Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Бөркет рухлылар

Тукай районы Шилнәбаш авылында көчле рухлы ана белән кыз яши. Розалия Шаһиәхмәтова белән Зөлфия Фәхрутдинова язмышның кырыс җилләренә бирешмичә, сикәлтәле тормыш сукмагыннан тайпылмыйча атлыйлар. Атлыйлар, дидем дә, уйга калдым. Зөлфия ханымның аяклары Розалия өчен дә аяклар ролен үти. Илле елдан артык ана кеше кызын кулларында күтәреп йөртә

 Розалия Шаһиәхмәтова бала чагында Уфа, Казан сырхауханәләрдә берничә тапкыр яртышар ел дәваланган. Аннан соң да чир белән көрәшү дәвам иткән – унөч яшьлек кыз уналты яшькәчә Казандагы хастаханәләрдә яткан. Ана күңеле түзәме? Юллар, юллар...

Кызының хәлен белү өчен башкала, хастаханә юлларын күп таптый ана. Кышларын чатнама суыкларда, көзләрен бозланып-элпәләнеп каткан юлларда күпме михнәт чигеп йөргәнен Зөлфия ханым үзе генә беләдер. Әнә шул чорларда хәсрәтле ананың сәламәтлеген салкыннар, борчу-мәшәкатьләр «тешләгән» – операцияләр кичерергә туры килгән. «Ни хәлләр итеп бу сынауларга түзәргә?» дигән сораулар Зөлфиянең күңеленә килмәгән дисезме әллә? Тәкъдир белән килешеп, сабырлыгын маяк итеп тормыш дәрьясын кичә түземле ана. «Баламны тугыз ай карынымда йөрттем. Ярты гасырдан артык инде кулларымда йөртәм. Ничек бар – тормышны шулай кабул итә белсәң генә язмыш дигән имтиханны тапшыра аласың», – дип елмаерга көч таба ул үзендә. Ана белән кыз рухи яктан бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр. 

             Кешелеклелек – иң асыл сыйфат
«Инвалид коляскасының аккумуляторы тузгач бик кыен булды. Район пенсионерлар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева өр-яңа аккумулятор алып килеп урнаштырып китте. Рәхмәтебез чиксез. Өченче каттан Розалияне алып төшү-менгерү өчен берничә ел элек пандус ясадылар. Ул стенага күтәртелеп (җыеп) куела. Пандус булмаса урамны, якты көнне бары тик тәрәзә аша гына күрә алыр иде. Элек, яшь, егәрле чагымда кызымны кулларыма күтәреп алып төшә һәм алып менә идем. Ул елларда күршеләребез дә бик рәхимле булдылар – урамга алып чыгарга ярдәм иттеләр. Аларның кайсы күчеп китте, кайсы... төп йортта инде», – ди Зөлфия ханым. 

Розалия Шилнәбаш мәктәбен, үзенә белем биргән укытучыларны яратып, хөрмәт белән искә ала. Белем йортына, балалар бакчасына, авыл клубына Розалия Шаһиәхмәтова үзе иҗат иткән картиналарны бүләк иткән. Картиналар бина диварларын бизи, алардан яхшы энергетика агымын тоемларга була. Иҗат җимешләрен сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кеше авызына кылкаләмен кабып ясаган дип уйламассың да. Башлаган эшне ахырынача җиткерүе, сабырлыгы сәбәпле кыз Шилнәбаш гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлый. «Укытучыларга рәхмәтлемен. Кызымның хыялын тормышка ашыруда алар күп көч куйды. Һәм, иң мөһиме – алар сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләрдә белемле булуга өмет уяттылар. Шул чорда мәктәптә укучылар да кешелеклелек күрсәттеләр – кызым янына яшүсмер кызлар еш килеп йөрде. Сөйләшеп сүзләре бетми иде», – ди Зөлфия ханым кызы белән хаклы рәвештә горурланып. 

Розалия – сер сандыгы. Кешене тыңлый һәм ишетә белә! Аһ-зарларын сөйләүче кешене юата, кирәк икән, җебеп утырмасын өчен тиешенчә генә «чеметеп» тә ала, кайберәүләрне үз урынына куярга күп сорап тормый. Кемгә ни рәвешле якын килергә – боларны ул тоемлый, мантыйк бизмәненә сала, фикерен эшкә җигә.

 
                      Иҗат дигән дәрья бар
Аяк-кулы сәламәт булган кеше нинди зур байлыкка ия булуы хакында никтер уйлап та карамый. Ул әле вакыт-вакыт зарлана – арый-алҗый, янәсе. Ә менә инвалид кәнәфиенә утырып «дөнья гизүче»ләр, аякларын югалткач бары тик үз кулларына һәм көчләренә таянып биек тау башларына менүчеләр хакында уйлап караганнары бармы икән?! Менә алар тормышны, язмышларын ничек бар – шулай кабул итүләре һәм зарланмыйча алга барулары белән сәламәт кешеләргә үрнәк. Розалиядәге оптимизм, иҗат дәрте, яшәүгә омтылыш – һәркем сокланырлык! Тормыш-яшәешнең кырыс җилләре аны куркытмый – бөркет рухлы кыз хыял канатларында «үз кыясына» юл ала. Кыядагы оясында, әнисенең күңел җылысын тоеп иҗат итә.  

Өч катлы йортның соңгы этажында, зур булмаган фатирда яшәүче Розалия белән Зөлфиянең күңеле – иркен. Анда бәхетле-бәхетсезенә, баена-ярлысына, сәламәте-хастасына, игелекле-игелексезенә, хәтта ки әрсез алабай шикелле кешеләргә дә урын табыла. Кайберәүләрнең артык әрсезлеге, мәкерлелеге күңелләрендә юшкын калдырса да, алар әле һаман «бөкре»нең – рухи имгәкнең, бервакыт төзәлә алуына ышанычларын югалтмаганнар.  

                    «... Былбыл чакты йөрәгемне... »
Шагыйрь Зөлфәтнең (Дөлфәт Маликов) ошбу шигъри юлларын тикмәгә генә китермәдем. Бу фәлсәфи юлларны аңлау өчен ачы тәҗрибәң, олы тормыш юлында зур сынаулар кичүең, алай гына да түгел, тормыш имтиханын уңышлы тапшыруың кирәк. Дүрт дивар эчендә, анда-санда, үзе әйтмешли “рокер” булып – инвалид коляскасына утырып, выжылдап урам әйләнү, паркка барып килү бәхетен татыган кыз һәм аның әнисе белән аралашу җиңел дә, авыр да. Йөрәгеңне былбыл «чакса» гына моны тоясың.

Авызына кылкаләм кабып картина тудыру – диванга яткан килеш иҗат итү – ихтыяр көче һәм зур батырлык таләп итә. Розалия бу хакта: «Акылыл-зиһенең сау-сәламәт һәм камил булса, югары дәрәҗәдә фикер йөртсәң, уй-ниятләрең саф булса сәламәтлегең буенча мөмкинлегең чикле булу яшәргә, иҗат итәргә комачауламый. Мин – шөкер итү сыйфатына ия булуым белән бәхетле. Әнием исән-сау булу белән бәхетле. Кешеләрне ярата белүем белән бәхетле»,  – ди. 
Розалия ясаган портретларда таныш йөзләр. Рәссам үзе: «Менә, иң яратканнарым!» – дип, Хәния Фәрхи, Салават, Зөфәр Билалов портретларын күрсәтә. Розалия тере чәчәкләрне үз куллары белән әнисенә өзеп бирә алмаса да, кылкаләмен салават күпере төсләренә манып гөлләмәләр ясап газиз кешесенә бүләк итә. Ул гөлчәчәкләр шиңми дә, сулмый да. Нәкъ менә ана белән бала арасындагы ярату сыман. 

Пейзаж – Розалиянең яраткан темасы. Нигәдер кыз алтын көзне күбрәк ярата сыман. Хәер, яшел болыннар, Ык буенда балык тотучылар, зәмһәрир салкында – ап-ак кар өстендә «ут янып» торучы миләшләр дә аның күңеленә якын. Кыскасы, тормышның үзен яраткан шикелле, ел фасылларының барысын да үз итә Розалия. Яз матурлыгын сурәтләгән картинасында туган якларга әйләнеп кайткан кошларның шат авазы ишетелә сыман. Маэмае кинәт кенә өреп җибәрер, койрыгын болгар төсле. Әкият геройлары җанланыр кебек.   

«Фантазияң – бай, уй-фикерләрең саф булмаса, иҗат эшенә тотыну дөрес түгел. Аннары шунысын да әйтергә кирәк, иҗатны уңай юлга бора белү мөһим. Сүз белән яралап та, дәвалап та була», – ди бөтен барлыгы белән иҗатка чумган Розалия.

Дөньяда, илдә, тирә-якта барган вакыйгалар, кешеләр арасындагы үзара мөгамәләләр шигъри юллар булып кыз күңеленнән саркылып чыга. «Розалия дүрт яшендә хәреф танырга, укырга өйрәнде. Фермага эшкә китәр алдыннан хәрефне күрсәтәм, ул шуны исендә калдыра һәм язарга өйрәнә торган булды. Шулай үзлегеннән укырга-язарга өйрәнде. Хәзер миңа, нәнәенә (әти-әнинең әнисен безнең якта күпчелек кеше шулай атый), күптән вафат булган әтисенә, күршеләргә, солдатларга атап язган шигырьләрен укыганда күңел тула. Җөмләдән, «Якты юл» газетасына атап язган шигыре дә бар. Үзебезнең авыл егетләре – махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Раушанга, Айнурга атап бәет чыгарды. Кеше кайгысына, шатлык-сөенеченә битараф түгел ул. Бәлагә тарыганны – юата, бәхетленең шатлыгын уртаклаша белә – ихлас күңелдән. Тик... Кайберәүләр, хәтта ки үзләре: «Ярдәм кирәкмиме?» дип сорарга тиешлеләре битәрләү, күрмәмешкә салышу, тырнак астыннан кер эзләү белән сәламәтлегебезне какшата. Җаваплы вазыйфа башкаручылар арасында кайберләре документлар белән эш иткәндә йөзләрен читкә бору җаен карый», – дип, тормыш мәсьәләсен хәл итүдә сүлпәнлек күрсәтүчеләргә карата фикерләрен йомшак кына белдерәләр. 

Сәламәтлеге чикле бала тәрбияләүче Зөлфия Фәхрутдинова колхоз эшен җигелеп тарткан, утыз ике ел фермада эшләгән. Ул унбиш яшеннән бозаулар караган. Унтугыз яшендә авыл советы депутаты булып сайланган. Аннары, кияүгә чыгып Розалия дөньяга килгәннән соң бала белән өйдә аз гына утырганнан соң янә сыер сава башлаган һәм лаеклы ялга чыкканчы шул хезмәтен намус белән башкарган. Һичшиксез, Розалиягә әнисе белән шәхси йортта яшәве уңайлы булыр иде. Саф һавага чыгу, тереклек дөньясы белән аралашу, табигатьтә булу рухына, сәламәтлегенә яхшы тәэсир итәр иде. Өлкәнәю чорына кергән саен урамга чыгу өчен катлы-катлы киртәләрне үтү авырлаша баруын исәпкә алсак, үз йортлары белән яшәүнең өстенлеге бермә-бер арта. 

Бу зарисовканың карашы, сәламәт кешеләргә дә төбәлгән. Кешелек, ни кызганыч, яшәештә кулланучылык (потребительское отношение) өстенлек иткән чорда яшәп маташа. Мәңгелек кыйммәтләр бер читкә этеп куелып, бар нәрсә акча, мал-байлык, власть белән бәһаләнгән чорда караңгылык арасыннан якты нур булып сирпелгән кешеләр очрый. Алар битарафларны, гамьсезләрне «айнытып», йокыларыннан уятып җибәрә сыман.

Ярты гасырдан артык баласын кулларында күтәреп йөртүче ана һәм язмыш сынауларына елмаю аша караучы, иҗатка мөкиббән киткән Розалия туташ белән уналты ел узгач тагын очраштым һәм янә... 
... Чакты йөрәгемне былбыл...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар