Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Беребез өчен беребез кирәк

Холыклары ут белән су булса да, «икебез ике кеше бит», дип, үзләре хәйран калса да, үзәкләре бер, тормышка, яшәешкә карашлары бертөрле аларның.

Сөйләшүебезнең ахырында мин аңа соңгы сорауны бирдем: «Туй­дырмыймы? Илле ел бергә –  бик күп бит!» «Аллам сакласын, – диде ул, әйткәнемә аптырый калып, – мөмкинме соң?! Исән генә була күрсен, мин аның эштән кайтуын сагынып көтеп торам, ансыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм».

Хак Тәгалә бер яхшыга бер начарны бирермен, дигән. Икең дә әйбәт булган очраклар, дөресен әйткәндә, бик сирәк ул. Биредә нәкъ менә шулай. Алар кичкән  озын-озак гомер дәвамында икесенең ике якка каерылган, ике юлдан киткән чакларын хәтерләмиләр дә.  Хәер,  бу хакта алар үзләре сөйләр.

Гаилә башлыгы – Тәүфыйк Фәткрахман улы Сафин белән без күптәнге танышлар. Авырулар мәнфәгатен күз алдында тотып, республикада беренчеләрдән булып таркалу хәленә җиткән Казандагы 12 нче шәһәр хастаханәсен хосусыйлаштыруга алынуын да, еллар үтүгә аның башка клиникаларга үрнәк, һәр яктан камил-алдынгы медицина үзәгенә әверелүен дә, баш табибның шушы чорда СССРның Сәламәтлек саклау отличнигы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы исеменә лаек булуын да, табиблардан беренче булып «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнүен дә беләм. Кыскасы, ирешкән уңышлары – хезмәтенә күрә, санап бетергесез... Дүрт чакырылыш рәттән Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануы да минем күз алдында булды. Әллә каян затлылык, гаҗәеп бер зәвык бөркелеп торган бу кешене күргән саен: «Хатыны нинди  икән?» дип уйлап куя идем. Хатыны Надия белән дә танышырга насыйп булган икән безгә.

Без аларның өч бүлмәле чиста, киң-якты фатирында – стенага эленгән портрет-фотоларны карап йөрибез. Сафиннарның яшь чагын сурәтләгән портретлар, балалар-оныкларның фоторәсемнәре... Шуларның берсенә – егет белән кыз елмаеп төшкән фотодагы «Дәү әти, без сине яратабыз!» дигән сүзләргә игътибар итәбез. «Оныкларыгыз, димәк».

– Әйе, олы кызыбыз Наиләнең балалары – оныкларыбыз Диас белән Камилә, – дип таныштыра башлый Надия ханым.
Ир белән хатынның хәтта фикер сөрешләренә, уйларына кадәр туры килүен, тәңгәл булуын сөйләшә башлауга ук аңлыйбыз. Бер җан, бер сулыш булып яшәгәндә ничек була икән?! 


«Алты ел йөргәч, өйләнештек»

– Ульян өлкәсендә Яңа Тимерчән дигән зур гына бер татар авылы бар, – дип сөйли башлый Надия ханым. – Без икебез дә шул авылдан. Беребез – авылның бер очыннан, икенчебез – икенче очыннан... Бер мәктәптә укысак та, мин аңа үсеп буй җиткәнчегә кадәр игътибар итмәдем. Гәрчә алар минем абый белән бер сыйныфта укып, дус малайлар булып йөрсәләр дә... Һәр нәрсәнең үз вакыты. Урта мәктәптән соң мин, укытучы булырга хыялланган кеше, пионервожатый булып эшкә урнаштым. Шул вакытларда медицина училищесын тәмамлап, Тәүфыйк кайтып төште. Ул да авылда фельдшер булып эшли башлады. Ел ярымлап очрашканбыздыр, аннары аны өч елга армиягә алдылар.

– Өч ел хат алыштык, – дип сүзгә кушыла Тәүфыйк Фәткрахманович. – Надия мине көтәргә вәгъдә биреп калды. Мин югында ул берәү белән дә йөрмәгән. «Ышанычлы кешем бар», – дигән. Дөрестән дә, без аның абыйсы белән сыйныфташлар, дуслар идек. Әти-әниләребез дә яхшы танышлар. Йөреп китүебезгә барысы да канәгать иде сыман. Армиядән кайткач, Казанга медицина институтына укырга китәргә җыенам. Шунда әни: «Улым, сине көтеп торган, яраткан кызың бар, аны монда калдырма, үзең белән алып кит, кешене рәнҗетмә», – диде. Шулай итеп, без Надия белән 1961 елның 3 июлендә – җәйнең иң матур аенда – өйләнешеп тә куйдык. Минемчә, гаилә корганда һәр кеше: «Кирәкме миңа гаилә? Кирәк булса, нәрсәгә?» дип җитди уйланырга тиеш. Бу бит – зур юлның башы. Без Надия белән алты ел кыз белән егет булып йөрдек. Аннары гына, бер-беребезне белеп бетергәннән соң гына, кавыштык. Өйләнгәндә, булачак хатынымның тәрбияле, уңган-тыйнак кыз икәнен белә идем. Ул киемен дә үзе тегеп кия, аш-суга да бик оста. Чибәрлеге дә бар, сөйләшә башласа, бер мәгънәсез сүз әйтми. Укытучы да булам, ди әнә. Мин – кызу, ул – тыныч, кабынсам, сүндерүчем булыр, яшәп китәрбез, шәт, дидем. Безнең әти сугышта һәлак булды. Әни бик иртә ирсез калды, башка кияүгә чыкмады. Гомерен балаларына багышлаган кеше ул. Без абый белән әтисез үстек, шуңа кимсенеп үстек. Бик үзәккә үт-кәнгәме, үз-үземә: «Минем балалар әтинең никадәр кирәкле, якын кеше икәнен белеп үсәчәк», – дия торган идем.
 
Тормыш ул — татлы бал гына түгел, әче әрем дә... 

– Йөккә узгач, миңа авылда калырга туры килде, – ди янә хатирәләргә бирелеп Надия ханым. – Ә Тәүфыйк Казанга китеп барды. Үз-үземне кая куярга белмим генә бит. Күп түзмәдем, утырдым да хат яздым: «Сагынам, синнән башка авыр», – дип. Хат җибәрүемә күп тә үтмәде, артыннан үзе кайтып җитте. «Михнәтен дә, рәхәтен дә бергә күрербез, җыен, әйдә!» – диде. Тиздән бала табар чак минем. Шунда да ул миңа: «Бала белән нишләрбез?» – димәде. «Өйдә генә утыр», – дисә дә, берни хәлең юк. Йөрәксенеп алып китте. Ул чагында торырга ни урыны, ни акчасы юк. Биш ел кешедә яшәдек. Тавык кетәге кадәрле кечкенә генә бер өйдә... Ягабыз-ягабыз – җылынмый, һаман үзәккә үтәрдәй салкын. Җитмәсә, яз башларында бөтен дөньябызны су баса. Тилмерүләребез... Кашыктан-чынаяктан башланган тормыш инде, бер уйласаң... Мин Ульянда педагогия  институтына укырга кереп киткән идем. Бала белән утыргач, уку турында уйламыйм да. Бервакыт Тәүфыйк әйтә: «Укуыңны өзмә, документ-ларыңны Казанга күчерик», – ди. Дөрес әйтә бит дим. Хуҗабикә булып, өйдә генә утыруымны теләми ирем, эштә дә уңышлы кеше булуымны тели. Институтны тәмамлагач, озак еллар мәктәптә биология фәнен укыттым. Яратканым, теләгәнем...  рәхәтләнеп эшләдем. Укытканда миңа ике бүлмәле коопертив фатир бирделәр. Безнең өчен ул хан сарае сыман иде.  
 
«Бер-береңне аңлап, кадер-хөрмәт күрсәтеп, тигез-тату яшәүдән дә рәхәте юк», — ди Сафиннар.
 

Үпкәләшкән чакларда 

Тора башлаганда, өйдә бер карават белән өстәлдән гайре берни юк иде. Бервакыт, кулга әзрәк акча керә башлагач, диван алып кайттык. Әз генә ачуланыштыкмы, мин шул диванга барам да ятам. «Нигә алдык инде бу диванны?! – ди Тәүфыйк, – элек дуслашырга җай була торган иде. Ә хәзер...» (Надия ханым көлеп җибәрә.) Без яшәгән йортның беренче катында бер карчык тора иде. Мин гел шуның янына кереп йөрим. Бер керүемдә, йә Тәүфыйк белән үпкәләшкән чак булгандыр инде, әйтә бу: «Надия, үчеңне озак саклама, үпкәләмә. Ирләр балаңа да, үзеңә дә карамый, чыга да китә», – ди. Шул сүзләре миңа гомерлек сабак булды. Дөнья булгач, төрлесе килеп чыга. Ул әле дә эшли. Иртәнге җиденче яртыда чыгып китә, кичке сигездә кайта. Яшенә дә карамастан, көнозын аяк өстендә. Эштән кайтканын көтеп торасың. Ишектән килеп керүгә, кәефен шундук чамалыйсың. Ачулы чагында, кәефе булмаганда, үзе сөйләмәсә, сораштыру юк. Кайвакыт: «Нигә телне тешләп тормадым?» көненә төшерә. Һәр күзәнәген тоям мин аның. Элегрәк, сүзгә килгәндә, икебез ике якка кереп китеп, уйлана торган идек. Шундый вакытта мин гел: «Сиңа нәрсә җитми, нәрсә кирәк?» дип үземне сүгәм. Нәтиҗә ясамасаң, ялгышлар кабатлана ул. Ә моның яхшыга китергәне юк әле. Менә шунда туя башлыйсың да инде бер-береңнән. Күңел кайту – ул инде мөнәсәбәтләрнең юкка чыгуын аңлата торган авыр тойгы. Ходай безне бу бәладән саклап калды.
 


Балалар, оныклар...

Бала бишектә чагында ук: «Кем булыр икән, моннан кем чыгар икән?» – дип уйлый башлыйсың. Надия ханым кулына бөтен бер гаилә тарихын сыйдырган калын тышлы альбомны ала. Без гаиләдә сигез бала үстек. Барыбыз да җырларга, уен коралында уйнарга ярата идек. Скрипкада күбрәк абый уйный, без әни белән җырлыйбыз. Сәләте булгач, кызыбызны сигез еллап консерватория каршындагы музыка мәктәбенә скрипкага йөрттек. Наиләнең сигезенче сыйныфны тәмамлап килгән чагы. Озак уйлап йөргәндер инде, күрәсең, әйтә миңа: «Әнием, миннән беркайчан да скрипкачы чыкмаячак, ташлыйм», – ди. «Үзеңә кара, үзең беләсеңдер», – дим. Тиз генә килешермен, дип көтмәгән, ахры. Шуңа бик куанды. Әтисе балаларны шөгыльсез тотарга яратмый. Җәйге каникулда ул Наиләне теш табибы янына инструментлар биреп торырга куйды. «Эшләп карасын әле», – диде. Бер елны җәй буена эшләде. Икенче елны... бервакыт әтисе сорый: «Йә, ничек?» «Миңа ошый», – ди кызыбыз. Шуннан китте инде. Укыды, югары белем алды. Теш табибы булды. Хәзер менә үзенең теш дәвалау клиникасы бар. Һөнәрне балага ирексезләп тагарга һич ярамый. Ул аны үзе сайларга, нәрсә теләгәнен үзе аңларга тиеш. Улым Рөстәм дә әтисе эзеннән китте. Ул да табиб. Киленем дә – медицина хезмәткәре. 6 нчы сыйныфта укучы кече оныгыбыз Юлия дә: «Мин дәү әти шикелле баш табиб булам», – дип йөри. Диас – компьютер инженеры, Камиләбез дизайнер-рәссамчы булырга укый. Сәләтенә, теләгенә карыйсың  баланың.
– Кыз белән малай француз телен белә. Оныкларым – инглиз телен... Мин эш буенча чит илләргә йөргәндә, оныкларның әле берсен, әле икенчесен тәрҗемәче итеп алам, – дип өсти йорт хуҗасы.
 


Үкенечлесе...

– Чит телләрне белмим, шуңа үкенәм, – дип дәвам итә сүзен Тәүфыйк Сафин. – Берара ныклап чит илләргә чакыра башладылар. Чит илдә стажировка үтү, йә булмаса, эшләү хокукына ия булу өчен иң элек аларның кырыс шартларын үтәргә – бәйгеләрдә катнашырга, җиңеп чыгарга кирәк. «Чит илгә китәм», – дип җыена башлаган идем, әни шундук кырт кисте: «Мин үлгәч, мине җирләгәч барырсың», – диде. Шулай итеп, мин калдым. Әни сүзеннән чыгу юк. Ул вакытта инде баш табиб булып эшләгән чагым. Әни бик акыллы, шул ук вакытта кырыс холыклы кеше иде. Мин аны картаймыш көнендә рәхәттә яшәтер-мен, дип үз-үземә сүз бирдем. Сүземдә тордым дип уйлыйм. Әни безне: «Берәүне дә кимсетмәгез, ярдәмчел булыгыз, эшләгән кешенең дәрәҗәсе дә була, сүзе дә үтә. Тик кешедән уздырып эшләргә кирәк», – дип өйрәтте. Аннары ул зур кеше булу, урынлы эшләрдә эшләү өчен рус телен яхшы белергә кирәклеген әйтә килде. Зирәк карчык булган.
– Кайнанам мине: «Акыллы усал», – дия торган иде. Хөрмәтли иде. Бервакыт кунакка кайттык. Ул шунда күршеләренә: «Надия мине иелеп үбә», – дип сөйләгән. Ул үзе дә кызу холыклы иде. Әмма безгә – ике киленгә – кешедән беркайчан да тел-теш тидертмәде. Үләр алдыннан: «Надия мине шулай тәрбияләр дип уйламаган идем», – дигән. Ә инде үкенечлесе дигән-нән... Юк андый әйбер, минем бөтен теләгем дә тормышка ашты.
 

Берсе турында берсе

– Әйттем инде, Тәүфыйк хезмәт юлын фельдшерлыктан башлады. Аны авылда «профессор» дип йөртәләр иде. Ниләр генә эшләргә туры килмәде аңа: бәби дә таптыра, тешне дә  дәвалый... Үзе итекче, үзе читекче, дигәндәй. Кулыннан килә. Һич онытасым юк: бертуганымның баласы үлем хәлендә ята. Дүрт сәгать саен укол ясап, янында Тәүфыйк утыра. Шундый тәвәккәл-кыю ул. Тәки туганымны, районга җибәрмичә, аягына бастырды. Ул институтны тәмамлауга ук хирург булып эшли башлады. Өйдә күренми дә, һаман шул хастаханәсендә, авырулары янында... 12 нче хастаханәгә баш табиб булып сайлангач, кеше күзенә күрсәтерлек хәлгә китергәнче, көне-төне шунда ятты. Хәтта ки авыруларны да ашата алмаслык хәлгә төшкән шул хастаханәдән әнә нинди шәп клиника эшләп куйды. Бөтен җиргә ремонт үткәрде, яңа җиһазлар кайтартты, менә хәзер санаторийларда гына була торган фитозал ачып җибәрде. Ә аңарчы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, шәһәрнең сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкарды. Соңгы эшеннән киткәч, аның урынына килгән кеше әйтә ди: «Көн саен эшкә киләм дә иртәгә Сафин шикелле эшли башлыйм, дип үземә-үзем сүз бирәм. Һәр көнне эшемне шулай башлап җибәрәм. Әмма аныңча барып чыкмый. Аннары әйтәм: «Юк инде, тырышма, Сафинча эшләү өчен Сафин булып туарга кирәк дим». Эш – аның яшәү рәвеше. Ләкин шул ук вакытта гаиләсе турында да онытмый. Ул бик булыша алар-га – акча белән дә, киңәш белән дә. Хәер, ул туган­нарының балаларына да ярдәм итә. «Тәүфыйк абый, акча биреп тор әле», – дип килсәләр, әлбәттә, бирә, акчаның кире әйләнеп кайтмаячагын белеп бирә. Һәм әйтә: «Энем, бурычым бар дип, килмичә йөрмә, килеп йөр, яме», – ди. Мәрхәмәтле, туган җанлы ул шундый. Тыйнак та. Хәтерлим, кызым – гаиләсе белән, без – өчәү, алтау ике бүлмәле фатирда яшәгән чагыбыз. Ә Тәүфыйк ул вакытта –  Сәламәтлек саклау министры урынбасары. Аны үгетли-үгетли фатирга гариза яздырттым. Шул вакыт: «Сафинның фатиры юк икән!» – дип исләре киткән. Ничек инде, шундый җирдә эшләп, кеше фатирсыз булсын. Шундук өч бүлмәлене бирделәр Шундук... Ул бик озак еллар Дәүләт Советы депутаты булды. Шул вакытларда аны башка зур эшләргә дә чакырдылар. Ләкин ул бармады. «Коллектив миңа ышанды, зур өметләр баглады. Мин аларны ташлап китә алмыйм», – диде. Тагын бер әйбәт ягы: үч тота белми. Ходай аңа дәрәҗәне шуңа бирәдер. Һәр көнне кичке сәгать уннарда дежур табиб белән сөйләшмичә, клиникадагы хәлләрне белешмичә йокларга да ятмый ул.
 
«Балалар аның киңәшеннән башка адым да ясамый. Чөнки беләләр — әтиләре, дәү әтиләре начар киңәш бирмәс!» 

– Мин эшкә иртә кузгалам. Өстәлгә иртәнге аш әзерләп куелган, күлмәк үтүкләнгән була. Ул мине көннең-көнендә шулай озатып кала, каршы ала. Мин аны гаиләне тотып торучы дим. Надия оныкларны да карый. Ә алар дүртәү безнең. Кечерәкләрен мәктәпкә йөртә. Ашату-эчертү, каядыр-ниндидер түгәрәкләргә алып бару да аның җилкәсендә. Безнең балалар үскәндә дә шулай булды. Мин һаман эштә, йә командировкада, йә укуда булдым. Чит илләргә дә еш йөрдем. 
Ә ул өйдә – балалар белән. Берең йөри, икенчең өй учагын саклый. Надия мине чибәрлеге, тыйнаклыгы, акыллы булуы белән үзенә каратты. Хәзер бу сыйфатларга сабырлык-түземлек тә килеп өстәлде. Хатынны бик мактарга да ярамый аны. Ләкин илле ел бергә гомер иткәннән соң бераз гына җылы сүз әйтсәң дә була. Ул күп ишетми, күп сөйләми, күпне күрми. Юк-бар сүзләргә игътибар итми, гайбәтне белми.
– Дөрес, клиникадан шылтыратулар булгалады, – дип кыстырып куя Надия ханым. «Тәүфыйк абыйны шундый яратабыз, шундый хөр-мәтлибез, Надия апа. Көнләшмисең-ме бездән?» – дип шаярта кызлар. «Нәрсәгә көнләшим, мин үзем дә бик чибәр, бик уңган бит», – дип көләм.
– Безнең өйдә алдашу-ялганлашу, бер-береңә кырын карау юк. Минем карьера өчен ул зур көч куйган кеше. Иҗат кешесе дә. Безнең авылда өебез бар. Ишегалдыбызда нинди генә чәчәкләр үсми! Ул – белгечлеге буенча биолог бит. Чәчәкләрне исем
нәре белән атый, ничек карарга кирәклеген әйтә. Безнең бар нәрсә үзебезнеке: кишере-чөгендере, кәбестәсе-бәрәңгесе... Төрле җимеш агачлары дисеңме. Барысы да – аның хезмәте. Барысына өлгерә. Икебез дә җитмештән узган булсак та, бөтен физик эшне үзебез башкарабыз. 

Тәүфыйк Сафин балачактан ук атларга мөкиббән икән. 
– Сабантуйларда ат чабышларында катнашканымны да хәтерлим. Ветеринар абыем гел: «Ат – ул үзгә хайван», – ди торган иде. Чыннан да, шулай. Бу хайванның сәламәтлеккә позитив тәэсире әйтеп бетергесез. Ул күңелне тынычландыра. Яратып караганны ат тиз сизә һәм үзе дә кешегә шундый ук тугрылык белән җавап кайтара. Мин авылда унбиш ел ат тоттым. Аз гына вакытым булдымы – кышынмы ул, җәенме – атка атланып чыгып китәм дә дөньямны онытып йөрим...

«Бер-береңне аңлап, кадер-хөрмәт күрсәтеп, тигез-тату яшәүдән дә рәхәте юк», – ди Сафиннар. Әйе, шуннан да рәхәте, шуннан да кадерлесе юк. Бүгенге мул тормыш та, дан-дәрәҗә дә бер көндә генә килмәгән аларга. Бу бәхеткә ирешү өчен иксез-чиксез киртәләр үтәргә кирәк булган. Сафиннарның унике кешедән торган зур гаиләсе әледән-әле зур залга куелган зур өстәл артына җыела. Өстәл тирәли унике урындык... Һәркайсы үз урынын – үз урындыгын белә биредә. Оныклар дәү әти белән дәү әни янынарак елыша. Бәйрәмнәрдә генә түгел, капылт килеп чыккан һәр мәсьәлә шушы озын өстәл янында хәл ителә. Әти, дәү әти ни дип әйтә бит. Ә ул әйтсә, хак әйтә. Чөнки аның янәшәсендә, кирәк вакытта чак кына иренең иңенә кагылып, сак кына кыстырып куйган бер сүзе белән бөтен киеренкелекне юкка чыгара алу осталыгына ия булган якыны – Надиясе бар.

 

Табиб киңәшләре

– Мин ризыкны беркайчан да бутап ашамыйм. Салат буламы ул, винегретмы... һәр яшелчәнең үз тәме. Аерым ашаганда, тизрәк үзләштерелә дә, файдасы да күбрәк. Аннан икебез дә чамасын белеп, тәмләп ашый беләбез. Камыр ризыклары – балалар, оныклар килгәндә генә. Үзебез камыр ризыгын да, баллы әйберне дә кулланмыйбыз. Организм нинди ризыкны кабул итә, ә кайсысын юк, шундук беләсең. Ашаганнан соң җиңеллек, кәеф күтәренкелеге сиздең исә, димәк, дөрес туклангансың. Киресенчә икән, болай ярамый, дисең. Күп чирләрне операциясез, дарусыз дәваларга мөмкин дип саныйм. Бу шулай ук гастрит, ашказаны-эчәк авыруларына да кагыла. Хәзер халыкның 30-40 проценты симерүдән җәфалана. Ябыгыр өчен нинди генә дарулар, биологик өстәмәләр эчеп карамыйлар. Хәтта хирурглар ярдәменә кадәр барып җитәләр! Тазармас өчен диета түгел, ә бәлки дөрес туклану – калорияле ризыклардан бөтенләй баш тарту кирәктер. Артык симерү төрле чирләр китереп чыгара, шул исәп-тән, шикәр авыруын да.


«Сөембикә», № 10, 2011.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар