Авыл торналары Мисырга оча... 

Авылымнан җәйгә нокта куеп килдем. Ике атна буена дәвам иткән чын җәй мин китәсе көнне көзгә күчте дә куйды: күкне кара болытлар каплап алды, яңгыр ява да ява гына. Моңсу. Әллә җибәрәсе килмичә елавы булды табигатьнең, әллә чынлап та көз килүен кабат искә төшерәсе итте... Безнең авылда бит гел кояш була иде! Һәрвакыт! Яңгыр яуса да, шундук ялтырап салават күпере чыга!.. Кешеләре – гади, шаян, шат күңелле. Шунда кайтсаң, рәхәт бер дулкынга күчеп, җай гына тирбәләсең... 

Ике атна ялымның матур мизгелләре һаман күз алдымда чайкала. 

...Кызык, Казаннан 340 чакрымдагы авылыма кайтканда, тамчы да арымыйм! Ә менә кире Казанга килгәндә... Вакыт акрын бара, юл ерааак... 

...Бу юлы Казан–Уфа автобусына утырып кайттык. Авыл кырыеннан гына уза автобус: бик җайлы. Ә билетта без кайтасы пункт «граница» дип күрсәтелгән иде. Чит ил чиге диярсең. Хәер, Сөннең теге ягында Башкортстан инде. Без иң соңгы авылда төшәбез. «Граница» була торгандыр шул. Бөтен авылга ишетелерлек итеп мәчеттән азан әйтәләр. 

 ...Сеңлем белән балачактагы сыман бәрәңге алырга чыгабыз. Ә анда бәрәңге сабагы күренми дә: үзебездән дә биек чүп үлән! Песи койрыгы, алабута, эт эчәгесе, билчән, кычыткан, тагын без исемнәрен дә белми торган үләннәр... Йә Хода! Әбәт ашарга кайткан күршебез Эдуард чалгысы белән булышмакчы була. Кая ул! Чалгы сынып чыга хәтта! Ул арада Эдуард куәтлерәк техникасын сөйрәп килә: мотоблок! Ярты сәгатьтә ялт итә бакчабыз! Бездә шундый күршеләр! 

...Баш очында – торналар чылбыры. Җырлары моңсу, сагышлы. Сөн өстеннән, күлләр өстеннән әллә ничә әйләнделәр инде. Китәселәре килми. Сеңлем әйтә, без бу Байсар торналарын Мисырда очраттык бит бер елны, ди. Ышандырып сөйли. Ә кич Резеда белән Искәндәр торналар төшкән җиргә җыена. Чуракай белән ике арада, күлләр тирәсендә, торналар көтүе икән. Киткәнче күреп калыйк, безнең яшьлекне алып китмәсеннәр әле, ди Искәндәр. 

...Киек казлар, кыр үрдәкләре кычкыра. Ә без бәрәңге алабыз. Иртәнге якта – биш рәт, кич – тагын биш рәт... Күп түгел, 25 рәт кенә. Алты чиләк бәрәңге утырткан идек, 70 чиләк уңыш чыкты! Шәп бит! 

...Эш беткәч, бәрәңге тәкәсе белән чәй эчеп утырабыз. Тәрәзәдә – матур картина.  Бакча коймаларыннан кып-кызыл миләшләр, кызыл алмалар сыгылып төшкән. Кызгылт-сары бәрхет гөлләре янып тора – караңгыда да ишегалдын яктыртырлар иде, мөгаен. Ерактан алтынга манчылган урман күренә, аяк очындагы Сөн култыгы  агачлар арасыннан зәңгәр күз булып ялтырый. Арбага куелган печән чүмәләсе очына бер кыз менеп баскан да кулларын җәеп, бар дөньяны кочарга теләп, Ришат Төхфәтуллин җырына бии рәхәтләнеп. Чаллыдагы колледжга укырга кергән Эльза ялларга кайткан икән! Сагынган кызый! 

...Карап-карап торам да, безнең авыл хатыннары тәмам шәһәрләшеп беткән ләбаса! Күрше Луиза, Лилияләр мәктәптә укыта. Ыспай киенеп йөриләр. Чәчләрендә – килешле прическа. Тырнаклары ясатылган. Серне тишим әле: Байсарда маникюр ясату 300 сум тора! Махсус өйрәнгәннәр. Кирәк икән, массаж да ясыйлар. 

...Луизалар, кызлары Зиләне машинага утыртып, Актанышка бассейнда йөзәргә китте. 

...Бу клубта көн дә репетиция бугай. Әле спектакль әзерлиләр, әле концерт куярга җыеналар. Көтү кайтып, сыерларын саугач, клубка ашыгалар. 

... Бөтен кеше ишегалдында – чәчәк диңгезе! И яраталар да инде чәчәкләр үстерергә! Матур итеп яшәргә яраталар шулай бездә. Ул матурлык боз акканда да, карга боткасы пешергәндә дә, каен суы эчкәндә дә, умырзаялар җыйганда да, торналарны озатканда да, кышын кыңгыраулы атларда урам әйләнгәндә дә кадерле сурәт булып күңелгә уела... 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 23 сентябрь 2019 - 22:36
    Без имени
    Байсар кала юл өстендә, төзек йортлары белән. Сәлам биреп узам авылга кайткан саен. Безнең яклар - гөлбакча шул. Бик җанлы итеп язган Эльмира ханым. Актаныш күпере салынгач, менә ничә дистә еллар инде, шуннан йөрибез. Элек Казан-Уфа поезды белән кайта идек. Яисә Казан -Уфа самолетына утырып оча идек. Матур хатирәләр яңарды, рәхмәт авторга. Барыгызга да сәламнәр җибәреп - Зәрия.
  • 18 сентябрь 2019 - 06:43
    Без имени
    Исанмесез. Нишлептер минде авылга кайтып килген кебек булдым. Матур язгансыз
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4023
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3971
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3350
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6026
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4696
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек