Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Әти-әни дәресе

Эштән кайтып кергән Рауза өендә улын күреп бик гаҗәпләнде. Раил ярты ел элек өйләнде. Фатирлары зур булса да, Рауза үзегезгә яшәргә җиңелрәк булыр иде, дип әйтсә дә, яшьләр фатир арендалап торуны хуп күрде. Алай еш килеп тә йөрмәделәр. Айга ике тапкыр ял көннәрендә килеп, Рауза пешергәнне мактый-мактый ашап китәләр. Атна уртасында улының ялгызы килеп утыруы сәер, әлбәттә...


Чишенеп тә тормыйча, Рауза улы янына барып басты: 
– Нәрсә булды? – дип кызыксынды ул сагаеп кына. Улының ялгызы гына килүе җүнлегә түгел инде.
– Сезне сагынып килдем менә... Мине сагынмадыгызмыни? Мине күрергә шат... – дип шаяртмакчы иде Раил, тик әнисенең шаярырга исәбендә дә булмаганын, аның җитди карашын күреп туктап калды да дөресен ярып салды. – Мин Земфирадан киттем. 
– Ничек инде киттең, – дип гаҗәпләнде Рауза. Бу нәрсә дигән сүз инде?
– Без... талаштык, – диде Раил, бу хакта сөйләшәсе килмәгәген күрсәтергә теләп. Әнисе алдында барысын да сөйлисе, акланасы килми иде. Ул инде ныклы карарга килгән иде. Бу хакта башка беркем белән сөйләшергә теләми.
– Шуннан... –  диде Рауза карашын улыннан алмыйча. Тавышы тимер кебек салкын иде. Әллә Раил зур җинаять кылган. – Хәзер хатының белән талашкан саен безгә киләчәксеңме?

Әнисенең холкын белә Раил. Бик коры ул. Үсмер чагында да артык иркәләп тормады. Әнисенең аны яклап йөргәнен хәтерләми дә. Гаделлеге дә бар. «Син булачак ир-ат – барысын да үзең хәл ит», дип кенә әйтә иде. Моны белгән Раил әнисе янында мәлҗерәп утырырга ярамаганын белә, шуңа бераз тавышын күтәреп:
– Башка талашырга җыенмыйм. Булды, аерылышам. Мин инде хәл иттем, әни. Башка барыр җирем юк, әлегә монда яшәп торам. Ризадыр бит? Бу бит минем дә фатирым. Хакым бардыр бит?
– Хокукларыңны бик яхшы беләсең инде син, фатирга хакың бар, әйе, әмма башта барысын да аңлат. Бала-чага түгел син, телим-теләмим дип кенә яшәргә. Нигезлә, үзең әйткәнчә, карарыңны.
– Минем бу хакта сөйләшәсем килми...
Рауза бер сүз әйтмәде, әмма улыннан күзләрен алмады. Ул улыннан аңлату көтә иде. Раил биреште. 
– Земфира йорт эшләрен миңа өя башлады. Мин бит эштән арып кайтам. Икәүләп ашарга пешерергә рәхәтрәк ди. Кайбер көнне бөтенләй табак-савыт юарга куша. Чүп чиләген түгү, гомумән, минем өстә. Ә бүген, әйе, мин иртәрәк кайткан идем эштән. Земфира кайткач, үпкәләп: «Чәй кайнатып, спагетти пешерергә су кайната торсаң ярамый идеме?» диде. Миңа өйгә кайтып ял итәргә ярамыймы әллә дигән идем. Сүзгә килдек. Мунчала тотып идән юасым гына калды инде.


– Хатыныңа ярдәм иткәннән берәр җирең кителер идеме? – Әнисенең аны яклау уенда да юк иде бугай. Гадәттәгечә... Әмма шулай да Раил яклау көткән иде.
– Кителмәс иде, тик бу бит ир-ат эше түгел. Гаилә учагын саклау хатын-кыз эше, димәк, өй мәшәкатьләре дә аның өстендә. Ул эшләргә тиеш! Ир кеше гаиләсен ашатучы, үзенә җаваплылык алучы дип әйтә идең бит. Мин хәзер ашарга пешерү буенча да җаваплылыкны үз өстемә алыйммы?
– Тиеш?! Йорт эшләре бары хатын-кызныкы гына булырга тиеш дигән закон бармы әллә ул? – Раузаның сабырлыгы төкәнә башлаган иде. Салкын канлылыгы да каядыр югалды. – Бу ахмаклыкны каян таптың син? Без әтиең белән сезне моңа өйрәтмәдек. Әнә җизнәңне кара. Һәрвакыт апаңа булыша. Хатын-кызга әйләнмәгән бит, апаңны бик ярата, күзенә генә карап тора. Безнең гаиләдә син төпчек идең, ә үзеңнең гаиләңдә син – баш. Әмма баш булу указ биреп утыру гына түгел, ә зирәк булу, ярдәм итү дә. Шул исәптән, хатыныңа да!


Рауза эштән болай да арып кайткан иде. Улының болай итеп көйсезләнүеннән башы авырта башлады. Кан басымы күтәрелеп килә иде бугай. Йә, нәрсә инде бу?! Алар бит чын ир-ат үстерәбез дип уйлаганнар иде, ә бу маңкасын агызып утыра. Әле җитмәсә, әллә нинди борынгы стереотипларны ши итеп алган. Ире Рифкать белән гомер буе яшәде, әмма беркайчан да мондый сүзләр ишетмәде. Һәрвакыт бергә булдылар. Бергә эшләделәр, кем нәрсә эшли дип бервакытта да эш бүлешмәделәр. Бергә эшкә киттеләр, бергәләп бала тәрбияләделәр, йорт эшләрен дә бергә алып бардылар. Иренең мин ир-ат дип бервакытта да күкрәк какканы булмады. Ә менә гаиләдә чын ир-ат барлыкка килгән икән бит. Гepοй!


– Мин тагын бер кат сорыйм, – дип кычкырды сабырлыгы беткән, улына ачу чыккан Рауза. – Сиңа ир-атның өйдә нәрсә эшләргә тиеш, тиеш түгеллеген кем әйтте? Минме? Әтиеңме? Харап икән, аңа кухняга чыгып ашарга пешерергә ярдәм итәргә кирәк икән. Ә син башта уйладыңмы бераз гына булса да: Земфира да синең кебек үк иртән эшкә чыгып китә, синең белән бергә кайта. Димәк, йорт мәшәкатьләрен дә бергә алып барырга тиешсез. Барысы да тигез булсын. Йә, син хатыныңа эштән китеп өйдә утырырга тәкъдим иттеңме? Ялгызың гына гаиләңне тартып алып бара аласыңмы соң? Юк! Димәк, монда тәкәбберләнеп утырырга кирәк түгел. Синең әтиеңнән берәр тапкыр мондый сүз ишеткәнең булдымы? Юк! Ә син аерылам дип кайтып кергәнсең. Бумы инде егетлек?! Кит аннан!


Бу минутта әтисе кайтып керде. Ике кулында да азык-төлек тутырылган пакетлар иде. Улын күреп ул да аптырап калды. 
– Нәрсә булды?
«Хәтта сораулары да бер үк төрле», дип уйлап куйды Раил. 
– Мин Земфира белән аерылышам. 
– Ну ахмак икәнсең, – диде әтисе тыныч кына һәм пакетларын күтәреп кухняга юнәлде.
– Ахмаклык кына түгел инде бу, – диде әнисе әтисенә ияреп һәм аерылышуга китергән сәбәпне сөйли башлады. Раил дә алар артыннан кухняга керде. Аның бик тә ашыйсы килә иде. Болар бит инде утырып ашарга тиеш. 
– Ә ул хәзер безнең белән яшәячәкме? Киселгән икмәк кире ябышмый дип әйтәләр иде без яшь чакта. Хәзер ябыша башлаганмы?


Әтисе үз урынына – өстәл башына килеп утырды. 
– Улым, әйт әле, без сине көчләп өйләндердекме? 
Раил башын какты.
– Әйе, үзең таптың, үзең сөйдең. Безгә дә ошады Земфира. Бик акыллы кыз. Хәзер инде ул синең хатының. Сез бер арбага җигелгән. Тормыш арбасын икәү бергә тартасыз. Әмма шуны аңла: арбаны бергә тартканда гына көйләнеп тәгәри ул. Берсе тартып, икенчесе уйнаклап барса, арба янтая башлый, як-якка авыша. Аннары соң тартып барганы бик арыячак, чөнки ул икесе өчен дә эшли. Ә бу бервакытта да яхшылык белән тәмамланмый. Йә хәлсезләнеп егыла, йә тормыш арбасы әйләнеп каплана. Шуны онытма: гел биреп кенә яшәп булмый, югыйсә бик тиз саегасың. Син киленнән түгел, килен синнән аерылырга мөмкин әле монда. Мин сиңа аңлата алдыммы?


Раил уйга калды. Әмма хатынына карата үпкәсе әле сүнмәгән иде. Ярар, бүген ашарга пешерергә булыша, иртәгә кер юарга кушса, аннан бөтен эшне аңа өеп куйса, хатынының бөек үкчә астында яшәрме?! Юк, чикләрне яр буенда ук билгеләргә кирәк. Әти белән әнисенә дә үпкәләгәндәй итте. Ул бит алар аны аңлар, теләктәшлек итәрләр дип уйлады. Раил бит чит кеше баласы түгел, ә аларның уллары. Ә алар тотты да киленнәрен яклый башлады. Аңламассың боларны…


Әти-әнисе аңа игътибар итми генә үз эшләрен эшләргә тотынды. Әнисе алып кайткан ризыкларын пакеттан ала торды, әтисе суыткычка тутыра торды. Аннан кичке ашка нәрсә ашау турында сөйләшеп алдылар. Әнисе суыткычтан ит алып турый башлады, әтисе суган әрчергә тотынды. Кара, әтисе әнисенә булыша икән. Моңа кадәр Раил моңа бер дә игътибар итмәгән. Хәзер генә булыша башлады микән әллә? Моңа кадәр апасы ярдәм иткәндер. Күпме исенә төшерсә дә, Раил элек кухняда ашарга пешергәндә кемнәр кайнашканын хәтеренә төшерә алмады. Ул бик соң кайта иде. Башта уку, аннан тренировка. Ул кайтканда һәрвакыт ашарга пешкән иде. Әтисе белән әнисенең сөйләшә-сөйләшә кухняда кайнашканнарына карап утырды. Алар аның белән сөйләшмәделәр. Әйтерсең, ул монда юк. 


– Юк, син монда тагын күпме утырырга җыенасың, улым, – диде әтисе түзмичә. – Бар, өеңә кайт та килен белән дуслаш. Бала-чагаланып, авыз турсайтып йөрмә. Сиңа бит инде тиздән 30 тула, – диде ул җитди генә. – Һәм хатын-кыз бурычы, ир-ат эше дигән нәрсәләрне башыңнан чыгарып ат, бәхетле яшисең, хатыннан хатынга йөрисең килмәсә. Шуны да онытма: сез бер-берегезгә бернәрсә дә тиеш түгел. Ә бары бер-берегезне сакларга, ярдәм итәргә, терәк булырга гына тиш. Бар, утырма монда, кайт. 


Әнисе әтисен җөпләп башын кагып торды. Соңгы сүзне әти әйткәч, чыгып китми хәле калмады Раилнең. Урамга чыккач, күкрәк тутырып сулыш алды. Артына борылып, фатир тәрәзәләренә күз салды. Артыннан да карап калмадылар. Элек тренировкага киткәндә әнисе гел тәрәзәдән карап кала торган иде. Нәрсә үзгәрде соң?! Кисәк кенә Земфира исенә төште. Ул нишли икән, борчылмыймы? Телефонына күз салды, шалтыратмаган. Кара, хатынына үпкәсе дә сүнгән икән бит. Ул инде хәзер үзенең гаепле икәнен дә аңлый иде. Шунда Земфира кайтуына чәй куеп торса нәрсә була иде инде. Башта чәй эчәрләр, аннан ашарга пешерерләр иде. Әнә бит әнисе белән әтисе көне буе нәрсәләр булганын бер-берсенә сөйли-сөйли кухняда кайнашып калдылар. Чынлап та, бераз ярдәм итсә ярамыймы инде Раилгә дә? Бергәләп кино карарга күңелле бит, димәк, бергәләп эшләргә дә күңелле булырга тиеш. Раил әтисенең сүзләрен искә төшерде. Әтисе дөрес әйтә: бергә тартырга алынган икән, димәк, бергә тартырга. Бу минутта Раилнең карары нык иде: ул да әти-әнисеке кебек бәхетле гаилә тормышы төзиячәк. Моның өчен барысын да эшләячәк. Раил тиз-тиз атлап йортлары янындагы чәчәк кибетенә кереп, гөлләмә алды да машинасына утырды. 


– Аңлады теге малай, шөкер, – диде пәрдә артына качып кына тәрәзәдән улын күзәткән Рауза. 
– Ялларга чакырыйк үзләрен, бәлеш пешереп, – диде Рифкать канәгать елмаеп. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар