гаилә кыйммәтләренең никадәр мөһим булуын тагын бер тапкыр күрсәтергә теләдек. Тарихсыз киләчәк була алмый. Анысын да кабатлап тору комачауламый. Сандыгыбыздан нинди программаны гына алмыйк, ул бүгенге көндә дә актуаль», – ди ул.
Куючы режиссерлары Лия һәм Антон Гыйсмәтулловлар, сценарий авторы Мария Сивова булган мюзиклның эчтәлеге чынлап та бик мәгънәле һәм бүгенге көндә актуаль. Рамай эшенә бирелеп, карьера артыннан куып, гаиләсен, әнисен, гомумән, рухи тормышын оныткан кеше. Көннәрдән бер көнне ул барысын да югалта. Һәм аны бер тавыш (шәхсән мин аны күңеле дип кабул иттем) бәхетен табар өчен җиде энҗе бөртеген эзләргә юлга чакыра. Энҗе бөртекләрен эзләү үткәннәрдән: борынгы бабайлардан ук башлана. Рамай дошманнарга да килеп каба, кара урманда да адаша яза. Юлда очраган дусларына (бабалары дип аңлыйк) су юлын табарга ярдәм итә. Ә ул су юлы кара зур таш белән капланган. Шул ташны алып атканнан соң су ага, аның белән ядкарьләр агыла башлый. Кара таш – бүген безнең аңыбызны каплап алган дөнья кууыбыз дип аңлашыла. Таш юкка чыгуга, Рамай хатынын, баласын таба. Болар барысы да җыр-бию белән үрелгән. Рамай ролен ансамбль солисты Фәнил Фәйзуллин башкарды. «Бу ролем тамашачыларыбызны, тукталып, бераз уйлануга этәрсен иде», – ди ул.
Мюзикл миллилек белән сугарылган. Ул костюмнарда, җыр-биюләрдә, музыкада, хәтта татар халкына гына хас булган гаилә кыйммәтләрендә дә чагыла. Мюзиклның музыкасы аерым алкышларга лаек. Аны композитор Радик Сәлимов иҗат иткән. «Үз вакытында мине идея рухландырган иде. Бу еллар эчендә заман да, үзем дә үзгәрдем. Беренче версияне кабаттан карап чыктым, яңарттым, тулыландырдым. Ике ай дәвамында зур эш башкарып чыктык. Эстрада-этник симфоник әсәр бу! Бу мюзикл өстендә эшләгәндә үземнең эчке «балам»ны чыгардым. Рамайда үземне күрдем. Тавыш притчасы бу. Аны һәркем үзенчә укыр», – диде композитор.
Мюзиклның сюжетына туры килгән музыканы тыңлаганда чынлап та тамырларың, нәселең турында уйланасың. Ул көй аша бабалар эндәшә кебек. Сихерли торган музыка бу.
Дәүләт ансамбле һәрвакыт җыр һәм биюне бергә алып барды. Кыйммәте дә шундадыр, мөгаен. Аларның мюзиклга алынуы гайре табигый хәл дә түгел. Һәм киләчәктә бу юнәлештә тагын да эшләрләр кебек. Ансамбльне премьерасы белән котларга сәхнәгә күтәрелгән мәдәният министры Ирада Әюпова мюзиклны чыгаруны зур иҗади җиңү, дип атады. «Караганда каз тәннәре чыкты. Тамашачылар иң төп сорауларына җавап тапты: безнең гореф- гадәтләребез музыка, җырлар гына түгел, ул милләтебезнең, тормышыбызның нигезе. Җиде энҗе, чынлап та, тормышыбызның кыйммәтләре. Бер-берегезне яратыгыз һәм бу хакта әйтегез. Күп вакытта хисләребезне әйтми ялгышабыз», – диде ул, мюзикл караганда туган фикерләре белән уртаклашып.
Концерт программасының икенче өлешендә ансамбльнең йөзек кашы булган биюләре һәм җырлары иде.
Дәүләт ансамбле шәхсән минем өчен иң элек искиткеч бай комстюмнар һәм вокаль-хореография композицияләр. «Без татарлар», «Бию такмаклары», «Гармун-гармун» кебек затлы композицияләре, биюче егетләр башкаруында «Егетләр биюе» күптән тамашачы күңелен яулаган инде. Ансамбль хорының татар халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы инде вакытлар белән сыналган традиция. Концертта Фәнил Фәйзуллинның хор белән а капеллага «Рәйхан» җырын башкаруы бер тамашачы күңелен дә тыныч кына калдырмады. Иң күп алкышларны да җыйды. Концертларда сирәк була торган хәл ул. Затлы чыгыш. Моң иясенә Мәдәният министры «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемне дә тапшырды. Котлыйбыз. Лаеклы тавыш иясе!
Дәүләт ансамбле үзенә дәвамчылар да үстерә. Күп еллар инде ансамбль каршында балалар җыр һәм хореография студиясе эшли. Кечкенәләрнең сәхнәдә ут яндырып биюләре сокландырмый кала алмады. Киләчәк турында уйлап, үзләренә алмаш үстерәләр! Шул рәвешле, «Халыклар дуслыгы» орденлы – 85 еллык тарихы булган ансамбль үзенең традицияләрен саклый. Үткәннәрне онытмаган, алдагы буын турында уйлаганның, әлбәттә, киләчәге бар.
Дәүләт ансамбленең кешене бәхетле иткән җиде энҗесе турында язмадым бит. Димәк, алар: әни – чиксез ярату; һөнәр – кызыксыну, иҗат, яратып эш итү; батырлык – үз гаиләңне саклый белү; дуслык – ярдәмчеллек; үзеңә ышаныч- тамырларыңны белү; мәхәббәт – үз ярыңны ярату һәм җиденчесе – халкыңның гореф-гадәтләрен белү, хөрмәт итеп саклап яшәү. Килешми мөмкин түгел, шулай бит?!
Фотограф: Елена Гредюшко, ТР җыр һәм бию дәүләт ансамбле матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк